“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләре
план-конспект урока (3 класс) на тему

Зиннурова Наиля Зайнутдиновна
“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләрен искә төшерү.Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу. Сүзлек запасларын баету. Иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele3klassotkrytyy_urok.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

                                             ТАТАР ТЕЛЕ

Тема:Кушымчаларның төрләре.

Максаты : 1.“Тамыр”һәм “кушымча” төшенчәләрен искә төшерү.Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу.

2.Сүзлек запасларын баету.

3.Иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: “Татар теле”,3 класс (авторы З.И.Җамалетдинова), 24нче бит,слайдлар,тест,компьютер,таблица,

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты

Укытучы:

-Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

-Хәерле көн,балалар!

Укучылар:

-Хәерле көн һәммәбезгә:

Укытучыма,дустыма,кунакларга.

II.Актуальләштерү

1.Матур язу.

Укытучы:

-Рәхмәт, балалар, матур сүзләрегезгә.Әйдәгез хәзер дәфтәрләрегезне ачып,матур итеп бүгенге числоны һәм “ сыйныф эше”  дип ,аннары үрнәктәге хәрефләрне һәм татар халык мәкален бик матур итеп дәфтәрләргә языгыз.

Өченче октябрь.(1)

Сыйныф эше.

Дд Дд Дд

 Дуслык тау күчерә.

 Укытучы:

-Бу мәкальне сез ничек  аңлыйсыз?

-Әйе,һәрвакытта дус һәм тату булырга кирәк.

-Дус сүзенең синонимын әйтегез.(Иптәш)

-Ә антонимы нинди булыр ?(Дошман)

-Без беләбез, сүзнең тамыры һәм кушымчасы була.Дуслык сүзенең тамыры нинди?Кушымчасын  әйтегез.

(Дус- тамыры,- лык кушымчасы була.)

-Нәрсә ул тамыр?-Нәрсә ул кушымча?(1а сүз төзелеше)

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Китапларның 24 нче битен ачып,биремне укыгыз.(2)

-Нәрсә эшләргә кирәк?

- Дус тамыры белән нинди сүзләр бирелгән.Бу сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын табып, кушымчаларның вазифасын ачыкларга кирәк.

-Беренче сүзне кем тикшерә?

(Дус-тамыр сүз, дускай-яңа сүз ясалды,дусны-килеш белән төрләнде,дуслаш-яңа сүз ясалды,дуска-килеш белән төрләнде.)

-Димәк,без бүген нишләрбез?

(Тамыр һәм кушымчалар турында белемнәребезне ныгыртырбыз,киңәйтербез.)

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Әңгәмә.

-Бу сүзләрне  төркемнәргә бүлегез?

-Беренче төркемдә:дус,дускай,дуслаш.

 -Икенче төркемдә:дус,дусны,дуска.

-Кушымчалар нинди эш башкардылар?( Беренче төркемдә сүз ясадылар, ә икенче төркемдә сүзне төрләндерделәр,ягъни бер үк сүзнең формасын үзгәрттеләр.)

-Бу кушымчаларны шуңа күрә “Сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз төрләндергеч” кушымчалар дип атыйлар.(Слайд №3

КУШЫМЧАЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ.

Сүз ясагыч кушымча

яңа сүз ясый.

                Сүз төрләндергеч            кушымча

сүзнең формасын үзгәртә.

-лык,-лек;

-даш,-дәш;

-нар,-нәр;

-ка,-кә;

-га,-гә;

-ның,-нең;

-ны,-не; һ.б.

             -лаш,-ләш;

            -таш,-тәш;        

              -чы,-че;

              -лы,-ле;

              -сыз,-сез;  

             -гы,-ге;  

-кы,-ке;                    

-гыч,-геч;

-кыч,-кеч;

             -чан,-чән;

            -млык,-(ә)млек,һ.б.


-Тамырны без ничек күрсәтәбез?(        )

- Сүз ясагыч кушымчалар (  4   )һәм сүз төрләндергеч кушымча  (   4  )белән билгеләнә.

-Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз,ныгытыгыз.

(Парларда,үз-үзләренә,бер-ике укучы кычкырып сөйли.)

-Кушымчаларның төрен билгеләү өчен сез нишләрсез?:

*Сүзне укыйбыз.                (5)

*Тамырын һәм кушымчасын күрсәтәбез,билгелибез.

*Кушымчаның вазифасын ачыклыйбыз.

*Вазифасыннан чыгып,нәтиҗә ясыйбыз.

2. “Сүзләр лотосы ”уены.

-Түгәрәк кәгазьләргә  язылган сүзләр сезнең парталарда ята.Дөрес итеп шул сүзләрне кесәләргә салырга  кирәк.

(Тозлы,урамда,башсыз,балыкчы, күзгә, дәфтәрне,сүзлек,куянның,сыйныфташ,бүлмә,тәрәзәгә,белемле.)

Сүз ясагыч кушымчалы сүз           

Сүз төрләндергеч кушымчалы сүз

                 _____                                                                     _____

3.42нче күнегү.

-Биремне укыгыз.

-Ничә бирем?

(Ике:башта-сүз төрләндергеч,аннары сүз ясагыч кушымчалар өстәп язырга кирәк.)

-Беренче рәт уй, икенче рәт чүп, өченче рәт җил тамырына кушымчалар өстәп языгыз.

4.Модельләштерү.

-Кушымчалар турындагы белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

                                                   Кушымча(6)

       сүз ясагыч                                                               сүз төрләндергеч

5.Физкультминутка:

1.Күзләр өчен күнегүләр .

(Башны туры тотып,таблицадагы фигураларны күзләр белән сызабыз.)

2.Гәүдә өчен күнегүләр.

  Ике тапкыр баш өстендә кул чабабыз.

  Билләргә куеп кулларны биеп алабыз.

  Кулларны як-якка сузабыз.Үз-үзебезне яратабыз.

6. Сүзлек белән эш.

-Бүгенге дәреснең  яңа сүзләре белән танышып китик.Күгәрчен безгә нинди сүзләр алып килгән?(Слайд №7):кошчык,көянтә.

-Беренче сүзне укыгыз.Бу сүзнең язылышында нинди үзенчәлек бар?

(Беренче иҗектә о хәрефе,икенче иҗектә ы хәрефе языла.)

-Икенче сүзне укыгыз һәм язылышын аңлатыгыз.

(Беренче иҗектә ө,икенче иҗектә я хәрефе языла.)

-Бу сүзләрне  берәр тапкыр дәфтәрдә языгыз.Телдән җөмләләр төзегез. Бу сүзләрнең рус теленә тәрҗемәсен кем белә?

-Көянтә су ташу өчен кирәк.Хәзер авылларда күбесе шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклары булган йортларда торалар.Алар күп итеп кош-корт асрарга яраталар.Көз җиткәч каз өмәләре уздыралар.Казлар йолкынып беткәч,кызлар ап-ак казларны ,бизәкле көянтәләргә асып,чишмә буена төшәләр.Һәм чишмәдә казларны юып кайталар.

-Көянтә сүзенең баш хәрефтән язылган очрагын да күрергә мөмкин.Көз,кыш көннәрендә күктә Көянтә йолдызы аеруча якты балкый .Рус телендә бу йолдыз “Орион” дип атала.

7.Ребусны чишү.(8)

ХАТ + БАЛЫК= ХАЛЫК

-Ребуста нинди сүз бирелгән?

-Халык сүзе белән телдән җөмләләр төзегез.

(Татарстанда татарлар,руслар,чувашлар һәм башка халыклар яши.Безнең республикада халык дус,тату яши.Җәйге универсиадага чит илләрдән бик күп халык килде.)

V.Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Ничек эшләдек?

-Кушымчаларның төрен билгеләү өчен нишләрсез?

Ысул(9)

*сүзне әйтәм;

*сүзнең тамырын, кушымчасын билгелим;

*кушымчаның вазифасын ачыклыйм;

*вазифасыннан чыгып,нәтиҗә ясыйм;

2.Өй эше.(10)

а)сүзлек сүзләрен ныгытыгыз;

б)44,   45 нче күнегү.

Өстәмә материал.

1. “Яңа сүз яса “уены.

Юл-

Күз-

Эш-

Җир-

2.Тест.

1)сүзләр нәрсәдән төзелә?

а)авазлардан

б)җөмләләрдән

2)тамыр ул-

а)башка мәгънәле кисәкләргә бүленә

б)сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми.

3)тамырдаш сүзләр дип:

а)бер тамырдан ясалган

б)бер тамырдан ясалып,яңа мәгънә белдерә торган сүзләргә әйтелә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку по теме "Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр."

Этот урок был проведен перед студентами Арского педагогического колледжа. Целью урока была выработка практических умений и навыков выделения корня и окончания в словах; развитие речи, обогащение ...

Тест. Тамыр һәм кушымча

Максат: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга өйрәнү. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәнү.2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, сүзлек составын үстерү. Татар те...

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

3нче сыйныфта туган телдән ачык дәрес "Тамыр һәм кушымча".

3 нче сыйныфта туган телдән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.Бу дәрестә түбәндәге максатлар куелды.1.Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдә...

Сан турында төшенчә.

Сан темасын дистанцион укыту өчен дәрес эшкәртмәсе....

«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...