«Юлдашыңа ихтирамлы бул, Юл башында игътибарлы бул!»
методическая разработка по окружающему миру (3 класс) по теме

Мәктәпкә килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.   Һәр кеше, һәр бала юл йөрү кагыйдәләрен нык белергә тиеш. Без юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү өчен кичә үткәрердек. 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: «Юлдашыңа ихтирамлы бул,

Юл башында игътибарлы бул!»

Максат:  1.    Балаларның    юл    йөрү    кагыйдәләрен    ничек

үзләштерүләрен,   юл  билгеләрен  «укый  белүләрен»

ачыклау.

  1. Светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.
  2. Юлларда игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү: дуслык, бердәмлек, бер—береңә игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларына ирешү.

Үткәрү формасы:   Кичә-уен

Җихазлау: залны бизәү өчен: светофор төсләре белән язылган плакатлар, юл билгеләре; презентация, сигнал карточкалары, уенчык машиналар, наутбук, диск,

Кичәгә матур итеп зал бизәлгән, әкрен генә музыка тавышы ишетелә.

. Кичә барышы

Укытучы: Хәерле көн, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып, иптәшләребезне үз итеп һәркөн яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.        

    Хәзер — автомобиль заманы. Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк. 1994 елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнәләр һәм кулланалар, чөнки бу кагыйдәләрне бозган очракта төрле юл һәлакәтләре — аварияләр була, машиналар ватыла, иң аянычы — кешеләр имгәнә, үлә. Шуңа күрә һәр кеше, һәр бала юл йөрү кагыйдәләрен нык белергә тиеш. Без бүген юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү өчен сезнең белән кичә үткәрергә булдык.

 

1 укучы.   Карап-карап торам да мин,

            Уйлап-уйлап торам да,

            Куркып куям: ай-һай кыен

            Йөрүләре урамда!

2 укучы     Урамның теге ягына

   Мөмкин түгел үтүе:

   Урам тулы троллейбуслар,

   Машиналар көтүе.

3 укучы  Әллә кайсы җирдән генә

           Трамвай, йә машина,

           Йә булмаса, мотороллер

  Килеп чыга каршыңа!

4 укучы  Йә сызгырта сыбызгысын

  Милиционер абый.

  Йөри белмәсәң урамда

  Ул әллә каян таный!

5 укучы  Ялт чыгасың тротуарга —

  Сизелми дә калына.

  Бигрәк авыр шул шәһәрдә

  Авыл малайларына!

6 укучы Алмаз исә уйламый да —

 Ят түгел аңа кала.

 Машиналы урамда ул

 Туйганчы йөри ала.

7 укучы Бу шау-шулы урамнарда

 Алмаз да йөрми тормый.

 Тик урам аша чыгулар

 Алмазга берни тормый.

8 укучы  Башта сул якка карый ул,

 Аннан уң якка карый.

 Аннары миңа борыла: —

 Хәзер чыксак та ярый!

9 укучы  Ни булды соң «Волга»ларга,

«ГАЗ»га, «МАЗ»га, «КамАЗ»га

Выжлап килеп туктыйлар да

 Юл бирәләр Алмазга.

10 укучы  Баксаң, алда светофор

Тора икән лә сакта.

Чыгалар икән урамнан

Яшел ут янган чакта.

11 укучы   КЫЗЫЛ, САРЫ УТ ЯНГАНДА

                ЯРАМЫЙ, ДИ, ЧЫГАРГА.

                ЯНГАН ЧАКТА ЯШЕЛЕ

                КИРӘК ИКӘН ЧЫГАРГА...

                          Җыр “Светофор”

А.Б.   Рәхмәт, балалар.Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап , югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт кылырбыз. Ләкин башта , кагыйдәләрне искә төшереп китик.

Слайдлар :

1. Шәһәр урамы

2. Юл билгеләре төрләре.

3.Транспорт төрләре.

А.Б. (идәннән язу табып ала)  Сез белмисезме?  Бу нәрсә?  Ниндидер язу... Кем миңа аны укырга булыша?

Балалар: (укыйлар) "Без - юл билгеләре илендә яшәүчеләр зур бәхетсезлеккә юлыктык. Һәм безнең илдә һәрвакыт юл һәләкәтләре булып кына тора. Безгә ярдәм итегез зинһар.”

А.Б. Тизрәк, әйдәгез ярдәм итик. Нәрсә булганын белик. Юл билгеләре юк, светофорда күренми

(Шүрәле керә.)

Шүрәле: Ха-ха! Ярдәм көтәләр. Бернинди ярдәм булмаячак! Хе, кем ярдәм итсен инде аларга!?

Балалар: Без ярдәм итәбез!

Шүрәле: ә сез кемнәр?

А.Б. Без укучылар.

Шүрәле: Ярдәм итәсегез килә мени ? Юк! Сез светофорны да, юл билгеләрен дә тапмаячаксыз. Мин бик яхшы яшердем.

(Шүрәле китә)

А.Б. Балалар, сез курыкмадыгызмы?

Балалар: Юк!

А.Б. Алайса, вакытны әрәм итмик, юлга кузгалдык.

(Аларның каршысына юл билгесе очрый, елый, түшендә юл билгесе капланган.)

А.Б. Кем бу?

Юл билгесе: Мин - Юл билгесе. Мин кешеләргә юл йөрү кагыйдәсен күрсәтә алмыйм хәзер. Мин бары тик табышмакларга җавап табучы булганда гына ачыла алам.

(Табышмакларны алып баручыга бирә)

А.Б.1. Барам-барам очы юк.(Юл)

2.Ягымлы да, усал да ул

Аны белә бөтен җир

Киң һәм матур урамда

Ул кирәкле командир.(Светофор)

3.Тәрәзәле һәр ягы

Җиргә тими аягы

Сыртында бар дугасы (Трамвай)

4. Уф-уф сулар

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиреңә илтер.(Поезд)

5.Аяклары түгәрәк

Куышалар тәгәрәп,

Үзем утырам, үзем чабам,

Әй чабабыз, бергәләп.(Велосипед)

(Юл билгесе тамгасын ача)

Юл билгесе: Мине беләсезме, мине кайда очратырга була?

Балалар: Борылыш.

    Уен “Бу нинди юл билгесе” (Слайдлар буенча юл билгеләрен тану)

Уен "Кем тизрәк” (Киселгән юл билгеләрен төзү)

 Уен “Ялгышларны төзәт” (Слайдтагы рәсемнән нәрсә дөрес, нәрсә ялгыш икәнен әйтү)

(Мырауҗан керә)

 Мырауҗан: Исәнмесез, мин Мырауҗан.

А.Б. Син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Урам аша ничек чыгарга?

Мырауҗан: Ничек инде , дүртаяклап.

А.Б. Балалар , дөресме?

Укучы. Юк.(Слайд буенча юл аркылы чыгу юлын аңлата.) 

А.Б. Сиңа икенче сорау. Автобустан төшкәч , аны ничек әйләнеп узарга?

Мырауҗан: Ә нигә әйләнеп торырга? Сикереп тә чыгарга мөмкин бит, ә тагы да яхшысы тәгәрмәчләр арасыннан узарга мөмкин.

А.Б. Балалар, песи буталып бетте. Аңа ярдәм итәргә кирәк.

(Укучы слайдлар ярдәмендә аңлаталар)

А.Б. Сиңа тагын бер сорау. Юлда уйнарга ярыймы?

 Мырауҗан: Нәрсәне бит. Шахмат уйнарга ярамый. Машиналар бөтен фигураларны таптап бетерә, ә менә туп белән уйнарга ярый.

А.Б. Ә сез, балалар, аның белән килешәсезме?

(Юлда уйнарга ярамавы турында укучы слайдлар ярдәмендә сөйлиләр)

Шүрәле керә: Тыңлама син аларны. Ничек рәхәт юлда уйнавы. Туктале, нигә алар сиңа сораулар бирәләр, үзләре берәр нәрсә беләләрме соң?

Мырауҗан: Ничек кенә беләләр әле! Миңа алар белән күңелле, алар бик күп белә, зирәк балалар. Светофор турында да бик күп беләләр.

1 укучы: Әйе, светофор элек хәзерге сыман булмаган. Алар башта менә нинди булган. 4 яктан 3 төрле пыяла: яшел, сары, кызыл. Алар буенча әкрен генә зур кара ук хәрәкәт иткән. Алар белән хәрәкәтне көйләү кыен булган. Хәзерге автомат светофорлар бик уңайлы.

2 укучы: Бу сүз ике өлештән тора:”свет”-яктылык, "фор”-грек сүзе "алып баручы, күрсәтүче.” Ә икесе бергә яктылык алып баручы, күрсәтүче дигәнне аңлата.

                                                         

Мырауҗан: Мин сезгә бер серне әйтәм. Мин ничек юл билгеләрен коткарырга икәнен беләм. Берничә тылсымлы сүз әйтергә кирәк.

Юл билгеләре! Юл билгеләре! Кайда сез?! Тизрәк безнең янга килегез! (Юл билгеләре тезелеп баса.)

  1.  Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка

Зебра сызыклары кебек

Буялган ул юл акка

  1. Ә бу билге йөрүне тыя!

      Кайгы була күрмәсен

      Монда җәяүле йөрмәсен.

  1. Бу кисәтә шоферларны:

     Акрын, игътибар!

     Якында гына балалар,

     Мәктәп, бакча бар.

  1. Дуслар, бу билге

Бик кирәк Юлчыларга.

     Мөмкин шушы тирәдә

     Тамак ялгап чыгарга.

     

Юл билгеләре: Без шат, безне коткардылар, без Һәркемгә ярдәмгә әзер!

Җыр "Елмаюдан”

Шүрәле: Нигә шатланасыз, юл билгеләре табылса да, светофор юк бит әле. Кайсы юлдан барырга микән аңа? Белмисезме?

Балалар: Җәяүлеләр юлыннан. (Светофор керә) 

Укучы:  Янып тора алмашлап өч күзең

          Әйтеп тора безгә өч сүзне:

  1. Кузгалма!- ди кызыл күзең,
  2. Сабыр! – ди сары күзең,
  3. Ярый! – ди яшел күзең.

Шүрәле: Бетте, бөтенесе бетте.Миңа каршы барысы. (китә)

Светофор: Рәхмәт, дусларым, коткардыгыз мине. Минем белән һәм башка юл билгеләре белән дә һәрчак дус булыгыз.

                  Юлда йөрсәң, бул өлгер,

                  Юл кагыйдәсен нык бел.

                  Светофорның йәрбер төсен,

                  Юлның билгеләрен бел.

 

                  Өйрәник бергә дусларым

                  Юл өйрү кагыйдәсен.

                  Һәрберегез имин йөрсен

                  Бәла- каза күрмәсен.

Юл билгеләрен белгәндә,

Алар кушканча йөргәндә,

Тыныч булыр юлыгыз

Исән – имин булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)

Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....

Балага игътибарлы булырга булышу.

Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз...

Дус-ишләрең -юлдашың .

Тема.  Дус-ишләрең-юлдашың.Максат.     1.Коммуникатив максат: чын дус һәм дуслык турында  ...