Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.
тест (4 класс) по теме

 

 

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

 

 

         Тема: Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе.

 

         Максат:

         1.”Матурлык” хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

         2. Әсәргә анализ  ясау, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

         3.Образларга кыскача характеристика бирү.

         4.Ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.

 

         Җиһазлау: Ә.Еники портреты, әсәрләреннән күргәзмә, “Салкын чишмә” көе язмасы, мәкальләр.

 

                            Дәрес планы.

        

         1.Кереш”

         а) уңай психологик халәт булдыру;

         б) матурлык турында әңгәмә үткәрү;

         2.Төп өлеш:

         а) сүзлек өстендә эш;

         б) “Матурлык” хикәясен уку;

         в) хикәягә анализ ясау;

         г) мәкальләр өстендә эш;

         3. Нәтиҗә ясау.

         4. Өйгә эш бирү.

 

 

 

 

Ана-бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

                                      Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

 

Һ.Такташ.

         1.Кереш.

         -Укучылар, без сезнең белән татар халык язучысы Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәрен укырбыз .Ә.Е.- чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы, хикәяләр остазы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Ә.Е. хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай да.

         -Һ.Такташның  сүзләренә игътибар итик әле (тактада).Аны бүген дәресебезнең эпиграфы итеп алдык.Бүгенге сөйләшүебез, шулай итеп, әниләр турында. Әни белән матурлык арасында нинди уртаклык булуын да сезнең белән алга таба билгеләп үтәрбез.

         -Сез “матурлык “ дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Балалар фикере)        .        -Җавапларыгызны хуплыйм. Ул барлык гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә; матур,  табигатьтәге сокланырлык  урыннар да; ягымлы,сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган  кеше матурлыгы да; тыныч тормышта,әти-әни кочагында иркәләнеп, үз туган телеңдә белем алу да; илнең иминлеге һ.б. да.    2.Әсәр эчтәлеге белән танышу,сүзлек өстендә эш.   

         -Әйдәгез, әсәр эчтәлеге белән танышканчы, әсәрдә булган кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.

         Шәкерт-

         Сөкүт калып-

         Мөкиббән китеп-

         Шәриктәш-

         Низам-

         Балавыз-

         Чаршау-

         Сәке-

         Чиркану-

         Чәчәк зәхмәте-

         Шадра калу-

         Җөрьәт итү-

         Өртелгән-

         Фәкыйрь-

         Гаҗиз-

         Хөрти генә-

         -Әсәрне безгә Илсинә кычкырып укый. Әсәрнең төп  идеясен табарга тырышып  утырыгыз.

         3. Әсәргә анализ.

         -Әсәрнең  жанрын билгелик.( Бу әдәби әсәр – хикәя, чөнки ул сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтли).

 

-Әсәр кем исеменнән сөйләнә?( Вакыйгаларга  шәректәш - геройның берсе бәя бирә.Без дә һәр күренешне аның күзе аша күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе генә түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең хисләрен дә өстәп сөйли).

         -Хикәянең темасын билгелик.( Әсәр матурлык турында,кешенең эчке матурлыгы турында).

         -Автор “Матурлык” темасын ничек итеп ача соң? Матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтик. (Кешенең эчке матурлыгы; Бәдретдиннең күңел матурлыгы; ана белән баланың мәхәббәт матурлыгы; гаилә мөнәсәбәләренең матурлыгы;  табигатьматурлыгы аша).

         -Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә? (Берсе табигать, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга).(Өзекләрне табып уку).

         -Хикәядә күренеп торган конфликт,ягъни каршылык бармы? (Бар. Ямьсезлек- матурлык каршылыгы).

         -Матурлыкны шәкерт кайда күрә? (Табигатькүренешендә). Табигатьхикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән? Бу сорауга алга таба җавап бирербез.

         -Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела? (Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге герой күргәннәре.Ләкин беренче күрүдә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана).

         Герой-шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең узара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең узара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табигыйлыгы үсеп чыга. Герой-шәкерт шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә,гариплегеннән дә, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп  калалар).

         -Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бәдретдиннең скрипкада уйнавы  әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин көй герой-шәкерткә “бик ягымлы, бик тансык” булып яңгырый. Ни өчен? (Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында  алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Малай әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте,җылылыгы кадерле. Менә шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә кебек тоела.Шуның өчен дә бу көй шәкертләргә бик тансык булып тоела).

         -Әйдәгез, без дә “Салкын чишмә” көен тыңлап үтик.

         -Хикәя соңында мондый сүзләр бар: “Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере,- бәхетсезлегеме, фаҗигасеме. әллә аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме,- торып калды”.

         -Җавап бирегез, чыннан да кайсысы? Фаҗигасеме, әллә бәхетеме? (Бәхете).

 

-Әсәрдә бәхет нәрсә ул? (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә,үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше булуында).

         -Менә хәзер кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк.Без бит сорауга җавап бирмәдек әлә. Автор ни өчен тургай сайравын  ике тапкыр кабатлый?  (Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөньяда алар белмәгән  почмаклар да бар икән.Ул почмакларда алар белмәгән  күңел матурлыгы да бар икән. Бу матурлык җимерек өй эченде генә бикләнеп ята алмый.Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә).

         4.Йомгаклау.

         -Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгеләп үтик. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? ( Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген әйтергә теләгән).

         -Бик күп шагыйрьләр,язучылар әни турында дан җырлаган.”Әни”,”әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә,ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша. Акыллы киңәшен дә бирә. Фәридә безгә әниләр турында үзе яраткан җыр җырлыйм ди..

         -Татар халкында шундый мәкальләр бар:

         1)Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

         2)Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

         3)Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.

         4)Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

         -Бу мәкальләр безнең дәрес эчтәлегенә бик туры килә. Бу уңайдан Һ.Такташның шигъри юллары да бик урынлы. (Тактадан укыла).

         -Без бүген сезнең белән Ә.Еникинең ”Матурлык” хикәясе белән танышып, ана һәм улның узара җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә зур мәхәббәтен күрдек. Без аны үзебезгә тормышта өлге итеп алып, әниләребезне кадерлик, саклыйк. Дәрес башында әни белән матурлык арасында нинди уртаклык бар дигән сорау куелган иде.Шул сорауга җавап тапкансыздыр дип уйлыйм. (Дөньяның бөтен гүзәллеге, матурлыгы, ризыкның тәме, өйнең яме- әниләр булганда)Яктылык кояш янында,яхшылык ана янында” дигән мәкальбелән дәресебезне тәмамлыйбыз.Дәрестә тырышып эшләвегезгә рәхмәт.     

         5.Өй эше.

         Мәкальне бераз үзгәртеп, “Яктылык кояш янында,матурлык ана янында”дигән темага,дәрестә сөйләгәннәрне дә искә алып,хикәя язып килегез.

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mirhan_eniki.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

        Тема: Әмирхан Еники. “Матурлык” хикәясе.

        Максат:

        1.”Матурлык” хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

        2. Әсәргә анализ  ясау, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

        3.Образларга кыскача характеристика бирү.

        4.Ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.

        Җиһазлау: Ә.Еники портреты, әсәрләреннән күргәзмә, “Салкын чишмә” көе язмасы, мәкальләр.

                        Дәрес планы.

        

        1.Кереш”

        а) уңай психологик халәт булдыру;

        б) матурлык турында әңгәмә үткәрү;

        2.Төп өлеш:

        а) сүзлек өстендә эш;

        б) “Матурлык” хикәясен уку;

        в) хикәягә анализ ясау;

        г) мәкальләр өстендә эш;

        3. Нәтиҗә ясау.

        4. Өйгә эш бирү.

        

                                                

Ана-бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

                                 Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Һ.Такташ.

        1.Кереш.

        -Укучылар, без сезнең белән татар халык язучысы Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәрен укырбыз .Ә.Е.- чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы, хикәяләр остазы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Ә.Е. хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай да.

        -Һ.Такташның  сүзләренә игътибар итик әле (тактада).Аны бүген дәресебезнең эпиграфы итеп алдык.Бүгенге сөйләшүебез, шулай итеп, әниләр турында. Әни белән матурлык арасында нинди уртаклык булуын да сезнең белән алга таба билгеләп үтәрбез.

        -Сез “матурлык “ дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Балалар фикере)        .        -Җавапларыгызны хуплыйм. Ул барлык гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә; матур,  табигатьтәге сокланырлык  урыннар да; ягымлы,сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган  кеше матурлыгы да; тыныч тормышта,әти-әни кочагында иркәләнеп, үз туган телеңдә белем алу да; илнең иминлеге һ.б. да.        2.Әсәр эчтәлеге белән танышу,сүзлек өстендә эш.        

        -Әйдәгез, әсәр эчтәлеге белән танышканчы, әсәрдә булган кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.

        Шәкерт-

        Сөкүт калып-

        Мөкиббән китеп-

        Шәриктәш-

        Низам-

        Балавыз-

        Чаршау-

        Сәке-

        Чиркану-

        Чәчәк зәхмәте-

        Шадра калу-

        Җөрьәт итү-

        Өртелгән-

        Фәкыйрь-

        Гаҗиз-

        Хөрти генә-

        -Әсәрне безгә Илсинә кычкырып укый. Әсәрнең төп  идеясен табарга тырышып  утырыгыз.

        3. Әсәргә анализ.

        -Әсәрнең  жанрын билгелик.( Бу әдәби әсәр – хикәя, чөнки ул сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтли).

        -Әсәр кем исеменнән сөйләнә?( Вакыйгаларга  шәректәш - геройның берсе бәя бирә.Без дә һәр күренешне аның күзе аша күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе генә түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең хисләрен дә өстәп сөйли).

        -Хикәянең темасын билгелик.( Әсәр матурлык турында,кешенең эчке матурлыгы турында).

        -Автор “Матурлык” темасын ничек итеп ача соң? Матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтик. (Кешенең эчке матурлыгы; Бәдретдиннең күңел матурлыгы; ана белән баланың мәхәббәт матурлыгы; гаилә мөнәсәбәләренең матурлыгы;  табигать матурлыгы аша).

        -Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә? (Берсе табигать, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга).(Өзекләрне табып уку).

        -Хикәядә күренеп торган конфликт,ягъни каршылык бармы? (Бар. Ямьсезлек- матурлык каршылыгы).

        -Матурлыкны шәкерт кайда күрә? (Табигать күренешендә). Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән? Бу сорауга алга таба җавап бирербез.

        -Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела? (Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге герой күргәннәре.Ләкин беренче күрүдә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана).

        Герой-шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең узара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең узара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табигыйлыгы үсеп чыга. Герой-шәкерт шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә,гариплегеннән дә, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп  калалар).

        -Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бәдретдиннең скрипкада уйнавы  әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин көй герой-шәкерткә “бик ягымлы, бик тансык” булып яңгырый. Ни өчен? (Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында  алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Малай әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте,җылылыгы кадерле. Менә шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә кебек тоела.Шуның өчен дә бу көй шәкертләргә бик тансык булып тоела).

        -Әйдәгез, без дә “Салкын чишмә” көен тыңлап үтик.

        -Хикәя соңында мондый сүзләр бар: “Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере,- бәхетсезлегеме, фаҗигасеме. әллә аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме,- торып калды”.

        -Җавап бирегез, чыннан да кайсысы? Фаҗигасеме, әллә бәхетеме? (Бәхете).

        -Әсәрдә бәхет нәрсә ул? (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә,үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше булуында).

        -Менә хәзер кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк.Без бит сорауга җавап бирмәдек әлә. Автор ни өчен тургай сайравын  ике тапкыр кабатлый?  (Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөньяда алар белмәгән  почмаклар да бар икән.Ул почмакларда алар белмәгән  күңел матурлыгы да бар икән. Бу матурлык җимерек өй эченде генә бикләнеп ята алмый.Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә).

        4.Йомгаклау.

        -Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгеләп үтик. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? ( Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген әйтергә теләгән).

        -Бик күп шагыйрьләр,язучылар әни турында дан җырлаган.”Әни”,”әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә,ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша. Акыллы киңәшен дә бирә. Фәридә безгә әниләр турында үзе яраткан җыр җырлыйм ди..

        -Татар халкында шундый мәкальләр бар:

        1)Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

        2)Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

        3)Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.

        4)Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

        -Бу мәкальләр безнең дәрес эчтәлегенә бик туры килә. Бу уңайдан Һ.Такташның шигъри юллары да бик урынлы. (Тактадан укыла).

        -Без бүген сезнең белән Ә.Еникинең ”Матурлык” хикәясе белән танышып, ана һәм улның узара җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә зур мәхәббәтен күрдек. Без аны үзебезгә тормышта өлге итеп алып, әниләребезне кадерлик, саклыйк. Дәрес башында әни белән матурлык арасында нинди уртаклык бар дигән сорау куелган иде.Шул сорауга җавап тапкансыздыр дип уйлыйм. (Дөньяның бөтен гүзәллеге, матурлыгы, ризыкның тәме, өйнең яме- әниләр булганда)Яктылык кояш янында,яхшылык ана янында” дигән мәкаль белән дәресебезне тәмамлыйбыз.Дәрестә тырышып эшләвегезгә рәхмәт.      

        5.Өй эше.

        Мәкальне бераз үзгәртеп, “Яктылык кояш янында,матурлык ана янында”дигән темага,дәрестә сөйләгәннәрне дә искә алып,хикәя язып килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты.

Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфыйкова Ильмира Имаметдин кызының 4 нче сыйныфта Ә.Еникинең “Матурлык” әсәре буенча дәрес конспекты....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Ә.Еникинең "Матурлык"әсәре

Әсәргә тулы анализ бирү нигезендә автор фикеренең асылын ачыклау;Төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;Әхлак сыйфатлары тәрбияләү, тирә-юньдәгеләрнеңуй-хәрәкәтләренә бәя бирү....

"Дару үләннәре"темасы буенча дәрес конспекты.

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү максатыннан, төрле класстан тыш чаралар белән беррәттән ,программа буенча үткәрелгән дәресләрне дә балаларда тел өйрәнүгә кызыксыну уятырлык итеп үткәрергә тырыш...

«Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы» темасы буенча дәрес конспекты.

Аннотация: Дәреснең темасы программада “Мәктәптә” бүлегенә кертелгән. Бу теманы  өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү...