кл. час. "Тәртип бусагадан башлана"
классный час (2 класс) по теме

Минхайдарова Резеда Рафисовна

 кл.сәг. "Тәртип бусагадан башлана"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trtip_busagadan_bashlana.docx18.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тәртип бусагадан башлана

Максат: тәртипле булу сыйфатлары тәрбияләү,тәртипсезлекнең хәтта күңелсез хәлләр ,хәтта фаҗигалар тудыруга сәбәп булуын исбатлау.

Ярдәмлек: В. Казыйханов “Әдәплелек дәресләре”, мәкальләр

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Тема өстендә эш.
  1. Сыйныф бүлмәсенә игътибар итегез, әйберләр( парталар, өстәлләр һ.б.) стенадагы портретлар ничек куелган?

(билгеле бер эзлеклелектә,җыйнак, уңайлы итеп).

Икенче төрле моны ничек әйтәбез?(билгеле бер тәртиптә)

-Берәр нәрсәнең башланыр алды бусага сүзе белән бәйләнгән. Мондый очракта ул күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Аңа тормыш бусагаларын үтү җиңел генә бирелмәде. Бусага сүзенең географик төшенчәсе дә бар: су төбендә ташлардан барлыкка килгән калкулык. Диңгез бусагаларын үтү бик күп вакытны алды.

- Мәктәп буенча сентябрь, октябрь айлары өчен кабул ителгән төп эшнең атамасы “ тәртип” һәм “ бусага” сүзләрен үз эченә ала. Шушы ике сүз белән бәйләнешле нинди мәкаль беләсез? ( Тәртип бусагадан башлана).

-Сыйныфта һәм мәктәптәге иң тәртипле укучыларны әйтегез.Алар кай яклары белән башкалардан аерылып торалар? Якыннарыгыз, туганнарыгыз, танышларыгыз арасында тәртипле кешеләрне искә төшерегез. Аларны нинди сыйфатлары белән хөрмәт итәләр?

2. Тәртип барыннан да иң элек кем өчен кирәк?

Акыллы, тәртипле кеше үзен башкаларга бары тик яхшы яктан гына күрсәтү өчен, йортта ук хәзерлек алып бара. Укучы икән- ул дәрескә куелган таләпләрне – өй эшләрен үти, кичтән үк өс, аяк киемнәрен хәзерләп куя.Йорт бусагасын атлап чыкканчы ук ул барын да башыннан кичерергә тиеш: газ, су краннары ябылганмы, ут сүндерелгәнме һ.б. Йорт бусагасын атлап чыккач,аның өчен яңа тормыш,урам, юл- яңа кагыйдәләр үтәү бурычы килеп туа. Аннары – мәктәп. Аның үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. Аларны үтәсәң генә син үзеңне тәртипле итеп күрсәтәсең.

-Әгәр тәртип бусагадан башланмаса, нәрсә килеп чыгуы ихтимал.Барлык кагыйдәләр дә үтәлмәсә, шул аркада тормышта, аңлашылмаучанлык, канәгатьсезлек, ыгы- зыгы туа. Мәсәлән: йортта ут янып калса,су краны ябылып бетмәсә һ,б.

3. Үз- үзеңне тәрбияләү планын төзү.

- өлкәннәрнең киңәшенә һәрвакыт колак салырга.

- гаилә, коллектив, җәмгыять куйган таләпләрне катгый үтәргә.

-тәртипсезлекләр килеп чыкканда аларның сәбәбен тикшерергә һәм тиешле нәтиҗә ясарга.

- тәртипле кешеләрдән үрнәк алып яшәүне тө принципка әверелдерергә.

III. Рефлекция.

  1. Сез бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндегез? Моны аңлауга ничек ирештегез?Ни өчен тәртип бусагадан башланырга тиеш.
  2. IV.Дәресне йомгаклау. Әти- әниләрегез сезгә кайсы яклары белән ошый? Шул хакта язма эш эшләгез.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба+уку,1 кл,Перспек.башл мэк.рабоч прогр.

Татар мэктэплэре очен укудан эш рограммасы тэкъдим итэм.УМК"перспек.нач школа"...

Тема: Кешедә матурлык нәрсәдән башлана.

        Моннан бик күп еллар элек Кытайда Конфуций исемле бөек акыл иясе яшәгән. Аңардан кешеләр: “Яхшы һәм лаеклы кеше булу өчен нишләргә?”дип сорасалар, ул һәрвакыт ...

Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?- тәрбия сәгате

"Кешедә матурлык нәрсәдән башлана?"- тәрбия сәгате...

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана"

Соңгы елларда балалар арасында дорфалык, саранлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатлары  нык үсә. Алар бер-береңә булышу, ярдәм итүне аңламыйлар. Бер-беренә дорфа эндәшәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр.Минемчә, т...

"И һәм ы" хәрефләре. Тәртип саны 1 класс

quot;И һәм ы" хәрефләре. Тәртип саны...