Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.
статья на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_hm_rus_tellrend_isemnen_aermaly_hm_urtak_yaklary.docx15.75 КБ

Предварительный просмотр:

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Исем сүз төркеме рус телендәге кебек үк предметны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә һәм төрле җөмлә кисәге булып килә ала.

Татар телендә исем сүз төркеме рус теле белән чагыштырып караганда, ике үзенчәлеккә ия. Беренчедән, татар телендә род (җенес) категориясе юк, икенчедән татар телендә исемнәр тартым белән төрләнә. Соңгы категориягә аерым игътибар бирергә кирәктер.

Исем сүз төркеме татар телендә алты килеш белән төрләнә. Ләкин аның рус телендәге исем сүз төркеменннән аермалы яклары бар. Беренчедән, татар телендәге килешләр баш килеш һәм төшем килешеннән кала рус телендәге килешләр белән туры килми, икенчедән, татар телендәге килеш кушымчалары бер генә мәгънә белдерәләр.

  1. Баш (основной) килеш кем? нәрсә? (кто? что?)сорауларына җавап бирә, кушымчалар ялганмый. Ул рус телендәге иминительный падеж белән тәңгәл килә.
  2. Иялек (притяжательный) килеше кемнең? нәрсәнең? (кого? чего? чей?) сорауларына җавап бирә. Бу килеш укучылар тарафыннан авыр үзләштерелә. Аны үзләштергәндә әйбернең кемгә дә булса кагылышлы булуын исәпкә алырга кирәк (кемнең күлмәге? әнинең күлмәге). Рус телендә бу килешкә родительный падежның бер формасы туры килә.
  3. Юнәлеш (направительный) килеше кемгә? нәрсәгә? (кому? чему? куда?) сорауларына җавап бирә. Бу килеш нәрсәгә дә булса юнәлгән булуын, киңлек мәгънәсен белдерә. Дательный падеждан аермалы буларак, ул рус телендәге төшем килеше функциясен дә башкара. Без өйгә кердек. Мы зашли в дом.
  4. Төшем (винительный) килеше кемне? нәрсәне? (кого? что?) сорауларына җавап бирә. Әлеге килешләрне тәрҗемә иткәндә мәктәп кагыйдәсен искә алып, күрәм, яратам кемне? нәрсәне? Кебек сораулар куеп карау бик урынлы булыр. Шулай ук татар телендә җанлы һәм җансыз предметлар арасындагы аерманы да исәпкә алырга кирәк. Рус телендә алар үсемлекләр һәм хайваннарга карап төркемләнсәләр, татар телендә кешеләр кем? соравына, ә хайваннар нәрсә? сорауларына җавап бирәләр.
  5. Чыгыш (исходный) килеше кемнән? нәрсәдән? (откуда? от кого? от чего?) сорауларына җавап бирә. Бу килеш юнәлеш килешенә капма-каршы мәгънәне белдерә.
  6. Урын-вакыт (местно-временной) килеше кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? (где? когда?) сорауларына җавап бирә. Бу килеш тәрҗемә иткәндә әллә ни авырлыклар тудырмый. Иң мөһиме килеш кушымчаларының ялгану тәртибен һәм аларның мәгънәләрен истә калдырырга кирәк. Кушымчаларның фонетик вариантларын исәпкә алмаганда, килеш кушымчалары үзгәрешсез кала.

Китап – книга

Китапның – у книги

Китапка – в книгу, к книге

Китапны – книгу

Китаптан – из книги

Китапта – в книге

Татар телендәге исем сүз төркемен рус теленеке белән чагыштырганда тагын бер үзенчәлек ул тартым категориясе һәм исемнең үзгәрешсез тамырына төрле кушымчаларның ялгану тәртибе. Мәсәлән:

Минем китабым – моя книга

Синең китабың – твоя книга

Аның китабы – его (ее) книга

Безнең китабыбыз – наша книга

Сезнең китабыгыз – ваша книга

Аларның китабы – их книга

Язуда фонетик үзгәрешләр күзәтелә. Сүзнең тамырындагы соңгы саңгырау аваз яңгыраулаша: китап – китабы. Шулай ук авазларда сингорманизм законы күзәтелә – калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, ә нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана. Шул рәвешле һәр калын әйтелешле кушымчаның нечкә варианты бар. -ым, -ем; -ың, -ең; -ы, -е; -ыбыз, -ебез; -ыгыз, -егез; -ы (-лары), -е (ләре).

Исемнең тамыры тартык авазга тәмамланганда да кушымчаларда үзгәрешләр күзәтелә. Бу очракта тамыр белән кушымчаны ялгау өчен -ы, -е сузыклары өстәлә. Ә өченче затта тамырга сузык аваздан соң -сы, -се кушымчалары ялгана. Рус телендә исем сүз төркемнәре зат-сан белән төрләнеп килгәндә, аларга кушымчалар ялганмый.

Татар телендә сан категориясе рус теленеке белән тулаем алганда тәңгәл килә. Ләкин бер аз үзгәешләр бар. Ул –лар, -ләр; -нар, -нәр кушымчалары ярдәмендә барлыкка килә. Төп аермалар менә шунда:

а) Контекстан чыгып, күплек мәгънәсе аңлашылган очракта, исемгә күплек сан кушымчалары ялганмый. Мәсәлән, сан белән бергә яисә күп, әз һ. б. сүзләр белән бергә килгән очракта: биш китап – пять книг, күп китап.

б) Татар телендә парлы мәгънә белдерүче сүзләр берлек һәм күплек санда киләләр, ә рус телендә алар бары тик күплек санда гына кулланыла: брюки – чалбар, чалбарлар. Бу күренеш рус теленең тарихына бәйле – алар иске славян теленең икелек саныннан калганнар.

Татар телендә кушымчалар тамыр исемгә билгеле бер тәртиптә ялганалар. Мәсәлән, тамыр + сан кушымчасы + тартым кушымчасы + килеш кушымчасы. Китапларымда – в моих книгах. Кайбер очракларда тартым кушымчасы белән килеш кушымчасы икесе бергә ялгана. Китапларым(г)а – китапларыма, в мои книги, к моим книгам.

Менә без исем сүз төркеменең татар теле белән рус теле арасындагы уртак якларны һәм аермалыкларны күзәттек. Һәм гомумән алганда, рус телендәге имя существительное белән татар телендәге исем сүз төркеме арасында әллә ни үзгәрешләр юк дигән нәтиҗәгә килдек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе

Авторлык эшендә үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге ...

Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)

«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)...

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торг...