"Исем. Фигыль. Мин һәм дусларым."
план-конспект урока (4 класс)

4нче сыйныфта "Исем. Фигыль. Мин һәм дусларым" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_klass_isem._figyl._min_hm_duslarym.docx20.03 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ

64 нче дәрес

Тема: Имя существительное. Глагол. Я и мои друзья. (Урок-повторение) /Исем. Фигыль. Мин һәм дусларым. (Кабатлау дәресе)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – темага бәйле сүзләрне, грамматик структураларны белү.

Предмет – фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, әңгәмәдәшең белән аралашу  калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Шәхескә кагылышлы  –дуслык, дуслар төшенчәләрен аңлап кабул итү, дусларыңа бәя бирә белү, дустыңа карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү, башкаларга карата кайгыртучанлык, хөрмәт хисләре формалаштыру.

Җиһазлау: дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина, 4нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм”, 2017нче ел, презентация, эш дәфтәре, “tatarschool.ru” һәм башка электрон ресурслары, “Selam.tatar”укыту-методик комплекты

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру
  • Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бер-берегезгә комплиментлар әйтегез әле, кәефләребез күтәрелсен. (слайд 1)
  • Бүген һава торышы нинди? Атнаның нинди көне? Хәзер нинди ел фасылы?
  1. Актуальләштерү
  • Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә җөмләләр әйтәм. Ул җөмләләр нәрсә белән аерыла? (Җөмләләрне алдан яздырырга була)
  1. Җырлый.Дустым җырлый.
  2. Укый. Китап укый.
  3. Уйный. Пианинода уйный.
  4. Эшли. Бакчада эшли.
  5. Баралар. Мәктәпкә баралар.
  • Әйтегез әле, бу җөмләләр нәрсә белән аерыла? (Икенче җөмләдә бер сүз өстәлә)
  • Бу сүз нинди сорауга җавап бирә? (кем?, нәрсә?)
  • Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр нинди сүз төркеменнән булалар?  (исем) (Слайд 2,3)

Исем турында видеокагыйдәне кулланырга булаhttps://yandex.ru/video/preview?text=%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%20%D1%81%D2%AF%D0%B7%20%D1%82%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B5%D0%BC%D0%B5&path=wizard&parent-reqid=1599255468998994-147923577830502460200232-production-app-host-sas-web-yp-122&wiz_type=vital&filmId=11866141292848349944

Яхшы. Тагын бер бирем.

  1. Дустым. Дустым җырлый.
  2. Мәктәпкә. Мәктәпкә баралар.
  3. Бакчада. Бакчада эшли.
  4. Китап. Китап укый.
  5. Пианинода. Пианинода уйный.
  • Бу җөмләләр нәрсә белән аерыла?? (Икенче җөмләдә бер сүз өстәлә)
  • Бу сүз нинди сорауга җавап бирә? (нишли)
  • Нишли? соравырына җавап бирә торган сүз нинди сүз төркеменнән була?  (Фигыль) (Слайд 4,5)

Фигыль турында түбәндәге видеоны  кулланырга була

https://yandex.ru/video/preview/?filmId=2874460268733247248&p=3&text=фигыль+сүз+төркеме&url=http%3A%2F%2Fwww.youtube.com%2Fwatch%3Fv%3DxQmIsfu0f5s

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • Балалар, әйдәгез, бер җыр тыңлап китик әле

https://nsportal.ru/audio/detskie-pesni/2016/12/pesnya-dustym-bar-plyusovka  (“Дустым бар” балалар җыры)

  • Нәрсә турында бу җыр? Әйе, бу җыр дуслар турында.
  • Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Дөрес әйтәсез. Без бүген “Мин һәм минем дустым” темасын кабатларбыз. Шулай ук, исем һәм фигыль сүз төркемнәрен дә искә төшеребез.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. http://tatarschool.ru/media/ktt4“Минем дустым” темасы. 1нче бирем. Дустың турында сөйлә.
  1. Дустың кайда яши? Дустым авылда яши. Дустым шәһәрдә яши. Дустым Казанда яши. Дустым Яшел Үзәндә яши.
  2. Ул ничәнче сыйныфта укый? (дүртенче,бишенче...)
  3. Без бергә нишлибез?  (кино карыйбыз, китап укыйбыз, велосипедта йөрибез, футбол уйныйбыз, компьютерда уйныйбыз)
  1. Әйдәгез әле, укучылар, бу җөмләләрдә исемнәрне һәм фигыльләрне табыйк әле.

Мәсәлән, авылда, Казанда, шәһәрдә, Яшел Үзәндә – исемнәр. Яши – фигыль. Кино, китап, велосипедта, футбол, компьютерда – исемнәр, карыйбыз, укыйбыз, йөрибез, уйныйбызфигыльләр)

3. Әйтегез әле, балалар, ә сезнең дуслар нинди? ( минем дустым матур, акыллы, тәртипле...) Әйдәгез карыйк әле, дуслар нинди булырга мөмкин: http://selam.tatar/4class/4-5/dereslek/ (4нче сыйныф, “Туганнарым-дусларым” темасы, 132нче бит)

       4. Әйдәгез әле, бер уен уйнап алыйк әле, хәрефләрдән сүзләр табабыз.: http://tatarschool.ru/media/ktt4 . “Минем дустым” темасы, 2нче бирем

  1. Рефлексив бәяләү
  1. - Балалар, әйтегез әле, без бүген нәрсәләр сөйләштек? Нинди темаларны искә төшердек.
  2. – Ә сезнең дусларыгыз бармы? Әйдәгез, дусларыгыз турында тагын бер сөйләп китик әле.
  3. Афәрин! Сезбүген бик яхшы эшләдегез! Сезнең дусларыгыз да күп икән. Ничек әйтәләр әле, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы”.  Тагын нинди мәкальләр беләсез? Искә төшерик әле. (Слайд 6)
  1. Өй эше (берсе сайлап алына)
  1. Дустың турында сөйлә.
  2. Дуслар турында мәкальләр тап
  3. Дустың турында диалог төзе.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Галәметдин дуслар җыя

Сәламәтлек театры - Галәметдин дуслар җыя....

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Кошларым-дусларым.

«Диңгез  сугышы»  уены....

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Тема: Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау...

«Исем» бүлеген кабатлау. Фигыль турында төшенчә.

1. “Исем” бүлегендә алган белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.Фигыль турында беренчел төшенчә бирү.2. Әлеге сүз төркемнәрен таба, аера белү ; сорауларга ту...