Исем сүз төркемен кабатлау.
методическая разработка (6 класс) по теме

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isem._kabatlau.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

                        Тема: Кабатлау. Исем.

                   Максат:  Исем темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, камилләштерү.

                                    Исемнәрне сөйләмдә  дөрес  кулланырга  өйрәнү.

                                    Туган телнең байлыгына, матурлыгына төшендерү, туган телне

                                     тирәнтен өйрәнү теләге уяту.

             Җиһалау: дәреслек, компьютер, слайдлар.

   

                                                          Дәрес барышы

I. Оештыру.

 

    Дәрескә хәзерлек, уңай халәт тудыру.

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә сезгә.

Кәефләрегез ничек?

  1. Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Бик әйбәт. Бүгенге дәрестә без туган телебез – татар теле буенча алган белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, камилләштерербез.
  2. Сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы? ( дежур укучы җавабы)
  3. Өйгә эш нәрсә бирелгән иде?
  4. Исем темасы буенча өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлап килергә.
  5. Бик яхшы. Кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә яхшы өйрәнгәнлегегезне дәрес барышында тикшереп үтәрбез. Бүгенге дәресебезнең темасы : “Исем темасы  буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау”. Максатыбыз: үтелгән материалны кабатлау һәм исемнәрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.  

II. Актуальләштерү.

 

  1. Исем дип нәрсәгә әйтәбез?
  2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

III. Белемнәрне ныгыту.

   

  1.  1 слайд.Бүген безнең дәрескә бездән ярдәм сорап  Кызыл калфак килгән. Кызыл калфакны әнисе дәү әнисенең хәлен белергә җибәргән. Ләкин Кызыл калфак урманнан барырга курка, чөнки анда ерткыч җәнлекләр күп. Әгәр дә без бирелгән сорауларга дөрес җавап биреп, күнегүләрне дөрес итеп эшләсәк, Кызыл калфак дәү әнисе янына барып җитәчәк. Әгәр дә инде эшли белмәсәк, Кызыл калфагыбызны ерткыч җәнлекләр ашап бетерәчәк. Сез әзерме Кызыл калфакка ярдәм итәргә?
  2.  Әзер.
  3. Бик яхшы, эшебезне башлыйбыз.

2 слайд. Исемне нинди 2 төргә бүлеп йөртәләр?

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә.
  2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр үзара ничек аерылалар һәм ничек язылалар?
  3. Төрдәш предметларның яки затларның берсенә генә бирелгән исемнәргә ялгызлык исемнәр диләр. Алар баш хәрефтән язылалар.

Төрдәш предметларның барысына да бирелгән исем уртаклык исем дип атала?

  1. Бик әйбәт, молодцы. 3 слайд. Ә хәзер табышмакларга җавап табыйк. Әгәр дә табышмакларга дөрес җавап бирсәк, исемнең нәрсә белән төрләнгәнен белербез.

              1. Өч кайчан көчкә әйләнә? ( к)

              2.Ипи башында, ахырында нәрсә килә? ( и)

              3. Белем уртасында нәрсә бар? (л)

              4.Дәрес сүзендәге 2 нче иҗекнең сузык аваз хәрефе (е)

              5. Шәһәрдә бар, авылда юк. (ш)

Нинди сүз килеп чыкты?

  1. Килеш.
  2. 4 слайд. Татар телендә ничә килеш бар?
  3. 6.
  4. Сезнең алдыгызда урман сүзенең килешләр белән төрләнеше бирелгән. Бу төрләнештә хата бар ахрысы. Чөнки безнең Кызыл калфагыбызның каршына бүре килеп чыккан. Әгәр дә без дөре итеп төрләндермәсәк, бүре кызны ашаячак.
  5. 5 слайд. Килешләрнең дөрес төрләнеше тикшерелә.  Булдырдыгыз, урман сүзен килешләр белән дөрес төрләндердегез. Бүребез карап калды, кызыбыз китеп барды.

Килешләрдән кала исем сүз төркеме тагын нәрсәләр белән төрләнә әле?

  1. Тартым белән.
  2. Бик дөрес. 6 слайд. Менә сезнең алда абый сүзенең тартым белән төрләнеше бирелгән. Монда да хата бар ахрысы. Хәйләкәр төлке Кызыл калфак каршына чыккан. Әгәр дөрес итеп төрләндермәсәгез, әлеге балыкларны ашаган кебек кызчыкны да ашап бетерәм, ди.
  3. 7 слайд. Тартым белән төрләнешнең дөреслеге тикшерелә.

                Физкультминут.

   Менә бераз ял иттек, инде дәреслекләр белән эшләп алыйк. 44 нче битне ачабыз, 72нче күнегүне карыйбыз. Монда Х. Туфанның бик матур шигыре бирелгән. Әйдәгез әлеге шигырне бер кат укып чыгыйк. Монда нәрсә турында язган автор?

  1. Туган илнең, туган телнең якынлыгы турында.
  2. Бик дөрес. Без монда Х. Туфанның ни дәрәҗәдә туган илен, туган телен яратуын күрәбез. Сез ничек уйлыйсыз, туган телне яратырга, өйрәнергә, сакларга кирәкме?
  3. Әлбәттә кирәк. Тел ул милләтнең нигезе. Әгәр тел бетсә, милләт тә юкка чыга дигән сүз. Тел яшәгәндә генә милләт яши.
  4. Бик дөрес, укучылар. Шуңа күрә без туган телебезне тирәнтен өйрәнергә, туган телебездә матур итеп сөйләшә белергә тиешбез. 7 слайд. Киләсе слайдка күз салыйк әле. Анда безгә таблица бирелгән. Күнегүдә калын хәрефләр белән бирелгән  сүзләрне  таблицага тутырырга кирәк. Югыйсә, Кызыл калфакны аю ашап китәчәк.

8 слайд. Бәлки, Кызыл калфак әбисе янына барып җиткәндер инде. Юк икән әле. Безгә тест эшләп алырга кирәк икән. Безнең кызчыгыбызны кабан дуңгызы көтеп утыра икән. ( тест эшләү)

        Ниһаять, безнең Кызыл калфагыбыз ерткыч җәнлекләрдән котылды. Без аны коткару өчен исем темасы буенча алган белемнәребезне файдаландык, исемнәрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәндек, туган телебезнең ни дәрәҗәдә бай, матур булуын күрдек. Шиһапова Айгөл безгә Энҗе Мөэминованың “Туган тел” дигән бик матур шигырен ятлап килгән.Әйдәгез, Айгөлне тыңлап китик әле.

(шигырь тыңлау)

 Инде хәзер өй эшен язып алыйк.

IV.  Өйгә эш бирү.

    Дәфтәрем, эшебез, кунаклары сүзләрен килешләр белән төрләндерергә.

V. Йомгаклау.

   9 слайд. Укучылар, ә безнең Кызыл калфагыбыз әбисе янына барып җиттеме икән соң? Әйдәгез, тагын бер кат искә төшереп үтик әле:

               Исем нинди төрләргә бүленә?

               Исем нәрсәләр белән төрләнә?

               Татар телендә нинди килешләр бар? 

          

                                   

                                         

                         ( 6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе)

                                                     Укытучы: Сәләхова Филия  Фәрәхетдин кызы,

                                                                     II категорияле татар теле һәм  

                                                                     әдәбияты укытучысы  

                                                         2011 ел                                           

Исем темасын кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

Исем сүз төркемен өйрәнү өчен таблицалар

Исем сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен таблицалар 4-7 кл....

Исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре

6 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....