Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә белү күнекмәләрен   үстерү; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_klass_yln_tir._achyk_dres.docx22.46 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә – тирә дөнья 1класс (Перспектив башлангыч мәктәп).

Тема

Кыргый һәм йорт хайваннары.

Дәрес максаты

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә белү күнекмәләрен   үстерү; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган

нәтиҗә

ШУУГ: белем алуга, хезмәткә карата уңай караш булдыру

ТБУУГ: әйләнә-тирә предметларын тикшерү, күзәтүләр аша нәтиҗә формалаштыру; рәсем буенча бирем үтәү.

РУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

КУУГ: уйлап фикер йөртү, иптәшләреңне, укытучыны тыңлау.

Дәрес тибы

Яңа материал үзләштерү.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, тормыш иминлеге нигезләре.

Ресурслар

О.Н.Федотова “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслек (14-15б), мөстәкыйль эш дәфтәрләре(12-13б, 41б), уенчык куян, презентация «Йорт һәм кыргый хайваннар”, уен “Пазлы”, смайликлар.

Эш төрләре һәм формалары

Фронталь, индивидуаль, практик, парларда, группада.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Өештыру өлеше.

Максат: укучыларның психологик кәефләрен активлаштыру.

  1. Укучыларны сәламләү.
  2. Дәрескә әзерлекләрен барлау.
  3. Ягез әле, дусларым,

Сез дәрескә әзерме? (Әзер!)

Бар да парта артында

Утыралар дөресме? (Дөрес!)

Шушы хәерле сәгатьтә

Башлыйк әле дәресне.

  1. Уен “Эссе, суык”. (Укытучы дәрес башланганчы уенчык куянны яшерә. Бер бала уенчыкны эзли, ә бу вакытта укытучы “эссе”, “суык” сүзләре ярдәмендә баланың юнәлешен көйләп тора. Дәреснең кунагы белән таныштыру (куян).
  1. Укытучыны сәламлиләр.
  2. Эш урыннарын әзерлиләр.
  3. Укытучыга җавап бирәләр.
  4. Уенда катнашалар.

II. Актуальләштерү

Максат: яңа материалны үзләштерүгә әзерлек.

  1. Балаларга хайваннар,үсемлекләр, эшләнмәләрнең рәсемнәре төшерелгән карточкалар өләшенә. Ике группага аерырга.
  2. Уен “Нәрсә артык? Ни өчен?”.
  • Димәк без сезнең белән хайваннар турында сөйләшүне дәвам итәбез.
  1. 1нче гр. –табигать

2нче гр. – эшләнмә итеп аералар.

  1. 1нче группада  артык предметны (үсемлек) табалар һәм ни өчен икәнен аңлаталар.

III. Проблема тудыру.

-Дәреснең темасын ачу өчен табышмакларга җавап бирергә һәм Куян алып килгән биремне үтәргә кирәк.

Табышмаклар:

  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

  1. Әдәпле генә кодача

Тавыкларны ярата. (Төлке)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

  1. Тимерче дә түгел,

Балта остасы да түгел,

Үзе авылда беренче эшче. (Ат)

  1. Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
  2. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

- Дөрес җавап биргән балага табышмак җавапларына туры килгән рәсемле карточкалар бирелә. Ике балага(колакларына гына әйтелә) рәсемнәренә карап, иптәшләрен ике төркемгә бүләргә кушыла.

  1. Табышмакларга җавап бирәләр.
  2. Биремне үтиләр (йорт һәм кыргый хайваннар төркеме).
  3. Дәреснең темасын билгелиләр.

IV. Яңа материалны үзләштерү.

  1. Кыргый һәм йорт хайваннары нәрсә белән аерыла? Аларны ни өчен шулай атаганнар?
  2. Балаларның фикерләре дәреслектәге билгеләмәне укып ныгытыла (14б).
  3. Презентация карау. Кыргый хайваннар турында белешмә бирү, балаларны тыңлау.
  4. Мини әңгәмә “Хайваннарга карата сакчыл караш”
  5. Физкультминутка.

Ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә.

Куян туңа башлады, сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай сикергәли  ул шуңа.

  1. Группаларда эш. “Пазлы” уены (йорт хайваннарының рәсемен җыю.)
  • Болар нинди хайваннар? Ни өчен шулай атала?
  1. Дәреслек буенча эш. Булатовлар гаиләсе нинди хайваннар асрыйлар? Аларны ничек тәрбиялиләр?
  2. Үзегез нинди хайваннар асрыйсыз? Ни өчен асрыйсыз?
  3. Презентация карау (йорт хайваннары). Белешмә бирү.
  4. Йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
  1. Фикерләрен әйтәләр.
  2. Бер бала укый (14б).
  3. Презентация вакытында теге яки бу хайван турында белгәннәрен сөйлиләр.
  4. Әңгәмәдә катнашалар.
  5. Физкультминутка.
  6. “Пазлы” уены. Уенда катнашалар. Сорауга җавап бирәләр. Бер бала укый(15б).
  7. Рәсем буенча әңгәмә.
  8. Әңгәмәдә катнашалар.
  9. Презентация вакытында әңгәмәдә катнашалар.
  10. Әңгәмәдә катнашалар.

V. Ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш (12-13б), №10 Йорт һәм кыргый хайваннар өчен шартлы билгеләр уйларга һәм кирәкле урыннарга билгеләрне куярга. №11 Яраткан хайваннарыгызның рәсемен кушымтадан (41 б) кисеп ябыштырырга, хайваннарга кушаматлар кушарга.

Биремнәрне үтиләр. Бер-берләрен тикшерәләр. Иптәшләре нинди хайван рәсеме ябыштырганын әйтәләр.

VI.Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Максат: эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.

  • Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез? Нинди яңалык алдыгыз? Дәрестә нәрсә эшләдек? Нәрсә турында сөйләштек?
  • Кәефләрегез ничек?
  • Куян да сездән бик канәгать калды. Ул сезгә үзенең бүләкләрен алып килгән (балаларга шат елмайган смайликлар өләшү).
  • Сорауларга тулы җавап бирәләр. Үз фикерләрен җиткерәләр.
  • Смайликлар ярдәмендә кәефләрен билгелиләр.
  • Куянга рәхмәт әйтәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

презентация "Йорт хайваннары"

Әдәби уку, 2 нче сыйныф "Йорт хайваннары" темасына презентация...

Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары"

укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен                             ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, т...

Әйләнә-тирәдән дәрес "Кыргый һәм йорт хайваннары"

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында аерманы ачыклау....

"Йорт хайваннары"

Конспект урока  "Йорт хайваннары" можно использовать на уроках окружающего мира....

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....