Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
методическая разработка (4 класс) на тему

Нуриева Гульнара Нурисламовна

Планлаштырылган нәтиҗә.

1. җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен  формалаштыру.

2.      сыйфат дәрәҗәләрен ачыклау күнекмәләрен формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres-_teh._karta.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле.

Тема

 Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

 Теманың максаты

  1. Белем   ныклыгын   сынау,  эш   ысулларын  ныгыту,   сыйфатның сөйләмдәге ролен ачыклау; җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен үстерү

  2. Иҗади     фикерләргә,    белемне   башкалар   белән   уртаклашырга  өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү.

  3. Җаваплылык,  дисциплина,  активлык,  үз-үзеңә  бәя     бирү, такт хисе тәрбияләү юнәлешендә эшләү.

Планлаштырылган нәтиҗә.

1. җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен  формалаштыру.

2.      сыйфат дәрәҗәләрен ачыклау күнекмәләрен формалаштыру.

Төп төшенчәләр

 -сыйфат дәрәҗәләре:  төп, чагыштыру, артыклык, кимлек.

Предметара  нәтиҗә

  Әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

 

Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева.  Татар теле дәреслеге. 4нче сыйныф.

Интерактив такта, проектор, дәрескә презентация, тавыш бирү пультлары

Эшне оештыру

   Парларда, фронталь.

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту,кабатлау

Үткәрү технологияләре

 Укытучы эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1.Оештыру.

2. Актуальләштерү

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

Матур язу күнегүләре

-Укучыларның төркемнәрдә

иҗади эшләре.

-Күзаллауны,сөйләмне,

иҗади  сәләтне үстерү.

-Алган белемнәрне ныгыту.

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

I этап.     Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.

1 нче бирем.

   Текст бирелә.(региональ компонент)

1.Казан -матур шәһәр.Анда Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Кремль, спорт сарайлары бар. Шәһәр уртасында Кабан күле урнашкан.Казан яныннан Идел, Казансу елгалары ага. Без туган шәһәребезне бик яратабыз.

 2. Казан- бик матур, гүзәл шәһәр. Анда горур Сөембикә манарасы, соклангыч Кол Шәриф мәчете, ап-ак  Кремль, мәһабәт спорт сарайлары бар. Шәһәр уртасында тирән Кабан күле урнашкан.Казан яныннан мул сулы Идел, Казансу елгалары ага. Без туган шәһәребезне бик яратабыз.

 

-Чагыштырылып нәтиҗә ясала:

- Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кулланыла?

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

- Димәк , сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп, белемнәребезне тикшерербез

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

Матур язу күнегүләре

Лл, Мм, Яя, Аа

Яшел,  яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт.

3нче бирем.

-күнегү (дәреслекнең 15нче битендә 1нче бирем)

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

-Һәр дәрәҗәнең мәгънәсен ачыклау

-гади дәрәҗә сыйфатның нинди билгесен белдерә?

-Чагыштыру дәрәҗәсе?

-Артыклык дәрәҗәсе?

-Кимлек дәрәҗәсе?

4нче бирем.

Бирем: дәрәҗә күрсәткече булган сыйфатларны табып, баганаларга урнаштырыгыз (интерактив тактада эш)

 Кызыл алма, ап-ак кар, яшькелт яфрак, биегрәк агач, бик матур чәчәк,  зәңгәрсу күк йөзе, салкынрак көн, түгәрәк алан.

-нәтиҗә:

-Һәр дәрәҗәнең мәгънәсен ачыклау

Физкультминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис, назларын.

5нче бирем.

-күнегү (слайдта)

Зәңгәр күктә болытлар йөзә. Ап-ак кар ява. Көн салкын.

-Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре  була алалар?

6нчы бирем.

Тест. (интерактив тавыш бирү)

  1. Сыйфат нинди сүз төркеме?

  1. предметны белдерә;
  2. предметның билгесен белдерә;

          3)предметның хәрәкәтен белдерә

      2.  Сыйфат нинди  сорауларга җавап булып килә?

             1)кем?нәрсә?

             2)нишли?

             3)нинди? кайсы?

     3.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  1. 5
  2. 3
  3. 4

4. Кайсы дәрәҗәдә предметның төсен, тәмен белдергән сыйфатлар гына кулланыла?

1)кимлек дәрәҗәсе

2) гади дәрәҗә

3)чагыштыру дәрәҗәсе

5. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә:        түгәрәк, озынча, шакмаклы.

1) төс          

 2) тәм            

 3) форма

Нәтиҗә ясау.

-

7нче бирем

Уен оештыру.(Иҗади эш.)

Һәр төркемгә түбәндәге эш бирелә:

  • 2нче төркемдәге бер укучыга, (исемен әйтмичә генә) сыйфатлар кулланып, билгеләмә бирергә.
  • Калган укучылар ул баланың кем икәнен белергә тиеш.

8нче бирем

Сыйфатның моделен ясау  (тактада)

                                 1.Сыйфат

2.Сораулары

3.Нәрсәне белдерә                                  5.кайсы сүз 

                                                                төркемен  

                                                        ачыклый                            

       

                                      4.җөмләдәге роле

Модельгә карап кагыйдәне кабатлау.

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

 

-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?  

- Нәрсәне искә төшердек?

Өй эше:

  1.  Сыйфатлар кулланып, “Минем әни” дип исемләнгән кечкенә хикәя язарга.

I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.  

1. Укучылар бер-берсенә карап елмаялар

1 нче бирем.

Парларда искә төшерелә, җаваплар тыңлана.

 

Үзбәя.

II этап. Уку мәсьәләсен кую.

(Укучылар төркемнәрдә уку мәсьәләсен кую юнәлешендә эшлиләр. Уку мәсьәләсе куелгач, үз-үзләренә, бер-берсенә, бергә әйтәләр. Көтелгән җавап: сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне ныгытырбыз, аны җөмләдә табарга өйрәнербез.) Үзбәя.

IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы

Матур язу күнегүләре

Укучылар биремне эшлиләр

-Парларда уйлыйлар, фикер тыңлана

-төсне,

-форманы,

-тәмне,

-вакытны,

-холыкны,

-тышкы сыйфатны һ.б.

Җаваплар тыңлана

4нче бирем.

(Интерактив тактада таблица ясалган. Мисаллар  таблицадан аста. Укучылар сыйфатларны дәрәҗәсе турысына тартып китерәләр)

...................

Физкультминутка сүзләре балаларга кәгазь битендә өләшенә.

5нче бирем.

....................

-Сыйфат  җөмләдә күбесенчә иярчен кисәк булып килә.

-хәбәр дә булып килә.

 

Укучылар интерактив тавыш бирү пультлары ярдәмендә тестны эшлиләр

7нче бирем

Мәсәлән:

Ак бантиклы, сөйкемле, озын чәчле, кара күзле, озынча йөзле, сылу гәүдәле кыз.

1.Нинди? Кайсы?

2. Предметның билгесен белдерә.

3. Җөмләдә иярчен кисәк булып килә.

4. Исемне ачыклый.

Сыйфат ..........

IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.

.

 

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфат" темасын кабатлау өчен тест

Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына “Сыйфат” темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде....

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс

Класс: 4 нче класс Тема: Фигыль Дәрес темасы: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстә...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Презентация по теме: "Обобщение имени прилагательного"...

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся...