Исем сүз төркемен өйрәнү өчен таблицалар
презентация урока для интерактивной доски (6 класс) на тему

Агмалетдинова Роза Николаевна

Исем сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен таблицалар 4-7 кл. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem.docx32.71 КБ

Предварительный просмотр:

Р. Н. Агмалетдинова

Исем сүз төркемен

өйрәнү өчен таблицалар

Казан

2015

Р. Н. Агмалетдинова

Исем сүз төркемен

өйрәнү өчен таблицалар

4 7 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма

Казан – 2015

Исем

Предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме исем дип атала.

Татар телендә кем? соравы бары тик кешеләргә генә куела.

Калган барлык тере затларга         һәм предметларга нәрсә? соравы куела.

Исемнәрне ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүлеп йөртәләр.

Ялгызлык исемнәр бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелә, баш хәрефтән языла: Гүзәл, Булат, Идел, Әлмәт.

Уртаклык исемнәр төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар: кеше, елга, шәһәр, диңгез.

Ялгызлык исемнәр

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре:

Илһам Шакиров

Галиәсгар Камал

Гаяз Исхакый

Муса Җәлил

Ринат Мөхәммәдиев

  1. Кушаматлар:

Акбай

Алмачуар

Актырнак

Караборын

Мыраубикә

  1. Географик атамалар:

Болгар

Яр Чаллы

Агыйдел

Аккош күле

Чатыр тау

  1. Газета, журнал, китап, әдәби әсәр исемнәре:

Сабантуй” газетасы

Идел” журналы

Сөембикә” бәете

Бүләк” хикәясе

Хәзинә” романы

  1. Кинофильм, спектакль исемнәре:

Чапаев” фильмы

Шүрәле” балеты

Җәлил” операсы

Гөлҗамал” драмасы

Алтынчәч” операсы

  1. Предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәре:

Алга” колхозы

 “Нур” яшьләр үзәге

Эдельвейс” комбинаты

Тасма” берләшмәсе

Таң” артеле

  1. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре:

Бөек Ватан сугышы

Корбан бәйрәме

Нәүрүз бәйрәме

Җиңү бәйрәме

8 нче Март

  1. Мактаулы исемнәр:

Хезмәт Герое

Тукай бүләге лауреаты

Дәүләт премиясе лауреаты

Ялгызлык исемнәр шартлы рәвештә дүрт төркемгә бүленә:

  1. Беренче сүзе генә баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:

Фәннәр академиясе

Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

  1. Һәр сүзе баш хәрефтән языла торган ялгызлык исемнәр:

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты

Ерак Көнчыгыш

Көньяк Урал

Югары Ослан

Берләшкән Милләтләр Оешмасы

  1. Катнаш языла торган ялгызлык исемнәр:

Төньяк Боз океаны

Татарстан Язучылар берлеге

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры

  1. Куштырнаклар эченә алына торган ялгызлык исемнәр:

КамАз” автомобиле

Жигули” машинасы

Су анасы” балеты

Ялкын” журналы

Җырларым” шигыре

Бакчачылар” поэмасы

Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.

Берлек сан предметның бер булуын белдерә.

Күплек сан предметның яки затның берничә, күп булуын белдерә, -лар/-ләр кушымчасы ялганып ясала: авыллар, күлләр, өйләр, йортлар. 

Борын авазына беткән исемнәр -нар/-нәр кушымчасы ала: урманнар, таңнар, көннәр, игеннәр.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Предметның, затның башка бер педметка, затка караганлыгы тартым кушымчалары ярдәмендә белдерелә.

Тартым

кушым-

чалары

Сузыкка беткән исемнәргә

Тартыкка һәм –у,-ү гә беткән исемнәргә

берлек

күплек

берлек

күплек

I зат

II зат

III зат

-сы

-се

-быз

-без

-гыз

-гез

-сы

-се

-лары

-ләре

-ым

-ем

-ың

-ең

-ыбыз

-ебез

-ыгыз

-егез

-лары

-ләре

 

бакчам         бакчабыз

бакчаң         бакчагыз

бакчасы      бакчалары

авылым       авылыбыз

авылың      авылыгыз

авылы        авыллары

чишмәм       чишмәбез

чишмәң       чишмәгез

чишмәсе     чишмәләре

җиңүем       җиңүебез

җиңүең       җиңүегез

җиңүе         җиңүләре

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кергәндә, исемнәр килеш белән төрләнә.

Килешләр

Сораулары

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

кем? нәрсә?

кемнең?

нәрсәнең?

кемгә? нәрсәгә?

кая?

кемне? нәрсәне?

кемнән? нәрсәдән?

кайдан?

кемдә?нәрсәдә? кайда?

йолдыз

йолдызның

йолдызга

йолдызны

йолдыздан

йолдызда

сыерчык

сыерчыкның

сыерчыкка

сыерчыкны

сыерчыктан

сыерчыкта

инеш

инешнең

инешкә

инешне

инештән

инештә

болын

болынның

болынга

болынны

болыннан

болында

Тартымлы исемнәрдәге килеш кушымчалары

Килешләр

I һәм

II зат

тартым

белән

төрләнгән

III зат

тартым

белән

төрләнгән

Баш к.

Иялек к.

Юнәлеш к.

Төшем к.

Чыгыш к.

Урын-вакыт к.

-

-ның, -нең

-а, -ә

-ны, -не

-нан, -нән

-да, -дә

-

-ның, -нең

-на, нә

-ннан,-ннән

-нда, -ндә

кашыгым

кашыгымның

кашыгыма

кашыгымны

кашыгымнан

кашыгымда

тәлинкәң

тәлинкәңнең

тәлинкәңә

тәлинкәңне

тәлинкәңнән

тәлинкәңдә

урамы

урамының

урамына

урамын

урамыннан

урамында

әбисе

әбисенең

әбисенә

әбисен

әбисеннән

әбисендә

Алынма исемнәргә калын яки нечкә кушымча ялгау.

Соңгы иҗекләрендә ия, ие булган алынмаларга нечкә кушымча ялгана:

             -ия

армия-гә

партия-се

экскурсия-дә

бактерия-ләр

консерватория-дә

      -ие

сочинение-се

раписание-не

предприятие-ләр

Нечкәлек билгесенә (ь) тәмамланган ай исемнәренә нечкә кушымча ялгана:

февраль-дә

апрель-дә 

июнь-дә 

июль-дә 

сентябрь-дә 

октябрь-дә 

ноябрь-дә 

декабрь-дә

Түбәндә күрсәтелгән аваз яки иҗекләргә тамамланган исемнәргә нечкә кушымча ялгана:

аль: медаль-ләр, педаль-гә, фестиваль-дә;

ель: кафель-не;

оль: бандероль-ләр, тополь-гә, роль-ләр;

юль: вестибюль-дә;

эль: дуэль-не;

ль: профиль-ләр, циркуль-не;

ень: сирень-нәр;

ть: нефть-тән;

фь: верфь-кә.

Мәдәният, шигърият, җөмһүрият сүзләренә нечкә кушымчалар ялгана:

мәдәният-е

шигърият-кә

җөмһүрият-тә

Әдәбият, нәшрият, матбугат сүзләренә калын кушымчалар ялгана:

әдәбият-ы

нәшрият-ка

матбугат-та

ий гә беткән алынмаларга калын кушымча ялгана:

сценарий-ны

гербарий-га

санаторий-да

планетарий-дан

командующий-ны

Мондый сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [йы] авазлары иҗек башында е хәрефе белән белдерелә:

сценариен

гербариена

планетариеннан

ей авазларына беткән алынмаларга калын кушымчалар ялгана:

музей-га

юбилей-да

хоккей-ны

е, ье, ью гә һәм и сузыгына тәмамланган алынма сүзләргә дә калын кушымчалар ялгана:

кафе-га

ателье-да

интервью-ны

жюри-га

такси-да

калибри-ны

Нечкә тартыкка беткән түбәндәге сүзләргә күплек сан һәм килеш кушымчаларының калын төре ялгана:

 

арь: фонарь-лар-ны;

сть: повесть-лар-да;

ерь: лагерь-лар-га;

тань: пристань-нар-дан;

дарь: календарь-лар-да;

тарь: инвентарь-лар-ны;

орь: якорь-лар-га.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән план - конспект....

Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен таблицалар.

Сыйфат сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен, таблицалар тәкъдим ителә....

Исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре

6 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....