Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы
план-конспект урока (8 класс) по теме

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Хәл фигыльне кабатлау (рус мәктәбенең рус группасы өчен)

Максатлар: 
1. Хәл фигыль һәм аның төрләре турында алдагы дәресләрдә алган мәгълүматны ныгыту. 
2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү
3.Татар теленә кызыксыну уяту. 

Җиһазлау: карточкалар, 8 нче сыйныф дәреслеге 
Дәрес тибы: кабатлау 
Дәрес төре: катнаш. 
Дәреснең методы: үткән материалны искә төшерү, карточкалар белән эшләү ярдәмендә ныгыту,күнегүләр өстендә эшләү. 

Оештыру өлеше:

У.: - Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бүген кем дежур?

У.: - Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз.

Төп өлеш:

У.: - Балалар, бүген без сезнең белән хәл фигыль темасын дәвам итәчәкбез. Искә төшереп узыйк: нәрсә ул хәл фигыль?

*  Хәл фигыль ничек?кайчан? кайчанга чаклы?нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? соруларына җавап бирә.

* Хәл фигыльнең IV төре бар:

* Хәл фигыль зат- сан белән төрләнми,затланышсыз фигыльләр рәтенә керә.

У.: - Афәрин, онытып бетермәгәнсез. Хәзер исә күнегүләр эшләргә керешербез. Башта дәфтәрләрне ачып, числоны язып куегыз һәм дәреслектәге 67б. 5 нче күнегүне карагыз. Биремен укып, язмача башкарабыз. Өч кеше такта янына чыга.

У.: -Укучылар, мин сезгә хәзер карточкалар таратам, сез андагы биремнәрне дәфтәрләрегездә эшләргә тиеш буласыз.

Карточкалар таратыла. Укучылар эшлиләр.

1.Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Яратып — яратмыйча. Эзләп — эзләмичә.

 Ватып, онытып, булышып, аңлатып, ялганлап, ашыгып, елап (плача), бетереп (закончив), яшереп (пряча).

2. Тәрҗемә итегез.

Идет не спеша; работает не стараясь; говорит не подумав; ест не помыв; сидит не слушая; обманывает не стыдясь; живет не забывая.

3.Сүзләр куеп языгыз.

Тырыша-тырыша....  ,саклана-саклана...., борыла-борыла..., ашыга-ашыга.., җыя-җыя...,

үсә-үсә.

4. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз.   Үрнәк: Уйлауйлагач.

а)  Яшә, аңла, тукта, телә, аша.

ә)  югалт, ач, сөйләш, исәнләш

б) Сыз, чакыр, җый, туң, көл,

5. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Әйтмә — әйтмәгәч.

Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрсәтмә, әзерләмә.

6. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, таблицага языгыз.

Сат, таныш, әйлән, сук, җыен, сула, ту, ышан, ялганла, бет, бәйлә, өйрәт, үткәр, сүндер, телә, яндыр, төш, чык, тәгәрә, ят, кит.

-ганчы

-гәнче

-канчы

-кәнче

җыенганчы.

әйләнгәнче

сатканчы

беткәнче

7. Хәл фигыльләрне табыгыз.

1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. 2) Вакыт үткәнне дә сизмичә, кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. 3) Энем көндәлеген карагач, дәресләрен әзерләгәнче, башта китап-дәфтәрләрен әзерләп куя. 4) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән.

Йомгаклау өлеше.

У.: - Укучылар, безнең дәрес ахырына якынлаша. Дәфтәрләрегезне миңа җыеп бирегез. Биремнәрне тикшереп мин сезгә билгеләр куярмын. Хәзергә сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....

Фигыльләрне кабатлау.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлаганда сингапур структураларны бик нык ярдәм  итә, укучылар дәрестә кызыксынып, теләп утыралар....