Технологическая карта урока
методическая разработка (окружающий мир, 4 класс) по теме

Кашапова Гульназ Фаргатовна

 4 сыйныфта Әйләнә-тирә дәресенең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon tehnol_karta_uroka.zip14.29 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укытучысы

Кашапова Гөлназ Фәргатовна

Әйләнә-тирә дәресенең технологик картасы.

(УМК «Школа России», Плешаков А. А. дәреслеге)

Тема

Бөтендөнья тарихы сәхифәләре

Максат

  1. Укучыларның “Бөтендөнья тарихы сәхифәләре” темасын үзләштерүләрен тикшерү, белемнәрен гомумиләштерү.
  2. Танып-белү активлыгын, логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.
  3. Укучыларны нәтиҗә ясарга, алган белемнәрен кулланырга, компьютер белән эшләргә өйрәтү.
  4. Тарих белән кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә

  1. Укучыларның “Бөтендөнья тарихы сәхифәләре” темасы буенча белемнәрен гомумиләштерү.
  2. Компьютерда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Ресурслар

Экран, проектор, ноутбуклар, презентация, дидактик материаллар, тестлар, карточкалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эш төре

Фронталь, индивидуаль

Төп төшенчәләр

Борынгы тарих, борынгы заман тарихы, урта гасыр тарихы, яңа чор тарихы, иң яңа чор тарихы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Җиһазлау

Һәр этапның диагностик биремнәре

I.Оештыру өлеше

Хәерле көн, алсу таңнарга

Хәерле көн, сайрар кошларга!

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн, якын дусларга!

Хәерле көн, матур кызларга!

Хәерле көн, батыр улларга!

Менә шундый җылы  изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз.  

Укучыларны эшкә хәзерләү.

II. Уку максатын кую.

Бүген без сезнең белән “вакыт машина”сында бөтендөнья тарихы буенча сәяхәткә чыгачакбыз. Сәяхәтебез күңелле һәм файдалы булсын өчен без бөтен биремнәрне дөрес итеп үтәргә тиешбез. “Вакыт машина”сын кабызу өчен сезгә тарихның нәрсә белдергәнен искә төшерергә кирәк булачак.

Бик дөрес! “Вакыт машина”сын кабызсак та була Ә менә хәрәкәткә китерү өчен тагын бер сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Кешелек тарихын ничә зур чорга бүләбез?

  • Булдырдыгыз! Әйдәгез сәяхәтебезне башлыйк.

Тарих – кешелек дөньясының үткәне турындагы фән.

компьютерны кабызалар

-Борынгы тарих

-Борынгы заман тарихы

-Урта гасырлар тарихы

-Яңа чор тарихы

-Иң яңа чор тарихы

2 слайд

3 слайд

4 слайд

Экранда “вакыт машина”сы күренә, музыка яңгырый.

III. Төп өлеш

1. Беренче тукталыш. “Борынгы тарих

- “Вакыт машина”безне 2,5 млн ел артка күчерде.Беренче тукталышыбыз “Борынгы тарих” чорында. Бу чор турында нәрсә сөйли аласыз.

- Борынгы кешеләр турында нәрсәләр беләсез?

- Борынгы кешеләр сезгә үзләренең сорауларын стенага рәсем ясап әзерләгәннәр. “Вакыт машина”сы  аларны укыды һәм тәрҗемә итте.

2. “Борынгы заман тарихы”

- Без сезнең белән “Борынгы заман тарихы” чорына эләктек.

Бу чор турында нәрсә сөйли аласыз?

Борынгы шәһәр урамнары буйлап сәяхәт итәсәгез киләме? Ләкин шәһәрдә яшәүчеләр безгә лабиринтлар әзерләп куйганнар. Адашмас өчен безгә кроссвордны дөрес итеп чишәргә туры киләчәк.

3. “Урта гасырлар” тукталышы

        - “Урта гасырлар” чорына: рыцарьлар һәм замоклар заманына күчтек. Бу чор кайсы гасырларны үз эченә алган? Бу чор турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Замоклар турында нәрсәләр сөйли аласыз?

-  Рыцарьлар турында нәрсәләр сөйли аласыз.

        - Рыцарьлар безгә биремнәр әзерләгәннәр. Һәрбер юлдан артык сүзне табарга.

- Экранда 1445 ел барлыкка килде. Бу нәрсәне аңлата соң?

Бик дөрес! Юлыбызны дәвам итәбез.

Укучы җавабы

укучылар җавабы

Урыннарда тест эшлиләр.

Һәрбер баланың каршында кроссворд, мөстәкыйль чишәләр.

укучылар җавабы

Китап басу барлыкка килгән ел

 

5 слайд

6 слайд

7 слайд

8 слайд

тест

9 слайд

10 слайд

11 слайд

Кроссворд

12 слайд

13 слайд

14 слайд

15 слайд

16 слайд

17 слайд

1. Тарихта кайсы чор иң дәвамлысы санала?

       а) яңа чор тарихы

 б) борынгы заман тарихы

  в) борынгы тарих

2.  Борынгы рәссамнар мәгарәләрдә нәрсәләр ясаганнар?  а) хайваннар

  б) кешеләр

  в) үсемлекләр.

3. Борынгы кешенең беренче эш коралы нәрсәдән ясалган?

  а) таш

б) тимер

в) агач

Горизонталь буенча:

  1. Рим шәһәрендәге җәмәгатьчелек тормышының үзәге. (форум)

6. Мисырлыларның үзләренә генә хас булган язу тамгалары. (Иероглиф)

9. Борынгы Мисырда фараонның таш табуты. (Саркофаг)

10.  Шул елга ярларында Мисыр патшалыгы барлыкка килгән. (Нил)

11. Борынгы Грециянең башкаласы. (Афина)

 13. Кояш алласы (Ра)

14. Махсус матдәләр сеңдерелгән үлгән кеше гәүдәсе. (Мумия)    

    15. “Мәңгелек шәһәр” исемен алган борынгы шәһәр. (Рим)

Вертикаль  буенча:

  1. Текә ярлары биек калкулыкка салынган мәһабәт архитектура ансамбле. (Акрополь)
  2. Борынгы Мисырда фараоннар өчен ясалган таш һәйкәлләр. (Пирамида)
  3. Иң биек пирамида  кайсы фараон өчен төзелгән?. (Хеопс)
  4. Пирамидаларны саклап тора торган кеше башлы, арыслан гәүдәле таш сын?(Сфинкс)

    7. Борынгы Мисырда зирәклек, хисап һәм язу алласы (Тот)

    8. Борынгы Мисыр патшасы. (Фараон)

  12. Помпейны юкка чыгарган вулканның исеме.(Везувий)

1.  христиан дине, ислам, буддизм, сфинкс

2. Мәскәү,Рим, Амстердам, Копенгаген

3. Манара, бойница,крепость диварлары, чокыр

Физкультминут.

Ярсу атлар чабалар,

Яңгырап тора далалар

Исә җилнең көчлесе,

Юктыр моның төслесе

Сугышчылар качалар,

Тирмәләргә посалар.

урында ат кебек йөгерү формасы бирәләр

кулларны чабалар

куллар белән җил исү хәрәкәте күрсәтелә

аваз бирелә

чүгәләп-чүгәләп алалар

урыннарга утыралар

4. “Яңа чор” тукталышы

- Менә “Яңа чор”га да килеп җиттек.  Ул кайсы елларны үз эченә ала? Ул чор  турында нәрсә сөйли аласыз.  Бу тукталышта безгә карта белән эшләргә туры киләчәк.

1. Колумб ачкан материк.

2. Беллиинсгаузен һәм Лазарев ачкан континент.

3. Магеллан бугазын күрсәтегез..

- Ә хәзер мин сезгә бүгенге дәресебезнең иң авыр биремен әйтәм.

Карточкаларда сүзләр бирелгән. Шул сүзләрне сез бер-берсенә бәйләргә тиешсез. Моның өчен сезгә “Яңа чор безгә нәрсә калдырган” дигән теманы искә төшерергә кирәк булачак.

5. “Иң яңа чор” тукталышы.

- Менә без “Иң яңа чор”да. Ни өчен ул шулай атала? Бу чор кайчан башланган. Без кайсы чорда яшибез?

- Әйе. Без “Иң яңа чор”да яшибез. Шуңа күрә безгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Булдырдыгыз! Хәзер сәяхәтебезне йомгаклап уен уйнап алырбыз

Карта белән эш

Такта янында эш

Укучылар җавабы

Укучылар

компьютерларда эшлиләр

18 слайд

19 слайд

20 слайд

21 слайд

22 слайд

23 слайд

24 слайд

25 слайд

26 слайд

27 слайд

28 слайд

29 слайд

30 слайд

“КМ-Школа”, мультимедия «Из истории человечества»

Диңгезче,    Д.Дефо,     Джоконда

Рәссам,      Магеллан,   Америка

Сәяхәтче,  Рафаэль Санти,                                                 Робинзон Крузо

Язучы,    Беллинсгаузен,           Маҗаралы утрау

Рәссам,     Колумб,     Антрактида

 Язучы,     Леонарда да Винчи                     Шар формасында

Диңгезче,        Жюль Верн                    Сикстин мадоннасы

“Кем күп белә” уены.

1.Кем беренчеләрдән булып Төньяк полюска барып җитә.(Роберт Пири)

2.Кем  беренчеләрдән булып Көньяк полюска аяк баса.(Рауль Амундсен)

3. Галимнәр нинди уңышларга ирештеләр.(Дөнья картасында дистәләрчә яңа илләр барлыкка килгән)

4.20 гасырның иң җимергеч сугыш коралы. (атом бомбасы)

5.20 гасыр тагын нинди вакыйга белән тарихка кереп калды. (ике канкойгыч сугыш. 1812 ел- Беренче Бөтендөнья сугышы, 1941 ел -Икенче Бөтендөнья сугышы).

6.Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң нинди оешма булдыралар.(БМО)

7.Беренче космонавт (Ю.А.Гагарин)

8.20 гасырның нинди ачышлары һәр өйдә дә бар. (суыткыч, телевизор,компьютер, телефон һ.б.)

Рефлексия.

Менә укучылар безнең сәяхәтебез дә тәмамланды. Сәяхәтебез күңелле һәм файдалы булды дип уйлыйм. Сез бик тырыш булдыгыз, барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез.

Билгеләр кую.

.

Өй эше бирү

Белемегезне сынап карар өчен, өй эшенә тест эшләргә бирәм.

тест

Йомгаклау.

Балалар, тарихны онытырга хакыбыз юк. Шуның өчен 2012 ел тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Әлеге чара илебездә яшәүче халыкларның тарихи һәм рухи мирасын барлауны, мәдәниятләрен һәм телләрен саклауга, үстерүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүне күздә тота. Мәдәни мирас объектларын торгызу, популярлаштыру да быел игътибар үзәгендә булачак.

Дәресебезне йомгаклап Равил Фәйзуллинның “Онытма син” дигән шигырен укып узам.

Онытма син.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класс. Технологическая карта раздела « Числа от 1 до 5». Технологическая карта урока «Число и цифра 1».

Особенностью содержания современного начального образования является не только ответ на вопрос, что ученик должен знать (запомнить, воспроизвести), но и формирование универсальных учебных действи...

Выступление с практической направленность по теме "Технологическая карта урока как индикатор готовности учителя работать по новому образовательному стандарту.Требования к проектированию технологической карты".

Статья содержит теоретические обоснования и практические рекомендации по применению технологической карты урока. Материал предназначен для учителей начальных классов, реализующих ФГОС НОО....

Технологическая карта урока технологии "Технологические операции ручной обработки материалов. Овечка" 2 класс

по программе "Технология" . Е.А. Лутцева. УМК "Школа 21 века". Можно использовать для внеурочного занятия или кружка "Умелые руки"...

Методический семинар. «Технологическая карта урока. Оптимизация технологической карты урока».

Учить детей сегодня трудно,И раньше было нелегко.Читать, считать, писать учили:«Даёт корова молоко».Век XXI – век открытий,Век инноваций, новизны,Но  от учителя зависит,Какими д...

Технологическая карта урока окружающего мира "Россия на карте" и презентация к уроку.

Технологическая карта урока окружающего мира "Россия на карте", презентация к уроку. 2 класс.УМК "Школа России", А, А. Плешаков....

Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: "Карта полушарий". Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"

Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: Карта полушарий. Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"...