3-4 нче сыйныфлар өчен Туган телдән дидактик материаллар
учебно-методический материал (3, 4 класс) по теме

Рамазанова Эльмира Хамитовна

Дидактический материал, Татарский язык

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3-4_nche_syynyflar_ochen_tugan_teldn_didaktik_materiallar.doc191.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 1.

  1. Бирелгән сүзләргә антонимнар яз.

Зур – …

Якты – …

Каты - …

Биек – …

Озын – …

Бара - …

Баса – …

Дус -  …

  1. Урман, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр яз. Берничә җөмлә төзе.

  1. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
  • Тамыр + сүз ясагыч кушымча;
  • Тамыр + сүз төрләндергеч кушымча;
  • Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + сүз төрләндергеч  кушымча.

  1. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгелә.

Эшче, кышкы, дуслар,өйдә, мәктәпләрне, уенчыклар.

Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 2.

  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар яз:

Матур - …

Йөгерә - …

Көлә - …

Кызу - …

Салкын - …

  1. Тамырларны гына күчереп ал:

Каенлык, язучылар, җирле, ауга, матур.

  1. Лексик мәгънәләре уртак булганнарын гына яз.
  1. Көнлек, көндәгечә, көнләшә, көндәлек;
  2. Чәчә, чәчкеч, чкчле, чәчү;
  3. Ачкыч, ачлык, ача, ачык;

4.Сулыш, сулый, сула, сулы.

Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 3.

  1. Җәй, яра, кара, җәя, йөз сүзләрен төрле мәгънәләрдә кулланып сүзтезмәләр яз.

  1. Якты сүзенә 2-3 тамырдаш сүз яз. Алар белән җөмләләр төзе.

  1. геч, -кеч, -гы, -ге, -у, -ү кушымчалары белән сүзләр уйлап яз.

  1. Шушындый өлешләрдән торган сүзләр уйлап яз.
  • Тамыр;
  • Тамыр + сүз төрләндергеч кушымча + сүз төрләндергеч кушымча;
  • Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + сүз ясагыч  кушымча.

Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 4.

  1. Омонимнарны кучереп алыгыз.

Кар сулары чылтырап ага.

Безгә килде Нәҗип ага.

Апа тышта элә кер,

Ә син эйдә өйгә кер.

Килеп җитте инде яз

Син бүген гел бишлегә яз.

Әллә кая киткән таба,

Я, кайсыгыз тизрәк таба.

Корзинада  йөз алма,

Рөхсәтисез аны алма.

  1. Кыш, көй, бал сүзләренә предметның билгесен белдерә торган тамырдаш сүзләр яз. Тамырларын билгелә.

  1. Сүз төзелеше буенча тикшер.

 Җимлек, уйный, яфраклар, җырчылар, ачкыч

  1. Таш, ташлык, ташчы, таштан тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 5

  1. Антонимнарны язып бетер.

Чулман зур елга, ә Ык… .

Җәен көннәр озын, ә кышын … .

Көньякта җылы, ә төньякта … .

Ак сыер торып китә, … сыер ятып кала.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, … бәхетне төшендә күрер.

  1. Сүзләрне ике баганага бүлеп яз. Беренче баганага сүз төрләндергеч кушымчалар ялганаган сүзләрне, ә икенче баганага сүз ясагыч кушымчалары ялганган сүзләрне яз.

Дәрестә, дәреслек, дәрестә;

Ауда, аучы, аулый;

Эшли, эштә, эшче.

  1. Ике – өч тамырдаш сүзләр рәте төзе. Тамырны билгелә.

  1. Тамыр сүзләрне генә күчереп яз.

Җырчы, җыр, җырга;

Яхшы, яхшылык, яхшыру;

Тапкач, табыш, тап;

Тек, тегүче, тегә.

Сүз. Сүз мәгънәсе.

Бирем 6.

  1. Баллы, бал, умарта, умарталык, умартачы  тамырдаш сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

  1. Суга сүзен төрле мәгънәләрдә кулланып җөмләләр төзеп яз.

  1. «Барлык сүзләрдә дә сүзнең ниниди әлеше була?» дигән сорауга җавап бир. Шушындый өлештән торган 5 сүз яз.

  1. Сүз төзелеше буенча тикшер.

Хайваннар, кошчык, кайту, көлү, көнгә, борчыла.

Тест

Тема: «Сүз. Сүз мәгънәсе»

Дөрес җавапны тап:

  1. А) Лексик мәгънә ул сүзнең сан, килеш, заман белән төрләнүе;

Б) Сүзгә бирелгән аңлатма ул сүзнең лексик мәгънәсе.

  1. А) Тамырлары бертөрле булган сүзләр – тамырдаш сүзләр;

Б) Тамырлары һәм лексик мәгънәләре уртак булган сүзләр – тамырдаш сүзләр.

  1. А) Синонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр;

Б) Синонимнар  - охшаш мәгънәле сүзләр;

В) Синонимнар – бертөрле әйтеләләр,әмма  мәгънәләре төрле булган сүзләр.

  1. А) Синонимнар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәләр;

Б)Синонимнар җөмләне матурлыйлар;

В) Җөмләләрдә сүзләрне кабатламаска мөмкинлек бирә.

  1. А) Антонимнар – охшаш мәгънәле сүзләр;

Б) Антонимнар капма – каршы мәгънәле сүзләр;

В) Антонимнар әйтелеше һәм язылышы бертөрле, әмма мәгънәле төрле сүзләр.

  1. А) Антонимнар әкиятләрдә еш очрыйлар;

Б) Антонимнар мәкальләрдә еш очрыйлар.

Исем.

Бирем 1

  1. Башта Кем? аннары Нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне язып ал.

Айдар кошларны ярата. Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга бер дә онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишек алдына әнисе ике күркә алып кайтты.

  1. Мәктәп сүзен килешләр белән төрләндер. Берничә җөмлә яз.

  1. Ялгызлык исемнәргә мисаллар яз.

Бәйрәмнәр, тарихи вакыйгалар, истәлекле көннәр:….

Китап, газета-журнал  исемнәре:…..

Географик атамалар:…

Хайван кушаматлары:……

  1. Исемнәрне күплек санына куеп яз.

Дошман, бәйрәм, тел, кыр, рәсем, бау, сүз, бала.

Күплек сандагы исемнәр белән 3 җөмлә яз.

Исем.

Бирем 2

  1. Түбәндәге төркемнәргә исемнәр сайлап яз:

Үсемлекләр:…

Кешеләр:…

Яшелчәләр:…

Һөнәрләр: ….

Табигать күренешләре:….

  1. Исемнәрнең  килешен билгеләп күчереп яз.

Без Чаллы шәһәрендә яшибез һәм Чаллыны яратабыз. Чаллы - яшь шәһәр. Чаллыга бик күп кунаклар килә. Чаллыда матур урыннар күп.

  1. Күплек сандагы исемнәрне берлек санга куеп языгыз:

Урындыклар, урманнар, илләр, гөмбәләр, дәфтәрләр, бүрәнәләр, ташлар, балыклар, таулар.

  1. Чулман сүзен төрле килешләрдә кулланып кечкенә текст төзеп яз.

Исем.

Бирем 3

  1. Ялгызлык исемнәрен бер баганага, уртаклык исемнәрен икенче баганага яз.

Безнең Татарстан елгаларга бай. Иң зурлары – Идел һәм Чулман. Чулманның кушылдыклары Нокърәт һәм Агыйдел. Кечерәк елгалар: Олы Чирмешән, ык, Зөя, мишә, Казанка, Тойма. Алар балыкка бай.

  1. Укучылар сүзен килешләр белән төрләндереп яз. Төрле килешләр кулланып берничә җөмлә төзе.

  1. Түбәндәге төркемнәргә мисаллар яз.

Ризыклар: …

Бөҗәкләр:…
Йорт җиһазлары:…

Уку әсбаплары:…

Җәнлекләр:….

  1. Яраткан чәчәгең турында кечкенә текст яз. Исемнәрнең килешләрен билгелә.

Исем.

Бирем 4

  1. Өч җөмлә уйлап языгыз. Беренче җөмләдә урман сүзе иялек килешендә, икенче җөмләдә юнәлеш, өченче җөмләдә урын-вакыт килешендә булсын.

  1. Исемнәрне берлек санда яз:

Көннәр, походлар, колыннар, алъяпкычлар, шоферлар, күгәрченнәр, чияләр.

3 җөмлә төзе.

  1. Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз.

Язучылар:…

Елгалар:….

Әдәби әсәрләр:…

Бәйрәмнәр:….

  1. Көзге эшләр турында 3-4 җөмлә яз. Исемнәрнең асларына сыз.

Исем.

Бирем 5

  1. Исемнәргә кушымалар өстәп күчереп яз.

Урман… кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер Кәҗә яши. Һәр көн саен урман… азык эзләргә китә. Кәҗә урман… кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдата да җырлый. Әниләре бәтиләрен сөт белән сыйлый да, тагын урманга китә.

  1. Бирелгән исемнәрдән кушымчалар ярдәмендә тамырдаш исемнәр ясап яз:

Эш- , таш- ,  күз- , сер - , иген - , сугыш - , җыр -, бай - .

  1. Ялгызлык исемнәр кулланып яраткан китабың турында 3-4 җөмләдән торган текст төзе.

  1. Кпама-каршы мәгънәле исемнәр сайлап яз:

Көн - , шатлык - , дус - , җәй - , яхшылык - , малай - , файда - , тау - .

Үзең теләгән парны алып җөмлә яз.

Исем.

Бирем 6

  1. Юл сүзен беренче җөмләдә юнәлеш, икенче җөмләдә чыгыш, өченче җөмләдә урын-вакыт килешенә куеп өч җөмлә яз.

  1. Исемнәрнең кушымчаларын төшереп калдырып, тамырдаш исемнәр яса:

Көндәш- , сердәш- , сыйныфташ- ,эшче- ,сүзлек-, кошчык- , җирлек- .

Ясаган исемнәрең белән 3 җөмлә яз.

  1. Күплек санындагы исемнәрне табып кушымчаларын билгелә.

Бу җирдә күп булды сугышлар,

Янгыннар, явымнар, давыллар,

Киселде күп батыр тормышлар.

Янды зур калалар, авыллар,

Ил өчен барды иң зур көрәш,

Давыллы, дарылы елларда.

Сеңде бу туфракка күпме яшь,

Күпме кан тамды бу кырларга.

  1. Ялгызлык исемнәре кулланып яраткан язучың турында 4-5 җөмләле тест төзеп яз.

Исем.

Бирем 7

  1. Түбәндәге төркемнәргә исемнәр уйлап яз.

Эш кораллары:

Йорт хайваннары:

Транспорт:

Ашлыклар:

Киемнәр:

  1. Исемнәрне тап. Грамматик мәгънәләрен билгелә.

        Урманда үсеп утырган чук-чук толымлы, ак күлмәкле каеннан нәни генә бер орлык алан уртасына килеп төшкән.

  1. Кием сүзен күплек санына куеп килешләр белән төрләндереп яз.

  1. Кармаклар, балык, дуслар, калкавыч сүзләрен кулланып кечкенә текст төзе.

Исем.

Бирем 8

  1. Исемнәрнең килешен һәм санын билгелә.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл. Бәләкәй эшләрдә түземсез булсаң, зур эшләрне дә эшли алмассың.

  1. Ялгызлык исемнәренә мисаллар яз.

Шәһәрләр:

Урманнар:

Хайван кушаматлары:

Җырчылар:

Тарихи вакыйгалар:

  1. Кар сүзен төрле килешләрдә кулланып 3 җөмлә яз.

  1. Исемнәргә күплек һәм иялек килеш кушымчалары ялгап яз:

Агач, каләм, күл, урман, кыр.

Исем.

Тест.

   Дөрес җавапны сайла:

  1. А) Исем – нинди? кайсы? соравына җавап бирнче сүз төркеме.

Б) Исем – кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

  1. А)  Ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.

Б) Ялгызлык исемнәре юл хәрефеннән языла.

  1. А)  Ялгызлык исемнәре килеш белән генә төрләнә.

Б) Ялгызлык исемнәре килеш һәм сан белән төрләнә.

  1. А)  Кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

Б) кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.

  1. А) Күплек сандагы исемнәр килешләр белән төрләнми.

Б) Исемнәр берлек һәм күплек санында да килешләр белән төрләнә.

  1. А)  Исем – сүз төркеме.

Б) Исем  - җөмлә кисәге.

  1. А)  Исем хәрәкәтне атый.

Б)  Исем билгене атый.

В)  Исем предметны атый.

  1. А)  Ялгызлык исемнәре – кеше исемнәре, атамалар.

Б) Ялгызлык исемнәре – үсемлек, транспорт, эш кораллары.

Кисәкчә

Бирем 1

  1. Төрле кисәкчәләр өстәп яз.

Бүген яңгыр яуды. Без чаңгы шуарга чыктык.

  1. Ук, үк, да, дә кисәкчәләре белән җөмләләр төзеп яз.

  1. Җәяләрне ачып күчереп яз.

Сабан (да) сайрамасаң, ындыр (да) ыңгырышырсың. Алмагач (та), чия (дә), карлыган (да), шомырт (та) бар анда.

Безнең авыл (да) бик матур һәйкәл бар. Йортлар (да) ак мамыкка төренгән.

  1. Нокталар урынына тиешле кисәкчәләрне куй.

Салкын кыш …  килеп җитте. Кошлар … кышка шатланалар. Балалар көздән  … алар турында кайгырта башлыйлар. Җимлекләр ясыйлар, аңа җим … салып куялар.

Кисәкчә

Бирем 2

1.- гына, -генә,- кына, - кенә  кисәкчкләре белән дүрт җөмлә төзеп яз.

2. Һәр җөмләгә төрле кисәкчәләр өстәп яз.

        Класста Айрат юк иде. Дәресләр бетүгә укучылар өйләренк таралдылар. Мәктәп янында матур инеш ага. Кызлар малайлар анда көймә йөздереп уйныйлар. Кич җиткәч тәрәзәләрдә утлар балкый.

3. Җәяләрне ачып күчереп яз.

Бу китап (та) кызыклы әкиятләр күп. Без китап (та) укыдык, уйлап (та) алдык, дәреслкргә (дә) әзерләндек. Бакча (да) аллы-гөлле чәчккләр (дә), төрле – төрле агачлар (да) үсә. Балалар (да) сихри тынлыкка чумган.

  1. Кисәкчәләр кулланып «Мәктәп китапханәсендә» дигән темага кечкенә текст төзе.

Кисәкчә

Бирем 3

  1. Кисәкчәләр кергән җөмләләрне  генә күчереп  ал.

Борын – борын заманда бер авылда кечкенә генә бер кыз яшәгән. Аңанрдан да матуррак кыз бөтен дөньяда да булмаган. Анасы кызны үлеп яраткан. Әбисе аны тагын да ныграк яраткан. Ул кызның туган көненә бик матур кызыл калфак бүләк иткән. Шул көннән башлап ул бөтен җиргә яңа матур кызыл калфагын гына киеп йөри башлаган.

  1. Ук, үк, та, тә кисәкчәләре белән җөмләләр төзеп яз.

  1. Кисәкчәләр өстәп яз.

Менә ямьле яз җитте. Кошлар кайтуга оя ясарга керештеләр. Ишек алдында кечкенә күлләр җыелды. Тау битләре кардан арчылды.

  1. Кисәкчәләр кулланып «Әнием һөнәре» дигән темага кечкенә текст төзе.

Кисәкчә

Бирем 4

1.Кисәкчәле җөмләләрне күчереп яз.

Яшәгән, ди, бер Тузганак. Яның  аягы бик төз һәм бик озын булган,  ди. Башы хәйран да купшы булган. Ямь-яшел яфраклары җиргә үк җәелгәннәр, ди.

Тузганакның матурлыгына барысы да соклана икән. Каз үләне аның купшы бүрегенә тагын бер генә мәртәбә күтәрелеп караган да җиргә иелгән. Гарьлегеннән елыйсылары  килгән.

2. Гына, генә, кына, кенә  кисәкчәләре белән дүрт җөмлә төзеп яз.

3. Кисәкчәләр астына бер, урын-вакыт килеш кушымчалары астына ике сызык сыз.

Зиннур иптәш малайлары белән бик озак боз өстендә уйнады. Ул тиз генә капкалап алды да калын  йомшак юрган астына чумды. Өй эшен Саматтан гына күчерергә уйлады. Иртәгәсен кызык булды. Самат та өйгә бирелгән мәсьәләне эшләми килгән икән. Малайларның икесе дә «икеле» эләктерде.

4.Кисәкчәләр кулланып «Ял көнендә» дигән темага дүрт-биш җөмләле текст төзе.

Кисәкчә

Бирем 5

1.Кисәкчәләр өстәп яз.

Елмаеп язгы кояш  … чыкты. Кечкенә миләш агачы … башын калкытты. Янында … зур агачлар, чәчәкләр, күбәләкләр күренде. Кечкенә миләш … үзен ялгыз тойды. Күңеле йомшарып, хәтта елап … җибәрде.

2.Кисәкчәләрне тап, асларына сыз.

Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарда учар мөгезле пошилар, бурсыклар, дала сыман кырларында төлкеләр, борындыклар, бүреләр дә очрата аласың. Әтнә, Арча, Саба яклары тын  гына аккан инешләре, тәбәнәк кенә калкулыклары белән матур.

3. Гына, генә, кына, кенә  кисәкчәләре белән дүрт җөмлә төзеп яз.

4. Кисәкчәләр кулланып «Кошлар ашханәсендә» дигән темага дүрт-биш җөмләле текст төзе.

Кисәкчә

Бирем 6

1. Шигырьне күчереп яз. Кисәкчәләр астына сыз.

                Арыш камылы

Исең китәрлек,

Юанда түгел үзе әллә ни.

Минем гайрәтне таты дигәндәй,

Нинди җил генә аңа бәйләнми.

Җилгә нәрсә соң, -

Исә дә исә,

Ник шунда барлык таулар да ишелми.

Даулаша камыл:

Башагының  ул

Бер орлыгын да җиргә  төшерми.

2. Кисәкчәләр өстәп яз.

        Бүген беренче класс өч … сәгать укыды. Ишекне ач … ачкычны элеп куй. Наҗия өйгә кайтканда, энисе … фермадан кайткан иде. Азат кечкенәдән … китап укырга яратты.

3. Ук, үк, да, тә кисәкчәләре белән дүрт җөмлә төзеп яз.

4. Кисәкчәләр кулланып «Китапханәдә» дигән темага кечкенә текст төзе.

Кисәкчә

Бирем 7

  1. Кисәкчәле җөмләләрне генә яз, кисәкчәләрнең астына сыз.

Җырчы чишмә элек-электән үк кешеләрне, хайваннарны, үләннәрне дәвалап яшәгән. Нәни инешнең яр буйларында шәм шикелле зифа наратлар, чыршылар, йезләрчә төрле чәчкә-гөлләр үскән. Әнә шул табигать кочагында искиткеч күркәм бер болан яшәгән. Шуңа күрә җырчы инеш тә аның һәрвакыт үз тирәсендә булуын яратып ага биргән. Әмма бу гүзәл табигать кочагына көтмәгәндә генә бер кеше килеп чыга. Әлеге юньсез кеше ау белән генә шөгыльләнгән.

  1. Төрле кисәкчклкр өстәп яз.

Марат урманга гөмбәгә  барды. Әти мине мәктәпкә кадәр озатты. Азат кызыклы вакыйга сөйләде.

  1. Кисәкчәләр кулланып «Яраткан дәресем» дигән темага текст төзе.

  1. Да, дә, та, тә кисәкчәләре кулланып дүрт җөмлә яз.

Кисәкчә

Бирем 8

  1. Кисәкчәле җөмләләрне күчереп яз, кисәкчәләрнең астына сыз.

Умартадан  беренче мәртәбә генә очып чыккан нәни бал корты шулкадәр талчыкты. Өенә кайтып җитәргә хәле калмагач, ул зур гына чәчәк таҗы эченә кереп чумды. Чәчәк куены җылы, бик җылы иде. Озак та үтми бөтен тирә-юньне караңгылык каплап алды. Бал корты калтыранып куйды.

  1. Кисәкчәләр өстәп яз.

Кырмыскаларны кайда … очратмыйсың. Алар кырда һәм урманда, болында һәм бакчада … яши. Кырмыскалар җир өстенә бүрек хәтле туфрак өяләр … шунда юллар ясыйлар. Кырмыскалар  бер гаиләдә … үзләрен көчле һәм кыю тоталар. Дөньяда ашлык җыючы кырмыскалар … бар.

  1. «Минем якын дустым» дигән темага кечкенә көләмле текст төзеп яз.
  2. Җәяләрне ачып күчереп яз.

Берзаман тугай (да) кечкенә күбәләкләр күренде.  Тугай (да) сихри тынлыкка чумды. Күп кенә илләр (дә) файдалы бөҗәкләрне агулау закон тарафыннан тыела. Болгария, Польша кебек илләрдә (дә) бу бөҗәкләрне исәптә тоталар. Табигать (тә) һәр нәрсә сак карашлы булуны тәлап итә. Табигать (тә) үзенә игътибарлы булуны ярата.

Кисәкчә

Тест

Дөрес җавапны сайла.

1. А) Кисәкчәләр – ярдәмче сүзләр.

Б) Кисәкчәләр – мөстәкыйль сүзләр.

2. А) Кисәкчәләр кушылып язылалар.

Б) Кисәкчәләр аерым язылалар.

3. А) Һәм, ә, ләкин сүзләре кисәкчәләр.

Б) Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк сүзләре кисәкчәләр.

                                      Алмашлык

                                              Бирем 1

  1. Мин, без алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып өч җөмлә яз.

  1. Нокталар урынына тиешле алмашлыклар куеп яз.

Рөстәм икенче класста укый.  … мәктәпкә һәр көн саен кичегеп бара. Әнисе … уята- уята алҗып бетә. Киенә башлагач … өс – баш әйберләрен, аяк киемнәрен тапмыйча аптырап бетә. Әйберләрен эзләп маташа торгач … ашарга да вакыт калмый. Авызы турсайган, чәче тузган көйгә Рөстәм мәктәпкә барып керә. … билгеләре дә «3»ледән артмый.

3. Сорауларга җаваплар яз, алмашлыкларның асларына сыз.

Син ничәнче класста укыйсың?

Сезнең класста ничә укучы?

Син нинди фәннәрне яратасың?

Синең яраткан китабың бармы? Аны кем язган?

Сез нинди түгәрәкләргә йөрисез?

4. Алмашлыкларны тап. Грамматик мәгънәләрен билгелә.

Арыш.

Арыш  камылы

Исең  китәрлек,

Юанда түгел үзе әллә ни.

Минем гайрәтне таты дигәндәй,

Нинди җил генә аңа бәйләнми.

Җилгә нәрсә соң, -

Исә дә исә,

Ник шунда барлык таулар да ишелми.

Даулаша камыл:

Башагының  ул

Бер орлыгын да җиргә  төшерми.

Кадерен  белә,

Төшерми аны.

                                           Алмашлык

                                               Бирем 2

  1. Син, сез  алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып өч җөмлә яз.

  1. Мөмкин булган урыннарга Варя сүзе урынына алмашлыклар куеп яз.

Варя исемле бер кызның песнәге булган. Песнәк бер дә сайрамый икән. Көннәрдән бер кенне Варя читлек янына килгән дә: «Песнәк бер генә сайрап күрсәт инде», - дигән.

Песнәк Варяга: «Син мне иреккә чыгар, мин иректә көнозын сайрармын», - дигән.

  1. Җәяләрне ач, алмашлыкларның кушымчаларын дөрес яз.

(Без) бабай гаиләдә иң олы кеше. (Ул) хәзер туксан яшь, (мин) тугыз яшь. (Без) бабай белән серләшергә яратабыз. Бабай (мин) үзенең яшьлеген сейли.  Ә (мин) (ул) мәктәптәге хәлләрне сөйләргә яратам. (Без) бергә бик күңелле.

  1. Алмашлыкларның грамматик мәгънәләрен билгелә.

        Безнең әби күзлек кия.

Җөй тегәргә саплый энә.

Энә күзе кечкенә,

Җебе үтми  аннан һич тә.

«Улым, синең күзең үткен,

Саплап бир», - дип, миңа килә.

                                            Алмашлык

                                               Бирем 3

  1. Ул, алар  алмашлыкларын килешләр белән төрләндер. Бу алмашлыкларны төрле килешләрдә кулланып өч җөмлә яз.

  1. Мөмкин булган урыннарда Алия сүзен алмашлыклар белән алыштыр.

Алиянең берүзенә күңелсез. Курчакларыннан да туеп бетте инде Алия. Алиянең  күзләренә мөлдерәп  яшь тулды. Алия тәрәзә аша тышка карап тора. Балалар мәктәптән кайталар. Бик тә йөрисе килә шул Алиянең мәктәпкә.

  1. Төшеп калган алмашлыкларны куеп,  текстны күчереп яз.

… Чаллы шәһәрендә яшим. Апа … хат язган. Ул … кышкы ялның кайчан башлануын сораган. Кышкы ял вакытында … үзләренә кунакка чакырган. … апага җавап хаты яздым. Хатта мин … кунакка барачагымны әйттем.

  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

Шар кабартып очырдым

Мин узган көн һавага.

Исем китеп, сокланып

Карап калдым аңарга.

Күзләдем болыткача

Аның менеп җиткәнен,

Биектәге җил белән

Бик еракка киткәнен.

                                                   Алмашлык

                                                      Бирем 4

  1. Мин алмашлыгын төрле килешләрдә кулланып алты җөмлә яз, килешләрен билгелә.

  1. Нокталар урынына алмашлыклар куеп яз.

таныш урманчы килде. … бурсык оясы карарга чакырды. … елга буена килдек. Яр буенда бурсыкның оясы иде. Бурсык … күргәч оясына кереп качты.

  1. Сорауларга җавап яз, алмашлыкларның астына сыз.

                Сезнең гаиләгездә ничә кеше?

                Синең әтиең һәм әниең кайларда эшлиләр?

                Син аларга ничек булышасың?

                Сиңа дәрес әзерләргә кем булыша?

                Сез буш вакытта гаиләгез белән нинди шөгыль яратасыз?
                Сезгә дусларыгыз киләме?

  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

        Мин аудан кайтып килә идем. Эт минем алдан чаба. Кинәт ул туктап калды. Мин юл буенда кечкенә чыпчык баласы күрдем. Ул оясыннан егылып төшкән һәм селкенмичә утыра.

        Минем этем аңа якын килә башлады. Якын  агачтан  карт чыпчык атылып төште. Ул үзенең баласын каплады.

                                                   Алмашлык

                                                       Бирем 5

  1. Ул алмашлыгын төрле килешләргә куеп 6 җөмлә яз.

  1. Сызылган исемнәрне алмашлыклар белән алыштыр.

        Төлке турында, төлке тавык урлый дип начар хәбәр йөри. Чынлыкта бу төлкегә сирәк туры килә. Төлке тычкан аулый. Төлкенең сизгерлеге искиткеч! Тычкан чыелдап кына куя, төлке инде әллә каян килеп тә чыга.

  1. Алмашлыкларны тиешле килешләргә куеп, текстны күчереп яз.

        Кар өстенә энҗе тамчылар атма. (Алар) төнен барлыкка килгән боз сөңгеләре очыннан тамалар. (Алар) үз көйләре, үз моңнары бар. Каен суы эчәбез дип (ул) җәрәхәтлибез икән. (Ул) ярыкларына паразит гөмбәләр эләгә. (Алар) каенның үзәгенә үтеп кереп аны черетә башлыйлар.

  1. Алмашлыкларны тап, грамматик мәгънәләрен билгелә.

Мин һәр ел кышка песнәкләр өчен җимлек ясыйм. Ләкин без аларга һәрвакытта да мәрхәмәтле түгел. Ачыккан песнәкләр салкында күпләп кырыла. Алар җәен күп үрчем китерә. Язын аларның кайберләре туган урманнарына кире кайта. Кайталар да җыр сузалар.

Алмашлык

Тест

Дөрес  җавап сайла.

1. А) Алмашлыклар фигыльне  алыштырып киләләр.

Б) Алмашлыклар сыйфатны  алыштырып киләләр.

В) Алмашлыклар исем  алыштырып киләләр.

2. А) Алмашлыклар зат белән генә төрләнә.

Б) Алмашлыклар сан  белән генә төрләнә.

В) Алмашлыклар зат, сан, килеш белән төрләнә.

Сыйфат

Бирем 1

  1. Сыйфатлар сайлап яз.

Предметның төсен атаучы сыйфатлар:

Предметның тәмен атауч сыйфатлар:

Предметныц формасын атаучы сыйфатлар:

Характерны атаучы сыйфатлар:

Хәләтне атаучы сыйфатлар:

Предметның күләмен атаучы сыйфатлар:

  1. Җәя эчендәге сорау урынына кирәкле сүзне куеп, җөмләләрне яз.

        Күпер  киң, ә басма (нинди?).  Аркан юан, ә җеп (нинди?). Сөт сыек, ә каймак (нинди?). Ат зур, ә куян (нинди?). Таш каты, ә мамык (нинди?).

  1. Сыйфатларга синонимнар яз.

Матур - …, зур - …, батыр - …, кызу - …, усал - …, пөхтә - …, игелекле- …, калын - … .

  1. Билгеләре буенча предмет исемнәрен бел һәм яз.

Кояшлы, кызу, җилсез … .

Зәңгәр, болытсыз, тыныч … .

Тирән, киң, зур … .

Көзге, салкын, эре … .

Яшел, яфраклы, биек … .

Белешмә өчен сүзләр: агач, яңгыр, көн, елга, күк.

Сыйфат

Бирем 2

  1. Синоним сыйфатларны табып языгыз:

Зур, матур, олы, зирәк, өлкән, күркәм, нәфис, тапкыр, дәү, чибәр, зиһенле, эре, гүзәл, акыллы, дәү.

  1. Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәре белән яз.

Бүре усал җанвар. Аны урман санитары диләр. Ул урманда авыру җәнлекләрне эләктерә. Бүре азык эзләп, ерак араларны үтә. Ул акыллы һәм хәйләкәр. Бүре кызыл төстән курка, аны ут дип белә. Кышын аларны кызыл флагчыклар белән дә аулыйлар.

  1. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп яз:

Акылы кысканың теле … .

Ялкау атның йөге һәрвакыт … .

Теле оста, ә кулы … .

Эше җайлының ашы да … .

Сүзнең кыскасы, бауның … яхшы.

  1. Сыйфатлар кулланып «Мәктәптә» дигән темага кечкенә күләмле хикәя төзе.

Сыйфат

Бирем 3

  1. Билгеләре буенча предмет исемнәрен яз.

Сусыл, баллы … .

Түгәрәк, агач … .

Биек, текә … .

Чәчәкле, ефәк … .

Белешмә өчен сүзләр: күлмәк, өстәл, алма, тау.

  1. Сыйфатларны синонимнар белән алыштырып яз.

        Салкын кыш кошларга куркыныч. Уңган кеше бар эшләргә дә өлгерә. Матур көн күңелгә шатлык өсти. Усал бүредән кешеләр дә курка.

  1. Үрнәк буенча исемнәрдән сыйфатлар ясап яз.

Төн – төнге, бүген - … , яз -… , кич - … .

Баш – башлы, таш - … , кояш - … , сызык - … .

Җай – җайсыз, бал - … , тоз - … , су - … .

  1. Сыйфатлар кулланып үзеңнең яраткан йорт хайваның турында текст төзе.

Сыйфат

Бирем 4

  1. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне тутырып яз.

Көн озын, ә төн … .

Акбур ак, ә күмер … .

Лимон әче, ә бал … .

Җәй көнне көннәр коры, ә көз көне … .

Тиен кечкенә, ә аю … .

  1. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп яз.

        Сызылып  … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган … кар … салкын  белән җиргә ябышты.

Сыйфатлар: кып-кызыл, чалт аяз, җепшек, кышкы, иртәнге.

  1. Исемнәрдән сыйфатлар ясап, мәгънәсенк туры килерлек исемнәр белән яз: кыш, иртән, ал, үлән, уй, болыт, җавап, яңгыр.

  1. Сыйфат кулланып, дустыңның тышкы кыяфәте турында текст төзе.

Сыйфат

Бирем 5

  1. Сыфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән язып ал.

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән

Тирә ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Таң  җилләре җилфер – җилфер

Җилфердәтә яфракларын.

Имән җырлый, искә төшереп

Шаулап үткән яшь чакларын.

Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый, җил яңгырдан

Җылы биреп җил су үтмәс

Яшел чуклы юрганнан.

  1. Җәя эчендәге аңлатмаларны бер сүз белән яз.

        (Шикәр салынган) чәй.

        (Эш яратмый торган) кеше.

        (Күтәреп булмастай) таш.

        (Бернәрсәсен дә кызганмый торган) кеше.

        (Кулны пешерә торган) су.

  1. Сыйфатлардан исемнәр ясап яз. Алар белән өч җөмлә яз.

Коры – корылык, тырыш, караңгы, батыр, начар, дөрес, матур.

  1. «Кышкы иртә» дигән темага кечкенә текст төзе.

Ак бәс, сихри матурлык, көмештәй кар бөртекләре, аяз күк сүзтезмәләре кулланып.

Сыйфат

Бирем 6

  1. Антоним сыйфатлар яз. Парларны кулланып 3 җөмлә төзе:

Коры - …

Шома - …

Ялкау - …

Сай - …

Якты - …

Куркак - …

Ак - …

Куе - …

  1. Исемнәргә мәгънәләре туры килерлек 3-әр сыйфат яз.

Куян …, …, … .

Елга …, …, … .

Кыз…, …, … .

Яз…, …, … .

Таш …, …, … .

  1. Сыйфатлар өстәп җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләргә әйләндереп яз.

Кыш җитте. Кар яуды. Табигать йокыга талды. Урманда тынлык. Аю йоклый. Куян утыра. Төлке тычка эзли.

  1. Үзеңә охшаган кыргый хайван турында күбрәк сыйфатлар кулланып текст төзе.

Сыйфат

Бирем 7

  1. Балан  һәм чияне тәме буенча, мәче һәм тычканны зурлыгы буенча, тимер һәм мамыкны авырлыгы буенча, инеш һәм елганы тирәнлеге буенча билгеләп яз.

Үрнәк: Балан  әче, ә чия  баллы. 

  1. Билгеләре буенча исемнәрен тап.

Айлы … , кояшлы …, тирән …, балыксыз …, бөдрә …, куркак …,    яшелле …, агулы … .

  1. Сыйфатларны үләре бәйләнеп килгән исемнәре белән күчереп языгыз. Сынамышларны исеңдә калдыр.

Кышкы кар – көзге икмәк.

Суык төлке тунлыга сәлам бирә, ертык тунлының куенына керә.

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

Кыш корсагы бик озын.

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

  1. Сыйфатлар кулланып «Минем әнием» дигән темага кечкенә хикәя яз.

Сыйфат

Тест

Дөрес җавапны сайла.

1. А) Сыйфат – җөмлә кисәге.

Б) Сыйфат – сүз өлеше.

В) Сыйфат – сүз төркеме.

2. А) Сыйфат предметның эшен атый.

Б) Сыйфат предметның билгесен атый.        

    В) Сыйфат  предметны атый.

3. А) Сыйфат фигыльне ачыклый.

     Б) Сыйфат исемне ачыклый.

Фигыль

Бирем 1

  1. Фигыльне түбәндәге төркемнәргә бүлеп яз.

Педметның эшен атаучы фигыльләр:

Педметның хәрәкәтен атаучы фигыльләр:

Педметның хәлен атаучы фигыльләр:

Көри, ашый, йөгерә, йоклый, елмая, җыештыра, дәвалый, бара, сөйли, уйный, йөзә, юа, сөртә, кайгыра, сөенә, сөрә, моңлана.

  1. Исемнәрдән күплек сан, 3 нче заттагы фигыльләрне ясап яз:

Уй, җыр, тоз, эш, бик, чәчү, сан, күз, таш, сак.

  1. Бар, кил боерык фигыльләрен зат һәм сан белән төрләндереп яз.

  1. Түбәндәге фигыльләрне кулланып, «Кошлар турында кайгыртыйк» дигән темага текст төзегез:

Ачыгалар, очалар, көтәләр, кайгырталар, җим салалар, туңалар, рәхмәт әйтәләр.

Фигыль

Бирем 2

  1. Бирелгән сүзләргә тамырдаш фигыльләр яз:

Бүләк, каравылчы, сак, үтенеч, яшел, салкын, шат, дөрес, кыш.

  1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз. Фигыльләрнең астына сыз.

1) оештырдылар, бию, торналар, сазлыкта;

2) түгәрәккә, кошлар, җыелдылар;

3) аякларында, алар, сикерделәр, һәм, озын, әйләнделәр;

4) кайбер, канатларын, торналар, кактылар.

  1. Кайт, сөйлә фигыльләрен хәзерге заман хикәя фигыль формасына куй. Зат – сан белән төрләндер. Шулар белән 3 җөмлә яз.

  1. Фигыльләрне тап, аларның грамматик категорияләрен билгелә.

Данлы егет ил өчен үләр. Ир егет үзе өчен туа, ил өчен үлә. Кыюны курку алмый. Батырлар елмаеп үләләр.

Фигыль

Бирем 3

  1. Фигыльләр өстәп яз. Нәрсә нишли?

Яңгыр …, буран … , аш … , кояш … , балык … , җил …, елан … , чишмә…, карга … , үрдәк …, сандугач… .

  1. Хәзерге заман фигыльләрен үтккн заманга куеп яз.

Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда сабан туйлары башлана. Халык мәйданнарга чыга. Колга башларында чиккән сөлгеләр, яулыклар, төрле бүләкләр чуарланып тора. Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр башлана. Халык уңышларга йомгак ясый, бәйрәм итә.

  1. Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз:

Ватыла - …, елмая - …, бәгелә - …, саны - …, йөгерә - …, мактана - … .

3 җөмлә төзеп яз.

  1. «Математика дәресендә» дигән темага текст төзе.

Фигыль

Бирем 4

  1. Йөгер, сула фигыльләрен киләчәк заман хикәя фигыль формаларына куй. Зат – санда төрләндер.

  1. Фигыльләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгелә.

Киләчәк, җыярбыз, барачак, яшердем, качтым, түзәрбез, утарбыз, өзелер.

  1. Үткән заман хикәя фигыльләрен, киләчәк заман хикәя фигыльләренә үзгәреп яз.

Менә ямьле яз да җитте. Урамдагы чана эзләреннән гөрләвекләр ага башлады. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.

Шул көннәрдә безнең ана каз да бөтенләй сәерләнеп ките. Ул көннәр буе өйалды ишеге төбеннән китми башлады.

  1. «Шәһәрдә кышкы эшләр» дигән темага хәзерге заман хикәя фигыльләрен кулланып кечкенә текст төзеп яз.

Фигыль

Бирем 5

  1. Түбәндәге сүзләрдән җөмләләр төзеп яз, фигыльләрнең асларына сыз.

Буранлы, китте, кыш, салкын.

Кояшлы, килде, яз, җылы.

Кар, акты, сулар, шуалар.

Җылы, киткән, якка, кайта, кошлар, башлады.

  1. Сала, бирә фигыльләрен алдан хикәя фигыльнең зат формаларына, соңыннан боерык фигыльнең зат формаларына куй. Бу сүзләрне кертеп берничә җөмлә төзеп яз.

  1. Мәкальләрне язып бетер.

Кем эшләми, шул … .

Сабанда сайрашмасаң, ындырда … .

Күп укыган, күп … .

Ни чәчсәң, шуны … .

Нинди китап укысаң, шундый кеше … .

  1. Бер предметка туры килгән барлык эшләрне яз.

Үрнәк: Эт өрә, чаба, ята, ашый, йоклый, эчә, тешли, ... .

Кеше …, каз …, каен …, су… .

Фигыль

Бирем 6

  1. Капма-каршы мәгънәле фигыльләне парлап күчер, табышмакларга җавап тап.

Тау төшкәндә ат була,

Менгәндә, агач була.

Аты бара, тәрәзәсе кала.

Аяклары куллары бар… .

Нәкъ кеше төсле үзе.

Мин сейләшәм, ә ул дәшми –

Авызыннан чыкмый сүзе.

Мине һаман сорыйлар, көтәләр

Ә күренсәм – качалар.

Өе ак, баганалары кызыл,

Суга керә, коры чыга.

Фигыль

Бирем 7

  1. Күп нокталар урынына фигыльләр өстәп яз.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай 1886 елда … . Бик яшьләй ятим калган Габдулланың  балачагы күңелле … . Ул төрле кешеләр кулында  … . Бик зирәк һәм сәләтле … . Габдулла Тукай күренекле шагыйрь булып … .

  1. Сора, бәйлә фигыльләрен хикәя фигыль формасына куеп, үткән заманда зат – сан белән төрләндереп яз. Җөмләләр төзе.

  1. Фигыльләрне кнчереп ал, грамматик категорияләрен билгелә.

Зәки ага балтасы.

Зәки агайның балтасы

Кич булгач кына тына.

Таң аттымы уяна да

Тук та тук агач юна.

Ферма салды, клуб салды,

Йортлардан урам үсте.

Күптән түгел безнең өчен

Мәктәп төзергә күчте.

  1. «Балалар канатлы дусларын көтәләр» дигән темага хикәя төзе. Фигыльләргә сыз.

Фигыль

Бирем 8

  1. Фигыльләрне үткән заманның башка формасына алыштырып, өзекне күчереп яз.

        Яз җиткән. Укучылар гөл үстерергә уйлаганнар. Хәлил туфрак алып килгән. Кызлар туфракны савытларга салганнар. Балалар савытларга гөлләр утыртканнар.

  1. Яза, эшли фигыльләрен боерык фигыльләргә әйләндереп зат – сан белән төрләндер.   Җөмләләр яз.

  1. Төзүче хезмәтенә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.

  1. «Урамда» дигән темага кечкенә текст төзе.

Фигыль

Бирем 9

  1. Сибә, ята фигыльләрен боерык фигыльләргә әйләндереп зат – сан белән төрләндер.   Җөмләләр яз.

  1. Хәзерге замах хикәя фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләренә әйләндереп яз.

Язгы эшләр.

        Яз көне игенчеләрнең кыр эшләре башлана. Уҗымнарга күбрәк дым алып калу өчен, кырларга кар сулары тоталар, тиресләрне чәчүлек җирләргә тараталар, җиргә ашлама сибәләр. Алмагачларның түбәнге өлешләрен дарулы измә белән буйыйлар, барлык агач төпләрен казып йомшарталар, чүпләрдән тазарталар.

  1. Фигыльләрне генә язып ал, грамматик категорияләрен күрсәт.

Сыерны сыйла, ул сине сыйлар.

Дөрес сөйләгән котылган, ялган сөйләгән тотылган.

Язны көтәргә көздән әзерлән.

Белгән белгәнен эшли, белмәгән беләген тешли.

  1. Укытучы һөнәренә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.

Фигыль

Бирем 10

  1. Фигыльләрне түбән төркемнәргә бүлеп яз.

Физик хезмәт:

Акыл хезмәте:

Хәрәкәт:

Хис һәм тойгы:

Язу, җырлау, көлү, шатлану, бию, уру, сөрү, тырмалау, казу, елау, утыру, сөенү, борчылу, чабу, бару, сөйләү, уку, йөрү, йөгерү, шаулау, йөзү, сикерү, уйлау.

  1. Чик, тышла боерык фигыльләрен үткән заман хикәя фигыльләргә әйләндереп зат – сан белән төрләндереп яз.   Җөмләләр төзе.

  1. Фигыльләрнең грамматик каиегорияләрен билгелә:

Үтәр, сакласын, килерләр, җыячак, үткәр, ялтырар, башлады.

  1. Табиб хезмәтенә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.

Фигыль

Тест

Дөрес җавапны билгелә:

1. а) бару, эш кушу, чакыру, өндәүне белдерүче фигыль – хикәя фигыль.

    б) предметның эше, хәле турында хәбәр итүче фигыль – хикәя фигыль.

2. а) боерык фигыль предметның эше, хәл турында хәбәр итә.

    б) боерык фигыль боеру, эш кушу, чакыру, өндәүне белдерә.

3. а) хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә.

    б) хикәя фигыль зат – сан белән терләнә.

4. а) боерык фигыль зат, сан, заман белән төрләнә.

    б) боерык фигыль зат – сан белән төрләнә.

Җөмлә

Бирем 1

  1. Ике баганадагы сүзләрдән сүзтезмәлә төзеп яз. Үзең язган сүз тезмәләр белән берничә җөмлә яз.

        җылы                        укучы

тырыш                        яңгыр

текә                        урман

куе                                тау

күчмә                        яфраклар

яшел                         кошлар

  1. Җөмләләрне генә аерып ал. Баш кисәкләрнең асларына сыз.

Дәфтәргә яза. Алсу яза. Матур яза.

Дәрес әзерли. Укучы әзерли. Кич әзерли.

Чирәмдә йөри. Йөгереп йөри. Чебиләр йөри.

  1. Сүзтезмәләрне генә аерып яз. Сүзләр бәйләнешен ук белән күрсәт.

Әбисе Алсуны бик иркәли, бер эш тә эшләтми. Барын да үзе эшли. Ә Алсу бакчага бара, я кояш нурларында кызына, я уйный, я көлә, я шаяра. Ул кулларын кадерләп кенә тота.

  1. Түбәндәге сүзтезмәләрне кулланып кечкенә текст төзеп яз:

                агачлардагы бөреләр

матур тавышлар

җылы кояш

күңелле көннәр

Җөмлә

Бирем 2

  1. Җөмләнең баш кисәкләрен генә күчереп ал. Кайсы сүз төркеменә керүләрен билгелә.

Мин калада яшим. Бабам белән әбием авылда торалар. Быел җәй мин аларга кунакка кайттым. Бабам бер дә тик утырмый, һаман эшли. Кешеләр аны «алтын куллы» диләр. Кулы нәрсәгә тисә шуны эшли.

  1. Иргтәнге чык сүзтезмәсе белән җөмлә төзе. Бу җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшер, сүзтезмәләрне күчереп ал.

  1. Алмашлыклар кулланып сорау, хикәя, өндәү җөмләләр яз.

  1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

Яңа ел, була, таңы, күңелле.

Төрле, урамнарда, төстә, лампалары, электр, яна.

Күңел, кешеләр, ача.

Көлү, бөтен, музыка, җирдә, яңгырый, тавышлары.

Бәхет, таңы, илгә, Яңа ел, алып, килә.

Җөмлә

Бирем 3

  1. Җөмлә ахырына тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп яз.

Менә Нәсимә килеп җитте

- Нәсимә, мәсьәләңне бир әле – диде Айдар

- Әллә син аны чишмәдеңме

- Булмады шул. Кая, бир инде тизрәк

- Нигә уйларга иренәсең

Шулай да ул малайга дәфтәрен сузды.

  1. Иярчен кисәкләр өстәп җемләләрне тулыландырып яз.

Көймә йөзә. Укучы укый. Дәрес бара. Гөл  үсә. Әни тегә.

Баш кисәкләрнең асларына сызыгыз.

  1. Җөмләләрне сүз төркеменә һәм җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез, сүзтезмәләрне күчереп ал.

Сандугачлар безнең урманнарга апрель ахрында кайталар.

  1. Текстны укы, 4-5 җөмлә өстәп язып бетер.

Урман тынлыгында кар шыгырдаган тавыш ишетелде. Урман аланына поши чыкты. …

Җөмлә

Бирем 4

  1. Сүзтезмәләрне язып, алар арасындагы бәйләнешне уклар белән күрсәт.

Җил кырга кар ташый. Аннары урманга килә, агач ябылдашларын йолка. Ботаклардагы кар җиргә сибелә. Агачлар җил көен тыңлыйлар. Бер заман җил каядыр китеп югала.

  1. Хикәя, сорау, өндәү җөмлә яз. Хикәя җөмләнең сүз төркеме һәм җөмлә кисәкләре буенча тикшер.

  1. Җөмлә ахырына тиешле тамгаларны куеп, җөмлә чикләрен дөрес билгеләп күчереп яз.

Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул

  1. Бирелгән сүзтезмәләрне кулланып «Балыкчылар» дигән темага хикәя яз.

Балык тотарга, җәйге иртә, балыклы күл, зур чуртан, көмештәй чабак, су астындагы калкавыч.

Җөмлә

Бирем 5

  1. Җыйнак җөмләләрне җәенке җәмләләргә әйләндереп яз.

Яз килде. Кояш җылытты. Карлар эри. Күлләр җыелды. Балалар уйныйлар. Агачлар төренде. Сыерчыклар сайраша.

  1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

Наилә, кардан, Вәли, өйделәр, Юра, һәм, тау.

Сәлим, алмады, тау, катнаша, ясауда.

Ул, инде, ята, авырып.

Тау, чыкты, булып, биек, тә, шома, да.

Балалар, шудылар, рәхәтләнеп.

Чыкты, тиздән, Сәлим дә, терелеп.

Чана, ул, да , шуарга, теләде.

  1. Ия белән хәбәрне генә яз. Нинди сүз төркеменә карауларын билгелә.

Безнең урманда биек агачлар үсә. Яз көне авылда хуш ис тарала. Агачтагы шыткан бөреләр шундый ис тараталар. Агачны кеше утырта. Кеше үзе үлгәч тә, истәлеге яши.

  1. Бирелгән сүзтезмәләрне кулланып «Бакчадагы язгы эшләр» дигән темага хикәя яз.

Агач утырту, җир казу, язгы көннәр, яшь үсентеләр, тырышып эшләү.

Җөмлә

Бирем 6

  1. Башта сыйфат һәм исемнән, аннары исем һәм исемнән төзелгән сүзтезмәләрне күчереп яз. Шул сүзтезмәләрнең берничәсен кертеп 3 җөмлә төзеп яз.

Якты көн, якын дус, урман буе, бәрәңге басуы, йорт ишеге, фатир ачкычы, буяулы дәфтәр, күлмәк җиңе, бозлы яңгыр, ипи савыты.

  1. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшер.

Яз җитте. Кояш җиргә җылы нурларын сибә. Күләгә һәм дымлы урманда энҗе чәчәк үсә. Без бу нәфис хуш исле чәчәкне яратабыз. Энҗе чәчәк  - язның бүләге. Бу матурлыкны кешеләргә сакла.

  1. Җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләргә әйләндереп яз.

Балалар бардылар. Алар җыйдылар. Тиен сикерә. Тәнзилә күрде. Болыт чыкты. Яңгыр ява. Балалар йөгерделәр.

  1. Түбәндәге темаларга кечкенә текст төзе.

Киң болында һәр җәй саен

Чәчәкләр була.

Ал, сары, ак чәчәкләргә

Бал корты куна.

                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....

Татар теленнән дидактик материаллар.

Кабатлау - гомумиләштерү дәресләре өчен (4 нче сыйныф)...

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...