Ә.Еникинең "Матурлык"әсәре
план-конспект урока (4 класс) на тему

Әсәргә тулы анализ бирү нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау;

Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;

Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнеңуй-хәрәкәтләренә бәя бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maturlyk.docx31.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ә.Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ.

Максат: 1.Әсәргә тулы анализ бирү  нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау.

                2. Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

                 3. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнең уй-хәрәкәтләренә бәя бирергә өйрәтү.

 Җиһазлау:  тест, Р.Фәхреддин портреты һәм аның “Балаларга үгет-нәсихәт” китабы, презентация, тургай рәсеме һәм тавышы.

Дәрес барышы:

 1 . Эшчәнлеккә юнәлеш бирү.

       1.Уңай мохит тудыру.

          Бүгенге дәресне шигырь юллары белән башлап җибәрәсем  килә:

                           Матурлыкны күрер өчен  күзләрем бар…

             -Әйе, табигать безне нинди камил итеп яраткан. Күрү – олы бәхет  ул! Ә матурлык  дигәнне сез  ничек аңлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана).

             Матурлыкны һәр җирдән табарга, һәр адымда тоярга була икән.Матурлык- ул табигать күренешләре, кеше кулы тудырган эшләнмәләр дә ... Һәм, ниһаять, сезнең кайберләрегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телегездә белем алуында күрә. Болары да дөрес.

       2. Белемнәрне тигезләү .

         Балаларның әсәр эчтәлеген ничек аңлауларын белү өчен тест тәкъдим ителә.

             -Әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгелик. (Хикәя, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре)

             -Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?( Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә.  Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез)

             - Хикәядәге катнашучы геройларны атагыз. (Автор-шәкерт, Гыйлемдар, Бәдретдин, аның әтисе, әнисе)

       3.Уку мәсьәләсен кую.

             -Бүген дәрестә нәрсә эшләрбез? (“Матурлык” әсәрен анализларбыз)

             -Төп максатыбыз нәрсә булыр? Ни өчен кирәк булды безгә бу әсәрне уку? (Без автор әйтергә теләгән төп фикерне табарга тиеш)

             - Алай  булгач, әйдәгез, дәресебезнең планын төзеп куйыйк. Әсәрне анализлау өчен без нинди адымнар ясарга тиеш.

             -Хикәяне өлешләргә бүлү, охшаш өлешләрне берләштерү, геройларга характеристика, каршылыкны табу, авторның фикерен табу, нәтиҗә ясау.

      II. Уку мәсьәләсен чишү

            Укучылар, хикәяне өлешләргә бүлик әле.

            1. Тургайлы юл.

             2 . Бәдретдиннең әтисе.

              3. Өй эче күренеше.

             4. Чәй әзерләү.

             5. Бәдретдиннең әнисе.

             6. Скрипка көе.

             7. Авторның кичерешләре.

             Әсәрне күзаллау нигезендә югарыдагы бүленеш барлыкка килә.

             - Автор ни өчен тургайларга игътибар итә? Тургай сайравының сихере нәрсәдә? (Уку җавап табу.  Барлык табигать тургай сайравын тын калып тыңлый.  Дөнья киңәеп, матураеп китә.)

             -Чыннан да матур итеп сайрыймы тургай?

             - Хикәядәге катнашучы геройларны атагыз. (Автор-шәкерт, Гыйлемдар, Бәдретдин, аның әтисе, әнисе)

          -Шәкертләрне кем каршы ала?  (Бәдретдиннең әтисе)

             -Бәдретдиннең әтисен нинди итеп күз алдына китерәсез? Портретын сурәтләгез .( дәреслектән табып уку)

             -Матурмы  Бәдретдиннең әтисе? (Юк)

             -Ишек аллары нинди? (Уку)

             - Өй эчендә нинди җиһазлар бар? (Зур сәке. Анда йоклаганнар да, ашаганнар да. Шәкертләргә чәй табыны әзерлиләр)

             -Нинди ризыклар куелган була анда? Чәй табынына карап нәрсә әйтә алыр идегез? (Бәдретдиннәр бик ярлы яшәгәннәр)

             -Бәдретдиннең әнисе турында язылган юлларны табып укыгыз. Матурмы аның әнисе?

             -Матур сүзен әйттекме әле? (Юк.)

             - Ни өчен әйтмәдек? (Ярлылык, ямьсезлек кенә күрдек?)

             -Бәдретдин әнисенең гариплегеннән уңайсызланамы? (Юк, киресенчә, ул әнисен шәкертләр янына дәшеп, чәй ясавын үтенә)

             -Төп геройлар  әнигә карап нинди хисләр кичерә? (Чиркану, кызгану, аптырау)

             -Иң өстен хис кайсы? ( Аптырау: Бәдертдин бу ямьсез әнине ничек кешегә күрсәтә?)

                - Әйе, укучылар, әгәр әнисеннән уңайсызланса, оялса ул әнисен кимсеткән булыр иде. Бәдретдин әнисеннән уңайсызланмавы белән аны зурлый.

               -Бәдретдиннең әнисенә булган хөрмәте, яратуы тагын нәрсәдә күренә?  (Күз карашында)

              Татар халкының күренекле галиме, мәгърифәтчесе Р.Фәхреддиннең бу турыда мондый үгет-нәсихәте бар.(Әкранда юллар)

                “Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш”  Р. Фәхреддин  

             -Шәкертләр үзләрен ничек тоталар? (Алар үзләрен бик әдәпле, тыйнак тоталар. Аларның Бәдретдингә карата ихтирамнары тагын да арта.)

             -Әнисенә карата шәкертләр нинди фикердә? (Алар башта куркып, чирканып куялар, шулай да Бәдретдиннең әнисенә булган ихтирамы аларда горурлану хисе уята. Әнә нинди ул үстергән бит ул!)

             -Чәй эчкәннән соң, Бәдретдин иптәшләренә нәрсә күрсәтте? (Скрипка. Ул скрипкада уйный)

             -Скрипкада Бәдретдин искиткеч матур итеп уйныймы? Иптәшләре сокланып тыңлыймы? Автор бу турыда безгә нәрсә әйтә? (Скрипкада матур уйнау турында әйтелми.)

             -Автор нәрсәгә игьтибар итә? (Бәдертдиннең әнисе өчен уйнавына)

             -Бәдретдиндә нинди хисләр чагыла? (Аз гына кызгану, өзелеп ярату, беткәнче аңлау, кадерләү, юату)

             -Иң өстен хис кайсы? (Өзелеп ярату).

             -Автор куйган сорауга җавап бирә алабызмы? Ни өчен Бәдретдин ямьсез әнисен безгә күрсәтте икән? (Ул аның ямьсезлеген күрми, чөнки өзелеп ярата)

             -Шәкертләр Бәдретдиннең әнисен ямьсезгә саныйлармы? Шул урынны табып укыгыз әле.

             -Әнисенең матурлыгы кайда соң? Бу турыда язылганмы? (Юк. Бәдретдиндә, чөнки ул тәртипле, инсафлы. Улы – аның горурлыгы.)

             -Бәдертдингә нинди характеристика бирәбез? (Оста куллы – үзе скрипка ясаган, белемгә омтыла, моңлы – тургай кебек, әнисен олылый.)

             -Әнинең матурлыгы кайда күренә? Бу турыда язылганмы? (Юк)

             -Ә каян беләбез бу турыда?

             -Автор безгә үзебезгә эзләп табарга куша.  (Әнинең күңеле матур: акыллы, игелекле малай үстергән)

             -Хикәянең темасын билгелик. Ә.Еники бу әсәрендә “Матурлык” темасын ничек ача?(төркемнәрнең фикере)

       -кешенең эчке матурлыгы

       -Бәдретдиннең күңел матурлыгы

       -ана белән бала мөнәсәбәтенең матурлыгы

       -табигать матурлыгы(тургай сайравы)

      -гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы

              -Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә? (Табигать күренеше, Бәдретдин өендәге вакыйгалар)

              -Әсәрдә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы? (Ямьсезлек- матурлык)

              -Матурлыкны шәкерт ничек күрә?- дәреслектән уку.

              -Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән? Алга таба бу сорауга да җавап бирербез.

              -Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела? (Бәдретдиннең өе һәм өй эче. Беренче күргәндә ямьсез тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Герой аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.)

              -Матурлык кайда? Бәдретдиндәме, әнисендәме, әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу өй эчендәге кешеләрнең үзара татулыгы, бер-берсен яратуында, хөрмәтендә. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый)

              -Әйе, тирәбездә төрле  язмышлы кешеләр бар. Без аларга карата мәрхәмәтле булырга тиешбез. Ә әти-әниләребез каршында мәңге бурычлы икәнебезне онытырга безнең хакыбыз юк. Экранда икенче үгет-нәсихәт чыга.

                “Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту. Аларны үз өеңдә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел. Ә бәлки оятсызлык та” Р.Фәхреддин.

               Балалары булып , картлар йортында тәрбияләнүче кешеләр турында әйтеп китү.

               Хикәянең соңында мондый сүзләр бар: “Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере,- бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме, бәхетеме торып калды”

               -Чыннан да кайсы? (Бәхет, чөнки ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында.)

              Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел. Ул кешенең кеше була белүендә.

             Менә хәзер тургайларга әйләнеп кайтыйк. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлады икән? (Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә. Җирдә генә түгел икән. Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы бар икән. Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ятмый, ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.

     III. Рефлексия

               Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

             Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

              -Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

              -Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

              -Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен ,  хәзер бер-берегезгә сөйләп карагыз.

             Үзбәя, билгеләр кую.
 I V.  Өй эше: “Иң  кадерле, газиз кешем!” темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....