Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.
классный час на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сөмбелә -уңыш бәйрәме.35.5 КБ

Предварительный просмотр:

           “Сөмбелә” ( “Осеннина”)

      Яшелчә бакчасы күренеше.Анда төрле-төрле яшелчәләр үсә.Балалар ике якка тезелешеп утырганнар.Бар җирдә яфраклар.Кызлар башкаруында “ЯФРАКЛАР”  биюе.

Сөмбелә бакчага килеп керә.Кулында буш кәрҗин.

     Сөмбелә. Исәнме бакчакай,көттеңме син мине?

                     Әнием җибәрде күреп кайт дип сине.

                     Бакчакай син нихәлдә соң?

                     Уңышкайларың булдымы соң уң?

-Абау нинди генә яшелчәләр юк монда!Күр инде син боларны – кәбестәсе дә, кишере дә, кабагы да, суганы да нинди матур булып үскәннәр.   (Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килә)

          КӘБЕСТӘ.

Мин булам –Кәбестә.

Үзем яшкелт төстә,

Күлмәгем  күп катлы,

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә.  Бик әйбәт рәхмәт сиңа. Сине алырмын, кәрҗинемә салырмын. (Суган янына килеп баса)

      СУГАН.

Минем исемем-Суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

С-ә. Шулаймыни, ярар мин сине дә алырмын.( Кыз кабак булып киенгән бала янына бара)

    КАБАК

Ә мин булам –Кабак.

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин

Тик җәяү мин кайтмыйм.

   Кыз (аны сыйпап сөеп) Ярый, бер дә борчылма, күтәреп кенә алып кайтырмын үзеңне.( Кишер булып киенгән  бала янына килә)

   

     КИШЕР

Минем исемем –Кишер,

Теләсәң болай пешер.

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кыз. Ярый алайса сине дә кәрҗингә салыйк.

РЕДИСКА.   Я- румяная редиска

                      Поклонюсь вам низко-низко.

                      А хвалить себя зачем

                     Я и так известна всем.

Шулвакыт Кәҗә булып киенгән бала  яшелчәләрне алмакчы була.

КӘҖӘ

Ә мин- Кәҗә

Яратам кишерне дә,

Суган,кәбестә, борчагын

Яратам мин барын да.

Мәә-мәә.Барыгыз да үземә...

Берегезне дә бирмим.

Кызны сөзеп үтерәм

Сезне ашап бетерәм. Мәә.

-Кәҗә балалар артыннан куа башлый.Кыз артына яшеренәләр.

        КЫЗ          Еламагыз,туктагыз

Бер нидән дә курыкмагыз,

Кәҗә бакчага кергән,

Чыбык татыйсы килгән

Менә сиңа, менә сиңа.

Сөт бирүен бирәсең

Ник бакчага керәсең?

Урлашу бөтен уең

Бар үлән ашап туен.

Юкса менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең.

(Кәҗәне куа)

     1 БАЛА

Үскән кыз да икәнсең

Батыр кыз да икәнсең

Кәҗәгә каршы бардың

Безне коткарып калдың.

Рәхмәт сиңа мең рәхмәт

Үзең дә яшә рәхәт.

    ФИЗМИНУТКА

Без көзге яфраклар

Утырабыз агачта

Кинәт җил чыкты

Без очабыз, без очабыз

Җиргә тын гына утырабыз.

Кинәт тагын җил исте

Бар яфракны күтәрде

Әйләндерде, очырды

Җиргә тагын яткырды.

-Рәхмәт балалар. Ә сез көзне яратасызмы?Ни өчен?

Бәлки сез көз турында шигырьләр дә беләсездер әле. Әйдәгез сөйләп китик.

  1 укучы.

Күрәмсез дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

 2 укучы.

 Журавли на юг летят.

Здравствуй, осень!

Приходи на праздник к нам

О чень, очень просим.

Здесь мыпраздник радостный

Весело встречаем,

Приходи, мы ждем,тебя, Осень золотая.

Рәхмәт, балалар.

-Ә хәзер  уен уйнап алырбыз.

1“Яшелчә һәм җимеш җыю”

2” Яфракларга карап исемнәрен әйтү”

 -Укучылар, никтер көн караңгыланып китте түгелме?Салкынайтып та җибәрде бугай. ( КАР бөртекләре оча)

     -БИЮ “Кар бөртеге”

Табигаткә әкрен генә кыш  аягын атлый түгелме?

-Кадерле дусларым бүгенге бәйрәмебез бик күңелле узды. Минем сезгә күчтәнәчем дә бар.Аның нәрсә икәнен үзегез әйтерсез.Бер табышмак әйтәм.

  Алма дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул ,балалар?

Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз.

ТАБЫШМАКЛАР.

Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк(кәбестә).

Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(кыяр,кавын,карбыз)

Үзе шардай

Эче кандай

Тәме балдай(карбыз)

Җир астында җирән ат,аның тиресе җиде кат

Суясың да туныйсың, тураганда елыйсың(суган)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»

Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделә...

Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )

Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...

сыйныфтан тыш чара , 1 нче сыйныф

сыйныфтан тыш чара , 1 нче сыйныф...

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....


 

Комментарии

Зарипова Алинә Әнис кызы

Яшь буынга халкыбызның милли йолаларын, гореф - гадәтләрен өйрәтү юнәлешендә бик зур эш алып барасыз. Материалларыгыз бик файдалы, кызыклы. Алга таба да уңышлар сезгә.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Бу сыйныфтан тыш чара миңа бик ошады.