“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)
методическая разработка (2 класс) по теме

Гильманова Гульнара Равефовна

 

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;

                 1.2  Тартымлы  исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм   оештыру күнекмәләрен активлаштыру.

                2. Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны кулланып,  нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә өйрәтү.

                3. Укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы. ЛГКК

Җиһазлау.  Шәхси гигиена әйберләре һәм рәсемнәре, чисталык, сабын, сөлге, тарак, теш щеткасы  дип    язылган  карточкалар, мультимедиа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_syynyf_rus_gruppasy._min_chistalyk_yaratam.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль  белем бирү учреждениесе

“6 нчы номерлы  гомуми  белем бирү мәктәбе”

“Мин чисталык яратам”

дигән темага дәрес эшкәртмәсе

( 2нче сыйныф, рус төркеме)

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Гыйльманова Гөлнара Рәвеф кызы

Зәй шәһәре, 2013 нче ел

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә

                    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;

                 1.2  Тартымлы  исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм

                    оештыру күнекмәләрен активлаштыру.

                2. Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны кулланып,

                    нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә өйрәтү.

                3. Укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы. ЛГКК

Җиһазлау.  Шәхси гигиена әйберләре һәм рәсемнәре, чисталык, сабын, сөлге, тарак, теш щеткасы  дип    язылган  карточкалар, мультимедиа.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.                                                                                        

1. – Исәнмесез,укучылар!

    - Исәнмесез!

   - Хәерле көннәр сезгә!

   - Хәерле көн!

   - Укучылар,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга  да “Хәерле көн” телибез.

   - Хәерле көн,кунаклар!

2. – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме? (Әйе)

    - Кәефләрегез ничек? (Яхшы)

    - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

    - Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

II . Актуальләштерү.                                                                                 

  1.  Укучылар , без сезнең белән күптән түгел “Көндәлек режим “ темасын үттек.Искә төшерегез әле.
  2. Лиза, син сәгать ничәдә торасың?
  3. Мин сәгать җидедә йокыдан торам.
  4. Йокыдан торгач,син нишлисең?
  5. Мин зарядка ясыйм, юынам, ашыйм, мәктәпкә китәм.(Слайд 2).

      -    Лиза, ә син кайда юынасың ?

  1. Юыну бүлмәсендә.(Слайд 3)
  2. Юыну бүлмәсендә нәрсәләр бар?
  3. Сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак.(Слайд 4)
  4. Дөрес.Ә бу нәрсәләр?
  5. Шәхси гигиена әйберләре  ( предметы личной гигиены)

III. Төп өлеш.                                                                                  

1.- Укучылар, сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак сүзләрен нәрсә берләштерә (объединяет)?                                                      (Чисталык)

Тактаның уртасына “чисталык” карточкасы эленә.

  1. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

(Чисталык турында)

- Дәреснең темасы  да “ Мин чисталык яратам”.

2. Кунакка Малай килә. (Слайд 6)                                                  

- Укучылар,бу кем?

(Малай)

- Малайга  ни булган?

(Ул пычранган)

-Әйдәгез әле,укучылар, без бүген малайны  чисталыкка өйрәтәбез.

   Малайны  чисталыкка өйрәтер өчен безгә төрле күнегүләр эшләргә кирәк. Сез әзерме? (Әйе)

3.- Укучылар,сезнең алдыгызда табышмаклар язылган слайдлар. Табышмакларны укыйбыз, җавапларын табабыз.                              

Табышмаклар .

1. Кечкенә мин, ләкин файдам зур,

Шуңа да күп дусларым.

Шуам, күбек таратам, һәр нәрсәне агартам. (Сабын) (Слайд 7)

2. Битне – кулны  корыта,

Чисталыкны  ярата. (Сөлге) (Слайд 8)

3. Безнең теләк бер генә:

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә. (Теш щеткасы һәм теш пастасы) (Слайд 9)

4. Тешләре бар, ләкин аралы,

 Нәрсә икән уйлап кара әле.

 Иртән торсам шуны эзлимен "Чәчләремне рәтлә, тиз! - димен.  (Тарак)(Слайд 10)

Карточкалар тактага беркетелеп бара.

                                                    сөлге

                     сабын                   Чисталык          тарак

                             

                                                теш щёткасы

- Димәк , укучылар,чиста булыр өчен безгә нәрсәләр кирәк?

(Сабын,сөлге,тарак,теш щеткасы)   

- Данил,син сабын(сөлге,тарак) белән нишлисең ?

(Мин сабын белән кул юам. Мин тарак белән чәч тарыйм . Мин теш щеткасы белән теш чистартам. Мин сөлге белән бит сөртәм.)(Слайд 11-14)

4. -Ә сезнең шәхси гигиена әйберләре бармы(Әйе)                                     

   а)   I ,II зат тартым кушымчалары белән эш:                                        

-минем сабыным;

- минем сабыным зәңгәр;

- минем сабыным бар.(слайд 15)

  ә)  Диалог (төркемнәрдә сөйләшү):                                                        

-Аня, синең сөлгең бармы?

-Әйе,бар.

- Ул нинди?

- Ул йомшак.(Слайд 16)

5. Физминутка.                                                                                            

1,2,3.

Бер,ике, өч,        

Бер,ике, өч,

Безгә кирәк көч.

Кил син, кил син көч,

Тәнгә кер син көч,

Шунда тор син көч.

Бер,ике, өч,    

Бер,ике, өч,

Булды инде көч,

Хәзер эшлим эш.

6.  Ситуатив күнегүләр.  (Слайд17)                                   

- Как вы попросите: - у мамы мыло;

                                   - чистое полотенце;

                                   - расчесать вам волосы;

                                   - купить зубную щётку.

7. Диалог “Кибеттә”.                                                                                  

-Укучылар, әйдәгез кибеткә барабыз. Малайга чистарыр өчен әйберләр сатып алабыз. (Слайд 18)

- Исәнмесез!

- Исәнмесез, Лиза апа! Сездә йомшак сөлге бармы?

-Әйе, бар .Сиңа нинди кирәк?

- Зәңгәр сөлге кирәк.

-Мә, ал.

-Рәхмәт.Сау булыгыз.

8. Ә хәзер, укучылар, әйдәгез әле, малайга киңәшләр бирәбез.(Слайд 19)       

- Дустым, син сабын белән кулыңны ю!

- Дустым, син тарак белән чәчеңне тара!

-Дустым, син теш щеткасы белән тешеңне чистарт!

-Дустым, син сөлге белән битеңне сөрт!

Тактага чиста  малай беркетелә.

-Укучылар, карагыз әле, малай нинди? (Чиста)

- Дөрес. Без малайга булыштыкмы? (Әйе)

IV. Йомгаклау.                                                                                            

- Укучылар, димәк безгә ни өчен сабын,сөлге, тарак кирәк?

(Чиста, пөхтә булыр өчен)

-Ә ни өчен чиста , пөхтә булырга кирәк?

( укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

  1. - Бик яхшы.Сез бүген дәрестә бик актив эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт .

V. Өй эше.

- Укучылар , беренче төркем “Чисталык” турында  шигырьләр, икенче төркем “ Чисталык” турында мәкальләр алып килә.

  1. Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

2нче сыйныф өчен татар теленнән кулланма

2нче сыйныф өчен татар теленнән кулланма...

2нче сыйныф өчен татар теленнән технологик карта "Алфавит"

Бу дәрескә технологик карта "Алфавит" темасын үткәндә файдалы булыр дип уйлыйм....

"Алфавит" 2нче сыйныф презентация

"Алфавит" темасын аңлату өчен....