“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Сайфуллина Ландыш Зиннуровна

Мероприятие для  2 го класса по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_dip_nkem_min_tugan_teld_ytm.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

2-э сыйныфының рус төркемендә татар теле буенча уздырылган ачык чараның план-конспекты

Тема: ...“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм...

“Әниләр көненә” багышланган ачык чара туган телгә һәм газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек  тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.   Әлеге чара уздырасы бүлмәдә хатын-кыз фоторәсемнәре тактага эленгән һәм компьютердән күрсәтелә.

   Тактага түбәндәге язма эленә:

   Ана-

   Бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга;

   Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

   Бөтен күрке ана булуда ...

    - Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар, укытучылар!

Бүген без әниләребезгә, туган телебезгә багышланган мероприятиегә җыелдык.

         Э.Мөэминованың     “Туган телем”шигырен Бурова Юля укый.

Дөньяда ин матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул-минем туган телем.

 

«Балам» диеп туган телдә

Әндәшә миңа әткәм,

“Әнием”, дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.    

    - Әни!

     Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.      

  «Бер кыз бала җыр чыгарган »җырын тыңлыйк.

  • Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…
  • Баланың иң якын киңәшчесе,хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың». Хәзер иң кадерлеләребез-әниләребез турында шигырьләр  укыла. 

1)  Бәйрәм белән котлыйм бүген

      Мин газиз әниемне.

      Һәрвакыт яратырмын,

      Ташламамын мин сине (Рәдиф Шириев, 2 нче сыйныф укучысы).

      Шигырьне Скрипнюк Ангелина укый.

2) Әниләр көне белән

     Котлыйм мин әниемне,

     Әни белән бергәләшеп

     Эшлибез без бар эшне.

    Шигырьне Ишеева Виолетта укый.                                   

 3) Әниемне күрүгә үк

    Күңелгә шатлык тула.

    Әниебез булмаганда

    Өйдә гөлләр дә сула.

    Бик яратам әниемне

    Чөнки ул бик-бик уңган

    Мин дә шундый булырмын,

    Мин әнигә ошаган.  

    Шигырьне Катаклы Дауд укый.

4) Йөрәгем тибешен

    Тәүге кат тоючы,

    Җаныма, күңелемә

    Канатлар куючы,

    Әнием- син генә әнием!

    Шигырьне  Чумакова Юлия укый.  

5) Әнием минем уңган

    Бар эшкә дә өлгерә.

    Мин мәктәптән кайтуга,

   Тәмле ашлар пешерә.

    Шигырьне  Донскова Карина укый.

6)  Әни була бер генә

     Бар дөньяның балалары

     Әниләргә баш ия.

     Мин сөенсәм, әнием дә

      Минем белән сөенә.  

      Шигырьне  Мөхәммәтшина Элина укый.

  1. Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем.

Иң якын кешем син,

Әнием –җаным син!

Шигырьне Бурова Юлия укый.

  1. Яратам  мин әниемне

Ул минем кояш кебек.

Дөньяда берәү генә ул,

Шуңа кадерен белик.

   Шигырьне Устюжина Вика укый.

  • Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә.       Компьютерда хатын-кыз портретлары күрсәтелә. Балалар ана сурәтләрен карыйлар. 
  •  Бу портретларга карап хатын кызга, анага хас булган сыйфатларны әйтегез.

 Балаларның җаваплары.       Балалар башкаруында “Мамонтёнок” турында җыр.

   -Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

       -Шагыйрьләр-нечкә күңелле,бик хисчән кешеләр.Алар,күңелләрендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп,әйтә ала.

       Һади Такташның матур шигъри юллары:

   Ана-

   Бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга;

   Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

   Бөтен күрке ана булуда ...

     -Кол Гали, Сәйф Сараи,Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.

Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен искә төшереп үтик әле.

-Көннәр якты булсын өчен

-Әни кирәк!

-Йокы татлы булсын өчен

-Әни кирәк!

-Җил-яңгырдан саклар өчен

-Әни кирәк!

-Усаллардан яклар өчен

-Әни кирәк!

-Ашлар тәмле булсын өчен

-Әни кирәк!

-Дөнья ямьле булсын өчен

-Әни кирәк!

-Гөлләр чәчәк атсын өчен

-Әни кирәк!

-Бәхет-шатлык артсын өчен

-Әни кирәк!

-Иң кадерле кеше бирдә

-Әни димәк!

            Кызлар татар халык биюен бииләр.

    - Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала.Дөньяда иң кадерле  кешесен- үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән  кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. “Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас “-диелә бит татар халык мәкалендә.

   -  Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.      Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.    Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне,өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.Әни сүзен татарча әйтсәң, матур,якын,ягымлы булып ишетелә.

 Николаева Даша “Мең рәхмәт” шигырен укый.

  1. Гомерем буена

Бурычлы мин аңа

Көчле син, изге син,

Бөек син,әй, Ана!

  1. Егылып, еласам

Абынып, тормасам-

Кулыңны сузучы

Син генә әнием!

  1. “Әни” дип ачыла безнең тел,

        Әнкәйне хөрмәт ит,шуны бел.

        Әни өйдә булса, бик рәхәт

        Әйтәбез сиңа: “Мең  рәхмәт!”        

    Туган тел турында мәкальләр бик күп. Балалар,ә сез нинди мәкальләр беләсез?

    Иң татлы тел-туган тел,анаң сөйләп торган тел. 

    Тел- ананың теләге,

    Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге.

    Ана теле бер булыр.

Ана телебез, татар телебез, туган телебез безгә иң якын тел булырга тиеш.Ләкин кайбер укучылар : Нигә безгә татар теле?- диеп тә әйткәлиләр.

Без татарлар.Үз туган ана телебездән йөз тартсак,кирәксенмәсәк, безне кем кирәксенер, кешегә санармы? Юкка гына әйтмәгәннәр. Теле барның - иле бар.                                               

   Хәзер инде барча укытучыларга багышлап Г.Гыйльмановның “Әниләр кебек“шигыре укыла.

Һәр баланың әнисе бар,

Укытучы апасы бар.

Андый апа булмас иде,

Балаларның укыйсы бар. (Городецкий Марк укый).

Кайчагында каләм-дәфтәр

Онытылып калыштыра.

Мондый чакта апа безгә

Дәү әнине алыштыра. (Двойничков Семён укый). 

Кайчагында шелтәли ул,

Кайчагында ала үбеп.

Укытучы апа безгә

Мәктәптәге әни кебек... (Конев Владислав укый). 

Армый-талмый, балаларга

Һаман белем тарата ул.

Чын әниләр кебек апа-

Балаларны ярата ул. (Малякова Катя укый).

    ”Мәктәптә өйрәтәләр” җыры башкарыла.

Мөхәммәтшина Элина, Городецкий Марк башкаруында «Ча-ча-ча» биюе бащкарыла.

    Без әниләребез, туган тел турында сөйләдек. Борыннан килгән рухи байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне саклап яши торган әбиләребезне искә алыйк.

   Кемдер” әби,әбекәй,дәү әни”- дип әйтә. Ап-ак яулыкларын бәйләгән,озын җиңле күлмәген кигән,алъяпкычын бер дә салмый дияргә була, чөнки беркайчан да эшсез тормый торган безнең татар әбиләре. Ярамаган эшеңне күреп, алса да, шундук оныта.Изге догаларны алардан ишетеп торабыз. Тәмле ашлар пешерәләр.

   “Дәү әни” шигырен Сәяпова Динара укый.

Әниемнең әнисе-

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием!

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

                                       

    Ишеева Виолетта дәү әниләребезне котлап үзенең биюен башкара.

    Укучылар,  һәрберегез  әни-әтиләрегезне, әби-бабаларыгызны яратыгыз, хөрмәтләгез, саклагыз, чөнки  җир йөзендә  алар сезнең өчен  иң кадерлеләр.  Кичәдә катнашкан өчен барчагызга да зур рәхмәт. Шуның белән безнең кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест.

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест....

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

3-4 нче сыйныфлар өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....

2нче сыйныфка туган телдән эш программасы

Милли мәктәпләрдә эшләүчеләр өчен татар теленнән эш программасы...