Исем турында тирәнәйтеп кабатлау.
план-конспект урока (2 класс) на тему

Камалова Нурсия Закариовна

Исем турында белемнәрне гомумиләштереп ныгыту; балаларның булган белемнәренә таянып, сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; күреп, ишетеп дөрес язуларына ирешү; коллектив рәвештә эзләнү, уйлану ысулларын формалаштыру; игътибарлылык, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_turynda_tirnytep_kabatlau.rar185.07 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Исем турында тирәнәйтеп кабатлау.

Максат: Исем турында белемнәрне гомумиләштереп ныгыту; балаларның булган белемнәренә таянып, сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; күреп, ишетеп дөрес язуларына ирешү; коллектив рәвештә эзләнү, уйлану ысулларын формалаштыру; игътибарлылык, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 2 класс өчен З.И. Җамалетдинованың татар теле дәреслеге (2008), ноутбук, проектор, экран, Г.Тукай портреты, тест өчен битләр.

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Дәрес планы

  1. Актуальләштерү.
  2. Уку мәсьәләсен кую.
  3. Уку мәсьәләсен чишү.
  4. Рефлексия.
  5. Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү.
  • Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

(Экранда беренче слайд – Габдулла Тукай портреты.)

Кунаклар белән исәнләшү.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Методик күрсәтмәләр.

(Укучылар дүртәр кешелек төркемнәргә бүленеп утыртыла. Арадан берсе төркем җитәкчесе була.)

  • Ә хәзер игътибарыгызны тактадагы кроссвордка юнәлтәсем килә. Кроссвордны чишеп бүгенге дәрес темасын ачыкларбыз. Сорауларга җаваплар бирергә әзерләнегез.

  • 1) Предметның эш, хәрәкәтен, хәл-торышын белдереп нишли? нишләгән? нишләде? кебек сорауларга җавап бирүче сүзләр төркеме ...
  • 2) Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр төркеме ...
  • 3) Нәрсәне укып, күреп, язып була?
  • 4) Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе нәрсә дип атала?

Ф

И

Г

Ы

Л

Ь

С

Ы

Й

Ф

А

Т

Х

Ә

Р

Е

Ф

Җ

Ө

М

Л

Ә

  • Димәк,  без бүген дәрестә нишләрбез?
  • Исем сүз төркемен ныгытырбыз. (Балалар җавабы)
  • Без исем сүз төркеме турында беләбезме соң?
  • (Балалар җавабы)
  • Әйдәгез, төркемнәрдә фикерләшеп исем турында сөйләргә әзерләнегез.

*Исем предметны белдерә.

*Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

*Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була.

*Исемнәр килеш, сан белән төрләнә.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. (Бер укучы тактада исем сүз төркеменең моделен төзи. Төзеп бетергәч, экрандагы 2нче слайд белән чагыштырып тикшерелә, нәтиҗә ясала.)

2. (Экрандагы 3 слайдта язылган шигырь юлларыннан һәм җөмләдән исемнәрне табып язу, тикшерү, бәяләү. Төркемнәрдә эшләү.)

Тынма, эшлә и сабый! Бел, тәңредән эшләргә көн,

Эштән аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Син кояштан үрнәк алсаң, тырышлык итсәң һаман,

Кешеләр арасында кояш кебек ялтырарсың бер заман!

(Г. Тукай. “Эш”)

Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.

- Габдулла Тукай тарихта җуелмас эз калдыручы олы шәхес. Ул балалар өчен язган шигырьләрендә хезмәткә зур бәя биреп, кешеләрне бары тик хезмәт аша чын кеше итеп тәрбияләп булганлыгына басым ясый. Кече яштән эшне яратып үсәргә өнди.

(Тын гына Г.Тукайның “Әллүки” көе уйнатыла. Көй барышында бер укучы Роберт Миңнуллинның Габдулла Тукайга карата язылган “Әллүки” шигырен яттан сөйли.)

3. - Экранда (4 слайд) туган якка карата төзелгән җөмләләрдән ялгызлык, уртаклык исемнәрен табып, исемнәрнең килешләрен билгеләргә, берлек, күплек санын күрсәтергә. Астына сызылган сүзләргә тамырдаш исемнәр уйлап, телдән җөмләләр төзергә, я мәкаль уйларга. (Укучылар дәфтәрдә эшли.)

Безнең Актаныш Татарстанның көнчыгышында урнашкан. Актаныш халкы җырларда җырланган Агыйдел елгасыннан көч-куәт алып, болыннарда печән чабып, әрәмәләреннән җиләк-җимеш җыеп, табигатьнең, дөньяның ямен-тәмен тоеп яши.

(Эш тикшерелеп, бәяләнә.)

4. “Игътибарлы бул!” уены.

(Укытучы җөмләләр укый, укучылар исемнәрне сайлап дәфтәргә язалар.)

Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелделәр. Һавада моңлы тургай сайрый.

(Эш тикшерелеп үзбәя куела.)

IV. Рефлексия.

  • Бүгенге дәреснең максаты нинди иде? Дәрестә нәрсәне кабатладык? Нинди нәтиҗәләр ясадык? Булган белемнәрегезне тест аша тикшерәбез.

(Укучылар дөрес җавапларны алдан әзерләп куйган битләрдәге түгәрәкләрне кызыл карандаш белән буяп билгелиләр, соңыннан экрандагы җаваплар белән чагыштырып үзләренә бәя куялар.)

Тест

1.         а) исем – нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

б) исем – кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

2.        а) ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.

б) ялгызлык исемнәре юл хәрефтән языла.

3.        а) кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

б) кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.

4.        а) исем-сүз төркеме.

б) исем җөмлә кисәге.

5.        а) исем- хәрәкәтне атый.

б) исем-билгене атый.

в) исем-предметны атый.

V. Өйгә эш бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

"Исем" темасын кабатлау,

Укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләре турында алган белемнәрен системалаштыру,камилләштерү;-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,-укуга җитди караш и...

4 сыйныфта "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Бу дәрестә Сингапур структуралары кулланылды. Кабатлауга бик тә Модель Фрейер структурасы отышлы дип уйлыйм. Минем дәрес эшкәртмәм күп укучыларга файдалы булыр дип уйлап калам....

«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...