Кашапова Гульназ Фаргатовна

сайт учителя начальных классов

Ученик это не сосуд, который нужно наполнить, а факел, который надо зажечь.

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: исследовательская деятельность младших школьников; применение ИКТ в начальной школе;

Увлечения: чтение книг, вязание....

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Шахмайкино, Новошешминский район

Место работы: МБОУ "Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kashapova-gulnaz-fargatovna
«Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаешь, и тех, кому преподаешь».

О себе

 

     Мин бала чактан ук укытучы булырга хыялландым. Укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан беренче укытучыма, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган әби-бабама, әниемә -  мин бүген дә бик рәхмәтле.Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.

     1995 елда Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамладым.  1996 нче елда  мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаштым. Читтән торып Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлау минем өчен зур бәхет булды.Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам. Укытучы һөнәре - ул искиткеч, чөнки без мөстәкыйль, иҗади максатчан балалар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез.  Башлангыч сыйныфлар укытучысы булу икеләтә җаваплы. Чөнки игътибар үзәгендә башлангычларның да башлангычы булган балачакны истәлекле итүдә, белем туплауга, дус яшәргә өйрәтүдә син үз өлешеңне кертәсең.

 Балаларның кызыксыну тулы күзләрен күрү- минем өчен иң кадерле минутлар. Бу тормышта балачак хыялымның чынга ашуы белән мин бәхетле. Иртәгә кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: " Исәнмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән ...” – дип, аларны гыйлем дөньясына алып керәчәкмен. Тәүлекнең 24 сәгате генә аз миңа. Кешеләр өчен, укучыларым өчен кызыклы булып калырга тырышырга кирәк. Әгәр гаҗәпләндерә, балаларның күңелләрендә кызыксыну, белемгә омтылу чаткылары уята алмыйсың икән, бу - укытучының иң зур кимчелеге. Чөнки бу - гадәти тормыш түгел. Бу - укытучы тормышы!!! Мәктәптә эшли башлавыма 15 ел тулды. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм.

Мой взгляд на мир

 

 

             Изгелек – кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә. Кеше тормышта гел яхшылык кына эшләр өчен туа. Кеше яшәвенең төп мәгънәсе изгелек кылу, яхшылык эшләү. Изгелек эшләр өчен игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Ләкин кайвакытта киресе дә булып куя. Бер явызлык икенче явызлыкны китереп чыгара. Кеше гафу үтенсә, явызлыкны туктатырга була. Гафу үтенү – ул яхшылык. Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була. ( "Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәгән”)

                              Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

                              Эшләмәсәң – гарьлек,

                              Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

                              Ул – зур фидакарьлек.

Мои достижения

1.Грамота Новошешминского муниципального ОО за активное участие в районном смотре – конкурсе кабинетов начальных классов.2009 год
2.Почетная грамота Новошешминского муниципального ОО коллектив Шахмайкинской СОШ занявший I место в районном конкурсе школьных Театров здоровья «Дом моей мечты» среди 1-4 классов, 2008 год.
3.Почетная грамота Новошешминского муниципального ОО коллектив Шахмайкинской СОШ занявший III место в VII районном конкурсе школьных Театров здоровья, «Правила дорожные знать каждому положено» среди 1-4 классов - 2010 год
4.Победитель республиканской акции «Компьютер - учителю» - 2010 год
5.Благодарность за высокий профессионализм и активное участие в организации интеллектуальной и творческой деятельности школьников в
VIII Всероссийской дистанционной олимпиаде «Эрудит» по математике. 2011 г. март

Моё портфолио

Портфолио учителя - это способ фиксирования, накопления материалов, демонстрирующих уровень профессионализма учителя и умение решать задачи своей профессиональной деятельности. Портфолио учителя показывает уровень подготовленности педагога и уровень активности в учебных и внеучебных видах деятельности.
Электронное портфолио педагога - это веб-базированный ресурс, сайт учителя, который отражает индивидуальность и профессиональные достижения владельца.

Добавить грамоту в портфолио