Ә.Еники "Матурлык" хикәясе
план-конспект урока (4 класс) по теме

Гиниятуллина Гульнур Нурисламовна

уку дәресе өчен материал, дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon уку дәресе95.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе

 уку дәресе

                 Әмирхан Еники

               “ Матурлык” хикәясе

Башкарды: Башлангыч сыйныф

укытучысы Гыйниятуллина Г.Н.

Тема: Әмирхан Еники. «Матурлык» хикәясе

Максат: 1) әсәрнең төп мәгънәсен аңлау юлында укучыларга иҗади фикер йөртүдә ярдәм итү;

2) балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе – ата-анага изге караш тәрбияләү;

3) сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, матурлык хисе тәрбияләү.

Дәресне җиhазлау.

  1. Язучының портреты, китаплар күргәзмәсе.
  2. Ризаэддин бине Фәхреддин нәсыйхәтләре: «Ата hәм ана әдәпләре”
  3. Зәңгәр күктә сайраган тургай рәсеме.
  4. Магнитофон тасмасында тургай тавышы.
  5. Ана турында мәкальләр язылган плакатлар.
  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы

1. Псих. Халәт оештыру

    - Укучылар,бер-беребезгә карап елмаябыз,изге сәгатьтә   дәресебезне

 башлыйбыз. Сез дәрескә әзерме?

I. Өй эшен тикшерү.

  1. Ә.Еники иҗаты буенча  тест  эшләү

    2.  презентация буенча тикшерү, хаталарны төзәтү

Укытучы. 

( тургай рәс., тавышы астында укытучы өзек укый )

Иң элек, тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, тын калып, тәмам мавыгып, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап, сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума.

 Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый.

Укучылар,бу юллар сезгә танышмы?

Укучы  Әйе, бу Ә.Еникинең без укыган “Матурлык”хикәясеннән өзек 

Укытучы.  Татар әдәбиятында Татарстанның халык язучысы Ә.Еники табигатьне үзенчәлекле сүрәтләве белән аерым урын алып торучы шәхес. Аның хикәяләреннән якты моң, җылылык бөркелеп тора. Ә.Еникинең әсәрләре бер укуда күңелгә уелып кала. Әле генә сез тыңлаган өзектә тургай сайравының моңын, ләззәтен, сагышын, җир өстен нурга күмүен ничек сокландыргыч итеп язган ул! Язучының бу хикәясе «Матурлык» дип атала.

 Укытучы: Хәзер хикәянең эчтәлеген искә төшереп үтик

әле. (укучы сөйли)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы

Матурлык... Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Синонимнар табыгыз.(гүзәл,чибәр, ягымлы,сөйкемле)

Нәрсә матур була?

Укучы. Кеше,чәчәк, күлмәк, өй, рәсем, сүз, уй,табигать

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән дә укып карыйк.

  • матур,гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган күренеш,эш,тормыш,сәнгать әсәрләре.
  • Матур,сокланырлык урыннар –табигатьтә,матур әдәбият әсәрләрендә.
  • Ягымлы,сөйкемле,үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт.кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфатлар.

 Әйе, матурлык – тирән мәгънәле сүз. Матурлыкны күрә белергә, аңлый белергә өйрәнергә кирәк.Ләкин моңа бар кешенең дә сәләте юк, ә шагыйрьләр, язучылар – аны үз сүзләре белән сүрәтләп башка кешеләргә җиткерә белү сәләтенә ия шәхесләр. Шуларның берсе Ә.Еники, ул шушы хикәясе аша безне матурлыкны күрергә  күрергә чакыра.

III. Уку мәсьәләсен  кую.

Укытучы. Әмирхан Еники үзенең хикәясен нигә «Матурлык» дип исемләде икән? Бүген дәрестә, бу әсәрнең эчтәлеге белән яхшылап танышып, шушы сорауга җавап эзләрбез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Хикәяне укыганда, нинди хисләр уянды сездә?

Укучы. Моңсулык, соклану, горурлык, аптырау, сөенү.

Укытучы. Әсәрнең төп герое кем?(слайд)

Укучы. Әсәрнең төп герое  Бәдретдин.

Укытучы. Бәдретдин нинди гаиләдә үскән? (укучылар җавабы.)

  1. Бәдретдиннәрнең ишегалды (105 нче бит).

Укытучы. Бу өзекне укыгач, аларның ничек яшәве турында фикер йөртеп була?

«Ни өчен арба эзе төшмәгән?» – дип яза язучы.

Укучы. Чөнки Бәдретдиннәр бик ярлы яшәгәннәр, хәттә атлары да булмаган   2.Бәдретдиннең әтисе.(слайдтан укыла)

Укытучы. Бәдретдин белән әтисе күрешүенә игътибар иттегезме?

Укучылар. Алар бит бик озак күрешмәгәннәр. Шуңа карамастан бер-берсенең кочагына да ташланмыйлар алар. Бөтен сагынуларын, бер-берсенә ихтирамнарын «улым» дип ике куллап күрешүдә белдерәләр.

Укытучы. Безнең татар халкында шундый матур гадәт, матур әдәп элек-электән үк тәрбияләнгән, хәзер дә шулай. Әтисе «улым» дип дәшә, ике куллап күрешә. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәт күзгә чагыла.әтисенә булган хөрмәте  күренә.

  1. Өй эче (105 нче бит).

Укытучы. Өй эче, андагы җиhазлар нәрсә турында сөйли?

Монда нинди матур күренешкә тап булдык? (Җаваплар  тыңлана.)

.

  1. Бәдретдиннең әнисе.(слайдтан  укыла)

Укытучы. Бәдретдиннең әнисен күргәч, иптәшенең күңеленә нинди уй килә? (106-107 нче бит.өзекне укыту.аны күреп-беләме?) Сез ничек уйлыйсыз,Бәдретдин шундый әнисен иптәшләренә күрсәтергә ничек батырчылык итте икән? Яратамы Бәдретдин әнисен? Яратканын каян беләсез? 

Укучы. Бәдретдин әнисен сагынып кайткан. «Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде... үзең яса инде безгә...» – ди ул. Йомшак, җылы, якын итеп дәшә. Ә скрипкада әнисе өчен көй уйнап, ул әнисенә булган яратуын белдерә, эчке матурлыгын күрә белә.  

Укучы  скрипкада уйнаганда Бәдретдин әнисенә карап,аны хөрмәт итеп,әнисе  өчен генә  “ Салкын чишмә” көен башкара.бу шәкертләргә дә бик ошый.Әнисенә улының көй аша күрсәткән хөрмәте,җылылыгы кадерле.

Укытучы. Әйдәгез әле,без дә бу көйне тыңлап үтик,ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтне, яратуны скрипка кыллары аша  биреп буламы?

(“Салкын чишмә” көен тыңлау)Әйтерсең лә, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша,сөйләшә.

  1. Физминутка .

       - Шушы көйне тыңлап без бераз ял итеп алырбыз. Сез бу вакытта әниләрегез белән булган иң матур мизгелләрегезне күз алдына китерегез.Әниләрегез сезне назлаган,яраткан вакытларны күзаллагыз.

 

Укытучы. Уңайсызланамы ул әнисе өчен? (109 нчы бит.укучылар табып укый.кайда ул уңайсызлану) Ничек итеп карый ул әнисенә, сүзләрен табып әйтегез. Ямьсез булып күренәме Бәдретдингә әнисе? Чибәр булганы өчен яратамы ул әнисен?

Укучы. Әйе, бик ярата Бәдретдин үзенең әнисен. Әнисе аңа беркайчан да ямьсез булып күренми. Бәдретдин аның белән горурлана, аны хөрмәт итә, аның эчке күңел  матурлыгын күрә. Әнисе аны шундый итеп тәрбияли алган.

Укытучы. Ә әнисе  горурлана аламы?

Укучы. Әнисе улы белән горурлана.

Укытучы. Бәдретдин әти-әни әдәпләрен үтиме? (Җаваплар тыңланыла.)

Ата белән ананың – балага, баланың ата-анага мәхәббәте – иң гүзәл матурлык. Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең берничәсе сезнең алдыгызда, әйдәгез укып китик әле:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Мин сезгә бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең тагын бер бик матур нәсыйхәтен җиткерәсем килә:” Гаиләдә шартлар нинди булса,бала да шундый була”.  

Укучылар, бу сүзләр бу гаиләгә туры киләме? Килсә,ни өчен алай дип уйлыйсыз?( бу гаиләдә өлкәннәр дә үзара яхшы,җылы мөнәсәбәттә, шуңа күрә Бәдретдин алардан үрнәк алып үсә.)

 Бәдретдин – яхшы күңелле, йомшак кеше, тыйнак бала, ата-ана әдәпләрен үти. Әйе, Бәдретдин белән горурланырлык, аның уй-фикерләре матур. Изге Коръәнебездә дә аналар турында мондый юллар китерелә:”Ана хакын хаклаган –адәм булган, хакламаган әрәм булган.Чөнки җәннәт әниләребезнең аяк астында”

Плакаттагы мәкаль-әйтемнәрне укыгыз. Бу мәкальләрнең кайсысы хикәянең эчтәлегенә туры килер?

-Матурлыкның күзгә бәреп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

-Ямсезлегемне күрмә,күңелемне күр.

-Өйнең яме ана белән. (Укучыларның  җаваплары.)

Укучы: Бу әйтемнәр Бәдретдиннең әнисе белән арасындагы мөнәсәбәткә туры килә,чөнки ул әнисенең шадра битендә бары тик ягымлы карашын, күңел җылысын тоя, матурлыгын күрә белә.

Укытучы. Өйнең яме байлыкта түгел, ул –шушы өйдә яшәүче кешеләрнең күңел матурлыгында, йортта яшәүчеләрнең бер-берсе белән матур мөнәсәбәтләрендә.  Ә ул матурлыкны, ямьне бу йортта әни бирә. Өйдәге кимчелекләр дә зур мәхәббәт – ана мәхәббәте алдында югалып кала. Әниләр  турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Укучылар.         Ана – шәфкать диңгезе.

(ана баласына гел яхшылык кына тели.Ул баласына ачу тотмый,гафу итә.)

Әнкәм йорты – алтын бишек. ( йортны бишек белән чагыштыра.чөнки безне әниләребез  бишектә тибрәтеп , назлап йоклаткан)

Ана баласына авызыннан өзеп каптыра.( чөнки безнең әниләребез балалары өчен  бар булганын бирергә әзер)

Ана җылысы – кояш җылысы

(Кояш җиргә,хайваннарга,үсемлекләргә көч,җылылык бирә. Әни дә безгә җылылык,көч,рәхәтлек бирә.)  

Укытучы.         Әйдәгез без дә әниләребезгзә  кояш гомере теләп,җыр башкарыйк..

(Җыр”кояш гомере телим  әнием сиңа”

 Укытучы. Укучылар, сезнең алдыгызда «Балаларга үгет-нәсихәт» исемле китап ята.  Китапның бүлекләренә күз салыгыз әле. Аларның һәрберсе Аллаһ исеме белән «Бисмиллаһи-р-рахмәни-р-рахим» дип башланып китә.. Ата-аналарга багышланган бүлекне ачыйк. Анда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сүзләре китерелгән «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр» дип язылган. Әсәрнең төп герое Бәдретдин кебекләргә карата әйтелгән ул сүзләр. Минем белән килешәсезме? Әйдәгез, шушы китаптан аерым өзекләр укып китик. ( 16-17 бит)

VI. Йомгаклау.

Укытучы.  Әгәр дә хикәяне аерым китап итеп чыгарырга теләсәк, китапның тышлыгына нинди рәсемнәр ясар идегез?

Ә.Еникинең «Матурлык» дигән хикәясе эчтәлеге нигезендә матурлык, гаилә, ана, тәрбия әдәпләре турында сөйләштек. Инде әйтегез, нигә «Матурлык» дип исемләгән автор хикәясен?

Укучы. Ә.Еники матурлык турында язган: ананың эчке матурлыгы, күңел матурлыгы, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы, табигать матурлыгы турында. Шуңа күрә әсәргә дә исемне «Матурлык» дип куйган.

Укытучы. Җавабың белән килешәм, бик дөрес .Дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә, матурлык ул, күзгә ташланып торган матур күлмәктә, болындагы  чәчәктә, яхшы җиһазлар белән тулган йортта гына була алмый  икән шул.Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, аның бөеклеген билгели һәм шушыны зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслаган.

Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең  үзара мөнәсәбәтендә.Өй эчендәге “гади,табигый,җылы-якын мөнәсәбәттә” Шушы өй эчендәге фәкыйрьлектән чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы,мәхәббәтләренең табигыйлеге үсеп чыга.Өйдәге бу кимчелекләр зур мәхәббәт астында күмелеп кала. Мин дә сезнең гаиләләрегезнең тату,дус, яхшы яшәүләрен теләп калам. Исән-имин булыгыз.

VII. Өй эше.

Һәркем үз әнисе турында “Әнкәй – җирдә иң зур кеше” дигән.инша язып килә


Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

Күренекле бөек галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре:

-Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Бала ата-анага зыян салмаска тиеш.

-Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр. 

        Ана – шәфкать диңгезе.

(ана баласына гел яхшылык кына тели.Ул баласына ачу тотмый,гафу итә.)

Әнкәм йорты – алтын бишек. ( йортны бишек белән чагыштыра.чөнки безне әниләребез  бишектә тибрәтеп , назлап йоклаткан)

Ана баласына авызыннан өзеп каптыра.( чөнки безнең әниләребез балалары өчен  бар булганын бирергә әзер)

Ана җылысы – кояш җылысы

(Кояш җиргә,хайваннарга,үсемлекләргә көч,җылылык бирә. Әни дә безгә җылылык,көч,рәхәтлек бирә.)

Тест сораулары:

1. Ә. Еники кайда туган?

А) Бишбүләк районы Дүсән авылында;

Б) Благовар районы Яңа Каргалы авылында;

В) Дәүләкән районында.

2. Язучының  балалык һәм мәктәп еллары кайда үткән?  

А) Яңа Каргалы авылында;

Б) Уфа шәһәрендә;

В) Ямьле Дим буендагы Дәүләкәндә.

3. Кайсы язучы  Әмирхан Еникине «Күңел карурманнарының тургае», - дип атаган?

А) Р. Миңнуллин

Б) И. Юзеев

В) Т. Миңнуллин

4. Язучы нинди мактаулы исемгә лаек булган?

А) Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе;

Б) Татарстанның  халык язучысы;

В) Татарстанның халык шагыйре.

5. “...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп - чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?” Бу юллар Ә. Еникинең кайсы әсәреннән?

А) “Әйтелмәгән васыять”;

Б) “Курай”;

В) “Матурлык”.