"Йорт хайваннары"
план-конспект занятия по окружающему миру (2 класс)

Конспект урока  "Йорт хайваннары" можно использовать на уроках окружающего мира.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_hayvannary.docx15.1 КБ

Предварительный просмотр:

2 класс

Әйләнә-тирә  дөнья

Тема:     “Йорт  хайваннары”.

Максат: 1) Укучыларда  йорт  хайваннары,  аларның  төп  билгеләре  турында  

                  күзаллау  формалаштыру;

                 2) Практик  эзләнү  күнекмәләрен   үстерү,  төркемнәрдә   һәм  парлап  

                 эшләү  күнекмәләрен  ныгыту;

                 3) Укучыларда  хайваннарга карата  сакчыл караш  тәрбияләү.

Материал: О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов “Әйләнә-тирә дөнья” (2 кисәк), О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов “Әйләнә-тирә дөнья” (Хрестоматия), Ф.Җ.Ибраһимова “Табигать  бизәкләре”(*Мәгариф* нәшрияты).

Җиһазлау: мультимедийный проектор, компьютер, йорт хайваннары  рәсемнәре,

                    презентация “Йорт хайваннары”, карточкалар.

Дәрес  барышы.

I. Оештыру.

1. Укучылар белән бүгенге  көн  турында  әңгәмә.

- Бүген  атнаның кайсы  көне?

- Көн  нинди?

2. Сынамышлар  әйтү.

1) Кичен  бака  кычкырса, көн  җылы  булыр.

2) Песи  мич  башына  менеп  ятса, суык;

   Идәнгә  ятса, җылы була.

3) Каз  аягын күтәреп  торса,  салкын  була.

II. Белемнәрне  актуальләштерү.

-Укучылар,  үткән  дәрестә  нәрсә  турында  сөйләштек? (Хайваннарның  ничек  сакланулары  турында)

-Кайсы  хайван  дошманыннан  ничек  саклана?

Өй  эшен  тикшерү.

III. Яңа  материалны  үзләштерү.

1.Табышмаклар  әйтелә. Җаваплары табылгач,  рәсемнәре  тактага  куела.

 1) Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. 
                                                               (Кәҗә)

 2)  Кабара, кабара, кабара күк, 
     Кабарып пешкән икмәк күк; 
     Шыгай улы кунак күк, 
     Киенеп чыккан кияү күк. 
                                                                (Күркә)

3)  Тимерче дә түгел, 
     Балта остасы да түгел, 
    Үзе авылда беренче эшче. 
                                                                 (Ат)

4)  Безнең өч дусыбыз бар: 
     Берсе ашата, 
     Икенчесе эчертә, 
     Өченчесе йорт саклый. 
                                                       (Ат, сыер, эт)

5)  Үлән ашый, май ташый. 
                                                        (Сыер)

6)  Бәләкәй генә буйлы, 
     Әйләндереп кигән тунлы. 
                                                         (Сарык)

7)   Кешенең дусты, йортның сакчысы. 
                                                          (Эт)

8)  Үзе мич башында, 
     Үзе тун ябынып йоклый. 
                                                         (Мәче)

-Җавапларыгыз  дөрес, молодцы! Ат, сыр,  кәҗә,  сарык,  сыерларны  икенче  төрле  ничек  атап  булыр? (Йорт  хайваннары)

Без  бүген  дәрестә  сезнең  белән  йорт  хайваннары  турында  сөйләшербез.

-Алар  башка  хайваннардан  нәрсә  белән  аерылалар?

Әлеге  сорауга  җавап  бирер  өчен  сезгә  тыңларга, уйларга, искә  төшерергә,укырга, үз фикерегезне  әйтә белергә  кирәк  булыр. Шул  вакытта  дөрес  җавапны  табарбыз.

2. “Йорт  хайваннары”  презентациясен  карау.

3. Төп  билгеләре  буенча  хайваннарны төркемли  белү. Нәтиҗә  ясау:

- Җәнлекләр – гәүдәсе   йон  белән  капланган  хайваннар. Кыргый  хайваннар   үзләре ризык  табалар. Торыр  урын  эзлиләр,  балалары  турында  кайгырталар. Йорт  хайваннары  кешеләр  белән  янәшә  яшиләр. Кеше  аларның  азыгы,  торагы, сәламәтлеге  турында  кайгырта.

4. Физкультминутка.

5. Төркемнәрдә  практик эш.

    Карточкаларга  язылган  биремнәр:

   1) Бу хайваннарның  кайсы  артык? Астына сыз.

      Ат, сыер, бүре, кәҗә, сарык, дуңгыз, төлке, йорт куяннары, мәче, керпе, эт.

  2) Бу нинди хайваннар? (Йорт хайваннары  рәсеме)

  3) Кеше  нинди  хайваннар асрый  һәм  ни  өчен? Аңлатып  яз.

6. Дәреслек  буенча  эш. (29-31 бит)

  1) Текстны  кычкырып  уку.

  2) Сорауларга  җавап  бирү.

  3) Рәсемнәр  буенча әңгәмә  үткәрү.

IV. Ныгыту.

1. Хрестоматия  белән эш. (111-113 бит)

- Песиләр  һәм  этләр  турында  мәгълүматлар  тыңлагыз.

1) Хрестоматиядән  песиләр  һәм  этләр  турында  текстны кычкырып  уку.

2) Биремнәрне  парларда эшләү:

   а) 112 нче  биттәге рәсемне  җентекләп кара. Песи токымнарының   исемнәрен  укы. Ул  песиләр  

      бер-берсеннән  нәрсә  белән  аерылалар?  Нәрсә  белән  охшашлар?

  э) Этләрнең  йоны  һәм  төсләре  буенча  нинди  төрләре  бар,  шул  турыда  хикәяне  дәвам  ит.

2. Дәфтәрләр  белән эш.

  Мөстәкыйль эшләү, парларда  тикшерү.

1. Бирелгән  рәсемнәрдән  1 төргә  кергәннәрен  генә  сайлап  алырга.

2. Һәр  төргә  хайваннар  өстәп  язырга.

V. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау:

-Дәрестә үзегез  өчен  нинди  яңалык  алдыгыз?

-Бу мәгълүматларны  элек белә идегезме?

-Алар тормышта  сезгә  кайда  кирәк  булыр?

2. Билгеләр  кую.

3. Өй эше  бирү: дәреслектән  29-31 нче битләрне  сөйләргә  өйрәнергә. Үзеңнең яраткан  йорт хайваннарың  турында  язып  килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

презентация "Йорт хайваннары"

Әдәби уку, 2 нче сыйныф "Йорт хайваннары" темасына презентация...

Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә бел...

Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары"

укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен                             ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, т...

Әйләнә-тирәдән дәрес "Кыргый һәм йорт хайваннары"

Кыргый һәм йорт хайваннары арасында аерманы ачыклау....

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....