«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.
план-конспект урока (2 класс)

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.

2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга тулы дөрес җавап бирә белү; рус теле белән охшаш һәм аермалы якларын таба белүләренә ирешү.

3. Кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә, төрле һөнәр ияләренең хезмәтен күрә белергә өндәү. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксындыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_syynyftatar_torkeme.docx26.82 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес конспекты, 2 нче сыйныф.

Тема: «Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

Максат: 1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү. Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.

2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга тулы дөрес җавап бирә белү; рус теле белән охшаш һәм аермалы якларын таба белүләренә ирешү.

3. Кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә, төрле һөнәр ияләренең хезмәтен күрә белергә өндәү. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксындыру.

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр, карточкалар, биремнәр һ.б.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

- уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Бөтен дөнья ак кына,

Җил дә исә сак кына...

Бер тузан юк, саф һава

Рәхәтләнеп, син, сула!

Әйдә, дустым, урманга,

Шундый матур бит анда!

Уйнарбыз да көлербез,

Белмәгәнне белербез!

  • Кая чакырам мин сезне бүген?(урманга)
  • Барабызмы?
  • Ә ничек барып җитәрбез соң? Әйдәгез әле, хыялланып алыйк, барыбыз да күзләрне йомдык, чаңгыларны кидек, шуып киттек! (чаңгы тавышы)
  1. Актуальләштерү.
  • Менә, балалар, килеп тә җиттек, нинди тавышлар ишетәсез? (язмада кошлар тавышы, агачлар шартлый)
  • Ә менә монда карасак, урман аланын күрербез! Монда нәрсәләрдер, кемнәрдер  бар бугай! Ләкин алар бездән качкан. Бу бит серле урман, балалар,карагыз әле,  менә монда ниндидер язулар бар, укып карыйм әле! (табышмак уку)
  • Нәрсә укыдым? Әйдәгез, җавабын табыйк! (җавап саен берәр рәсем ачыла)

Песидән дә кечерәк ул,

Койрыгын күрсәң менә!

Күз ачып йомган арада

Агач башына менә!  (тиен)

Хәйләкәр, ди, бик үзе,

Елтырый ике күзе.

Өч тавыкны салып китә,

Җилкәсенә берүзе. (төлке)

Кыш буена йоклый ул –

Төртсәң дә уянмый ул.

Баллы тамактыр үзе,

Урманда үтәр сүзе.( аю)

Ап-ак бүрек тәгәри

Карлы басу буйлатып.

Кишер эзләп чабуымы,

Кар бураны уйнатып! (куян)

Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек туймый бу чүкеч? (тукран)

Җәй дә, кыш та бер төстә. (чыршы)

Иртүк торып, апабыз

Көн дә эшкә йөгерә.

Ачылганчы ашханә,

Аш әзерләп өлгерә. (пешекче)

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә,

Аны белә һәр кеше,

Бу кеше - ... (укытучы)

 “Ә”гә башлана исеме,

“Ә”гә тәмамлана да,

Бик тәртипле акыллы кыз

Бар бит сезнең сыйныфта. әминә

-Дөрес булдымы бар да? ( юк, әминә кечкенәдән)

- Кайсы сүздә хата бар? Ни өчен?

- Тагын нинди сүзләр баш хәрефтән языла?

- Хайваннар, агачлар аңлашыла инде, ә менә кешеләр монда нишли икән?

- Әйе, безнең кебек ял итәргә, саф һава суларга, чаңгы шуарга килгәннәрдер.

- Мин монда ике кар бөртеге күрәм. Аларга да нәрсәдер язылган. ( кем? нәрсә? сораулары)

- Әйдәгез әле, тактадагы сүз-рәсемнәрне шушы ике сорау янына җыйыйк! Сезнең парталарда да андый бирем бар, сез исемегезне язып, сүзләрне уклар белән генә тоташтырырсыз!

- Тактада чиратлап эшлибез!

Кем?                                                Нәрсә?

пешекче                                           тиен

укытучы                                           куян

Әминә                                               аю

                                                          тукран

                                                          чыршы

  • Барыгызның да шулаймы? Артык сүз калдымы?
  • Димәк, бу сүзләр барысы да нинди сорауларга җавап бирә, нәрсәне белдерә? Алар ничек атала? (исемнәр)
  • Яхшы, урманның серле табышмакларын, биремнәрен дөрес үтәдек. Җил белән тагын 4 кар бөртеге очып килгән әле монда!
  • Болар нәрсәләр? ( кушымчалар?)
  • Нинди кушымчалар? (күплек сан)
  • Ә –нар,-нәр кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?
  • Безгә хәзер шушы ук рәсем-сүзләрне кар бөртекләре янына җыярга кирәк. Сезнең алдыгызда шулай ук бирем бар, сез кушымчаны язып бетерәсез! (тактага чиратлап чыгып эшлиләр)

-лар                      -ләр                            -нар                         -нәр

   укытучылар          пешекчеләр               куяннар                       тиеннәр

    аюлар                    Әминәләр                 тукраннар

    чыршылар    

  1. Яңа теманы аңлату.
  • Булдырдыгыз! Сез язган арада, тагын бер кар бөртеге таптым әле мин! Әйдәгез, андагы биремне  дә үтик инде!

«Ф» хәрефенә башланам,

“ь” бетәм мин.

Җөмләләрне дөрес итеп

Тәмамласаң әгәр син,

Калган хәрефләремне дә

Бик тиз генә белерсең...

Сүзләрне кабат укысаң,

Мәгънәмә төшенерсең.        

  1. Тиен ботактан-ботакка ...? (сикерә)
  2. Куяннын йоны кыш көне... ? (агара)
  3. Укытучы балаларны...
  4. Аю кышын... (йоклый)

ф

с

и

к

е

р

ә

а

г

а

р

а

у

к

ы

т

а

й

о

к

л

ы

й

ь

  • Карагыз әле, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (нишли?)
  • Ә нәрсәне белдерәләр? (эшне, хәрәкәтне, хәлне)
  •  Димәк, без бүген нинди сүзләр турында сөйләшербез?
  • Мондый сүзләр русча ничек атала?
  • Ә татарча, безнең сүзләрдән дә килеп чыкты ул  - фигыль дип атала.
  • Кагыйдәне уку.
  1. Физминутка.
  • Хәзер,әйдәгез, ял итеп алыйк!

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен – уңда,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Куркак куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без аннан да качабыз,

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә,

Үзенең җылы өнендә.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк, балалар!

  1.  Ныгыту.
  • Өйгә кайтабыз инде, күп нәрсә белдек! Күзләрне йомдык (музыка куела), күзләрне ачабыз, кайтып та җиттек.
  • Әйдәгез әле, бу физминутка шигырендә дә фигыльләр бар микән, табып карыйк әле! (фигыльләрне табып әйтү)
  • Яхшы, ә хәзер сорауларга җавап биреп карыйк! Сезнең парталарыгызда ике төрле түгәрәк бар. Әгәр җөмлә дөрес булса “яшел”ен, дөрес булмаса “кызыл”ын күтәрегез!

Сораулар:

  1. Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
  2. Кеше исемнәре, фамилияләре, авыл, елга, шәһәр исемнәре юл (кечкенә) хәрефтән языла.
  3. “Бүре” сүзе кем? соравына җавап бирә.  
  4. Күплек сан –лар,-ләр,-нар,-нәр кушымчасы ялганып ясала.
  5. Фигыль эш-хәрәкәтне белдерә, нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
  6. ява, яуды, яуган, явачак, явар  – болар фигыльләр.  

- Нәтиҗәләр ясау.

6. Өй эше.

- Дәреслекнең 73 битендәге кагыйдәне өйрәнергә.

7. Йомгаклау.

- Без бүген нинди яңа сүз белән таныштык?

- Ул нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

8. Билге кую.  Үзләренә үзләре куя.                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

Исем турында тирәнәйтеп кабатлау.

Исем турында белемнәрне гомумиләштереп ныгыту; балаларның булган белемнәренә таянып, сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; күреп, ишетеп дөрес язуларына ирешү; коллектив рәвештә эзләнү, уйлану ...

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау...

Сан турында төшенчә.

Сан темасын дистанцион укыту өчен дәрес эшкәртмәсе....

"Исем. Фигыль. Мин һәм дусларым."

4нче сыйныфта "Исем. Фигыль. Мин һәм дусларым" темасына дәрес планы...