"Бәйлекләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе 3 класс
методическая разработка (3 класс) на тему

 

Дәрескә кыскача аннотация :

Класс: 3 класс

Дәрес темасы«Бәйлекләр»

Тип : яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Дәрес озынлыгы: 1 дәрес (45 минут).

 

Максат: бәйлекләр турында төшенчә бирү;

сүз төркемнәре турында алган белемнәрне камилләштерү;

укучыларның уйлау,фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын арттыру;

дөрес, аңлап язу  күнекмәләрен үстерү;

табигатькә сак караш тәрбияләү;

сөйләм культурасын үстерү.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш.

Җиһазлау: компьютер классы; проектор; сюжетлы рәсемнәр, схема, таблица

 Материал: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова “Татар теле” 3 сыйныф, 2 кисәк, 52-53 битләр.

 

  Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен камилләштерү, нәтиҗә ясарга, йомгакларга өйрәтү, сөйләм телен үстерү дәреснең төп максаты булып тора. Шулай ук дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, үзара ярдәмләшүен  активлаштыру бурычы да тора.

   Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен, төрле эш формалары һәм методлары: күзәтү, эзләнү, әңгәмә, тест, схема, таблицалар кулланылды. Дәрестә компьютер технологиясен куллану дәресне кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_nche_syynyfta_tatar_tele_drese.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема:Бәйлекләр

Максат: бәйлекләр турында төшенчә бирү;

сүз төркемнәре турында алган белемнәрне камилләштерү;

укучыларның уйлау,фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын арттыру;

дөрес, аңлап язу  күнекмәләрен үстерү;

табигатькә сак караш тәрбияләү;

сөйләм культурасын үстерү.

Дәрес төре: иҗади- эзләнүле

Дәресне җиһазлау: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова “Татар теле” 3 сыйныф, 2 кисәк, 52-53 битләр; карточкалар, тест, компьютер, таблица.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше

1 Сәламләү, укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәфтәрләргә число язу,дежур укучы бүгенге һава торышы турында әйтә.

II. Өй эшләрен тикшерү.

Кисәкчәләр.Сюжетлы рәсем күрсәтелә (“Бакчада эш” темасына). Рәсем буенча   –да, -дә,-та,-тә сүзләре кисәкчә һәм кушымча булырлык итеп җөмлә төзергә.    - Кисәкчә һәм  кушымчаны ничек аерабыз?(Җаваплар тыңлана.)  Рәсем буенча төзелгән җөмләләрне тыңлагач, бер-береңә ярдәм итеп, булышып, күмәкләшеп эшләсәң, эш тиз дә эшләнә, күләме дә күп була, күңелле дә, рәхәт тә була, арытмый да дип нәтиҗә ясала.

III.Матур язу күнегүләре. 

Хәреф элементлары.

Язганда дөрес һәм матур  утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

IV. Актуальләштерү

1. Сүзлек диктанты

Ягымлы, җир, төзи, уйлый, дәртле,белән,сөенеч,кебек,уңайлы, фикер, өчен, пешерә. Тикшерү(1 нче  слайд) 

2. Орфограммаларны әйтергә

3. Кызыл, сары, яшел карандашларны алабыз, таныш сүзләрне төрле төсләргә буйыйбыз

Исем-кызыл

Сыйфат-сары

Фигыль-яшел

4. Тикшерү.

Исемнәрне(сыйфатларны, фигыльләрне) атарга.

- Нинди сорау куеп таптыгыз?

- Кайбер сүзләр буялмыйча калды. Ни өчен?(сорау куеп булмый)

- Сорау куеп булмаган сүзләрне күчереп язарга(белән,кебек,өчен)

1 юл буш калдырырга

( экранда 2 нче слайд)

сорау куеп булмый.

V. Яңа теманы аңлату.

- Ә сорау куеп булмаган сүзләр ни өчен кирәк?Без бүген дәрестә бу сорауга

җавап табарга тиеш. (экранда 3 слайд)

1.Иҗади биремле диктант.(нокталар урынына сүзләр куеп язу, асларына сыза бару)

... кадәр бару, ...  төсле  якты,  ... таба атладым, ... аша  чыгу, ... буенча  чаба, ... сыман  кадерле, ... шикелле  ялтырый.

2. Тикшерү.

3. Асларына сызылган сүзләрне төшереп калдырып укырга

- Фикер аңлашыламы? (Юк)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (бу сүзләрне төшереп калдырырга ярамый.

- Мондый сүзләр ни өчен кирәк?(җөмләдә сүзләрне бәйләп тору өчен)

(экранда 2 нче слайд, икенче сүз)

сорау куеп булмый.

сорау куеп булмый.                                      Сүзләрне бәйли

4.Асларына сызылган сүзләрне буш калдырылган юлга күчереп язарга

5.Таблицада язылган сүзләрне уку.(слайд 4)

Бәйлекләр: белән, өчен, аша, сыман, шикелле, аркылы, хәтле, таба, кадәр, бүле, соң, буенча, саен.

  1. Дәфтәрне тулылыандырырга.

6. Нинди сүзләргә бәйлек дип әйтәбез? (52 биттәге кагыйдә укыла)

Бәйлекләр- ярдәмче сүз төркеме, аларга сорау куеп булмый.

Бәйлекләр сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли.

Ф и з к у л ь т м  и н у т к а.

VI. Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.  86 нчы күнегү. (Телдән. сүзләрне укырга, сораулар куярга.)
  1. Кайсы сүзләргә сораулар куеп булмый?
  2. Ни өчен?(җаваплар тыңлана)
  1. 87 нче күнегү(аңлату,  күчереп язу, бәйлекләрнең астына сызу, өч сүз -тезмә б\н җөмлә төзү.) Берничә укучының язган җөмләләре  тыңлана.
  2. 88 нче күнегү. Тиешле бәйлекләрне куеп уку.
  3. Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә. Табигатьнең саклауга мохтаҗлыгын искәртү.
  4. Хикәягә исем уйлау.

VII. Йомгаклау.

«Әйе, юк» уены. (сорауларга җавап)

  1. Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык, мөстәкыйль сүз төркемнәре
  2. Бәйлекләргә сорау куеп булмый.
  3. Бәйлекләр сүзләр һәм җөмләләрне бәйли.
  4. Бәйлекләр килеш б\н төрләнә.
  5. Аның сүзе бәйлек
  6. Көн саен күрешү сүзтезмәсендә  саен  бәйлеге исемнән соң килә.
  7. Бәйлекләр ярдәмчел сүз төркеме
  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше
  1. 88  нче күнегүдә бирелгән хикәянең эчтәлегенә рәсем ясарга.
  2.  Бәйлекләр б\н сүзтезмәләр төзеп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПДД буенча презентация

ПДД буенча презентацияне тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чара итеп кулланырга була...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

презентация"Технологиядән квиллинг буенча мастер-класс".

Төсле кәгазь белән төрле композицияләр эшләү....

Математикадан тестлар. 2 класс. М.И.Моро дәреслеге буенча

М.И.Моро дәреслеге буенча математикадан тестлар...

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...