"Телефон уенчык түгел!", 6 класс( рус төркеме)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Шәмсиева Илгизә Альберт кызы

6 нчы сыйныфта үткәрелгән дәреснең эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_klass_telefon_uenchyk_tugel.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Шәмсиева Илгизә Альбертовна,

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы: Телефон уенчык түгел!.

6  нчы класс, рус төркеме.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
  • боерык фигыльнең 2 нче зат күплек сан формасын һәм   инфинитивны дөрес файдалану, ныгыту
  1. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
  •  парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек итеп җавап бирә белү
  1. Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):

-      укучыларда аралашу , телефоннан сөйләшү әдәбен үстерне дәвам итү.

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты                                                                                                                                                                               

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

1.Оештыру  этабы.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

1. -Исәнмесез, диеп башлыйм әле. Очрашулар шулай башлана. Сезнең белән очрашуга, күңелләрем бик,бик шатлана! Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек? Ни өчен дип уйлыйсыз?

1. Бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.

-Кәефем шәп, чөнки урамда кояш елмая.

 

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру

II. Мотивацион этап.

Исемнең төшем килешен, тартым кушымчаларын  кабатлау, боерык фигыльнең 2 нче зат берлек  сан кушымчаларын гамәли ныгыту.

 

1. Ишек  шакыйлар.

-Исәнмесез! Абыйга телефонны бирим әле?

- Рәхим ит!

Бала телефонын “тот!” дип , абыйсына ыргыта.

У.: -Сезне нәрсә аптырашта калдырды?

-Ни өчен телефонны алай бирергә ярамый?

-Телефон нәрсә соң ул? Ни өчен кирәк?

-Кириллның энесенә нинди киңәшләр бирер идегез?

 

Көтелгән җаваплар:

-Телефонны атмыйлар, кулдан кулга бирәләр.

-Телефон уенчык түгел.

-Ул аралашу чарасы. Дуслар , әти-әниләр белән белән аралашу чарасы.

Киңәшләр:

-Телефонны атма, кулына бир.

-Телефон туп түгел, аны атма.

-Телефон белән сак бул.

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

.

Кирәкле килеш, тар-тым  кушымча-ларын дөрес куллану, киңәшләр бирә белү.

Аудитория алдында чыгыш ясый, эшли  белү осталыгын булдыру

III. Уку мәсьәләсен кую.

Нишләгез? Нишләргә ярамый? фигыль формаларына дөрес итеп кую,  кагыйдәсен искә төшерү, ныгыту.

1. –Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

-Ә сез телефоннан татарча сөйләшә беләсезме?  

( русча-татарча )

- Когда повеливаем второму лицу во множественном числе, то какие окончания добовляем к глаголам?  Приведите примеры.

1.

Телефон уенчык түгел, ә аралашу чарасы .

Телефоннан сөйләшү әдәбе турында. Телефоннан җавап бирә белү, сөйләшү. (Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин).

Позовите , пожалуйста, Артема к телефону. -Артемны телефонга чакырыгыз әле  һ. б.

- Нужно вспомнить глаголы,  которые отвечают на  вопрос нишләгез? и нишләргә ярамый? и нужно уметь на эти формы  поставить. ( примеры)

РУУГ:

 - мөстәкыйль рәвештә максатларны формалаштыру; максатка ирешү юлларын билгеләү.

ТБУУГ: төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү. Коммуникатив УУГ: үз фике-реңне төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Фигыльнең башлангыч формасын, боерык  фигыль формасына кую кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту

Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклеккә төшенү

IV.Уку мәсьәләсен чишү

Телефоннан сөйләшү әдәбенә караган сүзләрне диалогта дөрес куллану.

1.Рәсем буенча эш.

-Рәсемдә вакыйга чылбырын тоташтырыгыз.

- Хәзер вакыйганы тавышка салып карыйк.

2. Рәсем буенча эш.

-Бу сюжетлы рәсем без укыган кайсы тексттан?

-Малайларга киңәшләрегезне бирегез әле.

3.Телефоннан сөйләшү моделен ??? төзү.

-Әйдәгез, Звездочкин белән укытучының телефон әңгәмәсен шушы таләпләргә

Физминутка. Күзләрегезне йомыгыз. Болында чәчәкләр үсә, әкрен генә җил исә, чәчәк-ләр тирбәләләр.

Телефон шылтырый-кечкенә кыз телефоннан җавап бирә-ике арада сөйләшү бара.

Диалог:

-Алло, исәнмесез! Бу Галиевлар гаиләсеме?

-Исәнмесез, әйе.

-Гафу итегез, мин кем белән сөйләшәм?

-Мин-Венера. Ә сезгә кем кирәк?

-Венера, миңа апаң кирәк иде.

-Ул өйдә юк. Кем шылтыратты дип әйтим?

-Бу-Алсу апаң. Соңрак шылтыратырмын.

-Ярар. Сау булыгыз. (берничә вариантны тыңлап карау)

-“Телефон уенчык түгел...”

Телефон уенчык түгел, сәбәпсез шылтыратмагыз!

Сөйләшүнең башында исәнләшегез.

Башта исемегезне әйтегез.

Сөйләшеп бетергәч, саубуллашыгыз.

Модель???

Исәнләшергә-үзең белән таныштырырга-шылтыратуыңның сәбәбен аңлатырга-саубуллашырга

Укучылар парларда эшлиләр.

Физминутка.

Балалар чүгәләп утыралар.  Басалар, кулларын өскә күтәрәләр һәм чайкалалар.

РУУГ: проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау, дәлилләр сайлый белү, барлыкка килгән ситуациядә ариентлаша белү.

ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу (схема, модель төзү), сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

КУУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү, бер-береңә ярдәм итү.

“Телефоннан  сөйләшү әдәбе” те-масына ка-раган фи-гыльләрне боерык ф., инфинитив формаларына иркен куярга өйрәнү, диалогик сөйләмдә гамәли ныгыту.

Үзара ярдәмчел булырга өйрәнү

шушы таләпләргә нигезләнеп үзгәртик

Физминутка.

1.Киселгән фрагментлардан тулы картинаны җыеп, төркемнәргә бүленәләр.

2.”Ватык телефон” уенын уйнау.

 

Физминутка.  

1.Музыка астында парларын табалар.

2.Һәр төркем башлыкларының колакларына сүзләр әйтелә. Шул сүзне соңгы уенчы әйтә. Беренче сүз белән соңгы сүз туры килсә, команда җиңгән була.

Сүзләр: телефоннан, дөрес, сөйләшә , беләм.

V.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

1. Ситуатив биремнәр. Укучыларга карточкалар таратыла һәм алар шундагы биремнәр буенча төркемнәрдә эшлиләр, диалоглар төзиләр.

2. Диалогны уйнау.

-Минемчә, сез инде алдагы сынауны үтәргә әзер. Хәзер диалогны уйнап күрсәтегез.

4. Өй эше.

“Мин телефоннан сөйләшә беләм”

дигән   темага 2 минутлык

 видеоролик   төшерергә

яки

Телефонның файдасы

 һәм зарары турында

чыгыш ясарга.

 

1. Һәр төркемгә карточкаларда  1әр ситуатив бирем. ( биремнәр карточкасы)

 2. Һәр төркем диалогны уйнап күрсәтә.

V. Рефлексия.

1.“Баскыч” тесты.

2. Һәр укучы үзе сайлаган магнит ярдәмендә үзенә билге куя.

 Барысын аңладым, башкаларга ярдәм итә алам (яшел магнит)

 Аңладым, ләкин бераз ярдәм кирәк (сары магнит)

  Аңламадым (кызыл магнит)

       

 Һәр укучы  укытучы белән киңәшләшеп, билгеләр куя.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Тамыр һәм кушымчалар. 5 класс. Татар төркеме.

Тамыр һәм кушымчалар. Татар төркеме, 5 сыйныф өчен дәрес план-конспекты....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....