ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.
план-конспект урока (2 класс)

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bazarda.docx19.55 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП  КАБАТЛАУ.

МАКСАТ:балаларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;2)өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү;3)укучыларның иҗади активлыгын арттыру.4) татар телен өйрәнүгә уеннар аша кызыксыну уяту.

                                     ДӘРЕС  БАРЫШЫ

1)ОЕШТЫРУ

Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез.

-Хәерле көн.

-Хәерле көн.

-Утырыгыз укучылар.

2)ДЕЖУР УКУЧЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ.

-Дәресебезне башлыйбыз, укучылар .

-Бүген сыйныфта кем дежур

-Бүген сыйныфта мин дежур.Бүген 11 нче декабрь,сишәмбе көн.Сыйныфта ...юк.Бүген көн салкын ,кар ява(яумый).

3)Фонетик зарядка ясау.

-Ә хәзер ,укучылар,фонетик зарядка ясыйбыз.Тыңлагыз ,кабатлагыз.(кавын, чөгендер.))

Кыяр ,кабак,чөгендер,кишер,кәбестә.

Чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш,.

ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ.

-Бүген без “Базарда”темасын кабатлыйбыз.

-Бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?

-Без бүген базар турында сөйләшәбез.

-Әйе без бүген “Базарда темасын кабатлыйбыз.

.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

-Ә хәзер ,әйдәгез,тәрҗемәче”уены уйнап алабыз.

А)Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Җиләк-җимеш    кабак            овощи  репа    чеснок  продаёт

                                                 Свёкла огурец рынок магазин

Кишер                 сатучы

Кыйбат               арзан  

Кавын                  

карбыз

  алма  

б)сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.     Жёлтое яблоко ,большая тыква  сладкий перец

Баллы өрек                                      вкусные ягоды

Тәмле яшел алма

Зур сары шалкан

Файдалы кишер

Ачы лимон

Базарга бара  Кибеттә сата

В)Җөмләләрне тәрҗемә итәбез.

Шәһәрдә зур базар бар.Базарда яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр саталар.Кибеттә яшелчәләр,җиләк –җимешләр кыйбат,ә базарда арзан.Яшелчәләр һәм җиләк җимешләр бик файдалы.Мин җиләк-җимешләр яратам.

Моя сестра работает на рынке.

Я люблю морковь.

Овощи очень полезные.

Әйе,укучылар,яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр бик файдалы ,алар витаминнарга бай.

Кем яшелчәләр ашый, шул сәламәт була.

Укучылар тактага карагыз.

А)Спиши ,всавляя пропущенные буквы.

Б…рәңге,чикләв...к,чөг...ндер,җил...к ,к...бак, к...вын,су...ган,киш...р,ш...лкан,к...рбыз,,ч...я..

Б)Продолжить предложения.

Иң тәмле яшелчә-

Иң файдалы үлән-

Иң матур чәчәк-

Иң зур агач-

Язган эшләрне җыеп алу.Ардыгызмы .Ә хәзер ял итеп алабыз.Басыгыз.Җыр.

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

-Ә минем кәрзинемдә сезгә бик күп табышмаклар бар.

“Кем тапкыр” уенын уйныйбыз.

(Укытучы табышмаклар әйтә, ә балалар җавап бирәләр,

Укытучы кәрҗиннән яшелчәләрне алып күрсәтә)

  1. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә (чөгендер)
  2. “Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

  1. Озын, яшел-түтәлдә, сары, тозлы-кисмәктә. (кыяр)
  2. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән 100күлмәк (кәбестә)
  3. Үзе түгәрәк-ай түгел,төсе сары-м ай түгел,

Койрыклы-тычкан түгел. (шалкан)

-Яхшы, балалар, бик тапкыр икәнсез.

-Ә хәзер көзге яфракларны җыеп, төсле букет ясыйк.

Парталарда яфраклар бар, алар гади түгел, яфракларның артына тестлар язылган.

Һәр җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Скажите ,пожалуйста ,у вас есть огурцы?

А)Сездә кәбестә бармы?

Б)Сездә кыяр бармы?

В)Мин кыяр яратам.

Сколько стоит один килограмм  яблок?

А)Бер килограмм алма күпме тора?

Б)Бер килограмм кавын күпме тора?

В)Бер килограмм алма 50 сум тора.

Взвесьте ,пожалуйста,2 килограмма  моркови.

А)Бер килограмм кишер үлчәгез әле.

Б)Ике килограмм алма үлчәгез әле.

В)Өч килограмм кыяр үлчәгез әле.

Яфракларны җыеп алу.

-Ә хәзер ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.

1)-Тимур ,спроси у Валерии, она ходит в магазин.

2)Валерия ,спроси у Вали ,на рынке что продают.

3)Скажите ,пожалуйста,у вас есть огурцы?

4)Сколько стоит килограмм яблок?

5)Взвесьте ,пожалуйста ,2кг моркови.

Укытучы-укучы диалогы.

-Син кайсы шәһәрдә яшисең?

-Мин Алабугада яшим.

-Алабуга нинди шәһәр?

-Алабугада нинди истәлекле урыннар бар?

-Шәһәребездә базарлар бармы?

Әйе, Алабугада базарлар бар.

Ничә базар бар?

-Базарда нәрсә саталар?

Сез базарга йөрисезме?

Син кем белән барасың?

Нәрсәләр сатып аласыз?

Базарлар чистамы? Зурмы?

-Балалар, карагыз әле, безнең дә сыйныфта кечкенә базар бар.

Әйдәгез “Базарда” уены уйныйбыз.

Бер укучы сатучы, икенче укучы сатып алучы була.

Кемнәр чыга.

-Исәнмесез.

-Исәнмесез.

Сиңа нәрсә кирәк?

-Миңа алма кирәк.

-Алма ничә сум тора?

-Илле сум. Сиңа ничә кг кирәк?

-Бер кг үлчәгез әле.

-Яхшы. Мә.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

-Сау булыгыз.

-Тагын килегез.

-Яхшы, балалар, бик яхшы, әдәпле сатучылар һәм сатып алучылар булдыгыз.

-Сатучылар да, сатып алучылар да матур сөйләшергә тиеш.

Ә хәзер рәсемгә карагыз.

Рәсем(базар күренеше).

-Бу нәрсә?

-Бу базар.

-Базар ниниди?

-Базар зур, чиста.

-Базарда нәрсәләр саталар?

-Базарда ... саталар

-Анда кемнәр эшли.

-Анда сатучылар эшли.

-Ә кемнең әнисе, әтисе базарда сата?

-Сатучылар нинди?

-Сатучылар яхшы, акыллы, матур.

-Әйе укучылар, сатучылар яхшы кешеләр булырга тиеш, алар матур, әдәпле сөйләшергә тиеш.

-Ә кем базар турында сөйләргә тели?(Базар турында сөйләү, берничә укучы сөйли).

IV Йомгаклау

-Шулай итеп, укучылар без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

(укыдык, яздык, сөйләдек, тәрҗемә иттек)

-Ә нәсәләргә өйрәндек? (матур сөйләшергә, татар телен яратырга, шәһәребезне пычратмаска.

V Өй эше “ Базарда” темасына хикәя язырга

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

"Исем" темасына презентация

Бу презентация исем темасын кабатлау максатыннан төзелгән...

4 нче сыйныфта "Тамырдаш сүзләр"темасына дәрес эшкәртмәсе.

4 нче сыйныфта татар теленнән   дәрес эшкәртмәсе ....

"Тамырдаш сүзләр" темасына презентация.

4 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасына үткәрелгән дәрескә презентация....

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....