Улымның карт бабасы ( минем әниемнең әтисе) турында язган эше. Бабам Сталинград янындагы сугышларда ике кулын өздереп авылга кайта. Ләкин минем үз гомеремдә дә аның зарланып утырганын, эшен кешедән эшләткәнен күрмәдем... Сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Бөек Җиңү көннәре җиткәндә ул бигрәк тә үз-үзенә бикләнә иде. Бәйрәмнәргә барырга яратмады. "Ирләре сугышта ятып калган хатыннарның йөзләренә ни йөрәгем белән карыйм! Алар чын геройлар, яуда ятып калганнар..."-ди иде.
Улымның бу эзләнү эше әле башланып кына китте. Алга таба тагын да тулыландырыр. Иң сөенечлесе: ул үз бабасы белән кызыксына, горурлана.
Вложение | Размер |
---|---|
Улымның эше | 500.97 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре
муниципаль автономияле белеем бирү учреждениесе – лицей№2
Региональ фәнни-гамәли конференция “Батырлык ул – мәңгелек”
Тема.Бабам белән горурланам!
Язды: 3нче А сыйныфы укучысы
Шәмсиев Камил Фоат улы.
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алексеева Миләүшә Роберт кызы.
Апрель, 2015
Мәймүнә әбием белән Нурмөхәммәт бабам
Мин, Шәмсиев Камил Фоат улы, Әлмәт шәһәре 2нче лицееның 3нче А сыйныфында гел яхшы билгеләренә генә укыйм.“Бабам белән горурланам!” дигән темага язылган хезмәтемнең максаты:
-карт бабамның сугышта булган вакыты турында белү;
-аның турында мәгълүмат туплау;
-башкаларга үз бабам турында сөйләү.
Сугыш – дөньяда иң куркыныч фаҗига. Безнең илебез дөнья тарихында булган иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы аша узды. Сугыш һәр гаиләгә әйтеп бетермәслек кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Бу кайгылы, авыр көннәрдә безнең халкыбыз ачлыкны да, ялангачлыкны да, ачы хәсрәтне дә башыннан кичерә. Без бу коточкыч фаҗигалар турында китаплардан укып, әти-әниләребезнең сөйләгәннәреннән ишетеп кенә беләбез. Безнең гаиләбездә дә булган икән бит бу сугыш афәтен кичергән кешеләр. Болар – әниемнең Мәймүнә әбисе белән Нурмөхәммәт бабасы. Мин аларны күрергә өлгермәдем (мин туганчы алар вафат иде), әнием искә алып сөйләгәннәрдән яздым.
“Кешеләр матур итеп яшәгән вакытта, 1941нче елның җәендә фашистлар, ил чиген бозып, сугыш башлыйлар. Шул сугышка минем бабамны да алалар. Әбием өч баласы белән тылда калган. Алар ачлыкны, кайгыны, бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә татыганнар. Ашарларына булмагач, черек бәрәңге кәлҗемәсе ясап ашаганнар. Кәлҗемә – кар астында калып черегән бәрәңгегә кычыткан, он кушып ясалган камыр ризыгы. Мондый ризыктан әбиемнең ике кызы да эчләре авыртып, интегеп үлгәннәр. Әмма Мәймүнә әбинең кайгыга батып утырырга вакыты булмаган, ул барлык хатын-кызлар белән бергә басуда көне-төне эшләгән дә эшләгән. Ир-ат күтәрә алмастай йөкләрне дә күтәрергә туры килгән аларга. Шулай итеп, алар җиңү көннәрен якынайтканнар.”
Минем Нурмөхәммәт бабам турында тагын да күбрәк беләсем килде һәм авылга кайткач, әбиемнән аның турында сораштыра башладым.Әбиемнең күзләренә яшьләр килде. Күпмедер вакыт тын гына утыргач, ул әтисе турында сөйләп китте: “Нурмөхәммәт бабаң Мөслим районының Олы Чакмак авылында 1909 нчы елның 23 нче сентябрендә туган. Ул синең карт бабаң булыр иде. 1941 нче елның июлендә барлык егетләр белән аны да сугышка алалар. Ул вакытта аңа 31 яшь кенә була. “Дошманны тиз генә җиңәбез дә кайтабыз!” – дип китәләр алар. Сугышның иң кызган чагына туры килә ул. Сталинград сугышына эләгә.Анда 275 нче укчы девизиясендә рядовой булып сугыша. Ләкин 1942 нче елның сентябрендә каты яраланып, авылга ике кулсыз кайтып төшә. Коточкыч афәтләрне үтеп, безнең бәхетебезгә бабаң исән кайткан. Менә аның истәлекләре: "За Сталинград" медале, «Забоевые заслуги» медале, «За доблесть и отвагу в Великой Отечественной войне» юбилей медале”.
Сугышның үзе турында бер дә сөйләргә яратмаган карт бабам. Әмма һәрвакыт әйтә килгән: “Бу афәтләрне сезгә күрергә язмасын!” Ул сугышчан иптәшләрен һичкайчан исеннән чыгармаган, аларның батырлыклары турында горурланып сөйләгән. Ә үзенең ничек итеп иптәшләрен коткаруын, “тел” алып кайтуын бер дә сөйлисе килмәгән. Шундый тыйнак булган инде минем әниемнең бабасы, бер дә мактанырга яратмаган.Күз алдыма карт бабам килеп басты. Их, исән булса, ничек тә сөйләткән булыр идем инде мин аңардан бу батырлыклары турында!
Шулай да мин интернеттан бабамның сугышта булган урыннарын табып карап чыктым. Менә Сталинград сугышы турында фильм да бар икән. Коточкыч сугыш! Немец фашистларының күпсанлы танк, самолетлары, коралланган девизияләренә каршы безнең солдатлар сугыша. Дошман көчле, аяусыз көрәшә, беркемне дә кызганып тормый. Безне яктан җәяүлеләр күбрәк була. Алар дошманны тар-мар итү өчен бөтен көчләрен куялар. Безнең тыныч тормышыбыз өчен, Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаганнар бит алар. Күпме бала әтисез, күпме хатын-кыз ирләрен югалткан бу сугышта! Күпме солдат контузия алып, гарипләнеп калган! Шул солдатлар арасында мин бабамны да күргән кебек булдым.
“Әбием, ә мин карт бабама охшаганмынмы?”- дип сорап куйдым мин. Әбием дә, әнием дә көлеп җибәрделәр.”Охшамыйсыңмы соң! Ул да нәкъ синең кебек тиктормас иде!Бик юмарт һәм ачык күңелле булуы белән бөтен кешене шаккаттыра иде инде. Кулларым юк дип, бер дә эшсез ятмады. Авылда тагын аның кебек сугышта кулын өздереп кайткан Хәсән абый бар иде. Беркөнне болар икәүләп утырып, ниндидер схема сызалар да, эш коралларын кулга кигертә торган итеп ясыйлар. Шуннан соң әткәй балта, чүкеч, чалгы һәм тагын ниндидер эш коралларын кулына махсус җайланмалар белән беркетә иде дә хәлдән тайганчы эшли иде. Ике көн эчендә берүзе бәрәңге базы да казып куя әле ул. Бөтен кеше шаккаткан иде шунда! 89 яшь иде ул чакта әткәйгә!
Бервакыт Мәскәүдән тиклем алмагач алып кайткан бабагыз! Шул алмагачны утыртып, аннан үрчетеп, зур бакча ясап куя. Мондый сортлы алмалар авылда әле беркемдә дә булмый. Бакча яныннан узганда кешеләр алмаларның хуш исенә кызыгып китәләр иде. Бер кызыклы хәл сөйлим әле. Беркөнне авыл яшьләре клубтан кайтып барганда, алма бакчасын басарга уйлыйлар. Караңгы төшкәнен көтеп торалар да болар, әкрен генә бакчага таба атлыйлар. Менә койма өстеннән сикереп төшүләре була, тегеләрнең каршыларына шап итеп бабаң килеп чыга! Алмагач төбендә ял итеп ята торган булган икән ул. Шуннан, эшне уен-көлкегә борып, күңелле генә сөйләшәләр, көлешәләр дә, бабаң үзләренә бер сумка алма тоттырып чыгара.Шулкадәрле дә киң күңелле иде инде, ачулана да белми иде...”
Әниемнең һаман да исендә: карт әбием ашаганнан соң, өстәлдәге ипи валчыкларын берәмләп җыя торган булган. Табында арыш ипие белән шикәр булуына сөенеп яшәгән. Без дә бу тормышның кадерен белеп яшәргә тиешбез дип уйлыйм мин. Киләчәктә дә күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде. Хәзерге вакытта Украинадагы яшьтәшләребезнең ниләр кичергәннәрен телевизордан күреп беләбез.Шуңа күрә бөтен Җир шарына кычкырасы килә: “Кирәкми безгә сугыш!”
Әниемнең һәм әбиемнең сөйләгәннәрен үземнең дәфтәремә язып бардым, чөнки бу истәлекләрне мин генә түгел, безнең балаларыбыз да белергә тиеш. Киләчәк буын да бу рәхәт тормышның нинди югалтулар хакына яулап алынганлыгын аңларга тиеш.
Сверчок
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Мальчик и колокольчики ландышей
Любимое яичко
Ласточка. Корейская народная сказка