Тема: Кешедә матурлык нәрсәдән башлана.
классный час (3 класс) по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

          Моннан бик күп еллар элек Кытайда Конфуций исемле бөек акыл иясе яшәгән. Аңардан кешеләр: “Яхшы һәм лаеклы кеше булу өчен нишләргә?”дип сорасалар, ул һәрвакыт бер үк сүзләрне кабатлаган:” Һәркем  намуслы кеше була ала. Бары тик теләк кенә кирәк”. Әйдәгез без дә бу акыллы сүзләрне исебездә калдырыйк, алар безгә алдагы тормышыбызда бик күп тапкырлар кирәк булачак әле.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_nche_syynyfta_trbiya_sgate.docx19.17 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:  КЕШЕДӘ МАТУРЛЫК НӘРСӘДӘН БАШЛАНА

Максат: бала күңелен саклау, аны тирә-юньдәге тәртипсезлеккә бирешмәүчән итү өчен            

               тырышу; аңлы рәвештә охшарга тырышу өчен идеал табуга булышу.

Җиһазлау: тактадагы язулар, рәсемнәр, төсле карандашлар, ак битләр, магнит.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

        Укытучы. Матурлык кешегә күрү белән ошый, аны яратуы да җиңелрәк, матурлык бездә шатлык хисләре уята. Ә ни өчен шулай була соң? Кем җавап бирә ала? (Балаларның җаваплары.) Без сезнең белән үткән дәресләрдә яратуның символы булып йөрәк  торуын әйткән идек. Нәкъ менә йөрәк матурлыкны тоя, нәкъ йөрәк кеше хисләренең уртак ноктасы, ә ярату бөтен хисләрнең патшабикәсе булып тора. Әгәр дә йөрәккә тумыштан ук ярату һәм матурлыкка омтылу салынмаган булса, йөрәк матурлыкны тоя алмас иде. Безнең физик йөрәк эчендә тагын бер “күзгә күренмәс” йөрәк         бар, аны тагын җан, рух диләр. Менә шунда һәрбер кешегә тумыштан ук матурлык башлангычы салына да инде. Ул бала үскән саен магнит кебек үзенә матурлыкны тартырга тырыша. Нәкъ шуның аркасында кешегә матурлык ошый, ул аңа омтыла. (ничек итеп магнпитка металл предметлар тартылуын күрсәтү.) Менә шуңа бөтен матур нәрсә безне сөендерә, ә ямьсез күренешләр күңелне төшерә, хафага сала. Әйдәгез сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. Мин сезгә нинди дә булса хәрәкәт яки эшне әйтәм, ә сез, әгәр аны ямьсез күренеш дип санасагыз, чүгәләрсез, әгәр матур күренеш дисәгез – басарсыз һәм кулларыгызны өскә күтәрерсез.

  1. Чәчәкләр утырту.
  2. Чәчәкләрне өзү.
  3. Төзү.
  4. Җимерү.
  5. Уенчыкны тартып алу.
  6. Уенчыкны кайтарып бирү.
  7. Сугышу.
  8. Дус, тату яшәү.

Һәрбер йөрәккә дә матурлык башлангычы һәм ярату салынуга да карамастан, кеше йөрәген төрлечә атыйлар: кайнар йөрәк, дөрләп янучы йөрәк, салкын йөрәк, боз йөрәк, таш йөрәк, кансыз йөрәк, мәрхәмәтле йөрәк, шәфкатьле йөрәк... Йөрәкнең төрле билгеләмәсе кеше күңеленең төрле халәте турында сөйли, шунлыктан кайбер кешеләрне эчкерсез, ә икенчеләрен миһербансыз дип атыйлар. Сез ничек уйлыйсыз, эчкерсез кешенең йөрәге нинди булырга тиеш?

Балалар. Кайнар, дөрләп янучы, шәфкатьле...          

Укытучы. Ә миһербансыз кешенеке?

Балалар. Салкын, таш, боз, кансыз...

Укытучы. Ә ни өчен бер йөрәк кайнар, ә икенчесе боз, ни өчен бер кеше эчкерсез, ә икенчесе миһербансызга әйләнә? (җаваплар.) Әйдәгез сезнең белән эчкерсезлеккә яки миһербансызлыкка китерергә мөмкин булган баскыч төзик әле.

( һәр басмасын аңлатып, йөрәктән эчкерсезлеккә күтәрелүче баскыч ясау. )

        ЭЧКЕРСЕЗЛЕК (җан үсә, йөрәкнең зур эмблемасын ясау).                

        ЯЛКЫН (яратуның яшәү энергиясе йөрәктә кабыза).

        ЯШӘҮ ЭНЕРГИЯСЕ (аны шатлык хисе алып килә).

        ШАТЛЫК (матурлык кешене шатлыкка күмә).

        ОМТЫЛЫШ (ярату кешене матурлыкка омтылдыра).

        ЯРАТУ (кеше тормышындагы матурлык күренеше кеше йөрәгендә матурлыкка мәхәббәт уятты).

        МАТУРЛЫК (кеше матурлыкны күрде).

        ЙӨРӘК (уртача зурлыктагы йөрәк эмблемасын ясау)

        Укытучы. Менә шулай итеп әкренләп кеше үсеш һәм үз җанын яхшы якка үзгәртү юлын үтә. Соңгы баскычта без зур йөрәк ясадык, һәм бу тикмәгә генә түгел, чөнки матур һәм ярата белүче кешене олы йөрәкле кеше диләр.

        Үз- үзен миһербансызлыкка китереп җиткерүче кеше белән нәрсә була? (баскыч бер басмага күтәрелә, ә аннары түбән төшә башлый).

        МАТУРЛЫК (салкын караш йөрәктә мәхәббәт уята алмый).

        ЙӨРӘК (уртача зурлыктагы

                        йөрәк эмблемасы).

                                                                     КЫЗЫКСЫНМАУЧАНЛЫК

                                                                     (матурлыкка омтылмый, читтән                  

                                                                      үтеп китә)  

                                                        БУШЛЫК (йөрәк шатлык белән тулмый).

                                                        КӨЧСЕЗЛӘНҮ (кеше өстәмә яшәү энергиясе

                                                                     алмый).

                                                        СУЫНУ (утын өстәп тормасаң мичтә дә ут

                                                                     сүнә, йөрәкне дә матурлык, мәхәббәт һәм

                                                                     шатлык белән туендырмасаң, ул суына) .

                                                        МИҺЕРБАНСЫЗЛЫК (йөрәк кысыла,

кечкенә йөрәк ясау).

                                                                                                                                                   

        Укытучы. Йөрәк кешене матурлыкка юнәлтергә тырыша,  аңа“Менә матурлык” дигән сигнал бирә, ләкин кеше матурлыкка омтылмый һәм аны күрергә ашкынмый. Нәтиҗәдә, аның йөрәге ярлылана, суына башлый һәм кысыла. Күз алдыгызга китерегез, ике малай мәктәптән кайтып бара. Алар бер өлкән яшьтәге ханымның ач күгәрченнәрне ашатып торганын күрәләр. Малайларның берсе сумкасыннан печенье алып, күгәрченнәрне ашата башлый. Ә икенчесе нәкъ күгәрченнәр өстенә йөгереп килә һәм аларны куркыта, нәтиҗәдә кошлар очып китә. Аңлатып бирегез әле, рәхим итеп, беренче малай  ни өчен алай эшли? Ә икенчесе? (җаваплар.) Беренче очракта ханымның матур эше киң күңелле малайның йөрәген кабызып җибәрә, һәм ул да матур эш башкарырга тели. Икенче малай салкын йөрәкле була, хәтта матурлык та аның йөрәген тиз генә җылыта алмый. Нәкъ менә ялкынлы, матурлыкны тоючы һәм аңа җавап бирүче йөрәк кенә матурлык белән яна ала һәм кешене күркәм эшләргә дәртләндерә ала. Ә салкын йөрәкле кеше матурлыкны бөтенләй дә күрми диярлек, шунлыктан матурлыкны иҗат итә дә белми. Әйдәгез әле бергәләп “рух-сыз, миһербан-сыз” сүзләрен кабатлыйк. Безнең  “рухы булмаган, миһербаны булмаган” дигән мәгънә килеп чыкты. Бу кеше йөрәгендә матурлык, мәхәббәт, шатлык, яхшылык, дәрт юк дигән сүз, яки алар юкка чыккан. Андый кешене халыкта “буш кеше”  дип йөртәләр. Мондый кешедән дә куркынычрак кеше юк, чөнки ул бары тик нәфрәт һәм дошманлык кына тарата. Мондый кешенең күңеленә үтеп кереп, анда матурлык орлыклары чәчү бик авыр эш. Балалар, белегез, дөрләп янсын һәм кешеләрне җылытсын өчен мичкә утынны гел өстәп кенә торырга кирәк булган кебек, йөрәккә дә ялкынланып янсын, кешенең үзен һәм тирә-юньдәгеләрне җылытсын өчен һәрвакыт үзенең ягулыгы кирәк. Ә нинди ягулык соң ул?

        Балалар. Матурлык, шатлык, мәхәббәт.

        Укытучы. Йөрәк матурлык, шатлык һәм мәхәббәт белән тула, анда начарлыкка һәм әшәкелеккә урын калмый. Менә шулай итеп кеше яхшыра һәм үсә. Нәкъ менә хезмәт һәм матур эшләр кешенең ялкынлы һәм кайнар йөрәкле булуы турында сөйли. Алда китерелгән мисалда ялкынлы йөрәкле малайга ханымның матур эше охшап кына калмый, ә ул үзе печеньесын күгәрченнәргә биреп, матур гамәл кыла. Ә салкын йөрәкле малай нишли?

        Балалар. Күгәрченнәрне куркыта.

        Укытучы. Әгәр кайнар һәм салкын йөрәк бар икән, димәк җылы йөрәк тә булырга тиеш, шулай бит?!. Чәй кебек. Чынаякка кайнап торган су салганда ул кайнар була, ә тора-бара ул җылымса гына булып кала һәм бөтенләй дә суына. Сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә ханым янына җылы йөрәкле малай килсә, ул нишләр иде икән? (җаваплар.) Малайга матур эш ошаячак, ләкин аның үзенең күркәм эш башкарасы килмәячәк, һәм ул акрын гына ханым яныннан печеньесын ашый-ашый үтеп китәчәк.

        Нәтиҗә.  Моннан бик күп еллар элек Кытайда Конфуций исемле бөек акыл иясе яшәгән. Аңардан кешеләр: “Яхшы һәм лаеклы кеше булу өчен нишләргә?”дип сорасалар, ул һәрвакыт бер үк сүзләрне кабатлаган:” Һәркем  намуслы кеше була ала. Бары тик теләк кенә кирәк”. Әйдәгез без дә бу акыллы сүзләрне исебездә калдырыйк, алар безгә алдагы тормышыбызда бик күп тапкырлар кирәк булачак әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Батырлыкта-матурлык. теркэгечле тиндэш кисэклэр.

Теркәгечле тиңдәш кисәкләр турында өйрәнгәннәрне                 гомумиләштереп кабатлау ....

Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате

"Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?"- тәрбия сәгате...

Ә.Еники "Матурлык" хикәясе

уку дәресе өчен материал, дәрес конспекты...

Ә.Еникинең "Матурлык"әсәре

Әсәргә тулы анализ бирү нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау;Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнеңуй-хәрәкәтләренә бәя бирү....