Мәктәп драмтүгәрәгенең эше.
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

Максат: - дикция, интонация, тавыш кую өстендә эш;

-         үз ролең өстендә эшләү;

-         сәхнә бизәлеше турында әңгәмә;

-         сәхнәдә үзеңне дөрес тоту турында аңлату.

 

Җиһазлау : иллюстрацияләр, кием үрнәкләре, театр тормышын чагылдырган стена газеталары, магнитофон, Ф. Яруллинның “Гафият турында әкият” исемле пьесасы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktp_dramtugrgenen_eshe.docx359.39 КБ

Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре 2 нче лицее    

                                 

                                    Роль өстендә эш

                                                     Шәһәр күләмендә   үткәрелгән            

                                              директор урынбасарларының семина-

                                              рында күрсәтелгән дәреснең эшкәрт-  

                                              мәсе.

                                              Җаваплы укытучы  : Шәмсиева И. А.

   

                           

                                29 нчы ноябрь, 2012 нче ел

Максат: - дикция, интонация, тавыш кую өстендә эш;

  • үз ролең өстендә эшләү;
  • сәхнә бизәлеше турында әңгәмә;
  • сәхнәдә үзеңне дөрес тоту турында аңлату.

Җиһазлау : иллюстрацияләр, кием үрнәкләре, театр тормышын чагылдырган стена газеталары, магнитофон, Ф. Яруллинның “Гафият турында әкият” исемле пьесасы.

                                                Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Дикциягә , интонациягә   юнәлдерелгән күнегүләр эшләтү.

А) “Грузин хоры”

Бертавыштан  а,о,у,ы,э,и,ә,ө,ү сузык авазларын эйтү. Бу күнегүне башкарганда, сузып һәм озаграк итеп әйтү зарур.

Б) “Имитаторлар”

 “Урамда яңгыр да яңгыр” дигән фразаны

  • Көлеп
  • Елап
  • Монотон тавыш белән
  • Шаккатып
  • Кечкенә бала тавышы белән
  • Ачуланып әйтү.

             В) “Кил монда”.

          Бу фразаны берничә төрле интонация белән әйтү.

  • Боерып
  • Яратып
  • Шаккатып
  • Сорап
  • Көлеп
  • Мыскыл итеп
  • Уйланып
  • Командир тавыш белән
  • Коры итеп
  • Еламсырап

               Г) Бирелгән шигырьне теш авырткан, күзгә чүп кергән, туфлие кыскан, авызында ризык булган кеше кебек укырга, әмма көлмәскә.

              Д) “Пантомимо”.

Бер сүз дә әйтмичә генә икенче берәү укыган тексттагы эшләрне башкарырга.  

  1. Төп өлеш
  1. Көлке тудырган юлларны ничек итеп  дөрес әйтергә .

      Сез сәхнәдә уйнаган вакытта , тамашачыларны көләргә мәҗбүр иткән моментлар  туарга мөкин. Тиешле урында тамашачыларн көлдерә алу һәрвакыт яхшы. Ләкин көлү шул ук вакытта аларга сәхнәдә барган вакыйгаларны аңларга комачау итәргә дә мөмкин, шуңа күрә сезнең игътибарлы булуыгызны таләп итә. Публика көлгәндә роль уйнауны дәвам итүтекстны аңларга комачаулый. Алар көлгәндә пауза ясарга өйрәнмәсәк, без ирексездән тамашачыларны гомумән дә көлмәскә ияләндерәчәкбез. Чөнки алар без сөйләгән репликаларны ишетмәүдән куркачаклар һәм көлүдән тыелачаклар. Темпны югалтмас өчен, тамашачыларның реакцияләре югарылыкка җитүен көтеп пауза ясагыз, һәм, көлү беткәнче үк, рольне сөйли дә башлагыз. Хәзер алган теоретик белемнәребезне практикада кулланып та карыйк. Актерларыбыз көтмәгәндә көлик.

( Бу урында Юха елан, Песи, Убырлы карчыкларның уеннары карала. Алар көтмәгәндә калганнар кычкырып  та көләләр)

  1. Рольләрне кабатлау

Пьесадан  кайбер диалогларны  кабатлау.

-Гыйният белән Әкиятче;

- Юха елан белән Убрлы карчык;

- Җен, Дию, Убырлы карчык.

- Гыйният белән Юха елан

3. Эскизлар турында сөйләшү .

    - Безнең рәссам-куючыбыз бар. Ул хәзер сәхнә бизәлешен ничек күзаллавы турында аңлатыр. Соңыннан, тәкъдимнәрегез булса, уртага салып сөйләшербез.

4. Һәр актер үзенең героен ничек күзаллавы турында һәм ничек киенүе турында кыскача гына әйтеп китә.

    Юха елан: мәкерле , икейөзле, төрле кыяфәткә керә ала. Уен барышында аңа берничә төрле киенергә туры киләчәк: үзе- малай-кәрлә-үзе.

    Гафият: гади генә малай, шапшаграк.

    Әкиятче: татар  егете.

    Җен : күпне күргән, укымышлы, әдәпле.

    Убырлы карчык: урта яшьләрдә, пөхтә, элегант, модалы киенергә яратучы.

    Дию : рокер

  1. Йомгаклау.
  1. Рольләрне ятлап бетерергә.  
  2.  Үз героеңның костюмын әзерләргә.
  3. Алдагы утырышка әзер костюмнарны алып килергә.

C:\Users\Ильгиза\Desktop\аттестация\драмкружок\Ильгизе Альбертовне\DSC_7771.JPG