Камалетдинова Диана Фаат кызы

Һәр көнне игелек кыл!

Тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул! (Г. Гыйльманов.)

Профессия: Преподаватель

Профессиональные интересы: Внеклассная работа, татарский язык и литература.

Увлечения: Футбол, волейбол, музыка, чтение, вышивание, вязание, пение, творчество, рисование, шашки, шахмат.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Аксубаевский район, д. Новое Демкино.

Место работы: МБОУ "Карасинская ООШ им. З. Т. Шарафутдинова"

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kamaletdinova-diana-faatovna
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без! Табигатьтә бернәрсә дә кабатланмый... Хәтта бер-берсенә охшаш чәчәкләрнең дә һәр бер таҗы үзгә, башка төрле, кар бөртекләре дә беркайчан да бер-берсен кабатламый. Кеше җаны, кеше рухы да бер кичергән хисне икенче кат кичерә алмый. Күңелләрдә ул һәрчак икенче төсле булып яңара, икенче тапкыр шул хисне йөрәктә яңартырга уйласаң, анда яңа төрле моң ярала, яңа төрле хис туа. Үз-үзең алдында матур булып калу өчен, иң беренче чиратта, кешелек, җәмгыять һәм табигать алдында үз йөзеңне югалтмаска кирәк. Җир йөзендә бер генә яшибез. Һәм ул гомер үкенмәслек булсын иде!

О себе

Мин, Камалетдинова Диана Фаат кызы, табигатьнең иң матур урынында урнашкан Аксубай районының Яңа Дума авылында туганмын.  Үз авылымда унберъеллык мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Без укыган дәвердә ул Казан федераль университеты филиалына әверелде. Ул елларда университетта татар телендә “Шәкерт” дип исемләнгән студентлар газетасы чыгып килә иде. Мин биш ел дәвамында шул газета әгъзасы булып тордым, һәм иҗат җимешләрем – шигырьләрем шул газетада даими рәвештә басылып барды. Уку йортын тәмамлагач, Аксубай районының “Авыл таңнары” дубляж газетасында тәрҗемәче булып эшләдем. Язылган әсәрләрем, мәкаләләрем шул газета битләрендә басыла иде.

Укытучылык һөнәренә мин ничек килдем соң? Гомумән, укытучы һөнәре катлаулы һәм күп көч таләп итә торган хезмәт. Балаларның күңелендә үзенә карата олы хөрмәт, дәресенә карата зур кызыксыну уята ала икән укытучы ярты максатка ирешкән дигән сүз. Мавыктыргыч, аңлашылмаган фән дөньясы эченнән, кирәкле мәгълүматны чүпләп, укучылар аңлаган телдә менә шул энҗе бөртекләрен балалар күңеленә саласы гына кала. Кайсы гына һөнәрне алсак та, укытучымы ул, табибмы, төзүчеме, яисә башка һөнәрме, беренче чиратта, белгеч грамоталы, хатасыз яза, дөрес җөмлә төзеп, үз фикерен төгәл җиткерә белергә тиеш. Ә бу осталыкка укучылар бары тик тел гыйлеме фәннәрендә генә өйрәнәләр. Ә әдәбият фәне балаларны уйларга, фикерләргә өйрәтүче, укучыларга киләчәктә үз юлын табарга ярдәм итүче бердәнбер фән дип саныйм мин. Башка фәннәр укучыларга белем, төрле күнекмәләр булдырырга ярдәм итсәләр, бары тик әдәбият фәнендә генә алар үз-үзләрен аңларга, эчке кичерешләрен тоемларга, яшәү мәгънәсен табарга, тормыш сорауларына җавап эзләргә, төрле хәлләрдә югалып калмаска, үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга өйрәнәләр. Укытучы балаларга белем биреп кенә калмый, ул аларга дус та, ярдәмче дә, әти-әни дә, әйдәп баручы да. Балаларны бер күргәч, алардан аерылып булмый, аларның һәрбер шатлыгы өчен сөенеп, һәр кайгысын күңел аша үткәрәсең. Алар язмышы белән яши башлыйсың. Үз укучыларыңның югары нәтиҗәләргә ирешүләрен күреп, күңелдә горурлык хисе туа, әлбәттә. Минем дә үземә йөкләнгән зур бурычны, үзем теләп сайлап алган бурычны ялгышмыйча башкарып чыгасым, үземдә булган белемне уртаклашасым, укучыларыма туры юл күрсәтергә ярдәм итәсем килә. Алар язмышы безнең кулда, чөнки укытучының беренче бурычы – кешелекле булу. Әлеге сайлап алган һөнәремә тугры калырмын дип уйлыйм. Күңелсез уйлар уйларга тырышмыйм. Һәр көнемне елмаюдан башларга яратам һәм үземне чын-чынлап оптимистик рухлы шәхес дип саныйм.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Бәширов "Намус", "Туган ягым - яшел бишек", Г. Ахунов "Хәзинә", Н. Фәттах "Сызгыра торган уклар", "Әтил суы ака торур", Г. Гыйльманов "Албастылар", Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр",  Ш. Рәкыйпов "Кызлар-йолдызлар", Ә. Еники әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул. (Г. Гыйльманов)

Мои достижения

Мәктәпкүләм, муниципаль, республика, региональ чараларда катнашу, җиңүләр.

Моё портфолио

Акыл, Намус, Белем.

Яңа, гүзәл чорга кергән чакта

Синең туган илең.

Хуҗа булып бассын алгы сафта

Акыл, Намус, Белем!

 

Хак-гаделлек өчен яу барганда,

Янган утка атыл.

Маяк булып торсын синең алда

Намус, Белем, Акыл!

 

Һәр ялганның якасына ябыш,

Мәкер белән алыш.

Җирдә тапталмасын өчен ялгыш

Белем, Акыл, Намус!

 

                                        Г. Афзал

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: