Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.
классный час (4 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

   Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә оештырыла. Төрле дәрес, бәйрәм, экскурсияләр барышын сурәтләгән презентация әзерләнә һәм алар бәйрәм барышында экранда чагылдырыла.

 

 

   Кадерле укучылар! Әле кайчан гына сез мәктәпкә әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк һәм алъяпкычларыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз.

-Беренче сентябрь кайчан җитә?- дип , әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.

   Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп белем иленә алып керде. Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon sau_bul_bashlangych.zip18.49 КБ

Предварительный просмотр:

   Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә оештырыла. Төрле дәрес, бәйрәм, экскурсияләр барышын сурәтләгән презентация әзерләнә һәм алар бәйрәм барышында экранда чагылдырыла.

   Кадерле укучылар! Әле кайчан гына сез мәктәпкә әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк һәм алъяпкычларыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз.

-Беренче сентябрь кайчан җитә?- дип , әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.

   Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп белем иленә алып керде. Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр!

-Бик дәү үстегез,- диләр.

Өйрәтәләр әниләр

-Әйбәт булыгыз- диләр.

Дәү әти, дәү әниләр

-Хәерле юл, хуш!-диләр.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә

Син инде уйнарга бармыйсың

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

Исәнме мәктәп!  (Г. Зәйнәшева шигыре, Р. Яхин көе )

Кыңгырау керә.

Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез.

Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башлана.

(Әлифба һәм бер төркем хәрефләр керә)

Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы

Син кадерле туган  теленең

Алтын ачкычы

Иң якын  дусларың  

Булдык  гел без  синең

Һәр  хәреф  елмаеп

Әйтте  үз  исемен

Әлифба , әлифба

Син минем  юлдашым

Син белем  илендә

Иң якты кояшым

Әлифба: Мине зурлавыгыз өчен бик зур рәхмәт, балалар дүрт ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез. Минем ярдәмчеләрем-хәрефләр сезгә бу көннәрне искә төшерергә ярдәм итәрләр.

Ә хәрефе:

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Н хәрефе:

Нарат үскән бигрәк биек,

Китә болытка тиеп

Тора баһадир сыман ул

Яшел түбәтәй киеп.

И хәрефе:

Иген үкән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән,

Комбайннары туктап тормый,

Ашлык суга җырлый-җырлый!

   Хәреф булып киенгән укучылар бер рәткә тезелә. Балалар “әни” дип кычкырып укыйлар. Аннары “Әниемә”( Гөлсинә Гәрәева көе, Роберт Миңнуллин сүзләре)  җыры  башкарыла.

   Бер укучы Җ. Тәрҗемәновның “Язу дәфтәрендә” дигән шигырен яттан сөйли.

Бүген беренче класста

Язу дәресе бара

-Кем язып күрсәтә!-ди

Укытучы апа Сара.

Алгы партада утырган

Әлфинә никтер оялды,-

Бөтен класска берүзе

Кул күтәрмичә калды.

    Юк-юк... Язарга бик теләп,

Ул өчтән яна иде.

Сара апа сизеп алды:

-Кил, акыллым, яз,-диде

Яңа тактага зур итеп

Язды ул акбур белән.

Шулчак балалар тордылар,

-Туган тел!-дип укыдылар

Бертавыштан, хор белән.

Укытучы балаларның беренче класста язган дәфтәрләрен күрсәтә һәм аларны истәлек итеп саклау өчен укучыларга тарата.

   Залга Туган тел китабы булып киенгән укучы керә һәм шигырь сөйли.

Туган тел-

Иң әйбәт шигырь!

Туган тел-

Иң әйбәт җыр!

Туган тел-

Иң әйбәт китап!

Туган тел-

Иң әйбәт тел!

Туган тел әйбәт булганга,

Шигыре дә,

Җыры да

Иң әйбәттер!

Балалар:

Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем. Туган телем.

Рәхмәт сиңа, Туган телем.

Киңдер сиңа күңел түрем.

Укучылар:

Бергәләп җырлыйк туган тел җырын

Кечкенә чакта җырлаган кебек

Һавада-кояш, җирдә-туган тел

Булмаса әгәр-зураймас идек.

“Туган тел”( Габдулла Тукай шигыре)  җыры башкарыла.

   Залга математика дәреслеге булып   киенгән укучы керә. Ул укучыларга берничә  табышмак-мәсьәлә әйтә.

Ничә көн калды?

Әни,  күпме бар әле?

Беренче сентябрьгә!

-Әйдә инде, анысын

Исәплик бергә-бергә.

Утыз бер көн августта,

Ә бүген уналтысы.

Хәзер инде үзең дә,

Шәп исәпли алырсың...

Йә ничә көн калды соң?

Ничә тай?

Аяклары кырык дүрт,

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә тай булыр,

Яле, тизрәк уйлап тап!

Ничә чыпчык булган?

Хәерле көн, ун чыпчык!-

Дигән бер чыпчык,

Тегеләр и көлгәннәр,

Чырык-чырык килгәннәр:

Безне өчкә тапкырлап,

Кушсаң гына үзеңне,

Ун булабыз,-дигәннәр.

Нинди сан?

Тапкырласа,  юк итә

Йөзне түгел меңне дә

Нинди сан бу? Үзенә

Булмый аның берни дә.

Алып баручы. Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп белем иленә алып кергән, аналарча җылы сүзе белән иркәләгән, хөрмәтле укытучыбызга исеме фамилиясе әйтелә... рәхмәтебез зур.

“Укытучыма” (Э. Мөэминова шигыре, И. Хисамов көе)  җыры башкарыла.

Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

Укытучым, шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың

Бәләкәй йөрәгемә.

Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә,

Алып киттең далаларга,

Диңгезләр киңлегенә...

Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем.

Һәм тормышым китабының

Тәүге битен ачкан көнем.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.( Фәнис Яруллин сүзләре, Ә. Хәйретдинов көе)

 “Өзмик матур гөлләрне” дигән әкият күрсәтелә.

Әкиятче.  Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар! Мин Әкиятче. Килдем сезгә кунакка. Серле әкият алып килдем бүләккә.

                        Залның бер ягында кызлар чигү чигеп утыралар.

1 нче бала. Инә артыннан җеп, җеп артыннан җөй.

2 нче бала. Тиз арада матур итеп, куям мин чәчәк чигеп.

3 нче бала. Әнинең туган көненә кулъяулыклар чигәм мин.

Кулъяулыкның чит-читен чигүе бигрәк читен.

Әкиятче. Читендер, читендер. Эшнең җиңеле булмый. Эшең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.

1 нче бала. Боегып утырмыйк әле, бергәләп биеп алыйк.

Татар халык биюе.

Әкиятче. Ә хәзер, дусларым, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Кем тапкыр, шул җавабын таба.

    Алар бик тә биек төштә, өчәве дә бездән өстә:

    Берсе нурлар чәчеп тора, берсе көндез качып тора;

    Берсе җилләр белән килеп, кырларга су ташып тора.

                                                             (Болыт. Ай. Кояш.)

 Ә сез, балалар, үзегез табышмаклар беләсезме?

   2 нче бала.

       Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр;

       Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

  3 нче бала.

       Яз күңелләндерә, җәй ышыклый,

       Көз ашата, кыш җылыта. Ул нәрсә? (Урман)

1 нче бала.

        Агач бөгә - кулы юк, йөри торган юлы юк.

        Ачуланса сызгыра, тузаннарны туздыра.(җил)

Әкиятче. Менә булдырдыгыз. Бигрәкләр дә зиһенле балалар икәнсез.

                        Әкиятче, шулчак җирдә яткан чәчәкне күреп ала.

Табигатьнең бу гүзәлен                Берәрегез күрмәдеме:

Кемдер өзгән, җиргә ауган.        Җиргә ауган бу чәчәкне

Өстендә чык бөртекләре:            Кайсы өзеп алды икән?

Чыкка түгел, күз яшенә               Матурлыкка кагылырга

Чыланган күк керфекләре.          Кемнең кулы барды икән?

                                   Чәчәкне сулы вазага утырта.

 

Әкиятче. Бәйрәм көнендә бүлмәбезне бизәп торсын әле. Ә хәзер бәйрәмгә әзерләник. Әйдәгез, балалар, матур итеп киенеп килик.

 

                          Салмак музыка астында залга Су анасы керә.

  Су анасы.

         Мин-Су анасы булам, суда яшим, суда торам.

         Саклыйм су чисталыгын, күлләрнең матурлыгын.

         Сусыз тора алмыйлар җир йөзендә нәрсәләр?

         Агачлар да, чәчәкләр дә, җәнлекләр һәм бөҗәкләр.

                              Өстәлдәге чәчәкне күреп ала.

Ах, бу нәрсә, бу ни хәл? Ничек чәчәкне өзгәннәр?

Шундый матур чәчәкне кемнәр харап иткәннәр?

Мин бу гүзәл чәчәкне

Алып китәм сораусыз.

Яшерәм тирән суга,

Эзләп таба алмассыз.

          Су анасы чәчәкне алып чыгып китә. Әкиятче керә.

Әкиятче.   Серле чәчәк юкка чыккан.

                  Тиз, балалар, керегез!

           Балалар керәләр.

Эшнең нәрсәдә булуын миңа сөйләп бирегез.

 Балалар. Ни булды, Әкиятче? Үзең сөйләп бирсәңче.

Әкиятче. Ал чәчәк юкка чыккан. Әйтмәссеңме кем алган?

Балалар. Чәчәкне...... Без бит аңа тимәдек.

                  Алай булгач чәчәкне эзләп табыйк, әйдәгез.

Әкиятче.            Су юлына да җиттек.

Балалар.             Ә чәчәкне тапмадык....

Әкиятче.            Чәчәкне эзләп табарга

                            Су анасын чакырыйк.

Балалар.              Су анасы! Су анасы!

                             Ярдәмең кирәк безгә:

                             Чәчәгебез юкка чыкты,

                             Тапсана шуны тизрәк.

Су анасы.

Исәнмесез Әкиятче.            Ул матур чәчәк миндә,

Балалар, исәнмесез.             Бирмим мин аны сезгә.

Безнең су тирәсендә            Чәчәкләрне рәнҗеткәнсез,

Ниләр эшләп йөрисез?         Бик үпкәләдем сезгә.

Чакыручы мине сезме?       Чәчәкләрне, гөлләрне

Бик борчулы күренәсез,       Өзмәскә кирәк бер дә.

Әллә чәчәк эзлисезме?         Җәнлекләрне, кошларны

Тылсымлы түгелдер ич?....  Сакларга кирәк безгә.

             

                 Балалар.              Без бит аны аңлыйбыз,

                                             Табигатьне саклыйбыз.

                                             Өзмибез чәчәкләрне,

                                             Табигать дуслары без.

 

                  Әкиятче.              Алар өзмәде чәчәкне,

                              Мин аны тапкан идем.

                              Ал таҗлары сулмасын дип,

                              Суга утырткан идем.

Су анасы.

Ярый сезгә ышанам,                Үссен матур чәчәкләр,

Чәчәгегезне бирәм.                   Гел кояшка үрелеп.

Тотыгыз киңәшемне:                Балкып торсын җиребез,

Рәнҗетмәгез гөлләрне.             Яшеллеккә төренеп.

 “ Без бәхетле балалар”  җыры башкарыла.

Болыннарга чыгасың,

Елгаларга чумасың,

Тирбәләсең талларда,

Йөзәсең шәп салларда,

Походларга барасың,

Яңа чишмә табасың,

Шаярасың, уйныйсың,

Бетмәслек көч җыйныйсың –

Рәхәт тә соң җәй көне!

Ләкин китсә артыкка,

Ял итү дә арыта.

Сагындыра апалар,

Сагындыра парталар,

Сагындыра китаплар –

Укып йөргән чаклар.

Килеп җитә сентябрь,

Мәктәпләрдә шау да гөр.

Һәрбер укучы өйдән

Сораулар төяп килгән.

  • Болытлар ник биектә?
  • Җир әйләнә нилектән?
  • Кояш янып бетмәсме?
  • Диңгез-күлләр кипмәсме?
  • Җилнең оясы кайда?

     Аңардан бармы файда?

  • Чебен-черки, бакалар

Ник бетмиләр, арталар?

Һәммәсен аңлаталар

Укытучы апалар.

Шундый кызык, шундый шәп,

Ярый әле бар мәктәп!

Укып арыгач, талгач,

Бик күп белемнәр алгач,

Яз килеп җитә җырлап,

Бар дөньяны матурлап.

Елгаларда су арта,

Агач бөре яңарта.

Кайталар киткән кошлар,

Яшәү кызык та,  дуслар!

Мәктәп җыры. (Дамир Гарифуллин сүзләре, Рәзил Вәлиуллин көе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»

Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделә...

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...

"Дуслык" сыйныфтан тыш чара

Интеграль (рус теле, татар теле, инглиз теле) сыйныфтан тыш чараның план -конспекты...

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

25нче майда дүртенче сыйныф укучыларының "соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелә.
Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам .