Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс
план-конспект урока (4 класс) на тему

Класс: 4 нче класс Тема: Фигыль Дәрес темасы: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш. Максат: 1) укучыларның фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру, системалаштыру; 2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын арттыру; 3) укучыларда язучы А. Хәлим иҗатына карата кызыксыну уяту, шигырьләренә нигезләнеп, хезмәт сөючәнлеккә уңай караш тәрбияләү. Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, модуль схемасы, мультимедиа проектор, компьютер, А. Хәлимнең “ Биктырыш” , “ Казлар көткәндә”, “ Кыяр караклары” китаплары. Дәрес “Фигыль” темасы буенча грамматик материалларны кабатлауны, сөйләм телен үстерүне, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерүне эченә ала. Дәреснең эчтәлеге укыту программасына туры килә һәм алдагы дәрес материалларына таянып, слайдлар аша үткәрелә. Дәрес барышында : фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, дифферинциаль, мөстәкыйль эш алымнары кулланыла. Дәрестә укучыларның активлыгын тоту эзләнүле(эвристик) сораулар кую аша оештырыла.Текстлардагы проблемалар укучыларның яшьүзенчәлекләренә, кызыксыну даирәләренә йөз тота. Әдәби текстлар( табышмак, шигырьләр) аутентив характерда: анда укучыларга таныш күренешләр( авыл, чык төшү, баланың китап укырга теләге), тормышчан ситуация (әби белән онык мөнәсәбәте). Дәрес Ә.З. Рәхимовның үстерешле уку технологиясенә нигезләнеп төзелә, дәреснең структур этаплары үзара тыгыз бәйләнеп, белемнәрне модульләштерүгә корыла. Күнегүләр системасы билгеле бер тәртиптә һәм эзлеклелектә, гадидән катлаулыга таба бирелә. Дәрес конспектын башлангыч сыйныф, рус мәктәпләренең 5-6 сыйныф татар төркеме укытучылары һәм факультатив дәресләрдә куллана ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskiy_proekt_uroka.docx88.61 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф

Тема:   Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1)  Укучыларның фигыль турында алган белемнәрен ныгыту, тулыландыру, системалаштыру;

               2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

               3)  укучыларда язучы А. Хәлим иҗатына карата кызыксыну уяту, шигырьләренә нигезләнеп хезмәт сөючәнлеккә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау:   Индивидуаль картчкалар,  тест сораулары, модуль схемасы, мультимедиа проектор, компьютер, А. Хәлим “ Биктырыш” , “ Казлар көткәндә”, “ Кыяр караклары”  китаплары.

Метод һәм алымнар.  Әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе.

1. Оештыру.  Балаларны дәрескә психологик әзерләү.

-  Хәерле көн укучылар!  Тышта нинди салкын булса да, кояш бүген нинди матур итеп елмайды. Шушы якты кояш нурлары һәм “ Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән  девиз астында дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

     УМ кую.

-   Яле сорап карагыз, ни икәнен хәзер табарбыз.

Мин  табышмак әйтәм , ә сез җавап табыгыз.

-        Кирәк икән боерабыз,

          Кирәк икән тыябыз.

          Җөмләләрдә төрле -төрле  

          Зат һәм санны тоябыз.

       ( боерык фигыль)

 -      Эшне , хәлне, хәрәкәтне

       Без белдереп киләбез.

       Эшләүченең азмы- күпме

       Икәнен дә беләбез.

          ( хикәя фигыль)

-  Димәк , дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?

Слайд 1.

2.  Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен  язып куйдык.

Слайд 2.

Ә хәзер экрандагы шигырьне укып чыгыгыз. ( 1 укучы кычкырып укый)    

 Ак булсын зиһенегез,

Эшчән булсын кулыгыз,

Төпле булсын сүзегез,

Туган халыкка файдалы ,

 Кеше булып үсегез!

               А. Хәлим.

- Фигыльләрне табу, төркемчәсен әйтү.

- Шундый матур шигырьләрне  кем язган соң?  Аның турында сез нәрсәләр беләсез?  

- А. Хәлим – язучы, җәмәгать эшлеклесе. Хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 1 гыйнварда аңа 70 яшь тулды.

        Шәһәребездә аның иҗатын өйрәнү буенча бик күп чаралар үткәрелде. А. Хәлим безгә “ Биктырыш” , “ Казлар көткәндә”, “ Кыяр караклары” исемле шигырьләр җыентыгы белән таныш.

Хәзер шушы шигырьне, матур язу күнегүе буларак, дәфтәребезгә язып куйыйк.

 Слайд 4

3. А. Хәлимнең “ Биктырыш”, “Кыяр караклары” дигән китпларыннан шигырьләр укып китәрбез. Фигыльләрне табып,  грамматик категорияләрен билгеләрбез.

   Төнлә үләнгә кемдер

   Алтын сәйләннәр сипкән.

   Кагылсаң,  коела сәйлән

   Теп- тере чыклар икән.

-   Сүзлек өстендә эш.

    Сәйлән – бисеринки

    Чык – роса.

 Слайд 5.

Без көләбез, йөгерәбез. Бабай тагын шарт итте.

Ләхәүлә!  Инде көлмәскә миңа да чират җитте.

Өттереп алды мендәрен утыра  торган җирнең.

Командирның үзен узып, авылга кайтып кердем.

 Физминутка.

Слайд 6 .

5) Язмача күнегү.

Укучылар, А. Хәлим турында кечкенә генә хикәя дә төзеп куйыйк әле.

Җөмләдәге фигыльләрне үткән заманда  куеп языгыз.

- А. Хәлим балалар өчен  бик күп әсәрләр яз....  Без аның  матур шигырьләрен укы...... А. Хәлим шигырьләре безгә бик оша..... Гыйнвар аенда шагыйрь абыйга 70 яшь  тул...  Без аңа иҗади уңышлар телә... .

6) Слайд 7 – 8 – 9

Иҗади бирем. Фигыльләрнең антонимнарын  табып , шигырьне үзгәртеп язарга.

Хикмәт дисәң дә хикмәт:

Киштәдән төшә ( менә) чүлмәк

Авызын ача ( яба) тизрәк,

Бераздан башын кашып

Ычкына ( эләгә) чөйдән кашык.

 Тест. Слайд 10-19.

7.   Бер-берләрнең эшләрен тикшерү. Бәяләү.

Бер хата да юк – “5” ле

1-2 хата – “4” ле

3 хата – “3” ле

4 һәм күбрәк хата- “2” ле.

8.   Дәресебезнең ахыры килеп җитте. Әйдәгез, белемнәребезне модульләштереп куйыйк.

Слайд 20.

9.  Йомгаклау.

  Өй эше карточкаларда блоклап бирелә.

1 дәрәҗә- “3”- ле стандарт

2 дәрәҗә- “4”- ле уртача авырлыкта

3 дәрәҗә-“5”- ле  катлаулы

Дәресебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: дәрестә сынатмадыгыз.  А. Хәлимнең “ Биктырыш” ы кебек тырыштыгыз.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль нәкъ сезгә туры килә.

Карточкалар.

1 нче дәрәҗәдәге өй эше

  1. Күп нокталар урынына фигыльләр өстәп яз.

                                       Авылда рәхәт шул!

             Халидәне әтәч тавышы ...... . Ул күзләрен ..... . Кайдан килә икән әтәч та-

вышы?

            Бу әбисенең өе бит әле! Кичә генә Халидә авылга кайтты бит! Әбисе үзе кайда икән?

            Ачык тәрәзәдән әбисенең мөлаем йөзе ..... . Кыз тиз генә ишек алдына ....

Әбисен кочып ..... .Әби оныгына бакчаны , урамны күрсәтеп  .... . Алар икәүләп бо-

лынга да, су буена да .... .

             Нинди матурлык! Авылда рәхәт шул!    

  1. Укы, өйрән  фигыльләрен хикәя фигыль формасына куеп, хәзерге

заманда зат-сан белән төрләндереп яз.

 

  3.Фигыльләрне күчереп ал, грамматик категорияләрен билгелә

                         Китап алсам кулыма,      

                         Ниләр килми уема:

                         Я йөзәм  диңгездә мин,

                         Яки илләр гизәм мин.

                         Көнләшеп тә алам мин

                         Китап геройларыннан:

  • Их үтәсе иде бер

                                   Шуларның юлларыннан!  

2 нче дәрәҗәдәге өй эше

1 Исемнәрдән  берлек һәм күплек сан, 3 нче заттагы фигыльләр ясап яз:

        

           Күз, уй, җыр,эш, бик, сан, сак, тоз,чәчү.

2.Хәзерге заман фигыльләрен үткән заманга куеп яз.

                          Су ташыганда.

              Язгы су ташу бик көчле була.Су болынга диңгез булып җәелә.Без шул диңгезгә көймә төшерәбез.Әле су басмаган нәни утрауларны карыйбыз.

               Куяннар арасында төлкене күреп хәйран калабыз! Ул куяннарга тими.

Хәйлә капчыгы бездән дә качмый!  

3 нче дәрәҗәге өй эше

1. Күчереп яз, фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгелә.

Авылыбызның яме булган Рамазан чишмәсе буенда утырам.Ул авыл уртасындагы таулыктан агып чыга.  Бераз йөгереп  бара да кечкенә  елгага кереп югала.

        Елганы чыпчыклар сарып алган .Алар,  чыркылдаша-чыркылдаша. су чәчрәтеп уйныйлар.  Томшыкларына  су алып күккә чөяләр.  Үзләре  дә югарыга  күтәреләләр. Бераздан  әйләнеп кайталар.

2.Фигыльләрне түбәндәге төркемнәргә бүлеп яз:

Акыл хезмәте:

        Физик хезмәт:

        Хәрәкәт:

        Хис һәм тойгы:

уку,сөенү,шатлану, бию,уру, сөрү,казу, елау, тырмалау,чабу,борчылу, язу, шаулау, сикерү, йөзү,уйлау, сөйләү,йөгерү,бару, кычкыру.

3. Тек, җый фигыльләрен хәзерге заман хикәя фигыльгә әйләндереп ,

    зат-сан белән төрләндереп яз.

4. Табиб хезмәтенә караган фигыльләр яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Презентация по теме: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Планлаштырылган нәтиҗә.1. җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен  формалаштыру.2.      сыйфат дәрәҗәләрен ачыклау күнекмәләрен формалаштыру....

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся...

"Фигыль темасын ныгыту", 3 нче сыйныф (татар төркеме)

quot;Фигыль темасын ныгыту". 3 нче сыйныфта фигыльне йомгаклау буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....