3нче сыйныфта туган телдән ачык дәрес "Тамыр һәм кушымча".
план-конспект урока (3 класс)

3 нче сыйныфта туган телдән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.Бу дәрестә түбәндәге максатлар куелды.1.Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сүзлек составын баету.

3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

            Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

        Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет

учреждениесенең «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

                  Коркачык башлангыч  гомуми белем мәктәбе»

           Туган тел дәресе

      «Тамыр һәм кушымча»

                                                  3 нче сыйныф

                                                                Әхмәтова Гөлфия Мөхәммәт кызы-

                                                          беренче квалификацион категорияле

                                                           башлангыч сыйныф укытучысы

                      Тема:Тамыр һәм кушымча.

Максаты: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сүзлек составын баету.

3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук,экран, карточкалар,тест,агач рәсеме

Материал: 1И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф дәреслеге, 2013ел;

2. И.Х.Мияссарова “Мөстәкыйль эш дәфтәре”- 3 нче сыйныф, 2013 ел.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез  яхшымы? Безнең кунакларыбызның да кәефләре яхшы булсын өчен, аларга да хәерле көн теләп исәнләшик .

-Хәерле көн,исәнмесез.

-Ә без дәресебезне башлап җ ибәрик.

-Тактадагы шигъри юлларны укы әле,Сәлим.

-И сабыйлар!

Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Эш турында

-Шигырьне кем язган?

-Г.Тукай язган.

-Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

-“Эшкә өндәү”

-Бөек шагыйребез балаларны нәрсәгә өнди икән?

-Эшкә  өнди.

-Бик дөрес,укучылар,безнең төп эшебез-уку.Шуңа күрә безгә тырышып укырга,өйдә әти-әниләргә дә булышырга кирәк.

-Мөкатдәс дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

-Кирәкле,мөһим.

-Бик дөрес.Мөкатдәс ,кирәкле,мөһим сүзләре бертөрле мәгънә белдерәләр.

-Без андый сүзләрне ничек атадык әле?

-Синоним сүзләр дип.

-Бик дөрес.

2. Матур язу.-Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә матур язу итеп язып куегыз.

3. Проблемалы ситуация тудыру.

- Балалар, нәрсәләрнең тамырлары була?

- Үсемлекләрнең, агачларның.

- Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?

- ...

- Тамыр – 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше.

2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар. (2нче слайд)

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?

- Ике.

- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?

- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.

- Ә менә без сүзләрнең тамыры була микән?Нәрсә икән ул тамыр?

дигән сорауга җавап эзләрбез.

4. Яңа теманы аңлату.

Хәзер мин сезгә бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала. Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

- Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.

- Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

- Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аның   һәр ботагында яңа сүз үсеп чыкканын күргәннәр.

-Ягез әле ,балалар,эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыгар  икән?

(Балалар әйтәләр).

-Эшче, эшле,эшсез, эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр,эшләнеш

(белмәгәннәрен өстәү,эшмәкәр сүзенең  мәгънәсен аңлату)

-Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?

-Эш.

-Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?

-Эш сүзе.

-Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?

Юк.

-Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?

-Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.

-Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.

-Ә тамырга ялганып  килә торган кисәкләр ничек атала икән?

-Кушымча.

-Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?

-че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.

-Бик яхшы ,укучылар.Ә хәзер шул сүзләрне дәфтәргә язып куегыз һәм тамырын билгеләгез.

-Инде дәреслектәге кагыйдәне укып карыйк. Андагы җөмләләрне тулыландырып укырга кирәк.Дәреслектән 70 нче күнегүне ачыгыз әле.(Балалар укыйлар)

Ял вакыты

Музыкага биисез,музыка  туктагач минем сорауның җавабы нинди сан, шул  санга карап төрле хәрәкәтләр ясыйсыз.

Музыка.Без сыйныфта ничә укучы,шулкадәр кул чабыгыз. (5), Музыка  Китап сүзендә ничә  тартык  аваз ,шулкадәр чүгәләгез ,ничә сузык аваз,шулкадәр алга иелегез. Музыка  Мәктәп  сүзендә ничә  иҗек ,шулкадәр кул чабыгыз ,  ю сүзендә  ничә  аваз ,шулкадәр уңга  ничә хәреф,шулкадәр сулга иелегез.Будырдыгыз ,җавапларыгыз өчен  зур рәхмәт.

5. Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш. 71 нче күнегү ( аңлату, яздырып эшләтү).

- Дәреслекнең 44 нче битендәге 71 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыйк әле.

- Сез бу мәкәльләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Белемле булыр өчен күп укырга кирәк.Тырышып укырга кирәк.

-Белемле кеше бөтен сорауларга да җавап таба ала.Белемле булыр өчен китап та укырга ,телевизор да карарга кирәк.

- Монда тамырдаш сүзләр бармы?

- Белемдә, белемсез, белемле.

- Хәзер шушы сүзләрне дәфтәреңә матур итеп күчереп языгыз.

2.Җөмләләр төзү.

Ә хәзер яңадан тактага карагыз әле.Менә монда җөмләләр бирелгән,ләкин бу җөмләләрдә  сүзләр буталып  язылган. Аларны  бер тәртиптә куеп  җөмләләр  төзегез .(2 укучы тактада төзи) Хәзер шул җөмләләрне дәфтәрегезгә язып куегыз..Язганда кара хәрефләр белән язылган сүзләргә игътибар итегез,шул сүзләрнең тамырын дуга белән билгеләгез.

 

 Сәхнәдә җырчы матур җыр   җырлый.

  Гармунчы  гармунда моңлы көй  уйный.

(үзара тикшерү)

-Иптәшегезнең дәфтәрендә хата булса,карандаш белән астына сызыгыз)

 

6.Яңа белемнәрне куллану.

1.Карточкадагы сүзләр һәм кушымчалар буенча сүзләр төзү.(төрле катлаулылыктагы  карточкалар тәкъдим ителә,укучылар сайлап алалар)

1 нче карточка                       2 нче карточка                                3 нче карточка                                

тамырдаш сүзләр яз             тамырдаш сүзләр яз               -чы,-че-лы,-ле кушычалары

Юл-                                       тоз-                                               белән сүзләр төзе

баш-                                      шат-

                            4 нче карточка                                        5 нче карточка                                

       -лык,-лек-кыч,-кеч  кушычалары                       башлык,тимерче,авылдаш,кискеч                                                                                                                                                                              

                     белән сүзләр төзе                         сүзләренең тамырын билгелә

2.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш.

-Мөстәкыйль эш дәфтәренең 16 битен ачып 38 күнегүне эшлибез. Бу “Нинди сүз” уены дип атала. (Җөмләләрне укып җавапларын табу).

7. Рефлексия.

-Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

Тест

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

Сүз авазлардан тора.

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.

Иҗек хәрефләрдән төзелә.

Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.

Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.

Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.

Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.

Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак

Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

8. Өй эше бирү.

72 нче күнегү (44 бит) - тамырдаш сүзләрне төркемләп язарга.

9Билге кую.-Укучылар,буген без сезнең белән нәрсә турында өйрәндек .Нәрсә ул тамыр,кушымча?(җавап)

.

  • Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.5555555
  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр....

3нче сыйныфта язма эшләрне бәяләү критерийлары

Татар мәктәпләренең 3 нче сыйныфларында укучыларның язма эшләрен бәяләү критерийлары...

3нче сыйныфта татар теле дәресе.

Перспектив башлангыч мәктәп. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: Сыйфат.  скачать: https://cloud.mail.ru/public/KEiL/RevnV2rgB...

“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"

Мероприятие для  2 го класса по татарскому языку...