Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә"
материал по теме

  Башлангыч класслар өчен, экологиягә багышланган чара. Кыска эчтәлекле күренеш.Укучы малай мәсьләсен чишә алмый, икеле ала. Ике күбәләк аңа ярдәмгә килә... Соңыннан, табигатьне сакларга, якларга һәм яратырга, чисталыкны сакларга, дигән, уртак фикергә киләләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teatr_bally_msl.docx21.31 КБ

Предварительный просмотр:

Шәмсетдинова Р.М.

                          Баллы мәсьәлә

Катнашалар:

- укучы малай – Алмаз  – 1 сыйныф,  

- ике күбәләк  –  Камилә, Нәзилә  –  2 сыйныф

(Сәхнә матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр үсеп утыра. Укучы малай керә. Кәефе юк. Ачуланып кесәсендә булган  конфет кәгазьләрен ташлый. Бөтен чәчәкләрне таптый, сындыра.)

Малай. Бу чәчәкләр нәрсәгә кирәктер инде?Нигә утырталар икән шуларны? Авызым кипте, тыным кысыла, эчәсем килә. Бу кәгазьләре тагын(ташлый) Ничә конфет, ничә конфет(котырткан кыяфәт белән). Ашасаң да шул, ашамасаң тагын инде кесә тулы.( Утыра, су эчә) У-уф-ф... рәхәт! (Нәрсәдер исенә төшеп сикереп тора). Конфетлар имеш. Аны ашаганда гына кызык. Алган да, биргән дә имеш. Ашаган да, ничә калган? Кем белгән инде аны, кем санап бетергән?

(Кереп китә)

(Күбәләкләр чыга.Кунарга урын тапмыйлар.)

1Күбәләк. Абау, нәрсә бу?Чәчәкләребез нишләгән?

2К. Инде без кая кунабыз, кайда ял итәбез? Чык суларын кайдан эчәрбез?

.Нишлиләр бу кешеләр? Табигатьне җимерәләр, чүплиләр,рәнҗетәләр.

.Кем ташлаган бу чүп-чарны? Нәрсә булды икән монда? Бу нинди дәфтәрләр?

.Кемнең көндәлеге ята монда?

.Монда начар укучы булганга охшаган.

.Әйе, яхшы укучы беркайчан да болай эшләмәс.Нигә болай тәртипсезләнде икән ул?

.Укып карыйк әле. Берәр нәрсә аңлашылмасмы икән?

(Укыйлар)

.Ул бит икеле алган.

. Мәсьәләсен эшли алмаган.

(Малай керә.)

Малай. Тагын күбәләкләр комачаулый.Алар гына җитмәгән иде монда. (Алдына конфетлар тезеп куя.Тагын мәсьәләне мыгырдый)  9 конфеты булган, аңа тагын 3 не  биргәннәр. Ул 4есен ашаган, 3 есен иптәшенә биргән.Аның күпме конфеты калган?(Ашый) Күпме ашарга була инде бу конфетларны? Укытучы апа әйтә, аңламасаң ашап кара ,ди.Ашап та карыйм, куеп та карыйм, барыбер аңламыйм бит.

(Сузылып ятып мәсьәлә чишкән җирендә йоклап китә.

Күбәләкләр очып киләләр.)

.Белдем. Ул мәсьәлә чишә алмаган, шуңа ачулы.Конфетларны нигә ашый ул?

.Ул аны ашарга кирәк дип аңлаган ахры. Мәсьәләсендә шулай дигән бит.

.Әйдә, без аңа булышыйк. Мәсьәләсен чишсә “5”ле алыр, безгә дә чәчәкләр үстерер.

.Безгә дә, башкаларга да дөньяда матурлык кирәк. Рәнҗетмәсеннәр иде чәчәкләрне һәм күбәләкләрне.

(Җырлый-җырлый,бии-бии  мәсьәлә чишәләр.

Дәфтәрне куеп калдыралар, кырыйга китәләр.

Малай уяна.)

Малай. Нигә шулкадәр эчәсе килә икән.Бер чиләк бал ашаганмын шикелле. (Суын эчеп бетерә дә шешәсен ташлый. Күбәләкләр куркып куялар.Дәфтәрен ала)

Кара-кара, төшме соң бу? Мин чыннан да мәсьәләмне чишкәнмен икән бит. Ничек булды соң әле бу?

(Елмая. Елмайганын күреп күбәләкләр киләләр)

1К. Я дускай, күңелең күтәрелдеме? Инде хәзер син безне рәнҗетмәссең!?

2К.Чәчәкләрне сындырма! Табигатьне ярат!

Малай. Карагыз әле.Курыкмагыз миннән. Мин төшемдә аккошлар күрдем. Алар 9ау иде. Тагын очып килделәр, кайсылары кире очып китте, 5 аккош калды. Нәрсә икән ул, белмисезме?

.Аккошлар шатлык билгесе. Яхшылык булыр.

. Ул синең мәсьәләңнең җавабы, җүләр. Димәк, бишле аласың.

(Малай шатлана-шатлана чәчәкләрне утырта, чүп-чарны җыя)

Малай.  Чынлап та шулай булыр микән?(Шатлана)Күп тә кирәкми икән бит, яшәп була икән тәртипле булып та. Мин беркайчан да табигатьне  рәнҗетмәм. Кешеләр ишетегез! Саклагыз һәм яратыгыз табигатьне! Күбәләкләрне  яратыйк. Үстерик без матур чәчәкләр. Алар дөньяның бизәге.

Җыр “Гөлләр”

Бетте


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

"Бәйлекләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе 3 класс

Дәрескә кыскача аннотация :Класс: 3 классДәрес темасы: «Бәйлекләр»Тип : яңа белем һәм күнекмәләр бирү.Дәрес озынлыгы: 1 дәрес (45 минут). Максат: бәйлекләр турында ...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....