Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»
классный час (3 класс) по теме

Фатхутдинова Рафида Магсумовна

Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделәр, китапханәләрдә эзләнделәр. Бәйрәмнең сценарие дә укучылар белән берлектә төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chay.doc102 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Балык бистәсе муниципаль районы

Котлы Бүкәш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара:

«Чәй яны – гаилә җаны»

 

                              Бәйрәмне оештыручы:                                     

                                     Фәтхетдинова Р. М.,

                                          Югары квалификацион категорияле                              

                                             башлангыч сыйныф укытучысы                                                  

                                   

2013 ел

Чәй яны - семья җаны.

Максат:   1) Балаларны халкыбызның борыңгыдын килгән чәй эчү традициясе, аның барлыкка килү тарихы, чәйнең сәламәтлеккә йогынтысы, файдасы белән таныштыру.

             2) Өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү.

             3) Укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: “Чәегез тәмле булсын!” дигән плакат, чәй коробкаларыннан төзелгән   күргәзмә, чәй өстәле.

Алып баручылар: 1). Безнең халык кунакчыл:

                                    “Якты чырай, такта чәй,” – дип,

                                     Каршы ала кунакны.                             

                              2). Ата-баба гадәтләрен

                                    Без дә дәвам итәбез.

                                    Безгә кунакка килегез –

                                    Көтәбез!

Җыр.  “Чәй эчәм”.

Алып баручылар: 1). Хөрмәтле кунаклар, дуслар, кадерле әбиләребез! Без сезне барыгызны да чәй эчәргә чакырабыз!

2). Тукта әле, Ислам, чәй кайнап чыкмаган бит әле. Без бит әле әбиләр турында сөйләшербез дип тә җыелган идек.

1). Әйе шул, Энҗе. Ярый алайса, чәй кайный торсын, ә без әбиләребезне сәламләп алыйк әле.

  1 укучы. Кояш көлеп уянды да

                 Нурларын сипте мулдан.

                 Әбиләр килде мәктәпкә

                 Без йөри торган юлдан.

2 укучы. Бүген гади көн түгел бит,

                Моны балалар белә.

                Елмаеп сәламләшәләр

                 Дәү әни, әби белән.

3 укучы. Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

                Бүген гади көн түгел.

                Бүген - Әбиләр бәйрәме,

                 Шуңа шатлана күңел.

4 укучы.  Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз! Бу сүз, “Әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле.

5укучы.  Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, тормышта ямь калмас иде.

6 укучы.  Хөрмәтле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез – эшчән дә, түземле дә. Сез - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме.

7 укучы.  Рәхмәт сезгә, безнең өчен әкиятле, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр, дәү әниләр!

               Җыр. “Минем әби”.

4а сыйныф укучылары шигырьләр сөйлиләр.

             Җыр. “Асия”.

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Бала-чага алты җан:

Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Зәйнәп белән Галия,

Иң соңгысы Асия.

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Балны кем бигрәк сөя?

Иң кечкенә Асия.

Ул чынлап та кечкенә,

Яше дә тик өч кенә.

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән.

Бала-чага алты җан:

Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Зәйнәп белән Галия,

Иң нәние Асия.

2). Безнең халкыбыз элек-электән җырга-моңга, иҗатка бай булган. Аның искиткеч бай хәзинәсе буыннан – буынга күчеп килгән. Без дә аларны өйрәнәбез һәм алардан үрнәк алырга тырышабыз бит.

1). Халкыбызның: “Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге” дигән әйтеме дә бар.

2). Әйе, бу сүзләр – фикер җәүһәрләре, әби-бабаларыбызның алтын бөртекләре. Тикмәгә генә “Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар” дип әйтмиләр инде.

1). Хәзер дусларыбызны  да тыңлап карыйк инде, өлкәннәр турында алар нинди мәкальләр беләләр икән?

Балалар. 

  • Карт кеше җилгә сүз сөйләми.
  • Карты бар өйнең китабы бар.
  • Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.
  • Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.
  • Картларга юл куй, үзең дә картаерсың.
  • Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма.
  • Картлар сүзен кар басмас.
  • Олылар сүзен тотмаган – орылган да сугылган.
  • Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
  • Әби укый белгәнен, бабай сөйликүргәнен.

Алып баручылар: 1). Рәхмәт сезгә, дусларым, бик күп мәкальләр беләсез икән. Хәзер сезнең алдыгызда 4а сыйныф укучылары татар халык биюен башкаралар.

 Дусларым, ә сез безнең  әбиләребезнең бик яратып чәй эчкәннәрен беләсезме соң? Менә шуңа күрә дә без бүген чәй турында сөйләшербез дип уйлаган идек.

2). Әйе, әйе. “Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар” дигәннәр бит.

Балалар.

  • Аш артыннын чәй шартыннын.
  • Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер.
  • Чәй тегермән ташын күтәрә.
  • Чәй – түгел борыч, чәйне салсаң сал бер уч, төшүе килсә, пешүе килер.
  • Чәеңне сал учлап, эчәрсең тынычлап.
  • Чәй яны - семья җаны.

Алып баручылар: 1). Чәй эчү күптәннән инде халкыбызның кунак кабул итү традициясенә әйләнгән. Кунакны кабул итү формалары, табак-савытлар, пешкән ризыклар төре үзгәрсә дә, иң төп гадәт үзгәрмәгән.

 2). Чыннан да, кунакларны һәрвакыт “Ипи-тоз – якты йөз”дип каршы алалар бит.

Усал Убырлы карчык килеп чыга, каршысына – татар халык егете Таңбатыр килә.                          (музыка астында хәрәкәтләнеп алалар).

Егет. Син нишләп бу якларга килеп чыктың әле? Синең урының урманда, монда түгел бит!

Убырлы. Урманда хәзер салкын, бер адәми затны да очратып булмый. Минем тамагым ач, ә монда менә, балалар... ничек күп! Әрәм булып яталар.

Егет. Ә син сабыр ит әле, Убырлы. Әйдә,  мин сине башта чәй белән сыйлыйм әле, аннан сөйләшүебезне дәвам итәрбез.

Егет Убырлыга чәй эчертә. Убырлы шунда ук йомшара, елмаеп сөйләшә башлый. 

Убырлы. Бу нәрсә булды бу? Тамагым да туеп китте, кәефләрем дә күтәрелде. Берәр наркотикмы әллә бу?

Егет. Син нәрсә сөйлисең, Убырлы! Ул агуның зыянын без яхшы беләбез һәм беркайчан да без аны кулланмаячакбыз.

Убырлы. Гафу итегез инде. Сез бик тәрбияле балалар ахрысы. Ә шулай да әйтегез инде, бу нинди эчемлек соң? Ул каян килеп чыккан?

Балалар сөйли:

  1. Бик күп гасырлар элек, бик-бик күптән инде, Кытай императорына эчү өчен су кайнатканнар. Савытларына чәй куагыннан берничә яфрак төшкән һәм суның төсе караңгыланган. Аннан бик тәмле хуш ис килгәнен тоеп алганнар. Эчеп карагач, шаккатканнар. Бу дөньяда беренче чәй эчү булган.
  2. Димәк, беренче чәй эчү тантанасы Кытайда барлыкка килгән.

Убырлы. Ә башка илләрдә чәй эчәләрме соң?

Балалар сөйли:

3.  Әйе, эчәләр. Япониядә моның өчен махсус чәй йортлары төзелгән. Анда кергән кеше үзенең бөтен кайгы-хәсрәтләрен калдырып, яхшы уйлар белән генә кала һәм  үзен икенче дөньяда булдым дип хис итә ди.

4.  Ә Россиядә чәй 1638 нче елда барлыкка килә. Монголия ханы рус илчесе Василий Старков аша рус патшасына бүләк итеп пакетлар белән чәй җибәрә. Рус патшасына чәй бик ошый. Аны башта дару кебек кенә куланалар икән әле.

5. Ярлы кешеләр чәйне сатып ала алмаганнар, чөнки ул бик кыйммәт булган.

Убырлы. Балалар, ә ул чәйне кайдан алалар микән соң алар, японнорны әйтәм. Ул агачта үсә микән, әллә туфрактамы, шуны белмисезме, мин дә үстерер идем.

      6. 19 нчы гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән. Аның үстерү серләрен кытайлар яшереп тотканнар.

      7. Соңрак чәй куакларын башка җылы илләрдә дә үстерә башлаганнар. Шуңа күрә чәй бары тик көньякта гына үсә – Кырымда, Кавказда, Урта Азиядә һәм Әзербәйҗанда.

     8.  Чәй плантацияләрендә биеклеге 1 метрдан артык булмаган куаклар ел дәвамында яшел булып утыралар. Куакның бары тик очыннан гына яшь нәфис яфракларны җыялар. Аннан  бу яфракларны киптерәләр, махсус машиналарда аларны бөтерәләр һәм тагын киптерәләр.

Егет. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын белерсез микән?

Ике чите су булыр,

Уртасында ут булыр,

Байларны көлдерер,

Ярлыларны бөлдерер.

Алып баручылар: 1). Мин дә табышмак әйтим әле, аларның җаваплары бер үк булырга тиеш. Ә сез, дуслар,үзегезнең  зирәклегегезне күрсәтегез әле.

Үзе ялтырый,

Эчендә су калтырый,

Колагы бар – ишетми,

Аягы бар – йөрми,

Татар ансыз көн күрми.

2). Ягез, нәрсә бу? Беләсезме? Бу – (барысы бергә): Самавыр.

1). Әйе, дөрес. Элек чәйне самавырларда гына кайнатканнар, ә кайнату өчен утлы күмер яки нарат күркәләре кулланганнар. Ә менә хәзер кешеләр чәйне электр самавырлары яки чәйниктә генә кайнаталар.

2) Хөрмәтле әбиләребез, хәзер сезнең алда самавыр белән бию.

2).  Хәзен самавырларның да, чәйникләрнең дә нинди генә төрләре юк! Әйдәгез Ш. Галиевнең “Сыбызгылы чәйник” дигән шигырен тыңлап үтик әле.

                                    Чәйник сызгырып тора,

Малай кызыгып тора,

Күзен кыздырып тора:

- Нинди озын сызгара,

 Бу миннән дә уздыра!

Әтисе көлеп карый:

- Ул сызгырса да ярый,-

Безнең белән сөйләшә-

Чәй кайнатып өлгертте,

Өлгерткәнне белгертте!

Шәвәли чәен эчте,

Сызгыртырга кереште...

Әтисе бармак яный!

Малай елмаеп карый:

Ә - мин сызгырсам да ярый,

Чәйнек белән сөйләшәм-

Чәйне эчеп өлгерттем,

Рәхмәтемне белгерттем!

Алып баручылар: 1). Чәйниктәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле, шулаймы, Энҗе?

2). Әйе шул, Ислам, хәзер чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйниккә салып пешерергә кирәк.

Балалар сөйли:

    9) Чәйне пешерер алдыннан  чәйникне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә. Чәйниккә чәй бөртекләре салып өстенә кайнар су агызып 5 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.

Убырлы. Рәхмәт, балалар, хәзер мин дә чәй генә эчеп торачакмын. Тик алар бер генә төрле буладыр бит, начарын алып агулана күрмим тагын.

Балалар сөйли:

10) Бездә кара чәй эчү гадәткә кергән. Кайбер кешеләр яшел чәйне үз күрә. Ләкин тагын сары һәм кызыл чәйләр барлыгын белеп тору да зыян итмәс.

11) Бу төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле.

12) Чәйнең 70 төрле файдасы бар диләр. Әгәр арсагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

13) Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, микроблардан да саклар.

14) Салкын тигәндә төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы була. Менә, мәсәлән, 25 грамм юкә чәчәге, 2 грамм бака яфрагы алып гадәти чәй кебек пешереп җылы килеш эчәргә була.

15) Ә менә бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә икән.

16) Чәй витаминнарга һәм башка файдалы мәтдаларга бай. Хәтта күз авыртканда да аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия. Р витамины кан йөрешен яхшырта һәм күзләргә ярдәм итә.

Убырлы. Менә бит ничек икән икән. Болай булгач мин көн дә чәй эчеп  кенә торырмын инде. Бүгенгә кадәр мин ничек яшәдем икән чәйдән башка? Әйдә, Таңбатыр, тизрәк, чәй эчәргә китик. Хәзер инде мин үзем сине чәй белән сыйлармын. (китәләр).

Алып баручылар: 1). Безнең дусларыбызның чәй турында тагын шигырьләре бар әле. Тыңлап карыйбызмы?

2) Әлбәттә, рәхим итегез!                                           

  •                Чәйгә чумган шикәр турында әкият. (Ш.Галиев шигыре)                     

                                         

                                             Бер шакмак шикәр

Чәйгә чумган, ди,

Икенче шакмак

Көтеп торган, ди.

Саный-саный ул

Меңгә җиткән, ди.

Ә теге һаман

Чыкмый икән, ди.

Санап караган

Янә бер меңне:

“Ә соң ул йөзә

Белә идеме?”

...Әкият бу, диеп

Бер дә син көлмә -

Йөзә белмәсәң,

Чәйгә сикермә!

  •                         Чәй кәгазенә төреп . (Ш.Галиев шигыре)

Кулъяулыгы Хәйдәрнең

Һәрвакыт чиста йөрер.

Ничек чиста йөрмәсен –

Чәй кәгазенә төрер!

Чәй кәгазенә төрер,

Төргән көенә генә,

Китап арасына салып,

Саклар өендә генә!

Булыр иде чистарак,

Булыр иде урынлы –

Чәй кәгазенә төреп

Өйдә тотсаң борынны...

  •                 Чәе кайнаган ( В. Фатыйхов шигыре)

Җиз самовар өстәл өсләрендә,

Сүрелгәнен күргән юк әле.

Иреннәрдән гомер китмәс инде

Алма – мәтрүшкәле чәй тәме.

Итек кунычыннан бер өрдерү,

Кем татыган мондый бәхетне.

Әни чәен эчеп туя алмагач,

Мин гомергә инде бәхетле.

Чокырында җиләк – җимеш булыр,

Кагы булыр, кагы әчкелтем.

Сусаганда кайтам чәй эчәргә,

Әни чәе итә бер бөтен.

Өрек (Роберт Миңнуллин шигыре)

Өшеткеч тышта йөреп,

Китәбез өйгә кереп.

Иренебезне бөреп,

Без чәй эчәбез өреп.

Салынган чәйгә өрек,-

Авызда тора эреп!

                            Чәй  (Ләйсән Фәтхетдинова шигыре)

Чәй эчәләр яратып,

Хуш исләрен таратып.

Исем китми тик аңа,

Чәй кирәк түгел миңа.

Чәй эчәләр үләнләп,

Эчәләр тәмләп-тәмләп.

Кызыкмыйм тик үзенә,

Чәй ошамый үземә.

Чәй эчәләр яндырып,

Чүбен генә калдырып.

Битләрен дә яндырып

Чәй эчәләр кыздырып.

Чәй эчәләр пешереп,

Коймакларын төшереп.

Ярый инде, бирелдем,

Чәйгә диеп үрелдем.

Чәй эчәм мин дә тәмләп,

Мәтрүшкәләп-үләнләп.

Чәйсез торалмыйм хәзер,

Иртә-кичен чәй әзер.

Алып баручылар: 1). Кадерле әбиләребез, хәзер безнең кызларыбыз сезнең өчен җырлы-бию башкаралар.

1). Төрле халыклар чәйне төрлечә эчә. Англиядә, мәсәлән, чәйне сөт белән эчәргә яраталар. Ә Россиядә еш кына лимон  кисәге салып эчәләр. Ә менә бездә кемнең күңеленә ничек хуш килә инде,: сөт беләнме, лимон беләнме, төрле җимешләр салып эчсәң дә бик тәмле була. Ләкин иң мөһиме – чәй яңа пешерелгән булырга тиеш. Ул вакытта чәй тәмле дә, файдалы да була. 

2). Менә без чәй эчү тарихы белән дә таныштык, чәйне дөрес итеп пешерергә дә өйрәндек. Ә хәзер сезнең өчен безнең егетләребез татар халык биюен башкаралар. Татар халык биюе.(малайлар башкаруында)

Кадерле әбиләребез!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.

Җыр. “Әбиемә хат”.

1). Хәзер яраткан әбиләребезне һәм әниләребезне, кунакларыбызны чәй эчәргә чакырырга кирәк инде.

2). Дөрес. Чәй кайнаган һәм пешерелгән, өстәлләр әзер! Барыгыз да чәйханага рәхим итегез!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...

"Дуслык" сыйныфтан тыш чара

Интеграль (рус теле, татар теле, инглиз теле) сыйныфтан тыш чараның план -конспекты...

Сыйныфтан тыш чара “Табигатьнең гүзәл почмагы”

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне үстерү....