Мәдәният туган телдән башлана.
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Зубаерова Римма Анваровна

    Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon me.doc99.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

    Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел). 

                                                                           

Тема.  Мәдәният  туган телдән башлана.

Максат :

  -балаларга максатлы  рәвештә  туган  телне  өйрәтү, халкыбызның сәнгате , милли әдәбияты  белән  таныштыру;

     -  халкыбызның  әдәби  байлыгына,  фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә  хөрмәт  тәрбияләү.

Кичәнең барышы.  “Бәйрәм бүген”  җыры яңгырый.( Җәүдәт Фәйзи көе Габдулла Тукай сүзләре )

Алып баручы (4 класс укучысы) (  1 нче слайдта-  мәдәният елы  эмблемасы)

2014 нче ел Татарстан Республикасында  Мәдәният  елы  дип  игълан ителде. Мәдәният ул  туган  телдән  башлана.  

  Балаларның сөекле  язучысы Габдулла  Тукай туган  телне  бик  олылаган.. (2 нче слайдта Г.Тукай портреты)

      21 нче  февраль –  Берләшкән   Милләтләр  Оешмасы  тарафыннан  Халыкара Туган  тел  көне  дип  игълан   ителде.

“Туган тел” җыры  хор  белән  башкарыла.( Габдулла Тукай сүзләре,татар халык көе)

Алып баручы. Татар халкының бөек  улы,  Советлар Союзы Герое,  Ленин  премиясе  лауреаты патриот-  шагыйрь  Муса Җәлилнең     15 нче  февральдә

туган көне.  Муса Җәлил  дигәндә- татар халкы , ә татар халкы  дигәндә Муса Җәлил  күз  алдына  килә. Аның   шәхесен   һәм   батырлыгын  бөтен  дөнья белә. (2 нче слайдта М. Җәлил портреты)

Муса Җәлилнең  “  Җилләр” шигырен бер  укучы  яттан  сөйли.

Җилләр , җилләр, сез җитез,

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!

Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле

Тагын берәр ил бармы?

Җилләр, җилләр әйттеләр:

- Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең туган ил генә.

Алып баручы.Татар халкы элек-электән җырга , биюгә, сәнгатькә гашыйк халык. Үзенең уй-хисләрен, кичерешләрен дәртле биюләре  аша җиткергән.

(3 нче слайдта ТР фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле башкаруындагы биюләрдән күренешләр).

Укучылар татар халык биюен башкаралар. “Парлы бию”. 

“Театр” көе  яңгырый ( 4 нче слайдта Г .Камал исемендәге татар дәүләт академия театры,5 нче слайдта  М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры , 6 нчы слайдта  Татар дәүләт курчак  тетры “Әкият”, 7 нче слайдта  К. Тинчурин театрлары биналары).

Алып баручы.  .

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире  юлга  җибәрми , уңга  илтә, - дип  язды Габдулла Тукай.

Абдулла Алишның  “ Чукмар белән Тукмар” әкиятенә ияреп  сәхнәләштерелгән  өзек күрсәтү.

Әби. Чеп- чеп, чебиләрем, әтәчләрем,  җимнәр сибәм,  ашагыз.

 (Кычкырыша- сугыша Чукмар белән Тукмар чыгалар.)

Чукмар.   Җимне  миңа   әзрәк  бирдең!

Тукмар. Ник  минем  өлешемә   кердең?  

                       ( Сугышалар).

 Әби.  Боларны   ни эшләтим  икән?

( Әби алдында бераз тынычланып  торалар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотыналар. Тавыш ишетеп   әби   яңадан керә.)

Чукмар.  ( йөгереп килеп) . Әби, әби, кара әле,  Тукмарың тукмый- тукмый башымны күгәртеп  бетерде.

Тукмар. (  башын күрсәтеп). Башымны кара  әле, әби. Чукмарың  чукый- чукый  канатып бетерде.

 ( Әби  Тукмарны  култыгына кыстыра да алып чыгып китә)

Тукмар. Суярга алып китә , ахры, мине.

( Ялгыз  калгач, Чукмар  күңелсезләнә, ашамый – эчми) .

Чукмар. (ялынган тавыш белән)  Тукмарны  алып кайтсана,  инде бер дә сугышмас  идек.

Әби. Алып кайтсам , кайтыйм,әгәр  тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам  да  берегезне бөтенләй юк  итәм.

( Күршедәге  Тукмарны алып  чыга).

 Алар  күптәннән бирле күрешмәгән  туганнар төсле,  кочаклашып исәнләшкәләр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешәләр.

Чукмар , Тукмар. ( бергә)   Дус булуга ни җитә!

« Өй алдында чебиләр»   җырына бииләр. ( М.Хөсәен сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)

Алып баручы.  

2 нче апрель- Халыкара балалар  китабы  көне. Халкым элек-электән гыйлемгә омтылган, китапларны саклап тоткан, аның  урыны  түрдә  булган. Китаптагы хәзинәне бернинди  компьютер да , телевизор да  алыштыра  алмый. ( 5 нче слайдта  татар балалар язучыларының портретлары)

Мәкаль   әйтеш” уены  уйныйбыз. Балалар түгәрәккә басалар.  Татар халык көе “Әпипә” гә  туп  кулдан-кулга  җибәрелә , көй туктап, туп  тотып калган  бала  китап  турында  мәкаль  әйтә. Уен шулай дәвам  итә.

                            Китап-белем чишмәсе.

                            Алтын җирдән  табыла, акыл китаптан.

                            Күп укысаң, күп белерсең.

                           Китап – галим, телсез мөгаллим. Һ.б.

.

Бер укучы  Җ.Тәрҗемановның “ Якын дус ”  шигырен  яттан сөйли.

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, елата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул, уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем – ул китап.

Алып баручы.  Дусларым, бүген  бездә әдәбият –сәнгать бәйрәме булды.Без әби –бабаларыбызның матур  гореф-гадәтләрен дәвам итүчеләр булыйк. Шул вакытта татар мәдәнияты  югалмас,  хәзинәләре  саекмас.

“Чума үрдәк, чума  каз” татар халык  уен  җыры  башкарыла. Уен  вакытында  уртадагы   баланың  исеме  әйтелә.

Кулланылган  әдәбият:

  1. Г. Тукай. Шигырьләр. Поэмалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990 .
  2. М. Җәлил. Кечкенә дусларга. Татарстан китап нәшрияты, 1989
  3. А.Алиш. Чукмар белән Тукмар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1998.
  4. Җ.Тәрҗеманов шигырьләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кл. час. "Тәртип бусагадан башлана"

кл.сәг. "Тәртип бусагадан башлана"...

Элифба+уку,1 кл,Перспек.башл мэк.рабоч прогр.

Татар мэктэплэре очен укудан эш рограммасы тэкъдим итэм.УМК"перспек.нач школа"...

Тема: Кешедә матурлык нәрсәдән башлана.

        Моннан бик күп еллар элек Кытайда Конфуций исемле бөек акыл иясе яшәгән. Аңардан кешеләр: “Яхшы һәм лаеклы кеше булу өчен нишләргә?”дип сорасалар, ул һәрвакыт ...

Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате

"Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?"- тәрбия сәгате...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана

Бу сыйныфтан тыш чара яхшылыкны явызлыктан аера белүгә багышлана....