Классный час "Мәрхәмәт елмаюдан башлана".
классный час (2 класс) на тему

Балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхшылыклар эшләргә  омтылыш тәрбияләү; балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mrhmt_elmayudan_bashlana.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Тәрбия сәгате

Тәрбия сәгатенең темасы: “Мәрхәмәт елмаюдан башлана”.

Максат:  – балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;

– яхшылыклар эшләргә  омтылыш тәрбияләү;

– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия сәгатенең барышы:

-Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай,

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә.

Таралыр бар кайгың,

Тыныч калыр җаның

Күтәр күңелеңне

Бу бәхет түгелме?

– Укучылар нәрсә ул мәрхәмәтлелек?( Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.)

– Ә начарлык нәрсә ул? (Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.)

– Дөрес, укучылар, начарлык ул яхшылыкның киресе. Без Җир дип аталган зур планетада яшибез. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән, димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар.

– Ә сезнең тормышта яхшылык һәм начарлык белән очрашканыгыз бармы? (Укучылар җавабы)

–  Укучылар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без сезнең белән автобуста Игелеклелек шәһәренә барырбыз. Урыннарга җайлап утырыйк әле!

– Укучылар, без сезнең белән “Әдәп” тукталышына килеп җиттек. Әнә, автобуска  Тиен утыра.

–  Бу Тиен кайсы әкияттән? (“Өч кыз” әкиятеннән.)(Әкиятнең эчтәлген сөйләү.)

–         Бу әкияттә кайсы кыз әнисен тәрбияли? (Төпчек кыз.)

– Әйе, укучылар, төпчек кыз әнисен карый, тәрбияли. Шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт итәләр, яраталар. Әнисенә карата мәрхәмәтле булганы өчен ул гомере буе рәхәт яши, авырлыклар күрми. Ә олы кыз белән уртанчы кыз әниләренә карата мәрхәмәтсез булганнары өчен үз җәзаларын алалар. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш – “Ягымлы сүзләр” тукталышы.

-Ә хәзер,  мин сезгә Шәүкәт Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырен укыйм. Тыңлап карагыз әле.

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

– Рәхмәт, – диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт! – диде.

Кыз җавапсыз

Калсын диме?

Җавап бирде:

-Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәт инде!

Малай аңа

Башын иде:

-Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә

Рәхмәт, -диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде.

… Җиргә төшкән

Бияләйгә

Рәхмәт инде

–    Менә, укучылар, рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән. Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый.

– “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.)

– Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү бик  начар гадәт. Шуңа күрә шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк. Юлыбызны дәвам итәбез.

Киләсе тукталыш – “Әхлак” тукталышы.

А.Босевның “Трамвайда” шигырен уку.

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына,

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игътибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

–   Укучылар, Радко турында бабай дөрес уйлыймы? (Юк, чөнки малай бабайга урынны үзе трамвайдан төшәр вакыт җиткәч кенә бирде.)

–    Тәүфыйклы бала нинди була һәм бу очракта ул нишләр иде? (Тәүфыйклы бала өлкәннәрне хөрмәт итә.)

–   Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк? (Транспортта барганда кычкырып сөйләшергә ярамый, өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга, инвалидларга урын бирергә кирәк.

Алдагы тукталыш  – “Мәкальләр һәм әйтемнәр тукталышы”.

Мәкальләрне игътибар белән укыйк әле:

Агач беленә җимешеннән, адәм – кыланмышыннан

Җылы сүз – җан азыгы,

Ялган сүз – баш казыгы:

Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас!

(Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау).

– Укучылар, әйтегез әле, сез үзегез өйдә, урамда, бакчада һәм башка урыннарда нинди яхшылыклар эшли алыр идегез? (Әти-әниләргә булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итә алабыз, йорт хайваннарын караша алабыз, кошларга оялар ясый алабыз, ярдәмчесез калган әбиләргә, бабайларга булыша алабыз.)

–   Балалар, ә яхшы булу кыен микән? (Юк.)

–  Әйе, яхшы булу өчен кешенең мәрхәмәтле, изге күңелле булуы кирәк. Ә җирдә нәрсә күбрәк дип уйлыйсыз: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы

–  Менә, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән! Әйдәгез, балалар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Бер-беребезгә карап елмайыйк!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кл. час. "Тәртип бусагадан башлана"

кл.сәг. "Тәртип бусагадан башлана"...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана

Бу сыйныфтан тыш чара яхшылыкны явызлыктан аера белүгә багышлана....

Презентация.Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана.

Бу дөньяда һәрберебез дә мәрхәмәтле булса иде!...

Мәрхәмәт елмаюдан башлана

Сыйныф сәгате үткәрү өчен кулланма материал....

Мәрхәмәт елмаюдан башлана»​

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.​​...