4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.
план-конспект урока (4 класс) по теме

 

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_drse_maturlyk_4b_syynyfy.docx21.05 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Әдәбият дәресе                                                  

                                   4Б сыйныфы                                                                                  

                                                                                         Маннапова Р.Д.

                                                                                         Яр Чаллы шәһәре 4нче урта

                                                                                          белем бирү мәктәбенең

                                                                                         башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                               

Тема: Ә.Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ.

Максат: 1.Әсәргә тулы анализ бирү бирү нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау.

                2. Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

                 3. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнең уй-хәрәкәтләренә бәя бирергә өйрәтү.

 Җиһазлау: автор портреты, комьютерда презентация, музей  экспонатлары (чабата, самовар).

                                     Дәрес барышы

        1 . Эшчәнлеккә юнәлеш бирү.

  1. Уңай мохит тудыру.
  1. Бүгенге дәресне шигырь юллары белән башлап җибәрәсем  килә:

Матурлыкны күрер өчен  күзләрем бар…

Бу юлларны, татар шагыйре язган. Әйе, табигать безне нинди камил итеп яраткан. Күрү – олы бәхет  ул! Ә матурлык  дигәнне сез  ничек аңлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана).

  1. Матурлыкны һәр җирдән табарга, һәр адымда тоярга була икән.Матурлык- ул табигать күренешләре, кеше кулы тудырган эшләнмәләр дә бик матур икән бит.
  1.  Уку мәсьәләсен кую.

-Бүген дәрестә нәрсә эшләрбез? (“Матурлык” әсәрен анализларбыз)

-Төп максатыбыз нәрсә булыр? Ни өчен кирәк булды безгә бу әсәрне уку? (Без автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга тиеш)

-Әсәрнең жанрын атагыз. (Хикәя)

-Хикәяне кем язган?( Ә. Еники)

 -Ә.Еникиның портретын карагыз. Портрет нәрсә ул? (Кешенең рәссам ясаган сурәте)

- Ә. Еники зурлар өчен яза. Ул үзе дә мәдрәсә шәкерте булган. (Сүзлек өстендә эш: мәдрәсә, шәкерт). Авторның бу хикәясе ни өчен безнең дәреслеккә кертелгән дип уйлыйсыз? (Җаваплар  тыңлана).

 -Сез тиздән урта сыйныфка күчәсез. Автор сезнең белән зурларча сөйләшергә уйлаган. Сөйләшүгә сез әзерме?

3. Белемнәрне тигезләү

 - Алай  булгач, әйдәгез, дәресебезнең планын төзеп куйыйк. Әсәрне анализлау өчен без нинди адымнар ясарга тиеш
 1). Хикәяне өлешләргә бүлү
  2). Охшаш өлешләрне берләштерү.
  3). Каршылыкны табу
   4). Геройларга характеристика
   5). Авторның фикерен табу.
    6). Нәтиҗә ясау.
 Әсәрнең эчтәлеген аңлауларын тикшерү
- Хикәядәге катнашучы геройларны атагыз. (Автор-шәкерт, Гыйлемдәр, Бәдертдин, аның әтисе, әнисе һәм без
  - Без әсәрдә ничек катнашабыз?(Автор белән сөйләшәбез
  II. Уку мәсьәләсен чишү
  Хикәяне өлешләргә бүлү:
1. Тургайлы юл.
2 . Бәдертдиннең әтисе.
3. Өй эче күренеше.
4. Чәй әзерләү.
5. Бәдертдиннең әнисе.
6. Скрипка көе.
7. Авторның кичерешләре.
   Әсәрне күзаллау нигезендә югарыдагы бүленеш барлыкка килә.
- Автор ни өчен тургайларга игътибар итә? Тургай сайравының сихере нәрсәдә? (Уку җавап табу).
   1). Барлык табигать тургай сайравын тын калып тыңлый.
    2). Дөнья киңәеп, матураеп китә.)
-Менә авыл юлы (Слайд 2). Нәрсә күрәсез? (Юл, ике якта чәчәкле болын. Юл уртасыннан атлы арба бара.)  Хикәягә туры киләме? (Әйе, шәкертләр укулар беткәч, өйләренә кайталар ).
-Хәзер һәркем үзен шушы атның арбасында бара итеп күз адына китерсен. Күренешне хәтердә калдырыгыз. Күзләрне йомдык. (Тургай сайравын магниофон ярдәмендә тыңлау).
-Чыннан да матур итеп сайрыймы тургай?
-Экранга карагыз әле, нәрсә күрәсез? (Слайд 3). (Авыл күренә)
Авыл өйләре салам түбәле, өйлр кечкенә, киртә койма. (Слайд 4).
-Шәкертләрне кем каршы ала?  (Слайд 5). (Бәдертдиннең әтисе)
-Бәдертдиннең әтисен нинди итеп күз алдына китерәсез? Портретын сүрәтләгез. (Уку)
-Матурмы Бәдертдиннең әтисе? (Юк)
-Ишек аллары нинди? (Уку)
- Өй эчендә нинди җиһазлар бар? (Слайд 6).
Зур сәке. Анда йоклаганнар да, ашаганнар да. Шәкертләргә чәй табыны әзерлиләр. (Слайд 7).
-Нинди ризыклар куелган була анда? Чәй табынына карап нәрсә әйтә алыр идегез? (Бәдертдиннәр бик ярлы яшәгәннәр)
             -Бәдертдиннең әнисе турында язылган юлларны табып укыгыз. Матурмы аның әнисе?
-Матур сүзен әйттекме әле? (Юк.) Ни өчен әйтмәдек? (Ярлылык, ямьсезлек кенә күрдек?)
-Бу ямьсезлек турында безгә кемнәр әйтте? (Автор )
Төп геройлар  әнигә карап ниниди хисләр кичерә? Автор:
Чиркану
Кызгану
Аптырау
-Иң өстен хис кайсы? Аптырау: Бәдертдин бу ямьсез әнине ничек кешегә күрсәтә?)
-Чәй эчкәннән соң, Бәдертдин иптәшләренә нәрсә күрсәтте? (Скрипка. Ул скрипкада уйный)
-Скрипкада Бәдертдин искиткеч матур итеп уйныймы? Иптәшләре сокланып тыңлыймы? Автор бу турыда безгә нәрсә әйтә? (Скрипкада матур уйнау турында әйтелми.)
-Автор нәрсәгә игьтибар итә? (Бәдертдиннең әнисе өчен уйнавына)
-Бәдертдиндә нинди хисләр чагыла?
Аз гына кызгану
Өзелеп ярату
Беткәнче аңлау
Кадерләү
Юату
-Иң өстен хис кайсы? (Өзелеп ярату).
-Синонимын табыгыз. (Тирән мәхәббәт)
-Автор куйган сорауга җавап бирә алабызмы? Ни өчен Бәдертдин ямьсез әнисен безгә күрсәтте икән? (Ул аның ямьсезлеген күрми, чөнки өзелеп ярата)
Авторның соңгы кичерешләре нинди? (Уку: Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдертдиннең әнисе!)
-Кем үзгәртте авторның фикерен?(Бәдертдин)
-Бәдертдингә нинди характеристика бирәбез?
Оста куллы – үзе скрипка ясаган
Белемгә омтыла
Моңлы – тургай кебек
Әнисен олылый.
-Әнинең матурлыгы кайда күренә? Бу турыда язылганмы? (Юк)
-Ә каян беләбез бу турыда?
-Автор безгә шулай әйтергә тели,  үзләре тапсыннар, ди.  (Әнинең күңеле матур: Акыллы. Игелекле малай үстергән)

    III. Рефлексия

-Бу әсәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше бармы?

                                 Каршылык                                    

     Автор                                      Бәдертдин                          

Чиркану                                           Аз гына кызгану

Кызгану                                            Өзелеп ярату

Аптырау:                                        Беткәнче аңлау

 Бу бәхетсез  әнине                    Кадерләү

 Ничек кешегәкүрсәтә?                Юату

Сәбәбе: Бәдертдиннең әнисенә булган ярату хисе.

Нзтиҗәсе: Ямьсез түгел бит ул, матур, матур Бәдертдиннең әнисе! – Бу автор фикере.

-Безнең фикер нинди?

-Нинди нәтиҗә ясарбыз?

Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

-Бәдертдиннең әтисе-әнисе үзләрен чын күңелдән яраткан бала үстергәннәр.

Ана өйрәтсә бала җитез була,

Ата өйрәтсә бала акыллы була.

IV. Үзбәя, билгеләр кую.
V.  Өй эше: “Иң  кадерле, газиз кешем!” темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Ә.Еникинең "Матурлык"әсәре

Әсәргә тулы анализ бирү нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау;Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнеңуй-хәрәкәтләренә бәя бирү....