6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.
материал (6 класс) по теме

Хайруллина Файруза Салиховна

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx21.34 КБ

Предварительный просмотр:

                                        

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1.Төрле алымнар ярдәмендә исем темасын гөмумиләштереп кабатлау, ныгыту, системалаштыру.

2. “ Көзге табигать” тамасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Рус телле балаларда татар теленә карата якты хисләр тәрбияләу.

4.Дөрес язу, сөйләм күнекмәләре үстерү.

Дәрес тибы:Йомгаклау дәресе.

Дәрес методлары: Укытучы сүзе,эзләнү.

Дәрес алымнары:Карточкалар белән эш, кроссворд чишү, тест,күнегүләр эшләү.

        

1.Исәнләшү.

2.Укучыларны барлау.

 Укучылар, дәресебезнең төп өлешенә керешкәнче әйдәгез әле сезнең белән кроссворд чишеп алыйк. Әгәр кроссвордны дөрес чишсәк, вертикаль баганада бүгенге дәресебезнең темасы чыгар. Мин сезгә сораулар бирермен сез игътибар белән тыңлагыз.

1.Безнең һәркөн өстәлебездә булучы төп ризыгыбыз.

2.Көзнең беренче ае.(Первый месяц осени)

3.Кат- кат тунлы, барысы да төймәсез.(100 одежок и все без застежок)

4.Көзен өлгерүче җиләк. (Ягодакоторая созревает осенью)

Укучылар безнең вертикаль баганада нинди сүз чыкты?

  1. Исем.
  2. Дөрес.Шулай булгач без бүген сезнең белән исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатларбыз.

И

К

М

Ә

К

С

Е

Н

Т

Я

Б

Р

Ь

К

Ә

Б

Е

С

Т

Ә

М

И

Л

Ә

Ш

1.Исеи нинди сорауларга жавап бирә? Мисаллар әйтергә.

(Исем кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.)

2.Күплек сан исем нинди кушымчалар белән ясала? Мисаллар әйтергә. (Күплек сан исем –лар –ләр, -нар –нәр кушымчалары белән ясала.)

3. –нар –нәр кушымчаларынинди очракларда ялгана? Мисаллар әйтергә.( әгәр сүзләр н,м, ң, хәрефләренә тәмамланса  -нар –нәр кушымчалары ялгана.)

4.Татар телендә ничә килеш бар? Килешләрне атарга.(Татар телендә 6 килеш бар.)

5.1 сүзне килеш белән төрләндерергә.(Мәктәп.)

Укучылар молодцы.Тактага игтибар итегез монда бүгенге дәресебезнең яңа сүзләре язылган(Сүләр укыла күнегүләр эшләгәндә кулланыла.)

Животное - хайван

Загрязняется- зарарлана

Сильно- нык

Желтеет- саргая.

Хәзер без кунегүләр эшлүгә керешәбез.

1нче күнегү. Бирелгән сузләрне күплек санга куярга. (Сузләр тактага языла,укучылар такта янында, һәм урыннарда эшлиләр. Һәр сүне язган саен тикшерелә.)

Урман – .., яфрак- .., болыт- .., чәчәк- .., үлән- ..., җиләк- ..., хайван- ...,көн-.., яңгыр-..., җил- ...

2нче кунегү. (Бирелгән җөмләләрнең сүзләр тәртибен дөрес урнаштырырга. Карточкалар белән эш. Барлык укучылар эшләгәч тикшерелә.)

  1.  Җир, зарарлана, нык.
  2. кирәк, Табигатьне, яратырга.
  3. Татарстанның, суларга, бай, урманнрга, табигате.
  4. табигатьне, яратырга, Кеше, тиеш.

5.Көзен, саргая, яфраклары,агачларның.

 6.Башланды, Салкын, яңгырлар.

3 нче күнегу.(2 нче күнегүдәге билгеләнгән сузләргә сораулар куярга һәм килешен әйтергә. Күнегу телдән эшләнә)

  1. Җир, зарарлана, нык.

2.  кирәк, Табигатьне, яратырга.

3Татарстанның, суларга, бай, урманнрга, табигате.

4табигатьне, яратырга, Кеше, тиеш.

5.Көзен, саргая, яфраклары,агачларның.

 6.Башланды, Салкын, яңгырлар.

4 нче күнегү.(Тактага язылган сүзтезмәләр арасыннан көз темасына караганнарын аерып язырга.)

Яфраклар сары, кызыл. Көннәр кыска. Көннәр җылы. Елгада су салкын була. Җылы яңгырлар ява. Елгада су җылы була. Салкын җил исә. Яфраклар яшел. Көннәр озын. Төннәр озын .Яфраклар коела.

Укучылар, әйдәгез әле сөйләшеп алыйк. Мин сезгә сораулар бирермен сез җавап бирерсез.

  1. Хәзер нинди ел фасылы?(Сейчас какое время года?)
  2. Көз айларына нинди айлар керә?(Перечислите месяцы осени)
  3. Көз көне табигать ничек үзгәрә?(Как миняется природа осеннью?)
  4. Көз көне кошлар кая китәләр?(Осенью птицы куда улетают?)
  5. Син көзне яратасыңмы?( )

5 нче күнегү.(Бирелгән җөмләләрдәге нокталар урынына тиешле килеш кушымчалары һәм күплек сан кушымчалары куярга. )

1) Без ял көне әти белән урман... бардык. Анда без гөмбә... җыйдык. Өйгә кайткач, гөмбәләр... чистарттык. Әни гөмбә...  салат ясады.

2) Икенче ялга без зоопарк... барабыз. Зоопарк... бик күңелле. Анда аю..., бүре..., төлке..., куян... бар.

6 нчы күнегү.(Укучыларның белемнәрен тикшерү, тест эшләү.)

Тест

  1. Көзге айлар ...  .

А) сентябрь, июнь, июль

Б) сентябрь, ноябрь, октябрь

В)август, сентябрь, октябрь

  1. Урман…, урам… яфраклар оча.

А) -да

Б)  – дә

В)  –дән

3.  Көз көне көннәр  .... .

А) җылы

Б) салкын

В) эссе

  1. .... җиргә коелалар.

А) кошлар

Б) яфраклар

В) яңгырлар

  1. Иялек килеше сораулары:

А) Кемгә? Нәрсәгә?

Б) Кемнең? Нәрсәнең?

  1. Дөрес тәрҗемәне табарга.

Көз көне кошлар җылы якка китә.

А)  Осенью птицы улетают в теплые края.

Б) Весной  птицы прилетают с юга.

В) Осенью птица  улетает в теплые края.

  1. Көз көне салкын яңгыр... ява.

А) – ләр

Б) – нар

В) – ләр

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект....

Фигыль сүз төркемен өйрәнү. 2 нче сыйныф, татар төркеме.

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...

Сүз төркемен кабатлау. 5 сыйныф

Максат: Укучыларның сүз төркемнәре турында булган белемнәрен ныгыту, дәрестә предметара бәйләнеш булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар теленә, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү....