Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана
классный час (4 класс) на тему

Абдуллина Рузиля Габтрашитовна

Бу сыйныфтан тыш чара яхшылыкны явызлыктан аера белүгә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mrhmtlelek21.docx37.79 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 4

Дата:  11 .03.16

Тәрбия сәгате

Тема

“Мәрхәмәтлелек -елмаюдан башлана”

Дәрес максаты

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү.

Планлаштырылган

нәтиҗә

ТБУУГ: төрле чыганаклардан информация ала белергә, биремнәрне үти белергә; ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып – белү инициативасы күрсәтү, фикереңне әйтә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану; РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; КУУГ: башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү, башкаларны тыңлый белү, төркемнәрдә эшләү, килешеп эшләү.

Дәрес тибы

Яңа материал үзләштерүне ныгыту

Дәрес төре

 презентация  һәм әңгәмә элементлы дәрес

Предмет ара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, татар теле,музыка,сынлы-сәнгать

Ресурслар

Карточкалар (кейслар), презентация

Эш формалары

Фронталь, төркемнәрдә ,парларда.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Оештыру өлеше.Мотивлаштыру.

Максат: укучыларның психологик кәефләрен активлаштыру.

1.Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез,хәерле көн килгән кунаклар,укучылар!Кәефләрегез ничек балалар?

2.Дәрескә әзерлекләрен барлау.

3.Балалар, бер-беребезгә матур теләк теләсәк көннәребез һәрвакыт уңышлы узар.

4. Балалар,әниләрегез сезгә өйдә яратып нинди матур сүзләр белән исемнәрегезне  әйтә.

Хәерле көн алсу таңнарга!

Хәерле көн сайрар кошларга!

Хәерле көн зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн килгән кунакларга!

Хәерле көн матур кызларга!

Хәерле көн батыр улларга!

Җыр”Хәерле көн!”

Балалар белән танышу.Һәрбер балага туп бирелә шуның ярдәмендә әйтеп баралар.

2.Проблема тудыру.

Шифрны чиш

1.Нинди сүз килеп чыкты балалар?Димәк бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы нинди?

16, 2, 22, 28, 2, 16, 2, 24, 15, 7, 15, 7, 14 (алфавит ярдәмендә) – мәрхәмәтлелек

Балаларның җаваплары тыңланыла.

3.Тема һәм максатны билгеләү.

Тема һәм максатны ачуга этәргеч сораулар бирә.

-Балалар, Сез үзегезнең алдыгызга нинди максат куярсыз?

1.Нәрсә ул – мәрхәмәтлелек?

2.Мәрхәмәтле кеше нинди була?

3.Ничек мәрхәмәтле булырга?

 4.Тема буенча эш.

5.Беренчел ныгыту.

6.Икенчел ныгыту

1.1-2слайдлар

Балалар,безнең бүгенге сыйныф сәгатенә

бик күп  кунаклар килгән,аларның берсе белән якыннан танышыйк ул мәрхәмәтлелек иленнән килгән табиб-белгеч.Ул бездә мәрхәмәтлелек нинди дәрәҗәдә икәнлегенә диогназ куячак,кирәк дип саный икән дәвалау чараларын тәкъдим итәчәк.

Балалар, сезнең өстәлдә үзбәяләмә бар нәтиҗәләрне куеп барасыз.

2.Нәрсә ул – мәрхәмәтлелек?

3слайд

Шулай булгач  балалар,әйдәгез эле бер-беребезгә елмаю бүләк итик.

Балалар, елмаю шундый зур көчкә ия икән хәттә җырлар да иҗат ителгән бергәләп тыңлап үтик әле,рәхим итегез балалар.

3.Ак белән кара, төн белән көн булган кебек яхшылык белән начарлык та бар.Нәрсә ул начарлык?

1.Күренеш

Л.Толстойның “ Бүре белән тиен” хикәясен  карап үтик,ә аннары фикерләшүне дәвам итәрбез..

1 нче бирем:

-Укучылар, тиеннең:”Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез ничек дип аңлыйсыз?

-Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?

-Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

2.А.Босевның “Трамвайда” шигырен уку.

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына,

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игътибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

-Укучылар, Радко турында бабай дөрес уйлыймы?

-Тәүфыйклы бала нинди була һәм бу очракта ул нишләр иде?

6.1 нче бирем:

-Үзегез укыган китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән яманлыкка нинди мисаллар китерә аласыз?

Әйе, укучылар, болар барысыда кешеләргә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар.

Татар халык әкиятләре кешеләрдәге яман гадәтләрне, күренешләрне тәнкыйть итү, аларны булдырмаска өндәү максатыннан иҗат ителгән.

Уен”Әкият герое- яхшымы әллә начармы?

Бу герой яхшы булса елмаеп кул чабабыз,ә начар булса,йөзегезне кулыгыз белән каплыйсыз.

6.Төркемнәрдә эш.-уңай (тискәре) геройларның төп сыйфатларын язып аңлатырга.

Төркемнәрдә эшләү алгоритмын искә төшерәбез

Балалар, без Җир дип аталган зур планетада яшибез. тормыш булгач җирдә яхшылык һәм начарлык бар. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән, димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар. Телисезме балалар, кешеләрдә  булган начар сыйфатларны бөтенләй бетерәбез?

Димәк, без барыбыз да  нинди кешеләр булып калдык?

-Балалар, күктә безнең зур кояш.Ә менә монысы безнең күнелебезне яктыртып торучы кояш булсын.

8 слайд“Яхшылык күрәсең килсә,яхшылык ит”

диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

9. 7 слайд (мәкальләр)

3нче бирем:Мәкальләрнең азагын тап.

7.Предметлар белән эш.(Энэ,орлык,китап,ручка,сумка,чиләк)

-Балалар,исегезгә төшерегез әле, сез кичә генә нинди яхшылык эшләдегез?Эшләгән эшегезне әйтәсез дә,эчтән үзегезгә  “ Мин молодец”дип әйтәсез.

10слайд.Синквейн

Тест биремнәре

2.Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.

Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай,

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә.

Таралыр бар кайгың,

Тыныч калыр җаның

Күтәр күңелеңне

Бу бәхет түгелме?

Балалар елмаю бүләк итәләр.

Җыр:”Елмай”

3. Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.

Өзектән күренеш.

-Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан тәм таба.

- Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, - ди.

-Яхшы,  саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле кешене башкалар да ярата.

-Юк, чөнки малай бабайга урынны үзе трамвайдан төшәр вакыт җиткәч кенә бирде.

Тәүфыйклы бала өлкәннәрне хөрмәт итә.

1.Үги кыз әкияте.

2. Яхшылык һәм яманлык.

3. Төлке куян һәм әтәч. Һ.б.

Балаларның хәрәкәтне кабатлаулары.

1нче төркем балалар уңай сыйфатларны язалар

Ярдәмчел, ачык күңелле, туры сүзле, акыллы, шәфкатьле – уңай сыйфатлар

2нче төркемдәге балалар тискәре сыйфатларны

Дорфа, көнчел, хәйләкәр, явыз, усал-тискәре сыйфатлар.

Кояш рәсемендә тискәре сыйфатларның антонимнарын табарга кирәк.

Саран –юмарт,ялган-хаклы,дөреслек,игелексез-игелекле,һ.б

Яхшы күңелле һ.б

-Кешеләргә эшләгән яхшылык үзеңә яхшылык булып кайта.

Мәрхәмәтле сүз, песи өчен дә әһәмиятле.

Кешене кием түгел,  ә аның игелекле эшләре бизи.

Көмеш белән мактанма,  игелек белән мактан.                    

Кем игелек эшли, шул бәхетле булыр.  

Кемдә игелек юк, анда дөреслек тә аз.

Матурлыкны эзләмә - игелек эзлә.          

Өстәлдәге предметларга мисаллар китерү.

Алгоритмны искә төшерү.

Балаларның  синквейн төзүе.

Балаларның тест биремнәрен үтәү.

 

Мәрхәмәтлек сыйфатларын рәсемдә сүрәтләү.

Балаларның рәсем ясавы.

Рәсемне яклау.

1.Сорауларга җавап бирәләр.

 Дәрескә йомгак.

Максат: эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.

7.Өй эше

8.Рефлексия

– Укучылар, әйтегез әле, сез үзегез өйдә, урамда, бакчада һәм башка урыннарда нинди яхшылыклар эшли алыр идегез?

–   Балалар, ә яхшы булу кыен микән?

–  Әйе, яхшы булу өчен кешенең мәрхәмәтле, изге күңелле булуы кирәк. Ә җирдә нәрсә күбрәк дип уйлыйсыз: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы?

Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән! Әйдәгез, балалар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк!

1.Үзбәяңә анализ

Кемнең барысы да +,кул күтәрегез эле,молодцы!

-Кемнәрнеке 6,5бал.Бераз тырышырга кирәк.

Бүгенге сыйныф сәгатендә нәрсәгә өйрәндегез? Нинди яңалыклар алдыгыз?

Тактага түбәндәге сүзләр беркетелгән.

1.Дәрес файдалы үтте,барысын да аңладым!

2. Кайбер нәрсәләр аз гына аңлашылмады.

3.Әле өйрәнәсем бар.

Балалар,бүгенге сыйныф сәгатенә  кунакка килгән табиб –белгеч менә Сезгә нәрсә ди.”Балалар Сез барыгыз да мәрхәмәтле,шәфкатьле,итагатьле  сау-сәламәт икәнсез.Молодцы!Кирәк чакта мөрәҗәгать итә аласыз.

2.2 Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу—әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.

2.3.Һич яхшылык эшли алмасаң  син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә!

                               (Фәнис Яруллин)

1.Сорауларга җавап бирәләр.

 (Әти-әниләргә булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итә алабыз, йорт хайваннарын караша алабыз, кошларга оялар ясый алабыз, ярдәмчесез калган әбиләргә, бабайларга булыша алабыз.)

һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга.

Эмоциональ хәләтләрен билгелиләр.

Сайлаган смайликларын куялар.

Өй эшләре үзләренең сайлаган смайликларына язылган.

Күмәк җыр “Дусларым”

           

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Мәрхәмәтлелек! класс сәгате

Уяндыңмы, елмай!Көнне башла шулай,Елмай үз-үзеңә,Әйтәсе сүзеңә.Таралыр бар кайгың,Тыныч калыр җаныңКүтәр күңелеңнеБу бәхет түгелме?2.Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса...

Классный час "Мәрхәмәт елмаюдан башлана".

Балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхшылыклар эшләргә  омтылыш тәрбияләү; балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү....

Презентация.Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана.

Бу дөньяда һәрберебез дә мәрхәмәтле булса иде!...

Мәрхәмәт елмаюдан башлана

Сыйныф сәгате үткәрү өчен кулланма материал....

Мәрхәмәт елмаюдан башлана»​

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.​​...