3нче сыйныфта язма эшләрне бәяләү критерийлары
статья (3 класс) на тему

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Татар мәктәпләренең 3 нче сыйныфларында укучыларның язма эшләрен бәяләү критерийлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat._met._kinsh.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Язма эшләр өчен методик киңәшләр һәм бәяләү критерийлары.

Укучыларның ялгыш ясау ихтималы зуррак булган очракларны алдан искәртү , аларны теге яки бу кагыйдәгә караган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү өчен, диктантлар яздырыла.Диктантларның берничә төре бар.

Сүзлек диктанты. Сүзләрне дөрес язарга өйрәтүне күздә тота.Бу төр диктант аерым сүзләрдән генә тора.Укытучы, әйтеп яздыру өчен, укучылар авыр үзләштергән кагыйдәләргә караган мисаллар яки дөрес язылышын кагыйдәбелән тикшереп булмый торган сүзләр сайлый. Сүзләр саны гадәттә 10-20 сүздзн артмый. Диктант өчен предмет рәсемнәре дә кулланырга була. Сүзлек диктанты контроль эш итеп уздырылмый.

Искәртмәле диктанат өчен тәкъдим ителә торган текстка алдан, җөмләләп. Грамматик-орфографик анализ ясала. Укучыларның күпчелеге хата ясардай сүз һәм сүзтезмәләргә аеруча игътибар бирелә. Язу өчен авыр булган сүзтезмәләр, җөмлә һәм абзацлар бергәләп тикшерелә, кирәк булган кагыйдәләр кабатланыла. Соңыннан текст әйтеп яздырыла. Язып бетергәч, эшләрнең дөреслеге тикшерелә, ялгышлар төзәтелә.

Сайланма диктантта да, искәртмәле диктанттагы кебек, грамматик формалар алдан искәртелә. Диктант яздырыр алдыннан, аерым кагыйдәгә туры килгән сүзләрнең  дөрес язылышы гына кабатланыла. Текстка анализ ясау тәмамлангач, укытучы аны җөмләләп әйтә. Укчылар аерым кагйдәгә туры килгән сүзләрне генә язалар., Эшнең дөреслеге телдән яки язмача тикшерелә.

Күрмә диктанат текстны укучыларның алдан тактага язылган хәлдә яки китаптагы вариантын күрүенә һәм сүзләр, җөмләләр язылышын хәтердә калдыруына нигезләнгән. Текст башта эчтәлеге һәм аерым сүзләр, сүзтезмәләрнең дөрес язылышы ягыннан тикшерелә. Аннан бу текстны укучылар аеруча игътибар белән кабат укыйлар.Текст әйтеп яздырыла, соңыннан укучылар үз эшләренең дөреслеген тикшерәләр.

Хәтер диктанты түбәндәгечә яздырыла: укучылар хикәя яки шигырьне өйдә кат-кат укыйлар, ятлыйлар. Бу текстны диктант итеп язачаклары алдан искәртелә. Шушы әзерлек эшләре үткәрелгәч, укучылар аны яттан язалар. Сәңыннан укучылар үз эшләренең дөреслеген тикшерәләр.

Иҗади диктанат укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, аларны бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү максатыннан уздырыла. Укучылар терәк сүзләр, берәр  картинадан репродукция һ.б. буенча билгеле бер темага мәгънә ягыннан үзара бәйләнешле җөмләләр уйлыйлар. Уйланган җөмләләрнең иң уңышлылары сайлап алына, Соңыннан бу җөмләләрне укытучы яки аларның “авторлары” класска әйтеп яздыра. Иҗади диктантта текстның кайбер сүзләрен икенче сүзләр белән алыштырырга, җөмләләргә өстәмәләр ясарга яки аларның төзелешен үзгәртергә мөмкин. Бу очракта укытучы текстны җөмләләп укый, укучылар, үзгәрешләр кертеп яза баралар.

Аңлатмалы диктант текстына моңа кадәр өйрәнелгән сүзләр һәм тел күренешләре генә кертелә. Башта укытучы текстны җөмләләп  әйтеп яздыра, соңыннан, язып бетергәч, укучылар теге яки бу сүз һәм сүзтезмәнең нинди кагыйдә нигезендә  язылуын аңлаталар.

Ирекле диктант изложениегә әзерлек эшенең бер этабы булып тора. Бу диктантны язганда, укучылар текстның эчтәлеген үз сүзләре белән язалар, ягъни җөмлә һәм сүзләрне “ирекле” рәвештә сайлыйлар. Башта текстның эчтәлеге ачыклана, диктантны язу юллары аңлатыла. Аеруча кирәк булачак кагыйдәләр кабатлана. Текст өлешләп укыла – 1әр өлешнең эчтәлеген укучылар үз сүзләре белән язалар. Һәр өлеш 3-5 юлдан тора. Укытучы текстны бер генә кат укый. Укучы диктантны текст сүзләре белән дә яза ала, ләкин текстка уңышлы үзгәрешләр кертү хуплана төшә.

Контроль диктанат, укучыларның аерым теманы һәм өйрәнелгән материалны үзләштерүен тикшерү өчен, чирек ахырында, яртыеллык һәм уку елы ахырында яздырыла. Билгеле бер тема буенча яздырыла торган контроль диктантта шушы темага караган сүзләрнең күбрәк булуы шарт. Йомгаклау характерындагы контроль диктант текстында барлык сүзләрнең 60%ы өйрәнгән орфограммалардан торырга тиеш. Бу класста өйрәнелмәгән орфограммалы сүзләрнең диктант тестына кертелмәве уңышлырак була. Андый сүзләр була калса, алар тактага язылырга һәм мәгънәләре аңлатылырга тиеш.

        3класста контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә алына:

I яртыеллык- 45-50 сүз

II яртыеллык- 55-60 сүз

Изложениеләр өчен текстларның күләме 15-20 сүзгә артыграк була

Контроль диктант текстына карата 1-2 грамматик бирем дә тәкъдим ителә.Грамматик биремнәр II класста һәм I класста өйрәнелгән грамматик-орфографик материаллардан чыгып төзелә.

Күчереп язуны бәяләү критерийлары.

  1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшләнгән эшкә “5” ле билгесе куела
  2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.
  3. 3 хата һәм 1 төзәлелгән хата булса, “3” ле билгесе куела
  4. 4 хата һхм 1-2 т2зәтелгән хата булса, “2” ле билгесе куела

Диктантларны бәяләү

  1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгес куела
  2. 3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ.б) “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ,б,) “3” ле куела
  4. 12 хатага кадәр “2” ле билгесе куела (6 орфографик, 3 грамматик һәм 3 пунктуацион хата; 5 орфографик, 2 грамматик һәм 5 пунктуацион хата булса һ.б.)
  5. 12 хатадан да артып китсә “1” ле билгесе куела

Изложение һәм сочинениене бәяләү

  1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылса; җөмләләр граммтик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса) “5” ле билгесе куела.
  2. Эчтәлек дөрес ачылып, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның бары тик 3се генә) булса “4” ле куела
  3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмас, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә “3” ле куела
  4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә “2” ле куела

Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары

  1. Хаталар булмаган эшкә “5” ле куела
  2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4” ле куела
  3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3” ле куела
  4. 3-5 хатага “2” ле куела
  5. 6 хатадан да артып китсә, “1” ле куела

Тестларга куелган таләпләр

Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга 7-15 минут. Йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт бирелә

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:  

“5” ле – 95-100% үтәлсә

“4” ле – 80- 94 % биремнәргә җавап бирелсә

“3” ле – 51-79% биремнәр үтәлсә

“2” ле – дөрес җавап 51% тан ким булса.                                                                                                                    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

Р.З.Хайдарова . Татар теленнән 2-3 кл. кереш язма эш.

Р.З. Хайдарова. Татар теленнән 2-3 кл. өчен кереш язма эш....

3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе

Бу дәрес эшкәртмәсе Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы  “Әдәби уку”дәреслеге белән эшләүче 3 сыйныф укытучылары өчен беркадәр ярдәм булыр....

3нче сыйныфта татар теле дәресе.

Перспектив башлангыч мәктәп. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: Сыйфат.  скачать: https://cloud.mail.ru/public/KEiL/RevnV2rgB...

3нче сыйныфта туган телдән ачык дәрес "Тамыр һәм кушымча".

3 нче сыйныфта туган телдән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.Бу дәрестә түбәндәге максатлар куелды.1.Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдә...