Дус-ишләрең -юлдашың .
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

Тема.  Дус-ишләрең-юлдашың.

Максат.     1.Коммуникатив максат: чын дус һәм дуслык турында   

                  фикерләрне төзек   итеп  әйтергә өйрәтү;

                  мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.     

                    2.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү: укучыларның   эзлекле

                   фикерләү  сәләтен үстерү ;

                    укучыларны татарча   актив аралашуга тарту.

                   3. укучыларда дуслык хисләрен ныгыту;бер-береңә карата

                   ихтирамлы,игътибарлы  булырга өндәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dus-ishlren-yuldashyn.docx16.02 КБ
Файл nash_klass.pptx1 байт

Предварительный просмотр:

Тема.  Дус-ишләрең-юлдашың.

Максат.     1.Коммуникатив максат: чын дус һәм дуслык турында  

                  фикерләрне төзек   итеп  әйтергә өйрәнү;

                  мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.      

                    2.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү: укучыларның   эзлекле

                   фикерләү  сәләтен үстерү ;

                    укучыларны татарча   актив аралашуга тарту.

                   3. укучыларда дуслык хисләрен ныгыту;бер-береңә карата

                   ихтирамлы,игътибарлы  булырга өндәү.

Җиһазлау.  Мәкаль-әйтемнәр, проектор, диалог өчен кирәкле җиһазлар,

                      дәреслек.

                                                 Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  2. Кәефләрен белү.

  1. Актуальләштерү.
  1. Ситуатив күнегү.

Как скажешь о том, что:

-у тебя есть друг;

-вы вместе ходите в танцевальный кружок;

-ваш друг хорошо учится;

-он очень внимательный;

-вы помогаете друг другу.

2. –Укучылар, без сезнең белән дәресләрдә дуслар, дуслык турында сөйләштек. Исегезгә төшерегез әле, нинди текстлар белән таныштык? (“Сылтау”, “Алма”, “Шыгырдавыклы башмаклар”)

3. “Сылтау”. ( Катя-Варя)

-Бу кызларны чын дуслар дип әйтеп буламы? Ни өчен?(  дуслар юмарт, игътибарлы булырга тиеш). Әгәр алар чын дуслар булсалар, сөйләшү ничек узар иде? ( Глеб-Никита, Матвей-Саша)

Димәк, чын дуслар нинди була? ( Юмарт, ярдәмчел, игътибарлы)

  1. “Минем дустым”

-Үзегезнең дусларыгыз турында сөйләгез әле.

( Даша, Артем, Максим, Сабина)

  1. Табышмак.
  • Сезгә үзләренең дүртаяклы дуслары турында Лера белән Арслан сөйләр. Ни өчен алар дус икән?
  1. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

-Юля, нәрсә булды сиңа? Нигә елыйсың?

-Миңа башмаклар алмыйлар. Алар шундый матур, сары күбәләк төсле.

Юля янына Егор килә.

-Елама , Юля. Мин сиңа идәннән түшәмгә кадәр сикерә торган туп бүләк итәм.

-Рәхмә, Егор.

Чәчәк тотып Глеб килә.

-Мә, Юля, бу чәчәкләрне үзем алдым.

-Рәхмәт, Глеб.

-Бу курчакның күзләре ачыла да ябыла. Мин аны сиңа бүләк итәм. Елама , Юля, син бит безнең якын дустыбыз.

- Рәхмәт сезгә! Дусларың булу нинди рәхәт икән!

Укытучы:- Укучылар,  ә бу геройларыбызны чын дуслар дип әйтеп буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (чын дус юмарт булырга тиеш. Ул сиңа кадерле әйберен кызганмый,син дә аңа кызганмыйсың)

  1. Мәкальләр.
  • Илгизә Альбертовна, мин дуслык турында мәкальләр беләм. Әйтим әле.
  • Әйдә, Максим, без аны болай итик: син башын әйт, азагын дусларың әйтер. Ризамы?
  • Әлбәттә .

  1. Йомгаклау.
  1. –Чын дус нинди булырга тиеш? (игътибарлы,ярдәмчел,әдәпле,гадел,авыр вакытта ярдәм итәргә тиеш).

-Кайсы геройларыбызны чын дус дип әйтә алабыз? (“Алма”, “Шыгырдавыклы башмаклар”)

     2.  “Әйлән -бәйлән” җыры яңгырый. Бу вакытта экранда презентация бара.

     3. Өй эше- “Минем чын дустым” дигән кечкенә күләмле хикәя язып  

        килергә.


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Юлдашыңа ихтирамлы бул, Юл башында игътибарлы бул!»

Мәктәпкә килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.   Һәр кеше, һәр бала юл йөрү кагыйдәләрен нык белергә тиеш. Без ...