тәрбия сәгате "Дуслык елмаюдан башлана"
классный час (3 класс) по теме

Тимирова Гульзира Вакифовна

дуслык елмаюдан башлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sgate.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:                          Дуслык елмаюдан башлана.

                                               

Максат.  Үз – үзеңне дөрес, тәртипле тоту, һәрвакыт ярдәмчел, көләч, шат күңелле

                    булу кешенең культурасына, сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын төшендерү,                            

                        бер – берләрен ныграк белергә ярдәм итү.

Җиһаз:   8 “йөрәк”- карточка ( артына сораулар язылган), 6 туфли рәсеме ( 2се                

                       бертөрле), балалар җырлары ( диск, кассета), кегли (6), 1 кечкенә туп, 2 зур

                        туп, хәрефләр (Д,у,с,л,ы,к,е,л,м,а,ю,д,а,н,б,а,ш,л,а,н,а), көзгеләр (8), киңәш-

                       ләр ( тактага – аерым битләрдә, укучыларга (8)), елмайган кеше рәсемнәре,

                       фломастер, дәфтәр битләре, 8 чәчәк ( артында сүзләр), 1 – 6 га кадәр цифрлар

                       язылган карточкалар ( артка приз исемнәре), призлар, бүләкләр.

Кичә барышы.

( Музыка уйный)

  1.    Кадерле, укучылар, бүген без “Дуслык елмаюдан башлана” дигән уен уйнарбыз. Бу уенда дуслык, елмаю турында сүз барыр. Уен бер – берегезне ныграк белергә ярдәм итәр. Елмаюның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, елмаю ярдәмендә кәефне күтәрергә, дуслар табарга, тормышта уңышка ирешергә, башкаларга уңай тәэсир итәргә мөмкин икәнен күрербез.

      “ Елмая белмәгән кеше кибет ачарга тиеш түгел”, - дип әйтәләр кытайлылар.

   

  1.    Ә хәзер бер күнегү ясап алыйк. Көзгегә карагыз. Елмаегыз. Елмайганда барлыкка килгән мускулларга массаж ясагыз һәм яхшы нәрсәләр турында гына уйлагыз.  

                   

        Хәзер шундый күтәренке кәеф белән уеныбызны башлыйбыз. Уен барышында  шушы                

                сөйкемле елмаю чаткыларыгыз йөзегездән китмәсен, үзегез турында яхшы фикерләр генә  

             калдырыгыз.

  1. Разминка. Иң элек сорауларга җавап бирик. Тактада 8 “йөрәк”- карточка.Чират белән генә һәркем 1әр карточка ала һәм артына язылган сорауга җавап бирә. Бер – берегезне игътибар белән тыңлагыз, кемнең җавабы тулы, тапкыр, матур булыр.

Сораулар.

  1. Башкалар дустың турында начар сүзләр әйтсәләр, син аны яклап чыгарсыңмы?
  2. Дустыңның нинди булуын теләр идең?
  3. Малай һәм кыз бер – берсе белән дуслаша аламы?
  4. Син бүләкне алырга яратасыңмы яисә бирергәме?
  5. Эт яки песи белән дуслашып буламы?
  6. Серләреңне дустыңа сөйлисеңме?
  7. Синең дусларың әти – әниеңә ошыймы?
  8. Буш вакытларыңда нишләргә яратасың?

  1. Зал белән уен. Дуслык турында мәкальләр.

Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерәсез.

  • Кош – канаты белән ( кеше дуслык белән көчле).
  • 100 сум акчаң булганчы,(100 дустың булсын)
  • Дуслык сүздә түгел,( эштә сынала).
  • Дусларын онытканның, (үзен дә онытырлар).
  • Дустың авырса, (син дә ыңгыраш).
  • Матурлык – бер көнлек, дуслык – ( гомерлек).
  • Күп дус эзләгән, (дуссыз калыр).
  • Кешенең иң зур дәүләте – ( чын дусты).

  1. Сайлап алу конкурслары.
  1. Конкурс “ Парыңны тап”

Тактада чәчәк – карточкалар. Аларга төрле әсәрләрдән әкият геройларының исемнәре язылган.Бер үк әсәрдән булган 2 әкият герое исеме кайсы карточкаларда булса, шулар финалга кала. Зәңгәр чәчәк – малайларга (Кыш бабай, Принц, Буратино, Карлсон), сары – кызларга( Золушка, Гөлчәчәк, Аленушка, Кызыл Калфак).

  • Кайсы геройлар бер үк әкияттән? (Принц, Золушка)

( Музыка астында утыралар. Диск ”Көләсе килеп тора”,

  1. Зал белән уен. Мин сораулар әйтәм, сез “ әйе”, “ юк” дип кенә җавап бирәсез.
  • Алтын таракның төшеп калган урыны – урман?
  • Бер тапкыр кискәнче , 7 тапкыр үлчәргә кирәк?
  • Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп... бу юлларны Ш.Галиев язган?
  • Былтыр исемле егет “Саламторхан” әкиятеннән?
  • Сыерчыкның мактанчык күршесе чыпчык?
  • Дөя 3 көн ашамыйча тора аламы?
  • Кара карга койрыгын өшетә аламы?

 

  1. Конкурс “ Золушка туфлие”

3 малай , 3 кыз төрле туфли рәсемнәре ясалган карточкалар алалар. Бер үк төрле туфлиләр туры килгән пар финалга кала.  

  1. Зал белән уен. ( бию көе)

Икесенең уртасына туп куеп бииләр. Тупны төшермичә иң озак биегән парга приз бирелә.

  1. Конкурс “ Көйне таны”.

2 кыз, 2 малай. Көйләр уйнатыла, кем күбрәк белә, финалга чыга.

Финалга 3 пар калды. Бер - берегезне ныграк белү өчен, сораулар биреләчәк.

Кызларга:

  1. Сез алтын балык тоттыгыз, ләкин ул сезнең бер генә теләгегезне үти.

А) циркка барасызмы?     Б) яхшы дус белән танышасызмы?      В) матур курчак аласызмы?

                  2. Сине 1 малай кыерсытты. Син нишләрсең:

                         А) кемнән булса да ярдәм сорыйсың    б) үпкәләп елыйсың   в) кызларга сугарга                                                                          

  аңлатасың.

                   3.Малай сине туган көненә чакырды. Нинди бүләк сайларсың?

                         А) үзеңә ошаган бүләк     б) ул малайга ошаган бүләк    в) әти-әниең әйткән бүләкне

                   Малайларга:

  1. Сиңа бер кыз ошый. Синең аның белән уйныйсың килә, ләкин әниең өйгә чакыра. Син нишләрсең:

А) өйгә керәсең     б) әниеңне ишетмәмешкә салышасың    в) кызга икенче көнне килергә кушасың.

                   2. Сиңа ошаган кызны такта янына чакырдылар, ләкин ул мәсьәләне чишә алмый.

                          А) син аңа әкрен генә әйтеп торасың      б) дәрестән соң аңлатасың      

                          в) берни дә      эшләмисең

                    3. Кызга ашхашәдә урындык җитми.

                         А) син урындык алып килеп бирәсең;        б) үз урындыгыңны бирәсең;

                     в) берни дә эшләмисең;

                 

  1. Сынауларыбыз тәмам. Нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте. Хәзер дәфтәр битенә язып куясыз – кем ошады сезгә. Ни өчен ошады, шул турыда әйтергә дә әзерләнәбез.

Малайлар үзләренә кем ошаганын җыр белән әйтеп бирерләр.( “ Әйдә, дустым, биергә”,    Д 4, 14)

 ( Язганнар буенча тикшерү) 1 пар финалга чыга.    

  1.  Супер- финал. 

Малайга сорау:

А) ...гә У.Дисней мультфильмнары ошыймы, әкиятләрме?  

Б) Нинди дәрес ошый?

В) Буш вакытында нишләргә ярата?

Кызга сораулар:

А) Нәрсә ярата: футболмы, хоккеймы?

Б) Эте бармы?

В) туган көне кайчан?

( Номерлы карточкалар эленә. Номерлы кеглилар куела. Балалар,чиратлашып, ничә җавабы туры килсә, шулкадәр кеглига аталар. Кайсы номерга туры килсә, шул номерлы бүләкне ала.)

Уеныбыз тәмам. Бу уенда елмаю һәм дуслык җиңде. Ә хәзер барыбыз да 3 тапкыр болай дип әйтик: ”Елмаеп без үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытабыз һәм тирә – якка нур таратабыз”

              Уеныбызның истәлеге итеп мин сезгә сәләмәтлекне ныгыту кагыйдәләрен бирәм һәм кечкенә генә бүләк тапшырам. ( тактадан уку)

  1. Һәр көнне көзге каршына килеп елмаеп басып торыгыз.
  2. Бүлмәгез стенасына елмаеп басып торучы кеше рәсеме элегез.
  3. Табигать, хайваннар рәсемнәренә күбрәк карап торыгыз.
  4. Әти- әниегезгз, укытучыларыгызга, дусларыгызга ешрак елмаегыз.
  5. Исәнләшкәндә матур итеп елмаегыз.

Тылсымлы төш күреп уянабыз.

Матур итеп шулчак елмаябыз.

Бер елмаю дәва мең авыруга,

Онытмагыз ешрак елмаерга.

Бер- берегезгә елмаю бүләк итегез. Бу – сезнең тормыш кагыйдәсенә әверелсен.

( җыр “Елмаю”, В.Шаинский муз., Пляцковский сүз)

Кулланылган материал:

1.Аудио һәм видеоязмалар

2.”Халкым чишмәсеннән су эчәм” җыентык.Яр Чаллы.

3.”Бәйрәмнәр бәйләме”Мәгариф нәшрияты

4.“Кызыклы грамматика” Мәгариф нәшрияты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате

"Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?"- тәрбия сәгате...

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана

Бу сыйныфтан тыш чара яхшылыкны явызлыктан аера белүгә багышлана....

Классный час "Мәрхәмәт елмаюдан башлана".

Балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхшылыклар эшләргә  омтылыш тәрбияләү; балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү....

Презентация.Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана.

Бу дөньяда һәрберебез дә мәрхәмәтле булса иде!...

Мәрхәмәт елмаюдан башлана

Сыйныф сәгате үткәрү өчен кулланма материал....

Мәрхәмәт елмаюдан башлана»​

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.​​...