" Иң якты кояшым - әнием" музыкаль кичә
классный час на тему

 "Иң якты кояшым - әнием" әдәби  музыкалә кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_niem_-_sin_minem_in_yakty_koyashym.docx27.76 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МБББУ “СОШ №20”

ӘНИЛӘР КӨНЕ!
ДЕНЬ МАТЕРИ!

Үткәрде: Гараева А.М.  

1 нче алып баручы:

                           Мәктәп бүген гөрләп тора

                         Шаулап тора, күрегез.

                         Без бит бәйрәмгә җыелдык,

                           Әллә шуны белмисез?

    Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйк.

Барысы бергә:   Котлыйбыз!

2 нче алып баручы:

    Дорогие гости, учителя! Мы сегодня собрались отпраздновать один из красивых праздников – День матери. Давайте поздравим наших гостей и учителей с праздником.

Все вместе: Поздравляем!

1Г укучыларының шигырьләре

1 нче алып баручы:  Без шушы бәйрәмгә дип Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен өйрәнеп килдек.

1 нче укучы:  Көннәр якты булсын өчен,

                         Йокы татлы булсын өчен

                         Әни кирәк!

2 нче укучы:  Җил-яңгырдан саклар өчен,

                         Усаллардан яклар өчен

                         Әни кирәк!

3 нче укучы:  Ашлар тәмле булсын өчен,

                        Дөнья ямьле булсын өчен

                        Әни кирәк!

4 нче укучы:  Гөлләр чәчәк атсын өчен

                        Бәхет-шатлык артсын өчен

                        Әни кирәк!

                        Иң кадерле кеше җирдә

                        Әни, димәк.

1 нче алып баручы:   Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

4 нче укучы: Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәр кеше әйтә торган сүз. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый.

5 нче укучы:   Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар; алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

6 нчы укучы:  Руки матери -  самые милосердные и ласковые руки; они все умеют. Сердце матери – самое преданное и чувствительное. В сердце матери любовь никогда не угосает, оно ни к чему равнодушным не бывает.

5 нче укучы:  Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын, сиңа һәрвакыт әни, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

Әниемә җыр.

Минем әни хакында

Әле җыр язылмаган.

Аның турында сөйләрлек

Кирәк сүз табылмаган.

Җырның иң матурын шуңа

Әнигә язам үзем.

Ул иң уңган, нурлы, чибәр,

Иң ягымлы һәм түзем.

Әни мине яратучы,

Юатучы, сөюче.

“Балакаем, асыл кошым,

Син бергенәм”,- диюче.

1Г сыйныф укучылары башкаруында “Рәхмәт әниемә” җыры

1 нче алып баручы:  Безнең әниләребез, апаларыбыз тырыш хезмәтләре белән илебезне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Кайларда гына эшләмиләр алар: колхоз һәм совхоз кырларында, завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә һәм башка бик күп урыннар да эшләп дан казаналар. Хезмәттә алар өлгер, җитез, төгәл, көчле, ару-талуны белмәс осталар.

1 нче укучы:  Өстемдәге күлмәгенмә

                         Күпләр карый сокланып

                         “Кем текте?” – дип, кайберәүләр

                         Сорап куя, тукталып.

2 нче укучы:  “Әнием” – дим, - әнием минем

                         Фабрикада тегүче”

                          Бер мин генә түгел әле

                          Ул теккәне киюче.

3 нче укучы:  Самолетка утыра да

                          Әнкәй оча һавага

                          Канат җәйгән ак кар  кебек,

                          Җиргә төшә яңадан.

4  укучы: Көлемсерәп өйгә кайта,

                            Күн бүреге кулында,

                            Кич утырып сөйләп бирә 

                            Күктә очу турында.

5нче укучы: Без дә тиздән үсәрбез

                          Зәңгәр күктә йөзәрбез

                         Өйгә кайтып әнкәбезгә

                          Кызык итеп сөйләрбез.

1 Т: Котлап бүген сезнең барчагызны

       Әниләр көне белән,

       Бәйрәмне дәвам итәбез

       Бик матур бию белән.

Парлы бию        1 Г сыйныф укучылыры.

1 нче алып баручы:  Ә хәзер укучыларны тыңлап карыйк әле. Алар әниләренә ничек булышалар икән?

Сценка

Әни: Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кыз: Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

                 Мин керләр юам, әни,

                 Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни: Рәхмәт, кызым! Үскәнсең,

         Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз: (идәне юа-юа, чүпрәген сынып сөйли).

  • Идәнне юдым, әни!
  • Сабынлап юдым, әни!

Әни: (гаҗәпләнеп)Ай, кызым, үскәнсең,

                                  Бигрәк матур иткәнсең!

Кече кыз: (әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли)

  • Бәрәңге юдым, әни!
  • Сабынлап юдым, әни!

Әни: Ай, кызым, үскәнсең!

          Нишләдең?!..

1 нче алып баручы: Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз. “Бәрәңгене сабынлап юмыйлар”, дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

Кояш көлә, мин елмаям,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

Жыр.......Айлина

1 нче алып баручы:Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык.Алия,  ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез. Хөрмәтле кунаклар, ә сез әбиләргә хас нинди сыйфатларны беләсез?

Алар киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы, олы җанлы!

1 нче алып баручы: Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң, иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

Фәрхәт.......

                          Кечкенә күренеш “Өч әни”

Катнашалар:  

Әниемнең әнисе – әби,

Минем әнием – әни,

Курчагыма мин әни,

Безне өйдә өч әни.

Мин кучагымны кыстыйм:

-Аша, үсми каласың!

Сүземне бер тыңламыйсың

Җаннарымны аласың!

(“Әни чыга)

-Нәрсә, кызым, уйныйсыңмы,

Ашадыңмы соң әле?

Менә сиңа тәмле ботка

Бер тиктормас бала син!

(Әби керә)

-И, балакай, эштән кайткан,

Гел сөяккә калгансың.

Ял ит бераз, куй эшеңне,

Һай, тынгысыз бала син!

1 Т: Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары,

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

1Б сыйныф укучысы Гараева Азалина башкаруында “Хәерле көн” җыры

Әниләр турында шигырьләр

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең  көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Иңң сабыр, иңң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иңң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

5А сыйныф укучысы башкаруында җыр

Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

        Нинди бәхет-        

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э.Шәрифуллина.

5Б сыйныф укучылары башкаруында җыр

Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Р. Миңнуллин.

     

1Г сыйныф укучылары башкаруында бию

Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Р. Миңнуллин.

Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.

Ф. Зыятдинов.

1 нче алып баручы:  Кадерле укытучылар, апалар, кунаклар! Тагын бер тапкыр сезне чын күңелдән бәйрәм беләм котлап, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез шатлы-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Айлина Җыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....

"Якты, зур талант"

Внеклассное мероприятие по математикеИгра «Счастливый случай»7 класс Цель мероприятия:-        развивать творческие способности;-...

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Мәктәбемнең якты йолдызы.

Бу мәкаләдә 4 нче мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән,  укучылар тарафыннан яратып укылучы шигырьләр авторы Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү бирелә....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Туган якта һәр тал җырлый...

Әдәби- музыкаль кичә...