Галәметдин дуслар җыя
план-конспект по теме

Кашапова Гульназ Фаргатовна

Сәламәтлек театры - Галәметдин дуслар җыя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon galemetdin.zip17.25 КБ

Предварительный просмотр:

                Тема : “Галәметдин дуслар янында”

   Максаты:

Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен “укый белүләрен” ачыклау. Светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү. Балаларның урамда бер-беренә игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларына ирешү.

                                          Җиһазлау:

Велосипедлар, автомобиль, ат, самокат, “транспорт йөртүчеләр”, светофор, әкият геройлары булып киенгән укучылар, юл билгеләре, жезл таягы, плакатлар, рәсемнәр җыелмасы, урам чатлары.

                                        

                                         Кичәнең барышы:                 

        Зал урам рәвешендә бизәлә. Юл билгеләре куела. “Урам” чатында светофор макеты. Стенада “ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!”дигән плакат, стенаның бер ягында “Юлда йөрү кагыйдәләре”,  икенче ягында  “Моны эшләү тыела!” дигән язулар.

“Зәңгәр вагон” көе. ( Көй бетүгә юл уртасына чит галәм кешесе Галәметдин килеп баса, як-ягына каранып торган арада Аю чыга.)

  Аю: -Сез нәрсә? Без сезгә бәрелә яздык бит. Кара әле, әнә тегендәге билгене күрмисезмени?

  Галәметдин: -Ник күрмәскә, күрәм. Монда билгеләр бик күп, матур бизәгәнсез урамыгызны.

  Төлке: -Тукта әле, тукта, син аны матурлык өчен куйганнар дип уйлыйсыңмы?

  Песи: -Син юл кагыйдәләрен бөтенләй белмисең шикелле.                    

   Г-н :-Юл кагыйдәләре? Урамда да кагыйдәләр бармени әле ул. Мин үзем        дә бер кагыйдә беләм. Ул кагыйдәне миңа әнием өйрәтте. Тыңлап карагыз. Син бензин белән тукланасың, исеңнән чыгарма. Су белән бутап сала күрмәсеннәр, диде.

Сарбай: - Менә кызык, менә тамаша. Мондый кызыкны ишеткән юк иде әле. Әйдә, сөйлә-сөйлә, ә без тыңлыйбыз.

   Г-н :-Сөйлисе юк. Мин чит галәм кешесе. Минем исемем – Галәметдин. Сезнең янга Марстан төштем. Минем бары тик җир шары белән танышасым килде.

        Карап-карап торам да мин,

        Уйлап-уйлап торам да,

        Куркып куям, ай-һай кыен,

        Йөрүләре урамда.

  Актырнак: (колесо ясап) :-Ишетәсезме сез? Берәр киңәш бирегез. Куян хәлендә калмасын.

    Г-н :-Нәрсә булган куянга?

  Сарбай : Куян трамвай юлыннан                                  (һи-һи, төртеп күрсәтә)

          Тиз генә чыга алган.                                       Трамвай астында калган,

          Ләкин менә койрыгы,                                     Бөтенләй шунда калган.        

          Озын мамык койрыгы,                                  

          Аз гына соңга калган!                                                                          

  Милиционер Бүре :-Күрәм, безнең кунак өчен бар да яңа. Юл кагыйдәләрен белмәве күренеп тора. Фаҗига килеп чыкмасын.

  Т-е :-Үтәм урамнан, төрлесен күреп,

         Һәм әйтә алам, сезгә бик белеп.

  Б-е :-Бик күп белгәч, минем табышмагымның җавабын әйтә алырсың, бәлки.

  1. Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен

Бик тиз аңлыйлар үзен.

-Дөрес, җавабын беләсең икән. Алайса, тагын берне тыңлап кара.

Урам уртасында тора                  Аның күзләреннән чыга

Өч күзле бер командир.              Кызыл, сары, яшел ут.  

Үзе усал, үзе кырыс                    Безгә чиратлап чәчә ул-

Үзе безгә якын дус.                      Төрле күздән төрле ут.                

 Т-е:-Һи, светофор инде бу.

 Г-н: Андый утлар күп инде ул бездә.

Актырнак: Чү, Галәметдин, ялгышма,                 Ә сарысы күз кыса

Ул ут сиңа булыша:                            Әзерләнергә әйтә.

          Кызыл төсле ут менә                          Яшел уты кабынса,

Тукта! –диеп эндәшә.                         Юл ачыкны аңлата,  

                                                              Әйдә инде, уз алга.

 

  Б-е : Светофор булса, урам чатында

         Игътибар белән син аңа кара.

( Башына кызыл түгәрәк куйган бер кыз керә һәм  светофорның алдына баса.)                                                                  

   Кызыл төс: Янса кызыл ут тукта шунда ук,

                   Алга барырга, димәк, һич юл юк!

   Сары төс: Игътибарлы бул –

                 Урамда әле, ачык түгел юл!

   Яшел төс: Яшел ут янды – сиңа юл ачык

                 Ашыкмый гына, урам аша чык!

   Б-е: -Боларны таныдыгызмы? Әйе, болар сезгә бик таныш булган светофорның өч төсе.

    Б-е:-Алар сезне биергә чакыралар. Әгәр алда яшел төс икән, - сез күңелле итеп биисез. Әгәр сары төс алга чыкса – туктап, бер урында гына биисез. Әгәр дә кызыл төс алга чыкса – туктагыз, бер-берегезгә бармак янагыз, “ярамый” диеп кисәтегез.

  И – и –башлыйбызмы? Алга атла!

 Яшел төс : Бар! Ярый! Юл ачык! Китәргә мөмкин! – дип язылган табличка күрсәтә.

 Сары төс : Әзерлән! Көтеп тор! Сабыр ит! Ашыкма! Игътибарлы бул!

 Кызыл төс : Тукта! Кузгалма! Ярамый! Юл ябык! Алга барма! – дип язылган язуны күрсәтә.

        3 нче укучы: Син бертуктаусыз урамнарны күзәтәсең

                        Ваемсызларны кисәтәсең,

                        Һәрвакытта чатта торасың,

                        Безнең иминлекне саклыйсың.

                                    (Җыр :”Светофорлы юлларда”)

  Актырнак: -Г-н, ә син беләсеңме? Светофор барлык юлларда да юк. Ләкин син бу очракта борчылма. Бүре иптәш үзенең махсус таягы белән хәрәкәтләр ярдәмендә светофорны алыштыра.

  Аю: -Әгәр дә милиционер Бүре иптәш сиңа йөз белән яки арка белән борылып басса, бу хәрәкәт кызыл утны аңлата. Димәк, сиңа юл ябык. Ә инде махсус таягын күтәрсә, бу хәрәкәтне – сары төс белдерер. Юлга әзер тор. Ул сиңа яны белән борылып басса, яшел ут януын белдерә, юл ачык.

 Укытучы: Ә хәзер тыңлагыз.Дөньяда ниләр бар икән? Зоология белгечләре җан ияләренең юл аша чыкканда үз-үзләрен ничек тотуына карап, исемлек төзегәннәр. Беренче урынга машина тәгәрмәче астына керүнең ни икәнен белмәүче каз чыккан. Икенче урынга калын тиреле һәм пошмас дип исемләнгән дуңгыз, аннары мәче чыккан.Аннан соң соңгы урыннарны тавык белән эт алган. Димәк, юлда йөргәндә хайваннарның да күбесе юлга игътибар итә икән. Шуңа күрә исән кала. Хайваннарда хәвефне сиземләү сәләте көчле үскән. Ә безнең белүебезчә, поезд астында калучылар горурлар, игътибарсызлар, мактанчыклар.

                             (“Мактанчык үрдәк” җырын сәхнәләштерү.)

 Укытучы: Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, юлда йөргәндә бигрәк тә игътибарлы, башкаларга да ярдәмчел булсак икән.

 

 Г-н: -Рәхмәт инде сезгә, дусларым. Чыннан да, юл кагыйдәләрен белергә кирәклеген аңлый башладым.

 Т-ке Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

 1 бала: Юлның уң ягыннан гына йөр!

 2 бала: Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

 3 бала: Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

 4 бала: Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык!

 5 бала: Машина юлыннан йөрү, якынлашып килә торган транспорт алдыннан урам аркылы чыгу, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

Сарбай: -Г-н, юл кагыйдәләре бик күп алар. Сиңа туклану өчен бензин салыйк та юл кагыйдәләре белән танышуны дәвам итик.(Г-н китә башлый.)

 Песи: -Г-н, Г-н, тукта әле. Шулкадәр ашыкма әле. Сабыр бул, аннан барырга ярамый. Әнә, күрәсеңме бер билге, ул -җәяүлеләр өчен. Димәк, җәяүлеләргә шушы юлдан йөрергә рөхсәт ителгән. Ә менә бу билге - җәяүлеләр өчен юл ябык дигәнне аңлата.  

  Г-н: -Тагын бер билге өйрәндем. Дусларым, минем үземнең галәмем белән элемтәгә керергә иде. Минем өчен борчылмасыннар.

Актырнак: -Шулай гынамени? Әнә, күрәсеңме тегендәге билгене. Димәк, элемтәгә керергә якын тирәдә телефон бар.

 Г-н: -Рәхмәт!  -Алло, алло! Мин “Комета”, “Комета”, җавап бирегез.

 Галәмнән: -Г-н, Г-н, без сине тыңлыйбыз, син кайда?

 Г-н: -Мин Җир шарында. Минем белән бар да әйбәт. Җир шарында яшәүче дусларым миңа ярдәм итеп тора. Минем белемнән Кассиопия йолдызлыгыннан профессор Па Ной Найман көнләшерлек. Мин бик күп юл кагыйдәләре белән таныштым һәм танышам.                     

Галәмнән:-Без синең өчен бик шат.

Г-н:-Хуш, сау булыгыз! Элемтәне өзәм.

Аю:-Юлны дәвам итик.(Г-н китеп бара һәм җирдәге әйберләргә абына.)

Сарбай:-Ашыккан ашка пешкән, дип юкка гына әйтмәгәннәр аны. Күрәсеңме,синеңалда тагын яңа билге тора иде. Ә син игътибарлы булмадың. Бу билге игътибарлы булыгыз, бу урында юл төзәтү эшләре алып барыла дигән аңлатма иде.(Г-н торырга тырыша, тора алмый.)

  Т-е:-Сезгә җитешмим диеп тәмам арыдым, йончыдым. Урам буйлап чабып йөреп ялыктырды шул. Аягым да кырылып чыкты.

  Актырнак:-Хәйләлисеңдер әле, аю сыртында утырып барасың киләдер.

  Сарбай:-Юк, юк, чыннан да аягы кырылган.

  Г-н:-Мин дә аягымны авырттырдым.

  Песи:-Ярар. Якын тирәдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү урыны булырга тиештер инде.

  Актырнак:-Менә, ул билге. Димәк, ашыгыч ярдәм күрсәтү урыны шул урында булырга тиеш. (Шәфкать туташы аягын бәйли.)

  Аю: Юкка гына әйтмәгәннәр

          Ашыккан ашка пешкән.

  Бергә: Юл – тәртип ярата, диләр

              Шуны истән чыгарма.

Сарбай:-Күрдегезме, безнең халык дөрес әйтә:юлда йөрер өчен дә акыл кирәк. Чыннанда, шулай бит.

  Г-н: Дусларым, сез миңа бик күп белем бирдегез. Авыр чакта дусларга ярдәм кулы сузарга кирәклеген дә аңладым. Рәхмәт, сезгә. Ә хәзергә сау булыгыз. Безнең галәмгә дә кунакка килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Кошларым-дусларым.

«Диңгез  сугышы»  уены....

3 нче сыйныфта әдәби уку буенча "Ышанычлы дуслар" исемле дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә укучыларга кошлар турында мәгълүмат бирелә. Ш.Бикколның "Урман читендә" исемле хикәясе өстендә эшләнә. Дәрес ахырында канатлы дусларыбызны саклауга карата кагыйдәләр җыелмасы туплана һәм алып ...

Дусларыңа ярдәм ит.

Турыдан туры белем бирү эшчәнлеге...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....