Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе. Дәрестән тыш чара.
классный час на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе. Дәрестән тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_trbiyase_-_kunel_hzinse.docx25.03 КБ

Предварительный просмотр:

“Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе”

Чараның максаты: 

      Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү; аларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре уяту; халык авыз әсәрләре белән таныштыру.

Кулланылган җиһазлар: 

      Компьютер, проектор, ак кәгазь битләре, магнитофон, мультимедия презентацияләре, китап күргәзмәсе.

       Магнитофон тасмасында татар халкының борынгы көе яңгырый.

       Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Без бүген “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” дигән темага очрашу үткәрергә җыелдык. Ә очрашу барышында без сезнең белән кызыклы бәйгеләр, төрле мәсьәләләр чишәрбез. Ә аларда җиңүчеләргә конфетлар бирә барырбыз. Кайсы команда күбрәк конфет җыя шул җиңүче була.

       Укучылар күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кыллырын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләр белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсеннән күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер-берегезгә күңел җылысы – елмаю бүләк итегез. (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар).

       Укучылар, сезнең уйларыгыз каршында яткан ак кәгазь битләре кебек саф, изге, самими. Үз тормышыгызны ак кәгазь битләредәй чиста башлар өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? Без бүгенге очрашуыбызда шушы сорауга җавап эзләргә тиешбез.

       Белгәнегезчә, тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык авыз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба.

  1.  “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы” Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора.

Мин хәзер сезгә мәкальләр язылган карточкалар таратам. Ләкин ул мәкальләрдәге сүзләрнең урыннары буталган. Сезгә шуларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк булачак.

  1. Җанга, тәрбияле, шатлык, аклык, йөзгә, китерер, бала.
  2. Үзең, сүзен, сөйли, бетер, башлаганчы, тыңлап, кеше.
  3. Кадерсезлеккә, ипекәйне, төшәрсең, кадерсезләмә, үзең.
  4. Яхшы, иптәшең, булсын, үзеңнән.
  5. Эш, сүз, яхшылыкны, белән, түгел, күрсәт, белән.
  6. Акыл, сәламәт, сәламәт, тәндә.

  1. Икенче бәйге. “Тәрбияле бала” сүзтезмәсеннән кем күпме яңа сүз ясый ала. (Укучылар кәгазь битләренә җавапларын язалар.)
  2.  “Кешегә нәрсә өчен рәхмәт әйтергә була?” уены. Хөрмәтле укучылар, хәзер без рәхмәтләр турында ике аудиоязма тыңлыйбыз. Ә сез бу шигырьләрне тыңлаганда бу атнада күпме кешегә изгелек кылганыгыз һәм ничә рәхмәт ишеткәнегезне исегезгә төшерә торыгыз. Шигырьләрнең берсе Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт”, икенчесе Вил Казыйхановның “Бер рәхмәт” шигыре.

“Беренче рәхмәт” (Әхмәт Исхак)

Алсу хәзер зур кыз инде

– Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска

Бит шундый рәхәт.

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

“Бер рәхмәт” (Вил Казыйханов)

 Яшәп ята бер ялгызы

Күршедә Сабир бабай.

Аңа яхшылык күрсәтә

Азат исемле малай.

Идәнен дә юып ала,

Су сибә гөлләренә.

Өстәлгә куя даруны,

Сораса төннәрендә.

Әллә юри, әллә чынлап

Акча суза карт аңа.

Әгәр туңдырма алмасаң,

Барырсың, ди, кинога.

Азат әйтә: акча бирсәң,

Аяк басмыйм, син кара.

Үзең әйттең, бер рәхмәт дип,

Мең бәладан коткара.

  1. Чираттагы бәйгебез “Табышмаклар илендә” дип атала. Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек, халыкның иҗат төре. Халык табышмакларын өйрәнү педагогик яктан зур әһәмияткә ия. Ул тормышны танып белергә өйрәтеп кенә калмый, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары, телгә мәхәббәт тәрбияли.

  1. * Үлчәүләрдә үлчәнми,
    Базарларда сатылмый.
  2. * Бер байлык бар − янмый,
    Карак та урлый алмый,
    Төшеп тә югалмый.
  3. * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
    Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
    Нәрсә бар дөньяда?
  4. * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
  5. * Агач түгел − яфраклы,
    Тун түгел − тегелгән.

  1. * Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
  2. * Кәкре-бөкре сызылган,
    Хәрефләре сыгылган,
    Асты бар, өсте бар,
    Тырма кебек теше бар.
  3. * Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

  1. * Кул белән чәчәсең,
    Күз белән җыясың.
  2. * Бер чыгарып җибәрсәң,
    Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
  3. * Әйтермен − миннән китәр,
    Тыңламасаң − синнән китәр.
  4. * Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.

  1. Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул – һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге – иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый. Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, – кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була. 

Булышчы (Р.Миңнуллин)

Әниемә эш күп өйдә –Мин шуңа да  ... .

Менә әле дә мин аңа Чынаяклар юышам.

 

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде  ... .

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием , кил, булышчы !

Мин әнигә булышам (Ә.Габиди)

           Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

           Без  ...  чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

 

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп  ... !

Хәзер сез шул карточкаларга төшеп калган сүзләрне куярга кирәк. Аннары шул шигырьләрне уйнап күрсәтергә кирәк. Ботенегезгә катнашырга кирәк.

Әниләр турында сез тагын нинди шигырьләр беләсез??? Әниләрегезгә ничек булышасыз???

  1. “Әкиятләр дөньясында” бәйгесе. Кеше өчен әкиятләр кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әдәп-әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделлек һәм зирәклек җиңә, яклаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.

Без хәзер сезнең белән “Өч кыз” әкиятен карыйбыз. Игътибар белән карап утыруыгыз сорала. Аннары шул әкият буенча кроссворд чишәбез.

Горизонталь буенча: 

  1. Кече кыз әнисен нишләтә? (Дәвалый)
  2. Үсеп җиткәч кызлар кая киткәннәр? (Кияүгә)
  3. Олы кыз нинди бакага әверелә? (Гөберле)
  4. Тиен килгәндә кече кыз нәрсә ясый торган була? (Камыр)
  5. Әниләре кемне чакыра? (Тиен)

Вертикаль буенча: 

  1. Кече кызны кем яраткан? (Халык)
  2. Уртанчы кыз кемгә әверелә? (Үрмәкүч)
  3. Әби нәрсә бәйләп утыра? (Оекбаш)
  4. Олы кызның күлмәге нинди төстә? (Яшел)
  5. Мультфильм башындагы бизәк ничек атала? (Орнамент)

  1. Хәзеркәгазь битләренең өстенә исемнәрегезне язасыз һәм иптәшегезгә бирәсез. Ә сез шул иптәшегезгә изге теләкләрегезне язасыз. Кем күпме матур сүз яза ала. Язып бетергәч, битегезне бөклисез һәм иптәшегезгә бирәсез. (Укучылар үз фикерләрен язалар).
  2. Молодецлар!!! Без бүген күпме уеннар уйнадык, күпме мәгълүмат белдек. Әйдәгез әле бүгенге чарабызның соңгы һәм мөһим соравына җавап биреп карыйк. “Тәрбияле бала нинди булырга тиеш икән???” Сез бүгенге уен-викторинадан үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр  алдыгыз.
  3. Ә хәзер әйдәгез сезнең белән конфетларыбызны саныйк. Кайсы команданыкы күбрәк шулар җиңүче була. Һәм без аларга көчле алкышлар белән төп бүләгебезне тапшырабыз. (Алкышлар.)

Кыл яхшылык кешеләргә - 

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

 

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Бер үк бутый күрмә.

 

Шатландыр син, ярдәм кылып,

Ялгыз әбиләрне,

“Үскәнем” дип, “матурым” дип

Юат нәниләрне.

 

Кеше булып яшим, дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим, дисәң,

Бул син игелекле!

Җаваплар

  1. Тәрбияле бала җанга шатлык, йөзгә аклык китерер.
  2. Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
  3. Ипекәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезлеккә төшәрсең.
  4. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
  5. Яхшылыкны сүз белән түгел, эш белән күрсәт.
  6. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

4. Акыл, белем, тел, мәктәп, китап, язу, китап, (язу, уку), (язу, уку), сүз, сүз, ялган сүз.

  1. Булышам, булышчы.
  2. Табында, ашарга.

Горизонталь буенча: дәвалый, кияүгә, гөберле, камыр, тиен.

Вертикаль буенча: халык, үрмәкүч, оекбаш, яшел, орнамент.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...