Сан турында төшенчә.
презентация к уроку (3 класс)

Гилемханова Рамзия Габдулхаевна

Сан темасын дистанцион укыту өчен дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon дәрескә презентация2.23 МБ
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмзәсе406 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Сан турында төшенчә

Слайд 2

Чыңлады көмеш кыңгырау, Безне дәрескә чакырып. Татар теле дәресен башлыйк Урыннарга утырып.

Слайд 3

Саныйлар Җыелганнар утыргычка Гөлнаралар, Санияләр. Мактаныша-мактаныша, Нәрсәдер саный алар. Синең ничәү? Минем бишәү . Дүртәү генә минеке. Ә минеке авызда - ике , Ә кесәдә - унике ! -Ә мин кичә энем белән Егерме не ашадым. Ә мин бүген берүземә Унынчы ны башладым. Баксан, кызлар көн дә шулай Бәйрәм ясыйлар икән: Алар шулай саный-саный Кәнфит ашыйлар икән. Роберт Миннуллин.

Слайд 4

Бишәү, дүртәү, ике, унике, егерме, унынчы сүзләре предметның санын, исәбен белдерә. Ничә? Күпме? Сорауларына җавап бирә. .

Слайд 5

Предметның санын, исәбен белдерә торган сүзләр сан дип атала. Саннар ничә? Күпме? Никадәр? Сорауларына җавап бирә.

Слайд 6

Санамышлар Бер җиләк, ике җиләк, өч җиләк, дүрт җиләк, биш җиләк, алты җиләк, җиде җиләк, сигез җиләк, тугыз җиләк, ун җиләк – кура җиләк.

Слайд 7

Күпчелек очракта сан исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип атала. Сан янында килгән исем һәрвакыт берлек санда була: сигез җиләк, ун җиләк.

Слайд 9

Саннарны кайларда очратабыз? Сәгать циферблатында саннар бар. -Кибет үлчәүләрендә саннар бар.

Слайд 10

-Температураны үлчәү өчен кулланыла торган термометрларда саннар бар. - Машина номерларында саннар була.

Слайд 11

Йорт номерлары саннар ярдәмендә языла .

Слайд 12

Матур язу Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. (а хәрефе)

Слайд 14

Динамик пауза

Слайд 15

Саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табарга. Хаталы язылган сүзләрне дөресләп язарга. 1. Ун ике ай сизелми дә үтеп китте. 2. Әниемә утызалты яшь. 3. Егермеөченче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 4. Ике гасырда икейөз ел. 5. Сигез елдан миңа ун сигез тула.

Слайд 16

Тикшерү: 1. Унике ай сизелми дә үтеп китте. 2. Әниемә утыз алты яшь. 3. Егерме өченче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 4. Ике гасырда ике йөз ел. 5. Сигез елдан миңа унсигез тула.

Слайд 17

Өй эше Саннар кергән санамыш уйлап язарга. Кагыйдәләрне ятларга.

Слайд 18

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Дәрес № 62

Тема: Сан турында төшенчә.

1.Оештыру.

- Хәерле көн, укучылар!

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Татар  теле дәресен башлыйк
Урыннарга утырып.  

Дәрестә игътибарлы булыгыз  һәм яңа белемнәр алырга әзерләнегез.

2.        Шигырь уку

Саныйлар

Җыелганнар утыргычка

Гөлнаралар, Санияләр.

Мактаныша-мактаныша,

Нәрсәдер саный алар.

Синең ничәү?

Минем бишәү.

Дүртәү генә минеке.

Ә минеке авызда  - ике,

Ә кесәдә -  унике!

-Ә мин кичә энем белән

Егермене ашадым.

Ә мин бүген берүземә

Унынчыны башладым.

Баксан, кызлар көн дә шулай

Бәйрәм ясыйлар икән:

Алар шулай саный-саный

Кәнфит ашыйлар икән.

                Роберт Миннуллин.

-Ә хәзер калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне укыйбыз:

Бишәү, дүртәү, ике, унике, егермене, унынчыны

Бу сүзләргә сораулар куеп карыйк әле. Бу сүзләр предметнын нәрсәсен белдерә?

Бишәү, дүртәү, ике, унике, егерме,  унынчыны сүзләре предметның санын, исәбен белдерә. Ничә?  Күпме? Сорауларына җавап бирә.

Предметның санын, исәбен белдерә торган сүзләр сан дип атала. Саннар ничә? Күпме? Никадәр? Сорауларына җавап бирә.

Димәк, бүгенге дәресебезнен темасы - Сан

 

Ә хәзер санамышларны укып карыйк.

Бер җиләк, ике җиләк, өч җиләк, дүрт җиләк, биш җиләк, алты җиләк, җиде җиләк, сигез җиләк, тугыз җиләк, ун җиләк – кура җиләк.

Бу санамышта барлык саннар да җиләк сүзен ачыклап килгән. Күпчелек  очракта сан исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип атала.

Сан янында килгән исем һәрвакыт берлек санда була: сигез җиләк, ун җиләк.

 Бу кагыйдәләрне кабатлагыз һәм исегездә калдырыгыз. Үзегез дә саннар кергән санамыш уйлап карагыз. Йөгерешле, качышлы һәм башка шуның кебек күмәк уеннарда үзегез уйлап тапкан санамышларны да кулланыгыз.

3. Саннар безнең тормышыбызда гел очрап тора. Тормышыбызны саннардан башка күз алдына да китереп булмый.

Саннарны кайларда очратабыз?

  • Сәгать циферблатында саннар бар.

  • Кибет үлчәүләрендә саннар бар.

  • Температураны үлчәү өчен кулланыла торган термометрларда саннар бар.

   

                           

  • Машина номерларында саннар була.

  •  Йорт номерлары саннар ярдәмендә языла.

3. Матур язу .

Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. (а хәрефе)

4. Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны өстәп язарга.

  1. Безнең сыйныфта  ________  укучы.
  2. ___________ сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.
  3. ___________Май – Җиңү көне.
  4. Бу күлмәк ______________сум тора.
  5. Без _______________гасырда яшибез.

Саннар: ике йөз, беренче, ун, тугызынчы, егерме беренче.

5. Днамик пауза.

6.Саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табарга. Хаталы язылган сүзләрне дөресләп язарга.  

  1. Ун ике ай сизелми дә үтеп китте.
  2. Әниемә утызалты яшь.
  3. Егермеөченче февраль – Ватанны саклаучылар көне.
  4. Ике гасырда икейөз ел.
  5. Сигез елдан миңа ун сигез тула.

Тикшерү:

1.        Унике ай сизелми дә үтеп китте.

2.        Әниемә утыз алты яшь.

3.        Егерме өченче февраль – Ватанны саклаучылар көне.

4.        Ике гасырда ике йөз ел.

5.        Сигез елдан миңа унсигез тула.

7.Өй эше: Саннар кергән санамыш уйлап язарга. Кагыйдәләрне ятларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләре

“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләрен искә төшерү.Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу. Сүзлек запасларын баету. Иҗади сәләтләрен үстерү. ...

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...