Камалетдинова Диана Фаат кызы

Мин, Камалетдинова Диана Фаат кызы, табигатьнең иң матур урынында урнашкан Аксубай районының Яңа Дума авылында туганмын.  Үз авылымда унберъеллык мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Без укыган дәвердә ул Казан федераль университеты филиалына әверелде. Ул елларда университетта татар телендә “Шәкерт” дип исемләнгән студентлар газетасы чыгып килә иде. Мин биш ел дәвамында шул газета әгъзасы булып тордым, һәм иҗат җимешләрем – шигырьләрем шул газетада даими рәвештә басылып барды. Уку йортын тәмамлагач, Аксубай районының “Авыл таңнары” дубляж газетасында тәрҗемәче булып эшләдем. Язылган әсәрләрем, мәкаләләрем шул газета битләрендә басыла иде.

Укытучылык һөнәренә мин ничек килдем соң? Гомумән, укытучы һөнәре катлаулы һәм күп көч таләп итә торган хезмәт. Балаларның күңелендә үзенә карата олы хөрмәт, дәресенә карата зур кызыксыну уята ала икән укытучы ярты максатка ирешкән дигән сүз. Мавыктыргыч, аңлашылмаган фән дөньясы эченнән, кирәкле мәгълүматны чүпләп, укучылар аңлаган телдә менә шул энҗе бөртекләрен балалар күңеленә саласы гына кала. Кайсы гына һөнәрне алсак та, укытучымы ул, табибмы, төзүчеме, яисә башка һөнәрме, беренче чиратта, белгеч грамоталы, хатасыз яза, дөрес җөмлә төзеп, үз фикерен төгәл җиткерә белергә тиеш. Ә бу осталыкка укучылар бары тик тел гыйлеме фәннәрендә генә өйрәнәләр. Ә әдәбият фәне балаларны уйларга, фикерләргә өйрәтүче, укучыларга киләчәктә үз юлын табарга ярдәм итүче бердәнбер фән дип саныйм мин. Башка фәннәр укучыларга белем, төрле күнекмәләр булдырырга ярдәм итсәләр, бары тик әдәбият фәнендә генә алар үз-үзләрен аңларга, эчке кичерешләрен тоемларга, яшәү мәгънәсен табарга, тормыш сорауларына җавап эзләргә, төрле хәлләрдә югалып калмаска, үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга өйрәнәләр. Укытучы балаларга белем биреп кенә калмый, ул аларга дус та, ярдәмче дә, әти-әни дә, әйдәп баручы да. Балаларны бер күргәч, алардан аерылып булмый, аларның һәрбер шатлыгы өчен сөенеп, һәр кайгысын күңел аша үткәрәсең. Алар язмышы белән яши башлыйсың. Үз укучыларыңның югары нәтиҗәләргә ирешүләрен күреп, күңелдә горурлык хисе туа, әлбәттә. Минем дә үземә йөкләнгән зур бурычны, үзем теләп сайлап алган бурычны ялгышмыйча башкарып чыгасым, үземдә булган белемне уртаклашасым, укучыларыма туры юл күрсәтергә ярдәм итәсем килә. Алар язмышы безнең кулда, чөнки укытучының беренче бурычы – кешелекле булу. Әлеге сайлап алган һөнәремә тугры калырмын дип уйлыйм. Күңелсез уйлар уйларга тырышмыйм. Һәр көнемне елмаюдан башларга яратам һәм үземне чын-чынлап оптимистик рухлы шәхес дип саныйм.

Добавить запись

Защита от спам-роботов