Исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка (2 класс) на тему

Султанова Люзия Рахимзяновна

 Исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isem_temasy_buencha_dres_plany.doc633 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  АКТАНЫШ  МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ

1 САНЛЫ  АКТАНЫШ  ГОМУМИ  УРТА  БЕЛЕМ  БИРҮ  МӘКТӘБЕНЕҢ СТРУКТУР  БҮЛЕГЕ – ЧӨГӘНӘ  БАШЛАНГЫЧ  МӘКТӘБЕ

        

        Чөгәнә башлангыч мәктәбе укытучысы

             Солтанова Лүзиянең татар теленнән

        дәрес планы.

Тема: Исем

Максат: 1. Исем турында белемнәрне тулыландыру.

              2. Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.

              3. Уку хезмәтенә җитди караш, игътибарлылык        

                  тәрбияләү..

Сингапур укыту алымнарын кулланып , укучыларның активлыгын, кызыксынучанлыгын арттыру, аларның аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар исем турында белем һәм кхнекмәләрен кулланып биремнәрне дөрес, төгәл үтәрләр; исемнәрне үз сөйләмнәрендә оста куллана белергә өйрәренләр.

Җиһазлау: компьютер, төрле предмет рәсемнәре .

2 класс

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү. Уңай-психологик халәт булдыру.

Сәламләү.”ХАЙ ФАЙВ”-тынычлыкка чакыру һәм игътибарлы-лык туплау.

-Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якын-нарыбызның, туганнарыбызның, дусларыбызның исән-сау булула-рына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик таңнар саен

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

-Барчабызга да хәерле көн теләп дәресебезне башларбыз.

-Ә хәзер дәфтәрләребезгә матур язу күнегүләрен язып алыйк.

(алдан язылган үрнәк буенча язалар, дөрес утырып язу кагый-

дәләре  искә төшерелә.

II. Уку  мәсьәләсен  кую.

-Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтермен,ә сез аларның җа-

вапларын дөрес тапсагыз, бүгенге дәреснең темасы килеп чы-

гар.

1.

2.

3.

4.

1. Теле юк-үзе аңлата.(китап)

2. Үскәндә яфрагын  ашыйлар,

  Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.(суган)

- Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.(суган)

3. Энәләре үзе белән йөри,

   Ә үзе тегә белми.(керпе)

4. Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

(кроссвордның җаваплары тактага язылып барыла)

-Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләргә сораулар куеп карыйк.

(нәрсә?)Нәрсә ул исем?Алар нәрсәне белдерә?Нинди сорауларга җавап булып килә?

ТАЙМД ПЭА ШЭА. 2 укучы бер-берсенә тулы җаваплар бирә-ләр.

Слайд күрсәтелә (предмет рәсемнәре бирелә,  укучылар исем-

нәрен әйтәләр һәм сүзләргә сораулар куялар)

           

    

РАУНД ТЭЙБЛ.

-бу сүзләрне өстәлдәге кәгазьгә язарга кирәк

-кем? соравына җавап биргән сүзләрне ак кәгазьгә

- нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне сары кәгазьгә язарга кирәк.

III . Уку мәсьәләсен чишү.

РЕЛЛИ  РОБИН. Каршыдагы күршең белән сөйләш

а) артык сүзне табыгыз һәм ни өчен артык булуын аңлатыгыз.

-кеше, кош, китап, дәфтәр, ручка.(кеше сүзе , чөнки ул кем? со-

равына җавап бирә, ә калган сүзләр  нәрсә? соравына җавап

бирә)

ФИЗМИНУТКА МИКС ПЭА ШЭА

б) дәреслек белән эш.

94 нче күнегү

-җәя эчендә сорауларын күрсәтеп, сүзләрне күчереп язу.(тикше-

рү, үзбәя)

в) сайланма диктант.(исемнәрне сайлап язу)

слайдтан күрсәтелә.

        Саклый белергә тиеш!

Яңгыр исе, бал исе-

Аны миңа җил бирде.

Ипи, бәрәңге , алма-

Аны миңа җир бирде.

Кояш, ай, зәңгәр йолдыз-

Аны миңа күк бирде.

Авыл, болын, шәһәрләр-

Илем миңа күп бирде.

(ТИКШЕРҮ, ҮЗБӘЯ)

95 нче күнегү

-шигырьне сәнгатьле укыту, сорауларга җавап бирдерү.

Бәхетле син, ерак илдәш,

Хезмәтеңә мин баш иям.

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.

ТАЙМД  ПЭА  ШЭА-билгеле бер вакытта укучылар җаваплары белән уртаклаша, киңәшләшәләр, укытучыга бер-берсенең фикерен җиткерәләр.

-автор кемгә эндәшә? (ерак  илдәшкә)

-кем ул ерак илдәш?( еракта яшәүче ватандаш)

-илдәш ни өчен бәхетле?(чөнки аның истәлеге булып имән

үскән)

-шигырьдән исемнәрне табарга, сораулар куярга.

96 нчы күнегү

Шатлык, сөенеч, көенеч, кайгы, хәсрәт, бәхет, нәфрәт.

-сүзләрне укыту, сүзлек өстендә эш, бу сүзләрне нәрсә белдерү-  

ләрен әйттерү (кешеләрнең эчке кичерешләрен, хисләрен белде-

рәләр)

      -кайсы  сүз дәреслектәге ребуска туры килә?(кайгы)

97 нче күнегү

-мөстәкыйль эшләнә, һәр төркемгә  сүзләр өстәп язарга.

(ТИКШЕРҮ, НӘТИҖӘ ЯСАУ, ҮЗБӘЯ)

Слайд күрсәтелә

Алсу, Галиева, Акбай, Казан, Татарстан, Чөгәнә, күбәләк, үлән,

җил, давыл сүзләрен уку, сораулар куйдыру

-ни өчен бу сүзләрнең кайберләре баш хәреф белән, ә кайберлә-

ре юл хәрефе белән язылган?(укучыларның үзләреннән нәтиҗә

ясату.)

-Модельләштерү.

ИСЕМ

________

КЕМ?

НӘРСӘ?

Тест биремнәре экранда күрсәтелә.

1.Исем нәрсәне белдерә?

А)предметның билгесен

Б)предметны

В)предметның эшен

2.Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

А)кем? нәрсә?

Б)нинди? кайсы?

В)ничек?

3.Кайсы рәттә исемнәр язылган?

А)матур, чибәр, сөйкемле

Б)бала, дәфтәр, китап

В)укый, яза, сөйли.

IV. Рефлексив бәяләү.

а)-рефлексив кабатлау.(төрле предмет рәсемнәре экраннан күрсәтелә)

 

-болар нәрсәләр?(предметлар)

-нинди сорауга җавап булып киләләр?(кем? нәрсә?)

-димәк без бүген нинди сүз төркемен өйрәндек?(исем)

б) өй эше бирү.

-98 нче күнегү(сүзләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә бүлеп

язып килергә)

-кагыйдәләрне кабатларга.

-билгеләр кую

в)дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә"

Башлангыч класслар өчен, экологиягә багышланган чара. Кыска эчтәлекле күренеш.Укучы малай мәсьләсен чишә алмый, икеле ала. Ике күбәләк аңа ярдәмгә килә... Соңыннан, табигатьне сакларга, якларга...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

"Исем" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Исем" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...