“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Минһаҗева Гөлшат Искәндәр кызы

 “Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал темасына дәреснең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhrd_hm_avylda.docx47.97 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

Тема

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча лексик-грамматик материал.(3нче сыйныф, рус төркеме)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: шәһәрдә һәм авылда темасы буенча сүзләрне дөрес итеп әйтә белү;уку эшчәнлегенең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: дәреслек материалында кирәкле информацияне   табу;нәтиҗәләр чыгару.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә,җавап бирә белү;парларда бергәләп эшәү;үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ: план буенча эшләү,үзрегуляция;үз вакытыңны планлаштыра һәм контрольдә тоту.

Предмет буенча:  шәһәрдә һәм авылда темасы буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлап куллану; аларны сөйләмдә дөрес куллана белү;диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Белемнәрне системалаштыру дәресе

Төп төшенчәләр

Шәһәр,авыл,урман,елга,күл,тел,милләт,русча,татарча,урам,йорт,кат,янында,алдында,артында сүзләре, кайсы,ничәнче,ничек,нинди,нишли сорау алмашлыклары.

Предметара  бәйләнеш

Табигать белеме

Эшне оештыру

Парларда,төркемдә,индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек,ИКТ

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Шәхси

Метапредмет

Предмет

Оештыру

 Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. (“Шәһәрдә һәм авылда”темасына кроссворд бирә.)

-Исәнмесез, балалар!

- Балалар,бүген бездә кунаклар бар,әйдәгез,алар белән дә исәнләшик.

- Утырыгыз,балалар!

әерле иртә, балалар!Хәлләрегез ничек?

- Балалар,сез бүген ике командага бүленеп эшләячәксез.Мин сезгә ике кроссворд тәкъдим итәм.Сүзләрне белгәч,сез команда исемнәрен укырсыз.

-Сезнең өй эшегез дә кроссворд төзү яки рәсем ясап килү иде.(эшләр тактага эленә)

-Димәк,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез инде?

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар,кроссворд чишәләр, дәреснең темасын әйтәләр)

-Исәнмесез,Гөлшат Искәндәровна!

- Исәнмесез !

-Рәхмәт,яхшы!

  (Балалар өй эшләрен тапшыралар,кроссвордлардагы сүзләрне укыйлар)

-Авыл.

-Шәһәр.

-Авыл һәм шәһәр турында.

Бер-береңне, укытучыны ихтирам итү,дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү

Танып-белү: -

Коммуникатив: сорауларга җавап бирү;сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.

Регулятив: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

              -

Фонетик зарядка

Авыл төркеме калын,ШәҺәр төркеме йомшак әйтелешле сүзләргә кул чабабыз. (Сүзләрне укый)

Шәһәр

Авыл

Урам

Кат

 Өй

Күрше

Халык

Милләт

Башкала

Кеше

Урман

Күл 

Укучылар сүзләрне ишетеп калын яки йомшак әйтелешен белдерәләр(кул чабалар)

Эшләп карау,эш-гамәлләрдә үзеңне сынау

Танып-белү: өлешләрдән бөтен булдыру, анализ

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау

Регулятив:эшне эшләп карау,хаталарны табып төзәтү.

Сүзләрнең  мәгънәсен дөрес аңлау,өйрәнелгән грамматик һәм лексик берәмлекләрне кулланып сүзтезмәләр төзү һәм сорауларга җавап бирә белү.

Белемнәрне актуальләштерү.

-Мин сезгә каточкалар таратам,сез сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табып,кул күтәреп җавап бирерсез.

Сүзләрнең  дөрес тәрҗемәсен табып,кул күтәреп җавап бирәләр.

Эшләп карау,эш-гамәлләрдә үзеңне сынау

Танып-белү:үрнәк буенча эшләү,анализ ясау,нәтиҗә ясау

Коммуникатив:фикереңне төгәл итеп җиткерә белү,уку хезмәттәшлеген планлаштыру

Регулятив:эшне башкарып карау,кыенлыкларны ачыклау,эш нәтиҗәләрен бәяләү

Тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен дөрес аңлау,кыска сөйләм берәмлекләрен дөрес итеп төзи һәм куллана белү

Ял минуты

Балалар,арыгансыздыр,әйдәгез уен уйнап алабыз. (”Түбәтәй” уены уйнау.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Бер-береңне тыңлый белү,хөрмәт итү

Коммуникатив:сыйныфташлары белән эшчәнлекне оештыра белү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

-Балалар,яңа бирем карточкаларда.Сез дустыгызны урамга чакырырга,аның кайда яшәгәнен сорарга,һәм үзегезнең кайда яшәгәнегезне әйтергә тиеш буласыз. Әзер төркем кул күтәреп җавап бирә,җавапларны тыңлагыз һәм хаталары булса төзәтегез.

Диалог төзиләр (парларда эшлиләр).Җавапларны тыңлыйлар,

бер-берсенең хаталарын төзәтәләр һәм бәялиләр.

-Дустым,әйдә урамга чыгабыз.

-Әйдә чыгабыз.

-Дустым,син кайда яшисең?

-Мин авылда яшим.

Бер-береңне тыңлый белү,хөрмәт итү

Танып-белү:план буенча эшләү

Коммуникатив:парларда эшләү,сыйныфташлары белән эшчәнлекне оештыра белү,башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Регулятив:уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү,планлаштыру

Тема буенча сораулар төзи белү

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

1. Дәреслекнең электрон кушымтасы ярдәмендә лексик материалны кабатлату.

2. Текст белән эшләү.Биремнәр башкару.

3.Карточкалар белән грамматик күнегү башкару.

Сүзләрне кабатлыйлар,тәрҗемә итәләр

Текстларны уку. Текст эчендә кем? Һәм нинди? сорауларына җавап булган сүзләрне аерып уку.

Җөмләләрдәге хаталарны табып төзәтәләр.

 

Эшләп карау,эш-гамәлләрдә үзеңне сынау

Танып-белү:лексик материалны дөрес итеп әйтә белү,аны кабул итү

Коммуникатив:үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү

Регулятив:үз вакытыңны планлаштыру

Тема буенча сүзләрне үзләштерү, сөйләм берәмлекләрен дөрес итеп төзи һәм куллана белү

Монологик сөйләмне камилләштерү

 

Рәсем  буенча, бирелгән сүзләрне кулланып, авыл һәм шәһәр турында җөмләләр( хикәя) төзетү.

Җөмләләр ( хикәя) төзиләр, берничә укучы  җөмләләрне      ( хикәя) укый.

Бу - авыл.Авыл матур,зур, чиста.Авылда рәхәт,саф һава. Авылда мәктәп,кибетләр,клуб, мунча,мәчет,йортлар бар.

Бу – шәһәр. Шәһәр зур,матур, чиста.Шәһәрдә күңелле,йортлар биек,зур урамнар,кибетләр, музейлар, театрлар,цирк, аквапарк, зоопарк бар.

Эшләп карау,эш-гамәлләрдә үзеңне сынау

     

Танып-белү :рәсемнәр буенча эшләү,белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе булдыру,аңлап һәм ирекле сөйли белү,төп төшенчәләрне аеру

Коммуникатив:сыйныфташлары белән уку хезмәттәшлеге оештыру,монологик сөйләм төзи белү

Регулятив: эшне башкарып карау,кыенлыкларны ачыклау,эш нәтиҗәләрен бәяләү

Тема буенча сүзләрне үзләштерү, сөйләм берәмлекләрен дөрес итеп төзи һәм куллана белү

Рефлексия

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

- Балалар,бүген дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?

-Ничек уйлыйсыз,кайсы команда җиңде?Кайсы команда яхшырак эшләде?Ни өчен алай уйлыйсыз?

-Сезгә бик кыен булмадымы?

-Дәрес тәмам,сау булыгыз балалар!

Үз фикерләрен әйтәләр.

-Авыл һәм шәһәр турында сөйләштек.

-Ике команда да!

-...  .

-Сау булыгыз!

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне бәяләү,үз уңышларын күрә белү

 

Танып-белү: -

Коммуникатив:үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү

Регулятив:үзбәя

           -


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә"

Башлангыч класслар өчен, экологиягә багышланган чара. Кыска эчтәлекле күренеш.Укучы малай мәсьләсен чишә алмый, икеле ала. Ике күбәләк аңа ярдәмгә килә... Соңыннан, табигатьне сакларга, якларга...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

“Исемнәрнең I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

1 сыйныфның рус төркемнәре өчен сингапур структурасын кулланып төзелгән татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...