2нче сыйныф өчен татар теленнән технологик карта "Алфавит"
план-конспект урока (2 класс) на тему

Бу дәрескә технологик карта "Алфавит" темасын үткәндә файдалы булыр дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alfavit.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

             

Укытучы: Гайнетдинова С.Я.

Предмет: татар теле

Сыйныф: 2 сыйныф

Тема: Алфавит

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү        

Максатлар

1.Белем бирү : татар алфавитында төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. Беренче хәрефенә карап,сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

2.Тәрбияви: укучыларда сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү,логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Универсаль эшчәнлек күнекмәләре  формалаштыру:

А)шәхес күнекмәләре: уңышлы белем критерие  нигезендә  үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү;

Б) регулятив : укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга,эшчәнлекнең планын билгеләргә,коллективта  эшләү алымнарына өйрәнү;

В)коммуникатив: үз фикереңне телдән әйтә,башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү;

В)танып-белү: информация туплый ,белемнәрне  дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча:алфавитта хәрефләрнең урыннарын истә калдыру һәм  практикада куллана белү.  

Метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

Коммуникатив: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү.

Танып-белү: информация туплый, белемнәрне чагыштыра белү.

Предметара бәйләнешләр

әдәби уку, әйләнә- тирә дөнья, музыка

Ресурслар:

- төп:

- өстәмә:

Татар теле. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары : И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова,93-94бит

Татар теле, методик кулланма,2нче сыйныф.,47-бит.

Татар теле,мөстәкыйль эш дәфтәре,2нче сыйныф.

 Проектор, компьютер.

 бәяләү

карточкалардагы тестлар

Эшчәнлекне оештыру

Фронталь, группаара,  индивидуаль.

Дәрес

нең

этапла

ры

Этапның максатлары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчән

леге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы у у г

РУУГ- регулятив у у г

ТБУУГ-танып белү у у г

КУУГ- коммуникатив

1.Белем алу эшчән

леген мотива

цияләү

Укучыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

-Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик.

-Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?

Хәерле иртә балалар!

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

Анам телен, Тукай телен,

Өйрәнергә дип килдек.

- Бүген безне бик зур эш көтә. Шушы барлык биремнәрне дә үтәп чыгу өчен, без дәрестә ничек эшләргә тиешбез?

Ә эшләрегезне бәяләү өчен мин сезгә битләр бирәм. Үзегезгә үзегез билге куеп карагыз әле.

Соңыннан мин дә үз билгемне әйтермен. Шуннан  уртак билгене чыгарырбыз.

Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр

Үзләренең фикерләрен әйтәләр

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

2.Актуа

льләштерү

“Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу.

1.Карточкалар өләшәм.Карточкалардагы сүзләргә ь һәм ъ хәрефләрен куеп язарга. һәм

шул сүзләр буенча  почмакларга урнашырга. Сингапур “КОНЕРС”

- Бу сүзләр  без өйрәнгән нинди кагыйдәләргә туры килә?(сүзләрне укып, кагыйдәләрен өйттерү)

  1. Ь(нечкәлек): ямь., яш.,ям.ле,ноябр.

Нечкәлек билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла.

  1. Ь (аеру): Мәр.ям,дөн.я,көн.як, төн.як

Я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә тартыкларны аерып укуны белдерә.

  1. Ъ(калынлык):

вәг.дә,иг.лан,Рә фик., мәг.нә

Калынлык билгесе нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к,г хәрефләренең калын укылышын күрсәтү өчен языла.

  1. Ъ(аеру):Ях.я, ал.япкыч,кул.югыч,аш.яулык.

Ъ хәрефе, калын иҗектән соң я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә.

ТБУУГ: э-е,ө-е хәрефләренең дөрес язу кагыйдәләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

3. Дәрес

нең темасын һәм максат

ларын билгеләү

Укучылар белән берлектә дәреснең темасын һәм бурычларын  билгеләү

-Слайдтагы (1) сүзләрне  дөрес итеп укыгыз, дөрес итеп утырып, укыган сүзләрнең беренче хәрефләрен генә өтерләр аша язып алабыз .

-Барыгызда  язып бетердегезме? Бик яхшы!.

Тәрбия моменты

-Язуыгызга игътибар  белән карагыз әле  балалар? Нәрсә  килеп  чыкты? Хәрефләр ничек төзелгәннәр?

- Бер-бер артлы төзелгән хәрефләр тәртибе килеп чыкты.

-Ягез әле, укучылар, искә төшерегез.Рус теленнән  билгеле  бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасын ничек атадык?

-Бик дөрес,балалар ,бик әйбәт.(Слайд2)

Алфавит сүзенә аңлатма бирү:

( Грек  сүзе, а-альфа, б- бета.Ике хәреф исеменнән алфавит сүзе   килеп чыккан.)

 -Балалар, алфавит сүзе татар һәм рус телендә бер үк төрле әйтелә.

 Димәк, хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы ничек дип атала?

 

Алфавитны балалар барыгызга да яттан белергә кирәк, чөнки төрле сүзлекләр  алфавит тәртибендә төзелә. Алфавит кирәкле сүз,белешмә һәм фамилияләрне табуны җиңеләйтә. Менә шуның өчен алфавитны яттан белергә кирәк.

Алма,әфлисун,борчак,витамин, груша,дәва,

 

Әйе, бер-бер артлы төзелгән.

- Алфавит –дип.

Аны Алфавит диләр.( Хор белән әйттерү,кагыйдәне укучылардан  әйттереп чыгу.)

Нәтиҗә чыгару: 

“ Хәрефләрнең  билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит “- дип атала.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Физкультминутка(Микз Фриз групп)

  • Орчык сүзендә ничә иҗек?(2)
  • Безнең класста ничә малай бар?(3)
  • Хәзер ничәнче дәрес башланды?(1)
  • Бүген атнаның ничәнче көне?(3)
  • Бүген безгә ничә дәрес була(5)

4. Яңа информацияне кабул итүне оештыру.

Укучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү

Слайд 2 белән эш.

- Барлык хәрефләрнең дә үз урыны һәм үз исеме бар.Зур хәрефләр – баш хәреф дип,кечкенәләре юл хәрефләре дип атала.

 

 -Балалар, рус  алфавитында  ничә хәреф  бар иде  әле?Кем хәтерли?

-Әйе, 3 3 хәреф.Ә хәзер, татар алфавитында ничә хәреф кем белә?

-Бик дөрес! 38 хәреф.Кайсы алфавитта хәрефләр күбрәк?

-Әйе, татар алфавитында.  

Ә ике авазга билге булып йөрүче нинди  хәрефләрне беләсез ? Әйдәгез шуларны бергәләп  искә төшерик  әле балалар.

-Әйе, алар – Е,Я,Ю,Ё  хәрефләре.

- Алфавиттагы  нинди хәрефләрдән сүзләр башланмый?

Әйе, алар – Ң,ъ,ь,ё хәрефләре.

Чираттан   алфавитны укыту.

33

татар алфавитында

Ә, Ү, Җ ,Ң ,Ө,Һ хәрефләре өстәлгән.

Е,Я,Ю,Ё  хәрефләре.

Ң,ъ,ь,ё

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

5.Укучы

ларның алган  белемнә

рен беренчел ныгыту.

яңа белемнәрне дәреслек  кулланып камилләштерү

1)Яңа теманы аңлау буенча тикшерү эшен оештыру.

2) Үзебезнең исемлек турында сөйләшү.

94 нче бит, 94 нче күнегү.

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Физкультми

нутка(

Слайд3

Логик бирем

6.Яңа белем

нәрне мөстә

кыйль куллану һәм тикшерү

Укучыларның теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерү

Алфавит сүзенең һәр хәрефенә икешәр сүз уйлап яз.

А-

Л-

Ф-

А-

В-

И-

Т-

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

7.Дәрес

не йомгак

лау.

Рефлек

сия.

Укучыларның рефлексиягә һәм белемгә карата үзбәяне оештыру.

Рефлексияне оештыру.

Дәрес башында нинди максат куйган идек?

Без максатка ирештекме?

 Нинди яңалык белдек? Димәк, нинди кагыйдәне истә калдырырга  тиеш булабыз?

Үзебезнең эшне бәялик әле.Дәрес ахырында безнең кәефләр ничек?

Сорауларга  җавап бирәләр, үзләренең эшләрен бәялиләр

(бәяләү картасында.)

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

8. Өй эше бирү

Алфавитны яттан өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

2нче сыйныф өчен татар теленнән кулланма

2нче сыйныф өчен татар теленнән кулланма...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....